Сәрхушләрнең тормыш агышы

Сәрхушләрнең тормыш агышы

 

1981нче елда туган Рафаэль Шадров Урыссу бистәсендә мәгълүм зат. Яхшы гамәлләре белән түгел, явызлыклар кылып танылган ул. Яшүсмер чагында җиңелчә җинаятьләр кылса, 2004нче елда Ютазы районын шаулаткан ерткычлык эшли һәм Татарстан Югары суды тарафыннан балигъ булмаган кызны көчләргә омтылыш ясау һәм кыргыйларча үтерүдә гаепләнеп 17 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Түбән Новгород өлкәсендәге Тоншаево колониясеннән 2019нчы елда ел ярымга иртәрәк азат ителеп Урыссуга кайткач та, урлап тотылып, шартлы хөкем алырга өлгерә. Димәк ки, Ютазы районы полициясендә даими исәптә тора ул.

Р.Шадровның Урыссуга кайтуы районда ышанычсыз сәрхушләр саны артуны белдерә. Әлбәттә, үзе кебекләр белән аралаша ул. Әйтик, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләп йөргәндә, урлаган өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителеп шунда җибәрелгән 1985нче елгы Дмитрий Малолеткин белән дуслаша. Шулай ук бераз өлкәнрәк Руслан Ферару, Ләйсән һәм Надежда атлы ике хатын-кыз да була алар даирәсендә. Бәян ителәчәк вакыйгаларга катнашы булмаган башка шешәдәшләрне санап тормыйк.

Узган елның 30нчы апрелендә кичкә таба «Авоська» кибете янында Д. Малолеткин белән Ләйсәнне очрата ул. Дмитрий бу көнне район үзәге урамнары буйлап, аз-маз салгалап уздыруын, ошбу ханым белән эчәргә җай чыгарырга йөрүләрен әйтә. Шундый ук теләге булган Рафаэль дә очрагач, уртак хыяллар тормышка аша, сәрхушләр Шадров фатирында сыйланырга керешә. Эчә торгач алҗып киткән Дима бераздан залдагы диванга авып татлы йокыга тала. Күп тә үтми, шул бүлмәгә кереп чыккан Ләйсән хуҗага өйдәге вәзгыятьнең кискенләшүенә китергән яңалыкны ирештерә, ягъни Малолеткинның урын-җирне чылатуын, хәтта идәндә начар исле күлдәвек тә булуын әйтә.

Ошбу хәбәрнең хак икәнен үз күзләре белән күргәч бик кәефе кырылган Шадров тыелып кала алмыйча, юеш диванда берни булмагандай йокы симертүче оятсыз кунакны ныклап дөмбәсләргә керешә, аяк-кулларын эшкә җигеп Димага урыныннан торырга ирек бирми, идәнгә егылып төшкәнче тукмый. Шулай да бераздан арага кергән гүзәл затны тыңлап тынычлангандай итә. Ошбу тынлык озакка сузылмый, өчәүләп янә өстәл янына утыргач та чыланган чалбарлы шешәдәшкә тагын ике-өч мәртәбә тамызып ала. Курка калган хатын-кыз бу юлы бәдрәфкә үк кереп кача, шау-шулар тына төшү белән, аннан чыккач та ике куллап канга баткан башын кочып чүгәләгән Малолеткинны күрә. Шул мәлдә пәйда булган Надежда хәлсез ир-атны җитәкләп подъездга озатып керә. Өч сәрхуш яңадан эчәргә керешә. Ләкин аңа кадәр Шадров, фатиры идәннәрен сөртеп, кан һәм башка биологик калдыкларны юк итә. Чөнки полиция килү мөмкинлеген чамалый.

Чыннан да кичке сәгать 9лар тирәсендә ике полиция хезмәткәре килә анда. Подъездда кыйналган мужик ята дип хәбәр итүчеләр була чөнки. Идәндәге кан таплары аларны Шадров фатирына алып керә. Салып утыручы өчлек күрмәдек, белмибез дигәч, ышанып чыгып китә оперлар җыештырылган фатирдан. Һәм теге кешене ашыгыч ярдәм алып китүен ачыклагач, Урыссу район хастаханәсенә юнәләләр.

Йөзе-бите җимерелгән исерек һәм пычрак юеш киемле ир-атны колач җәеп каршы алмыйлар анда. Ашыгыч ярдәм фельдшеры: «Малолеткин подъезд баскычына егылдым дисә дә йөзе-битендәге күп санлы җәрәхәтләре бер тапкыр бәрелү нәтиҗәсе генә түгел икәнен күрсәтеп тора иде», – ди. Дмитрийны кабул иткән табиб исә: «Йөзендә һәм күз төбендә ике «гематома» бар иде, аны сырхауханәгә салырга нигез булмады, үзе дә баш тартты, дорфа сөйләште, үз аягында чыгып китте» – дип белдерә.

Сүз уңаеннан Урыссу табибын соңрак үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән кыскача таныштырып үтик. Анда Д.Малолеткиндагы ачык рәвештәге баш сөяге травмасы, баш түбәсе һәм чигә сөякләре сыну, авыр дәрәҗәдәге баш бәрелү (ушиб), уң күзгә кан саву һәм кеше сәламәтлегенә нык зыян китергән башка җәрәхәтләр санап үтелә. Малолеткинның эше хөрти икәне шактый вакыт узгач кына мәгълүм була. Әйтергә кирәк, 30нчы апрель вакыйгасына полициядә әллә-ни игътибар бирелми, төгәлрәге, кыйнау очрагы буенча билгесез кешегә карата административ эш ачтык дигән булсалар да, кыл да кыймылдатмыйлар дияргә мөмкин, чөнки Шадров кына түгел Малолеткин белән сөйләшергә дә вакыт тапмыйлар.

Малолеткинның әтисе әйтүенә караганда малае битендәге «бизәкләр»не икенче көнне генә күрә ул. Берничә көннән аларның төсе үзгәрүе, димәк төзәлә баруы сизелә башлый. Туймазыга йөреп эшләүче өлкән кеше ул көннәрдә улының исерек килеш идәндә аунап ятканын да, аек чакларын да күрә, ләкин 6нчы майда, ягъни бер атна узгач кына шөбһәгә төшә, чөнки улы ялгышып сөйләшә башлый, әтисенә башка исем белән эндәшә, үз фатирында килеш өемә кайтам дип әйберләрен җыя башлый һ.б. Кичкә таба әти кеше ашыгыч ярдәм машинасы чакыра, ниһаять. Бөгелмәдә үткәрелгән томография тикшеренүе эшнең җитди икәнен күрсәткәч, Малолеткин «Татнефть» җәмгыятенең Әлмәттәге сырхауханәсенә салына, анда 11 көн ятканнан соң Урыссу больницасына кайтарыла.

Әйтергә кирәк, 7нче майда Әлмәт сырхауханәсеннән хәбәр килгәч тә Ютазы районы полициясе бик җәһәт эш итә. Р. Шадров бик тиз тоткарлана, икенче көнне гаебен тануы турында «явка с повинной» яза. Сәрхуш хатыннар да шаһит буларак күрсәтмәләр бирә. Р.Шадров суд карары белән сак астына ябыла. Д.Малолеткинның әтисе улының баш авыртуга зарлануын, сөйләме тоткарлыклы була башлавын әйтеп Шадровка кырыс җәза бирүне таләп итә.

Р.Шадровның Д.Малолеткин сәламәтлегенә авыр зыян китерүе шик уятмый. Ләкин аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Рөстәм Яруллин тагын бер җинаять эше кузгата. Чөнки Рафаэльнең 1нче майда, димәк, Малолеткинны кыйнаганнан соң икенче көнне үк 1976нчы елгы Руслан Фераруның да тетмәсен тетүе ачыклана. Бусы да сәрхуш тормыш рәвеше нәтиҗәсе була, билгеле.

Русланның әйтүенчә, аның өенә кич белән 26 яшьлек туганнан туган энесе Хәмзә Котлыев килә, агай-энеләр, кимендә, берәр литр аракы чөмерәләр. 1нче майда көндез белән исерек кунак йокларга түнә һәм өч-дүрт сәгатьтән аны Р.Шадров уятып телефонын сорап ала, ашыгыч ярдәмгә, полициягә шалтырата. Табиблар һәм формалы хезмәткәрләр бер-бер артлы килеп керә. Исерекләрнең бусын да сырхауханәнең кабул итү бүлмәсеннән ары уздырмыйча өенә кайтарып җибәрәләр, ләкин Руслан Ферару башындагы яраны эшкәртеп җиде җирдән тегеп куялар.

Р.Шадров шул ук Ләйсәнне ияртеп Руслан өенә төштән соң килеп керә. Салып утырганда хуҗа Шадровны элеккеге «сожителе» Надежда белән якыннан аралашуда гаепли башлый. Узган көнне Малолеткинны кыйнап та җәзасыз калган Шадров агач уклау белән башына тондырып идәнгә тәгәрәтә аны. Күрәсең, үлә дип курка, әйтелгәнчә, кирәкле хезмәткәрләргә хәбәр итә.

Шадров беренче күрсәтмәләрендә Ферару кулына пычак алгач суктым дип үзен һөҗүмнән сакланучы итеп күрсәтә, аннан соң гаебен бөтенләй кире кага, күрсәтмә бирүдән баш тарта. Төп шаһит Ләйсән һәм Руслан үзе пычак тотуны кире кагалар. Шул рәвешле, Рөстәм Яруллин Р.Шадровка кеше сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян китерү хакындагы тагын бер гаепләү белдерә. Ютазы район суды аны ике җинаять кылуда гаепле дип табып 5 елга ирегеннән мәхрүм итә.

