«Инсафлы» карак

«Инсафлы» карак

Берәүнең дә уенда ни барын тәгаен белә алмыйсың. Менделеев каласында яшәүче Владимир Елизаров та бер түбә астында яшәүче, бер табактан ашаучы киявен «ашка таш белән атар», дип уйламый.

Егет исә аның кызын гына түгел, хәзинәсендәге мал-мөлкәтен дә ярата торган кеше булып чыга. Ләкин ни туры килсә, шуны урлап сата торган намуссыз карак түгел, ә, бәлки, йорт һәм анда гомер итүчеләргә әллә ни хаҗәте булмаган файдасыз әйберләрне «урнаштырып», акча эшләүче инде ул. Әйтик, стенадагы картина, серванттагы фарфор сыннардан ни файда? Яисә хатын-кызларның алтын-көмеш бизәнү әйберләрен алыйк!.. Алка тагып, муенса асып кына чибәрләнеп булса икән ул!

Менә шулай конструктив һәм иҗади фикер йөртеп, әйбәт угры меңәр сум торсалар да, «өч тиенгә яраксыз» нәрсәләрдән файда алу ниятен тормышка ашыру әмәленә керешә. Әлбәттә, замана баласы буларак, күләмле һәм дә үтемсез товар тәкъдим итеп йөрүнең әдәпсезлек икәнен аңламый түгел ул. Шул сәбәпле, өйдәге кечерәк, ләкин кыйммәтлерәк ювелир әйберләрне «җыештыру»ны кулай күрә. Кесәгә шудыру уңайлы булу өстенә, ошбу товарны сатуга да кую җайлы бит әле. Мәсәлән, ломбардка илтеп бирәсең икән, тиешле акчасын аласың.

Ләкин, ни хикмәт, кирәкмәгән әйберләрнең «аякланып» китеп баруы өйдәгеләрдә аптырау һәм ризасызлык хисләре уята. Әдәпле кияү каенана-каената илә хәләл җефетенең, үзеннән аермалы буларак, ломбардка эләккән хәзинәнең хуҗалары икәнен дә чамалый. Шулай да, каты бәрелмичә, эндәшми калу, ягъни мәсәлән, зәркән эшләнмәләрнең кай тарафка шылуын әйтеп тә тормауны кулай күрә.

Шул рәвешле, табышмак җавапсыз кала, ләкин Елизаровлар тынычланырга уйламый. Алар ул чакта өйдә тик яткан тагын бер әйбергә яңа хуҗа табылганын сизмиләр әле. Анысы аерым вакыйга һәм без аңа соңрак тукталырбыз. Узган елның февраль аенда исә алар милициядән ювелир әйберләрне генә таптыралар. Һәм аларны табалар, чөнки белгән кебек, ломбардка барып керәләр. Анда исә ошбу табылдыкны китергән егетне атыйлар.

Кияү милициядә дә үзара дуслык вә аңлау тапмый. Аны угрылыкта гаепләп, җинаять эше дә ачып, утыртып куя язалар әле. Шартлы срок биреп, район суды коткарып кала. Елизаровлар үзләре дә туган тиешле кешене еракка олактыру ягында булмыйлар. Кыйммәтле эшләнмәләр кире кайтасы бит, дип тынычланып калалар. Гәрчә кияүдән гайрәтләре чиксә дә, усаллык сакламыйлар.

Ләкин быел кыш тагын ыгы-зыгы куба. Бу юлы мәрхүмә әбиләренең истәлеге булган Ленин орденыннан «җилләр искәнлеге» мәгълүм була. Совет илендә иң югары дәүләт бүләге итеп заводта фидакарь хезмәт иткән өчен, Югары Советы Президиумы Указы буенча, 1970 елда тапшырганнар аны. Хезмәт батыры 1973 елда вафат булгач, орден, мирас буларак, улы Владимирга күчә.

