Миһербанлылык

Миһербанлылык

Безнең татар телендә күп төрле игелеклелек мәгънәләренә ия бик күркәм миһербанлылык дигән сүз бар. Ул мәрхәмәтле, шәфкатьле, рәхимле, кешелекле, яхшы күңелле, йомшак күңелле булу, кызгану, аяу, хәленә керү, кайгысын уртаклашу кебек югары әхлак сыйфатларын белдерә.

Гаҗәп хәл: шушындый югары әдәплелек мәгънәләренә ия сүз бүгенге телебездә сирәк кулланыла. Хәзер милләттәшләребезнең күбесе һ авазын дөрес итеп әйтә белми башлады. Хәтта үрнәк, дөрес әдәби телдә сөйләргә тиешле телевидение, радио тапшыруларында катнашучылар да, мәсәлән, Хәм, Хам (һәм урынына), шәХәр, мөХим, әХәмият (шәһәр, мөһим, әһәмият диясе урында) дип әйтәләр. Бәлки, миһербанлы сүзен дә ялгыш әйтүдән куркып, кулланмаска тырышалардыр. Әмма минем икенче төрле уем да бар: әллә кешеләрдә миһербанлылык төшенчәсендәге әхлак сыйфатлары кимеп барамы, шунлыктан бу сүзнең хаҗәте бетеп киләме икән әллә?!

Болай уйларга да нигез юк түгел. Бүгенге җәмгыятьтә, рәхим- шәфкатьле, игелекле, яхшы күңелле кешеләр сирәгәеп, каты бәгырьле, рәхимсез, миһербансыз бәндәләр артып бара, шуңа күрә миһербанлы һәм миһербанлылык сүзләре дә кулланылыштан чыга барадыр дип уйларга туры килә. Мәгълүм булганча, телдә җәмгыять әгъзаларының гамәлләре, холык-фигыльләре, тормышларындагы үзгәрешләр чагылыш таба. Соңгы 20-30 елда безнең ил халкының әхлакый халәтендә исә тискәре күренешләр барлыкка килде, һәм бу хәл әле дә дәвам итә. Икътисадның түбәнәюе, демократия элементларының юкка чыга баруы, социаль тигезсезлекнең көчәюе, халык тормышының авыраюы, милләтләрнең рухи мәнфәгатьләре белән исәпләшмичә, аларның телләре, мәдәниятләре үсеше өчен шартларның кыенлашуы һәм башка күп төрле күңелсез хәлләр алар – дәүләт идарәчеләренең, хакимият ияләренең, башка кайбер вазифа ияләренең әхлаклылык дәрәҗәләре түбәнәюе, халыкка карата миһербанлылык сыйфатларының югалуы нәтиҗәсе.

Без үскәндә, ягъни сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда, тормыш бик авыр чакта да кешеләрнең бер-берсенә карата рәхим- шәфкатьлелеге, мәрхәмәтлелеге көчлерәк иде. Хәзерге кебек зур социаль тигезсезлек юк, үзара ярдәмләшү, бер-береңнең хәленә керү сыйфатлары ныграк чагыла иде. Безгә андый әдәп кагыйдәләрен әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз өйрәтте, кешелекле, рәхим-шәфкатьле булырга, кыен хәлдәгеләргә, авыруларга, хәлсез карт-карчыкка, кечкенә балаларга мәрхәмәтлелек күрсәтергә кирәклекне укытучыларыбыз да сөйләп торды, бу хакта матбугатта, әдәбиятта да күп языла иде. Кыскасы, яшь буынны миһербанлылык рухында тәрбияләү гаиләдә дә булды, дәүләт тарафыннан да максатчан рәвештә гамәлгә ашырылды.

Һәм менә соңгы чирек гасырда безнең кешеләрнең психологиясендә, аңында, күңелендә ниндидер шайтаннар оялап, аларның игелекле теләкләрен, изге ниятләрен яманлык галәмәтләре белән алмаштырып куйдылар. Күп кешеләр, байлык туплау өчен, намусларын саталар, башкаларга зыян салалар, мохтаҗларны кызгану, аларга ярдәм итү ихтыяҗын күрмичә, үз мәнфәгатьләре өчен генә яшиләр. Кибеттә пенсионер карт-карчыкның, прилавка алдында калтыраган куллары белән тиеннәрен кат-кат санап, теләгән ашамлыгын ала алмыйча тилмереп торуын ничек итеп тыныч кына күреп торырга мөмкин? Яки чүп контейнерларыннан ризык калдыкларын җыеп алып кайткан кешеләрне күргәннәре юктыр миллионер һәм миллиардерларның! Ил халкының өчтән бере хәерчелектә яшәгәндә, чамасыз зур мөлкәтле затларның үрчи баруын ничек аңларга мөмкин? Халыкны шундый хәлгә җиткергән түрәләрдә миһербанлык хисләре калгандыр дип әйтеп буламы икән?!

Русия кебек гаять зур территорияләрне биләп торган, табигать байлыклары чиксез мул дәүләттә халык ярлы яшәргә тиеш түгел. Илдәге бүгенге проблемалар җаваплы түрәләрнең эшне нәтиҗәле итеп оештыра алмаулары аркасында килеп чыга. Тормышны яхшыртуга, икътисадны күтәрүгә юнәлдерелгән җитди чараларны үткәрүгә лаеклы белгечләрне, күренекле галимнәрне ныграк җәлеп итәргә, илне идарә итүгә халыкны да катнаштырырга, аның да фикеренә колак салырга, демократия нигезләрен ныгытырга кирәк.

Халыкка хөрмәт белән карауның, аңа яхшы мөнәсәбәтнең, ягъни миһербанлылыкның җитмәве дәүләт җитәкчеләренең халыкның милли мәнфәгатьләренә илтифатсыз карашта торуында, туган телләрне, мәдәниятләрне үстерү өчен тиешле шартлар булдырмавында да ачык күренә. Бу мәсьәләдә илдә соңгы елларда зур гаделсезлек хөкем сөрә. Һәркемгә мәгълүм: үзәк хакимиятнең «тырышлыгы» белән соңгы биш елда милли мәгарифнең тамырына балта чабылды, туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның нигезен какшатуга юнәлдерелгән төрле законсыз чаралар күрелде. Татар телен укыту формаль күренешкә әверелә бара. Русияне бөек дәүләткә әверелдерүгә күп көч салган, йөзләрчә еллар буена аңа үзен аямыйча хезмәт иткән татар халкын үзәк хакимият тарафыннан андый түбәнсетү булырга тиеш түгел. Борынгы дәүләтле, бай тарихлы, югары культуралы, тырыш, инсафлы, белемгә омтылучан татар халкы, үз мәдәниятен алга җибәреп, туган телләрендә иркен аралашып, матур гореф-гадәтләрен, уңай традицияләрен саклап иркен яшәргә хаклы. Мәскәү татар халкына республикабызның аңа һәр елны триллионга якын сумлык финанс керемен биреп баруы өчен дә зур рәхмәтле булырга тиеш.

Югары мәдәниятле халыкларда миһербанлылык, әхлаклылыкның иң мөһим сыйфаты буларак, һәр нәрсәдә: ата-анаңа, кардәшләреңә, халкыңа, туган телеңә, мәдәниятеңә, гореф-гадәтләреңә ихтирамлы булуда чагылыш табарга тиеш. Шөкер, безнең татарларда элек-электән шулай булып килгән. Әмма соңгы елларда илдәге милли сәясәтнең дөрес үткәрелмәве һәм бөтен дөньяда барган глобальләшү шартларында милләттәшләребезнең аңында үз халкына, аның теленә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау кими бара. Бу татарларның яртысыннан күбрәгенең үз телләрендә яки бөтенләй аралашмавында, яки сөйләшә белмәвендә һәм сөйләшергә теләмәвендә, шулай ук күп кешеләрнең миллилек хасиятләренә битараф булуында күренә. Моны, әлбәттә, юньле күренеш дип әйтеп булмый. Киресенчә, бу үзеңне тудырып, тәрбияләп үстергән атаң-анаңа, бөтен нәсел-нәсәбеңә миһербансыз булу.

Аңлы, аек акыллы кешеләр мондый хәлгә риза булып торырга тиеш түгел. Безнең татарларның, бөтен халыкның – аның җитәкчеләренең дә, алдынгы карашлы зыялы затларының да – мең еллык тарихлы, югары мәдәниятле милләтебезне кадерсезләтергә, түбәнсетергә һәм аның таркалуына юл куярга әхлакый хакы юк. Безнең алда торган иң әһәмиятле бурыч – телебезне, мәдәниятебезне, димәк, милләтебезне саклап калу. Моның өчен дәүләтнең татар мәктәпләренең нәтиҗәле эшләвенә ирешергә, аларны, матди базаларын ныгытып, яхшы әзерлекле укытучылар белән тәэмин итеп, укытуны тулысынча коммуникатив методка күчереп, иң алдынгы, абруйлы (элиталы) уку йортлары сафына бастыруы зарур. Татар ата-аналары исә балаларын туган телләренә өйрәтү өчен җаваплылык хисе белән сугарылсын. Бу максатка ирешү республиканың тиешле органнары, матбугат, радио-телевидение, уку йортлары, әдәбият, сәнгать чаралары, халыкның милли аңын, горурлыгын ныгыту өчен, актив рәвештә үтемле, аңлату-идеология эше белән шөгыльләнгәндә генә мөмкин булачак. Бу эшнең юллары, методлары турында безнең язмаларда күп әйтелде, кабатлап тормыйбыз.

Миһербанлылык сыйфаты күп төрле гамәлләрдә чагылыш таба. Шуларның иң мөһиме – кешеләрнең хаксыз җәбер-золымга дучар булуына юл куймау. Бу бурыч дөньяда хәвеф-хәтәрләр хөкем сөргән бүгенге көннәрдә аеруча актуаль. Мәгълүм булганча, төрле җирләрдә, төрле илләрдә кан коешлы бәрелешләр бара. Анда илебез егетләре дә катнашырга мәҗбүр. Безнең бу мәсьәләдә үгет-нәсихәт бирергә юридик хакыбыз юк. Әмма без, фикеребезне белдереп, милләттәшләребезгә кайбер киңәшләребезне җиткерергә әхлакый бурычлы. Яуларда катнашучы егетләр бу гаять җаваплы шөгыльгә үзләренең хаклы икәнлегенә, гаепсез кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китермибез, гомерләрен өзмибез дип инанган хәлдә генә керешсеннәр, ул егетләрне һәм аларның ата-аналарын миһербанлылык хисләре биләсен иде.

Кешелек җәмгыятенең исән-имин, шатлыклы-куанычлы, гаделлек шартларында яшәве өчен иң әһәмиятле, иң игелекле сыйфат миһербанлылыкка ия булу – барыбызның да изге бурычы.

 Академик Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии