Оешмасы бар, вәкаләте юк

Җитәкчеләрнең чыгышларын тыңлаганда, милләтара дуслыкта, татулыкта яшибез Татарстанда, дигән сүзләрен ишетеп торабыз. Дөресрәк итеп әйткәндә, Төп Законда бирелгән миллилек хокукларыбызның үтәлмәве белән бәйле рәвештә куркытылып, татулыкта яшәргә мәҗбүр ителгәнбез, дип әйтер идем. Илдә яшәүче милләтләр арасында тигез хокуклылык булмаганда аңы булган халыкны андый сүзләр белән генә ышандырып булмыйдыр ул. Илдә бер генә тел калдыру белән хыялланып, башкаларның балаларына мәктәпләрдә үз ана телендә укулар тыелуы милләтара татулык булсын өчен түгел, киресенчә, татулык булмасын өчен эшләнә кебек түгелме? Бу турыда ничә еллардан бирле иге-чиге булмаган язмалар булып торуга карамастан, халыктан аерылган хакимият ул язмаларны укып та карамый бугай дигән фикергә киләсең.

Элеккеге еллардагы кебек, мәктәпләрдә балаларга татар теле укытылганда, татар телле балалар бакчалары эшләп торганда, хәзерге шикелле телне саклау стратегиясе һәм комиссияләре булмаганда, телебезнең сакланып калуына өметләнеп була иде кебек.

Хәзерге вакытта эшкә ашмастай, кеше башын катырыр өчен уйлап чыгарылган телне саклау стратегиясе дигәннәре турында сүзләр тынып калды. Бу эшнең хәйләкәрлек белән, вакыт үткәреп, телне саклап калуда бернинди катнашы булмавы турында язып торалар иде, шулай булып чыкты да. Бу эш белән шөгыльләнүче җитәкчеләрнең күпме вакытлары һәм язылган кәгазьләренең файдасызга исраф ителүен уйлап карасак, аптырап, исең китәрлек. Хөкүмәт югарылыгындагы зур хезмәт хакы алып эшләүче җитәкчеләрнең файдасызлык белән башкарылган эшләреннән канәгать калучылар булды микән? Юктыр дип уйландыра.

Хәзерге вакытта телнең сакланып калуы өчен дигән булып, төрле чаралар үткәрүче Бөтендөнья татар конгрессын һәм телне саклау комиссиясен атап буламы соң? Юк шул, андый вак-төяк чаралар үткәреп кенә телнең сакланып калуына ышанып булмый. Тел саклансын өчен, балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кирәгенчә итеп һәм мәҗбүри рәвештә алып барылырга тиеш. Шул чагында гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп булачак. Телне саклау комиссиясе бар, ул нәрсәдер эшләп тә торган кебек, тик мәктәпләргә элеккеге укыту системасын кайтару вәкаләте аңа бирелмәгән. Бездә бөтен нәрсәне сәгате-минуты белән башкара алучы кеше берәү генә. Ул – Русия Президенты. Безнең җитәкчеләр шул турыда тагын аңа мөрәҗәгать итсәләр, файдасы булмый калмас иде кебек. Аннары да булмаса, Төп Законда бирелгән миллилек хокукларыбызның үтәлешен таләп итәргә кирәк. Бу очракта Конституция безнең яклы. Анда язылган законнарның үтәлүе мәҗбүри. Аны үтәмәүче яки анда язылган законнарның үтәлүенә ирек бирмәүчеләргә дә җәза каралган.

Ничек кенә булса да, ата-балаларыбыз саклап килгән телебезнең юкка чыгуы белән без килешә алмыйбыз. Башкаларга үз телләре якын булган кебек, безгә дә үз телебез якын һәм кадерле.

Рәфкать Ибраһимов,

Казан шәһәре

Комментарии