Гаилә ядкаренең хәбәрсез югалуын да карак кияү «эшчәнлеге» нәтиҗәсе икәне шикләндерми. Инсафлы угры үзе дә тик яткан металл кисәгеннән арынырга дигән теләген авызлыклый алмыйча, 10 мең тәңкәгә сатып җибәргәнен яшерми. Бусы да узган ел февраль аенда булган хәл икән. «Из рук в руки» дигән газетада «Орден-медальләр сатып алам» дигән игъланны күргән дә шалтыраткан. Закон тарафыннан тыелган сәүдә кешеләре шул ук көнне килеп җитәләр дә алып та китәләр. Алмыйни! Кара базарда аның бәясе 3 мең доллар тора, ди. Соңгы вакытта хәтта 150-200 мең сумга кадәр күтәрелгән дип сөйлиләр. Әйбәт угры исә ул кадәр акча сорарга ояла. Аннан соң, җинаятьчел сәүдәгәрләр «Пеләш» («Лысый») дип йөртелүче орденның нигезе югары пробалы алтыннан (28,6грамм), ә В.И. Ленин барельефы чиста ак алтыннан (2,75 грамм) эшләнгәнен белеп тә бетермәгәндер.

Ул дәүләт бүләкләре белән сату-алу ясаучылар өчен Җинаять кодексында махсус маддә барлыгын да чамаламаган икән. Ләкин бездә белмәү җаваплылыктан коткармый. Менделеев районы эчке эшләр бүлеге дознавателе шушы көннәрдә угры кияү эшен судка җибәрәчәк. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов аны контрольдә тота.

Карак кияүнең тиешле җәзасын алачагына шик юк. Прокуратура һәм орденны эзләп табу бурычын куя. Бусы гаять катлаулы булачак, чөнки егет сатып алган ир-ат белән хатын кызның Яр Чаллыдан кечкенә «иномарка» белән килүләреннән башканы белми, телефоннарын хәтерләми. Хәтерләсә дә, бер ел буена ул номерлар үзгәргән, ә орден күптән яңа хуҗасын тапкандыр инде. Чөнки әлеге криминаль бизнес бездә, дөресрәге, бөтен дөньяда киң таралган.

Совет дәүләте бүләкләренә ихтыяҗ Көнбатыш илләрендә узган гасырның 70нче еллары азагыннан башлап арта. Орденнарын үз теләкләре белән акчага әйләндерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Димәк, алар кара базарга угрылар аркылы эләгә. Аларның бер төрләре – алдаучы-мошенниклар. Болары – музей, фонд хезмәткәрләре дип, ветераннарны яисә аларның мирасына ия кешеләрнең ышанычын яулап, орден-медальләрне алып китәләр. Нәтиҗәдә, дәүләт бүләкләре, музейга куеласы урында, Көнбатыш илләрендә аукционга эләгә. Чөнки аларда СССР бүләкләре ачыктан-ачык сатыла һәм кыйммәт йөри. Әйтик, «Лысый на винте» дип йөртелүче, ягъни сугышка кадәр чыккан винт белән борып беркетелә торган Ленин ордены өчен, 20 000 доллар сораган очраклар да бар икән.

Җинаятьчеләрнең икенче төркеме орден-медальләрне, Менделеевтагы кебек, урлап яисә явызларча талап ала. Соңгылары кулыннан һәлак булган атаклы кешеләр дә бар. Карманов дигән бер карактан Буденный, Жуков, Рокоссовский, Кожедуб кебек маршалларның 25 ордены алына.

Кыскасы, тыелган бизнесның бетәргә исәбе юк, димәк, истәлекле бүләкләрне ераккарак яшерергә, алдаучыларны, хәтта кияүләрне дә якын җибәрмәскә кирәк. Әлеге теманы тәкъдим иткән Менделеев районы прокуратурасы да шулай исәпли.

Наил ВАХИТОВ .

Комментарии