Зиратыбызның яңа капка-коймаларын урладылар

Үземне борчыган бер мәсьәлә турында язарга уйладым. Менә быел ничә көн Казахстандагы атышларны, чуалышларны, талап-ут төртеп күпме байлыкның юкка чыкканын күрсәттеләр. Берничә республикадан гаскәрләр кертелде. Монда – банда, экстремист-террорчылар, ялланган чит ил үтерүчеләре, чит ил бандитларының сугыш оештыруы турында телевизор экраннарыннан күрсәттеләр. Бу Казахстанның эчке эшенә тыкшыну була.

Телевизордан Татарстанның да картасын күрсәтеп, республиканың 17 районын криминаль, коррупцион район дип әйттеләр. Шул исәптән безнең Мөслим районын да искә алдылар. Минем прокурор, полиция, район җитәкчеләренә сорау бирәсем килә: булган колхоз-совхозларның барлык байлыгын урлап, ташып бетергән криминаль авторитетларны кемнәр дип атарга?» Казахстандагы шикелле, мондагы тәртипсезлекне нигә сез чикләмәдегез? Бу югарыда язылганнары да мородерлыкка керә бит.

Узган ел газета битләрендә, илдә урларлык әйбер калмагач, берничә авыл зиратына керүләре турында язылган иде. Әлмәт районының унлап авылында зираттан, тимер чардуганнарны металлоломга дип урлап алып киткәннәр.

Безнең Керәш-Шуран авылы җирлегенә кергән Тат-Шуран, Приют-Шуран авылы зиратларыннан да әзер коймаларны, чардуганнарны озын арбалы Газель машинасына көпә-көндез төяп алып киттеләр. Бу турыда полициягә хәбәр итсәк тә, бер инспектор да килмәде. Авыл советы рәисе белән зиратка барып, материал яткан урыннарны күрсәттем. «Йә материалны кайтарасың, йә 90 мең сум акча юллап, зиратны әйләндереп алырга материал алабыз», – дидем. Ул материаллар авыл советы балансында тормый, дип җавап бирде, ләкин алар тышкы якта түгел, зират эчендә иде бит. Мин язмача гариза язып керттем, аңа да игътибар итүче булмады. Мөслим районы хакимияте рәисе Муллин Рамил Хәмзә улы адресына хат юлладым. 19нчы май көнне җиде кеше составында Мөслим прокуратурасыннан, полиция идарәсеннән «делегация» килеп төште. Аларга авыл советы рәисе дә ияргән иде. Зиратка барып, материаллар яткан урыннарны фотога төшереп, протокол-актлар төзеп, куллар куйдырдылар да киттеләр. Миңа бер айдан полиция идарәсеннән хат килде. Анда, хәзергә эзләүләр бара, яңадан хәбәр итәрбез, диелгән иде. Озакка киткәч, ике тапкыр полиция идарәсенә шалтыратсам да, җавап бирүче булмады. Бурларны белсәләр дә, бу эшне йомдылар. Бер әйткәнем бар: карга карганың күзен чукымый.

Узган елның декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районындагы зираттан тәрене кисеп алып китүчеләрне вандаллар дип атады, аларны кичекмәстән табып, чара күрергә кушты. Менә безнең зиратта кылынган җинаятьне дә чын вандализм дип атарга була. Бу вандаллыкны яшереп калдырган җитәкчеләрне кем дип атарга? Республика прокуратурасы да мондый хәлләргә чик куйсын иде. Мөслим районы хокук саклау органнары бу хәлне тагын бер тикшерсен иде. Менә шундый хәл бездә.

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Тат-Шуран авылы

Комментарии