***

Буа районындагы Иске Тинчәледә булган җинаять тә хәмер ярдәменнән башка гына килеп чыкмаган. 2012нче елда әлеге татар авылындагы иске йортка Чуашстанның Канаш районыннан килгән Николай Николаев оялый. 1959нчы елгы абзый узган кышта икенче бер ташландык хуҗалыктагы мунчада көн күрә башлый. Әйтүенә караганда, аны утын ягып җылытып, шул ук мичтә ашарга пешереп була, кыскасы, ләүкәдә йоклап чын сукбайларча яши ул. Рәсми кәгазьләрдә элек хөкемгә тартылганы булса да, хәзер үзен тәртипле тотуы, авылда канәгатьләнерлек бәяләнүе әйтелә аның. Әмма җирле халык арасында ошбу килмешәктән шикләнүчеләр бар. Әйтик, 1961нче елгы Җәмил агай өендәге телефоны юкка чыгуын, дәлилләре булмаса да, аннан күрә. Башка кеше урларга тиеш түгел, дип белдерә. Агайның ошбу бәяне авылдашы Гомәр Фәйзуллинны аклау йөзеннән уйлап чыгарылган дигән уйга да этәрә. Чөнки инде 64 яшендәге Гомәр абзый Николаевка һөҗүм итеп җинаять эше кузгатылгач кына искә алына ул. Г.Фәйзуллин исә сукбай картны кесә фонарен чәлдерүдә гаепли.

Быел 3нче мартта шушы мәсьәләне ачыклау йөзеннән барып керә ул мунчага. Аек баштан түгел, билгеле. Үзе 150 грамм эчтем дисә дә, дусты Җәмил икебезгә бер яртыны сындырдык ди. Николай да салмыш иде, тикмәгә генә кермәвен аңладым ди. Чыннан да, Г.Фәйзуллин аңа авыл өйләреннән вак-төяк әйберләр, азык-төлек урлануы турында әйтә, кем эше, дигән сорауны ирештерә. Сукбай бурлыкларга катнашым юк дигәч мич өстендәге 4-5 иске телефонны алып урамга, Җәмил дусты янына чыга. Г. Фәйзуллин Җәмил үзенең урланган телефонын танып алды дип сөйли. Җәмил, күрәсең, мәшәкатьтән баш аяк дип, әлеге очрашуны кире кага. Николай исә, эшләми торган бу аппаратларны электр тоташтырылмаган мунчада яктырткыч итеп кенә файдалануын әйтә.

Сүз уңаеннан «разборка»га кергән Гомәр Фәйзуллинның 2004нче елда кеше үтергән өчен 5 елга утыртылып Түбән Карамалыдагы колониядән ел ярым чамасы алдарак азат ителгән кеше икәнен искәртик. Мунчада хәлләр тиз кыза, татар абзый кесәсеннән пәке чыгара, чуаш карты кулына тимер кисәү алып, чакырылмаган кунакка сугып та куя. Һәм котырынган Гомәр пәкене эшкә җигә, күкрәк, эч тирәсенә кадый, качып котылырга тотынган Николайның аркасына да чәнчеп өлгерә, мунчадан чыгып ычкынган «дошман»ның артыннан ташлана, ләкин, үзенең әйтүенчә, салкын кермәсен өчен ишеккә эленгән одеялга уралып тоткарлана һәм Н. Николаевны күз уңыннан югалта, өенә кайтып китә.

Агачлар артына яшеренгән Николай 10-15 минуттан торагына кереп «112» телефонына шалтырата. Күршедәге Яңа Тинчәледән авыл фельдшеры И.Җаббарова килеп җитә. Илмира канга манчылган абзыйның сулыш алганда гырлавы буенча үпкә яралануын шунда ук аңлый. Чыннан да, Буа сырхауханәсендә Н. Николаевтагы җиде үтәли җәрәхәтнең икесе сул үпкәгә, берсе бавырга кадәр кереп җитүе мәгълүм була. Суд-медицина эксперты элеге өч яраны сәламәтлеккә авыр зыян китергән дип таба, калак сөяге, бил, боттагы ике яра җиңелчә булып чыга.

Салмыш тормыш агышы гомер көзендә ташландык мунчага китергән Н.Николаевны табиблар аякка бастыра. Шул ук эчкечелек аркасында юк сәбәптән бар булган вакыйга ялгызак Г.Фәйзуллин өчен дә фаҗигале төгәлләнә. Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров аңа аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясауда гаепләү белдерә. Зарар күрүченең качып китүе һәм вакытында ярдәм күрсәтелүе аркасында гына исән калуы бәхәссез бит. Әлеге нәтиҗә Буа шәһәр судында да расланды: Гомәр Фәйзуллин 6 ел гомерен колониядә уздырачак.

Наил ВАХИТОВ,

Ютазы, Буа районнары

 

 

Комментарии