Педофилга – «мәрхәмәт»

Педофилга – «мәрхәмәт»

Җинаятьчеләргә карата законнар да, димәк, мөнәсәбәт тә гуманлаша бара. Илебездә мөлкәт җинаятьләреннән күп нәрсә юк, ә икътисадый хокук бозулар өчен җаваплылык йомшартыла. Җәмгыять коррупция сазлыгына батты, шул ук вакытта ришвәтчеләргә штраф белән генә котылу мөмкинлеге бирүче законнар эшләнә. Җәзаны җиңеләйтүнең яңа ысуллары, мәсьәлән, тикшерү органнары белән судка кадәр килешү төзү тәртибе кертелде. Явызлыклар кылып колониягә эләгүчеләрне срогыннан алда азат итүләр дә артты.

Көнбатыш илләренә ияреп, демократик юл белән барабыз, кыскасы. Ләкин Рәсәйнең үзенә хас аерма һәм үзенчәлекләре бар шул аның. Әйтик, нинди генә гуманлы закон чыкса да, аны явыз максатта файдалана башлыйлар. Мәсәлән, бездә, Көнбатыш илләреннән аермалы буларак, 3-4 тапкыр хөкем ителеп, 25-30 еллык срок җыйган башкисәрләрне «төзәлү юлына басты», дип вакытыннан алда иреккә чыгаралар. Ә аннары, тегеләре яңа явызлыклар кылып, бик күпләргә зыян салып өлгергәч, яңадан ябалар. Кирәк икән, мондый мисалларны күпләп китереп була.

Аларда педофил кебек хайвани затларның да башларыннан сыйпамыйлар. Ә безнең Менделеев каласындагы 10нчы төзәтү колониясеннән 13 яшьлек кыз баланы көчләгән Р. Шәрәфиевне 2,5 елга иртәрәк азат итәргә дигән суд карары чыккан. Дөрес, район прокуратурасы ошбу «мәрхәмәтлелек» чарасын тормышка ашыруга кискен рәвештә каршы килеп, Югары судының җинаять эшләре буенча хөкем коллегиясенә кассация юллаган үзе. Ләкин Менделеев район суды карары үз көчендә калдырылып, явызның иреккә чыгып кара гамәлләр кыла башлау куркынычы юк түгел. Демократик законнар күзлегеннән караганда, хөкемдар фәрманындагы хилафлыклар күренмәскә дә мөмкин бит. Мәсьәләнең әхлакый ягын исәпкә алмаганда, әлбәттә.

Инде хөкемдар мәрхәмәткә лаек дип тапкан тоткынның үткәненә тукталыйк. Ул кызны ирексезләп машинасына утыртып алып китә дә, аулак урында көчли, җенси характердагы башка төрле бозыклыклар кыла. Җинаять кодексы буенча кузгатылган җинаять эше озак вакыт ачылмый тора. 2006 елда Р. Шәрәфиев күршесенә авыр тән җәрәхәтләре ясый, анысы соңрак үлеп үк китә. Шушының өчен кулга алынгач, аның алдагы кыргыйлыгы да мәгълүм була. Һәм ул ике тапкыр хөкем ителә. район суды аны җенси җинаять өчен, 5,5 елга ирегеннән мәхрүм итсә, Мәскәү район суды тагын бер ел ярымлык колония өстәп куя.

Менә шушы кешенең адвокаты Менделеев хөкемдарына ходатайство белән мөрәҗәгать итә дә инде. Судья колониядән Р. Шәрәфиевка тулы бәяләмә бирүче документлар соратып ала. Утырышка колониядән вәкил дә чакырыла. Ул исә әллә ни әйбәт бәя бирми. Тәртибе канәгатьләнерлек, тәрбия чараларына мәҗбүри йөри, спорт, мәдәни чараларда катнашмый, гамәлдән төшерелмәгән дисциплинар җәзасы бар һәм башка шундый фикерләрне ирештергәч, Р. Шәрәфиевны шартлы рәвештә срогыннан алда иреккә чыгару максатка ярашлы түгел дип белдерелә.

Ләкин тоткынны якыннан белүче офицер һәм прокуратура фикере исәпкә алынмый. Аларга каршы характеристикадагы уңай яклар тезеп кителә, иң беренче чиратта, тоткынның эшкә урнашкан булуы әйтелә. Күрәсең, төзәтү колониясендә тотылучыларның эшләве дә батырлык булып санала хәзер.

Ничек кенә булмасын, 17 марттагы суд утырышында Казаннан килгән адвокат сүзләре үтемлерәк булып чыга, һәм 2013 елның августында азат ителергә тиешле Р. Шәрәфиев, срогыннан алда, шартлы рәвештә иреккә чыгарга лаеклы дип табыла. Хөкемдарның шундый җитди маддәләр буенча хөкем ителгән кешене яклавы, һич тә, аңлашылып бетми. Әгәр 2нче инстанция суды прокуратура шикаятен кире какса, ошбу кеше безнең яңа криминаль язмаларыбыз «герое» булмаса ярар иде, дигән теләктә калырга туры килә.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии