Азнакайда пычаклы очраклар

Азнакайда пычаклы очраклар

Район үзәгендә яшәүче Айрат Әхмәтов туган авылы Сөендектә торучы әнисе янына еш кайта. Быел 7нче февральдә дә шунда була ул . Кичке сәгать 8дә шакыган тавышны ишетеп ишекне ачса, таныш булмаган бер исерек ир-ат каушап-кабаланып абыйсын чәнчүен әйтә һәм ашыгыч ярдәм чакыруын үтенә. Айрат аның киемендәге кан тапларын күргәч тә эшнең җитди икәнен аңлый, шунда ук авыл фельдшерына шалтырата. Теге бәндә күршедәге өйгә кереп киткәч, аның шәхси эшмәкәр Винарис Мифтахов хуҗалыгында эшләүче ялчы икәнен чамалап, аларга, да хәбәр итә һәм машинасын кабызып табиб Тәнзилә ханымны алырга китә. Биш минут дигәндә әйләнеп кайткач та теге йортка шул арада килеп өлгергән участковый Ш.Шәйдуллин, хуҗа Винарис белән бергә керәләр.

Ул чакта идәндәге канга манчылган 1981нче елгы Ринат Ягафаров аңында була, ыңгыраша, авырта, дип сыкрана. Аның янында утырган энесе Илдар елап өзгәләнә, үлмә, дип кабатлый, гафу сорап сөйләнә. Тәнзилә ханым авыр хәлдәге кешегә укол кадап, яраларын эшкәртергә, бәйләргә керешә. Тиздән ашыгыч ярдәм машинасы яралы ир-атны район хастаханәсенә алып китә, ләкин коткара алмый аны табиблар. Тәүлек ярым дигәндә шул көннәрдә 42 яшен тутырырга тиешле ир-ат җан бирә. Суд-медицина экспертизасы мәрхүмнең эченә һәм аркасына пычак кадау нәтиҗәсендә корсак һәм күкрәккә кан, һава тулу сәбәпле үлүен белдерә, шулай ук гәүдәдә тагын күпсанлы җәрәхәтләр булуын күрсәтә. Моның исерек агайнеләр бәрелеше нәтиҗәсендә икәне бәхәссез.

1985нче елгы И.Ягафаров абыйсын ни рәвешле теткәләп ташлавын җинаять урынында ук сөйли башлый. Хәтәр коралны кая ыргытканын гына хәтерләми, шуңа күрә оперативниклар әлеге «вещдок»ны эзләп-эзләп тә таба алмыйлар. Башка дәлилләр җитәрлек булгач, моның әллә-ни кирәге булмый, әлбәттә. Аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Азнакай шәһәр суды И.Ягафаровны сак астына ябарга фәрман бирә.

Ягафаровлар күршедәге Уразай авылыннан. Гаиләдәге уртанчы малай Илдар эчкече генә түгел, берничә төрле наркотик матдә кулланучы буларак, махсус исәпкә куелган, сырхауханәдә дәваланганы булган, башлыча, шуның аркасында баласы, хатыны белән яши алмаган, урлашу һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләре өчен ике мәртәбә хөкем ителгән һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Болары соңгы вакытта булган һәм гамәлдәге хөкемнәре. Аның элегрәк кылган җинаятьләре дә бар әле.

Бу яктан мәрхүм Ринатның да уңышлы затлар рәтеннән булмавын искәртик. Юкса, Сөендеккә килеп шәхси хуҗалыкка ялланып, шундагы йортта яшәп ятмас иде. 7нче февральдә шартлы хөкеме булган Илдар Азнакай полициясенә барып күренеп кайта. Төштән соң хуҗа Винарис аны ике пакет тоткан килеш күрә, анда сыра шешәсе булуын да шәйләп ялчысына кисәтү ясый, әйтүенчә, эчкәч ирләр малларны начар карый, үзара әрләш-талашлар чыгаралар, өстәвенә, Ринат энесенең исерек чакта пычак тотып, «шаяруын» да әйткән була. Кичкә таба В.Мифтахов агайнеләрнең малларны карап өйләренә кереп баруларын күрә, ике-өч сәгатьтән аның шикләнүләре рас килә

Психиатрик экспертиза Илдар Ягафаровта наркотикларга бәйлелек сизелми дип белдерә, әмма эчкече икәнен раслый, җинаять кылганда үз гамәлләрен аңламаслык хәлдә булмаган дигән нәтиҗәгә килә. Илдар абыйсын үтерүен таный, бары тик андый ниятем булмады дип бара. Ләкин ошбу аклану исәпкә алынмый, гадәттә. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Раил Зарипов ай ярым дигәндә эшне судка җибәрә.

***

Узган елның декабрь аенда Сарлы авылында да читтән килгән кешеләр шаукымлы фаҗига китереп чыгара. Бу юлы тумышы буенча Башкортстанның Туймазы районыннан булган һәм карт әнисе белән Сөендектә гомер иткән 49 яшьлек Руслан Шангәрәев әҗәлен Сарлыда таба.

Өлкән яшьтәге Гүзәлия ханым әйтүенчә, 3нче декабрь кичендә гадәттәгечә салмыш Руслан өенә кайта, тагын аракы эчеп йокларга ята. Әни кеше төн уртасында улының телефоннан ниндидер ир кеше белән аралашуын ишетә, бераздан капка төпләренә машина килеп туктый, Руслан шуңа утырып китеп бара, ә көндезге сәгать 10нарда аңа полициядән шалтыратып улының Сарлыдагы бер йортта муены киселгән хәлдә табылуы хакындагы тетрәндергеч хәбәрне ирештерәләр.

Р.Шангәрәевның соңгы вакытта, төгәлрәге, ара-тирә Сарлыда торучы Югары Эстәрле кешесе Алик Фазлыев корбаны икәне алдан ук билгеле була. Алик иртәнге сәгать дүртенчедә Югары Эстәрледәге энесенә шалтыратып шешәдәшен суюы хакында әйтү өстенә ватсап буенча идәндә яткан мәетнең фотосурәтен дә җибәрә. 20 яшьлек егет әтисе белән Сарлыга барып авыл өе идәнендәге җансыз гәүдәне һәм диванда йоклап яткан абыйсын күргәч шомлы хәбәрне полициягә җиткерә. Тиздән мәет моргка, А.Фазлыев эчке эшләр бүлегенә озатыла.

Экспертиза үткәргәч ир-атның бугазы, төп кан тамырлары киселеп өзелү, муендагы умыртка баганасына зарар килү сәбәпле кыска вакыт эчендә үлүен күрсәтә. А.Фазлыевның күрсәтмәләреннән күренгәнчә, танышы Руслан килгәч тә сыйланып утыралар, исерүләре җиткәч үзара ызгыш чыга. Алик сәбәбен юньләп аңлатып та бирә алмый, бары тик элегрәк өйдәге кайбер әйберләрен чәлдерүдә шешәдәшеннән шикләнүен әйтә ала һәм, әлбәттә, башта кунак сугыша башлады, дип белдерә. Ничек кенә булмасын, сугыша, тукмаша торгач дустын идәнгә аудара да өстенә атланып муенына өч тапкыр пычак белән кадап ала. Соңгысын суд-медицина эксперты да хак дип саный. Күрәсең, файдасы юк икәнен аңлап үтерергә теләмәдем дип тә тормыйча, аңлы рәвештә кеше җаны кыюын тулысынча тануын белдереп тәүбәле беркетмә төзи ул.

1984нче елгы А.Фазлыев та хәмер түбәнгә төшергән зат. 38 яшьлек буйдак юньләп эшләмичә тегендә - монда сугылып йөри, Сарлыдагы буш йортта да вакыты - вакыты белән генә яши дип әтисе дә әйтеп тора, исерек килеш чит кеше торагына рөхсәтсез кергән өчен хөкем ителеп биш ай буе төзәтү эшләренә дә йөргән, Казанда бер сәүдә үзәгенә шартлаткыч куйдым дип шалтыраткан һәм террорлык акты турында ялган хәбәр биргән өчен 100 мең сум штраф салганнар аңа, түли алмагач тагын ел ярымга төзәтү эшләренә озатканнар. Шуннан соң хөкемгә тартылмаса да исерек ахмаклыклары өчен административ җаваплылыкка тартылып килгән ул. Туктаусыз эчеп йөрү рухи халәтенә йогынты ясамый калмаган, күрәсең. Психиатрлар алкогольгә көчле дәрәҗәдә бәйле дип тапкан. А.Фазлыев 4нче февраль төнендә йөгәннән ычкынган, димәк.

Җинаять эшендә зарар күрүче итеп билгеләнгән 1952нче елгы бичара ана мәрхүм улын уңай бәяләсә дә, аның тормышта үз урынын таба алмаган кеше булуы шик уятмый. Барысы да аермачык булган җинаять эшен тикшерү һәм хөкем утырышлары озын-озак бармый. Шушы көннәрдә аңлый торып кеше үтерүдә гаепле дип табылган Алик Фазлыев сигез елга төзәтү колониясенә озатылды.

***

Бирючевка авылындагы пычаклы очрак та сәрхүшлек галәмәте. Бу юлы тыныч төбәк тынычлыгын Бөгелмәдән килеп йортка кергән килмешәк боза. 1983нче елгы Анатолий Ефремов һөҗүменә дучар Олег Чернов исә якындагы Актүбә бистәсендә яши.

А.Ефремов туган шәһәре Бөгелмәдә ике мәртәбә хөкем ителгән, урлаган өчен кузгатылган җинаять эше зарар күрүче белән килешү нәтиҗәсендә судта туктатылган. Аннан соң төркем белән кеше талауда катнашып өч еллык шартлы хөкем бирелгән, аның шартларын, ягъни таләпләрен үтәмәгән өчен икән елга якын колониядә утырып чыккан. Участок инспекторы салмыш килеш тәртип бозарга хирыс ир-атны тискәре бәяләсә дә, Бирючевкада начар сөйләмиләр аның турында. Әлбәттә, әлеге кеше ышанычлы вә тәртипле дигәнне белдерми бу. Моны узган ел көзендә булган шау-шулы вакыйга раслый.

Кич белән үзеннән берникадәр өлкәнрәк «сожительница»ның телефон буенча кем беләндер әрләшкәнен тыңлап тора ул. Чынлыкта, Лилия ханым бер танышының 16 яшьлек малае белән ачуланыша ул чакта, ә салмыш Анатолий исә аның хәләл җефетенә карата тупаслык күрсәтергә җөрьәт итүче малайның әтисе Олег Чернов дип фаразлый һәм ошбу явызлыкны җәзасыз калдыра алмый. Ягъни мәсәлән, кесәсенә пычак салып Черновлар яз-көз айларында яши торган йортка таба җилдерә.

Ул көнне әлеге өйгә Актүбәдән ирле-хатынлы кунаклар да килгән була. Искәртеп үтми ярамас, Олег Чернов, язмабызда телгә алынган күпчелек ирләрдән аермалы буларак, нефтьчеләр оешмасында шофер булып эшләүче юньле кеше. Капка каккан ярсу егет янына урамга чыккач та, ирләр арасында алдан сүз көрәштерү башлана, ягъни хуҗа хатын-кызга кимсетүле сүзләр әйтүен кире кага, чакырылмаган кунак аңа киресен сөйли. Хәер, әлеге кычкырышу озак дәвам итмичә якалашу һәм бәргәләшүгә әверелә, тиздән ирләр җиргә егылып әүмәкләшә, сугыша ук башлыйлар. Өстенлек яшьрәк Ефремов ягында булганга охшый, чөнки өеннән йөгереп чыккан яшүсмер аның әтисе өстенә атланып кыйнавын әйтә. Әниле-уллы ике кеше котырынган Ефремовны читкәрәк өстерәп бәрелешне туктату әмәлен табалар. Әмма теге явыз Олегның корсак, күкрәк тирәсенә берничә тапкыр пычак белән кадап өлгергән була инде .

Ашыгыч ярдәм яралыны сырхауханәгә алып китә. Шөкер, табиблар коткара аны. Тән җәрәхәтләре О.Чернов сәламәтлегенә авыр зыян китергән, эчкә кан савып, һава тулып зарар күрүченең үлеп китү куркынычы да булган дип табыла. Кыскасы, 1974нче елгы ир-ат вакытында медицина ярдәме күрсәтелү аркасында гына исән калган булып чыга. Тикшерү комитетның аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов шаһитлар, бигрәк тә, Лилия ханым белән дорфа сөйләшеп әлеге «разборка»га этәргеч биргән яшүсмер малай комачаулык кылып кеше гомерен саклап калырга ярдәм иткән дип саный. Димәк, А.Ефремов үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына явыз максатына ирешә алмаган дип исәпләнә һәм аңа кеше үтерергә омтылыш ясау дигән бик җитди гаепләү белдерелә.

Исерек ахмаклыгы аркасында РФ җинаятьләр кодексындагы үтә кырыс 105нче маддә кысаларына эләгеп куйган Анатолий тән җәрәхәтләре ясавын берничек тә кире кага алмый. Ләкин үтерү ниятем булмады, мондый кечкенә пычак белән кеше үтереп булмый, әгәр андый уем булса, зурракны алып килер һәм теләгемә ирешер идем, дип аклана. Чернов артыннан ук больницага килеп вак-тояк шешкән урыннарын да күрсәтеп йөри әле ул. Янәсе зыян күргән... Кесәсенә пычак салып «разборкага» барып кешенең җан җирләренә куркыныч җәрәхәтләр ясаган гаепләнүченең ошбу акланулары Азнакай шәһәр судында көтелгән нәтиҗәне бирми, хөкемдар, гаепләү ягы фикере белән килешеп, А.Ефремовны 5 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Наил ВАХИТОВ

Азнакай районы

Комментарии