Татарстан җирләренә кытайлар хуҗа буласы?

Җир шары кешелек дөньясының бишеге икәнлеген галимнәрдән төрки тамырлы Циолковский әйткән иде инде. Европа илләре генә түгел, Азиядә дә табигатькә игътибар артканнан арта бара икән. Табигый тыюлыкта рөхсәтсез кондызлар тоткан өчен өч урыс кешесен Шри Ланка хакимияте ике елга кулга алып, 2 миллион 885 мең рупий штраф түләткәннән соң гына Русиягә кайтып китәргә рөхсәт биргән (Газета. ру).

Ә китми торганнар килсә, нишләргә?

Республикабызның АИР атамалы ширкәте җитәкчесе Талия ханым Минуллина АО «Сычуань рэйлвей инвест...» атамалы Кытай компаниясенең Татарстанда көненә 500 тонна сөт җитештерүче фермалар төзеячәген хәбәр итте (Бизнес онлайн). Бу Компаниягә биш район: Буа, Кама Тамагы, Саба, Әтнә, Яшел Үзән тәкъдим ителгән. Тиз арада шулардан берсен «Сычуань...» сайлап алачак, төзелеш башланачак. 2024нче елны завод эшли башлап, беренче сөт поезды Казаннан Чэндуга юл ачачак икән.

Без, олылар, әлхәмдүлилләһ, булдыралар, дип әйтер идек тә, өебезгә без көтмәгән, табигатькә бик пакь булмаган кемсәләр кергән сыман күңелдә. Әйтик, көн саен 500 000 литр сөт савар өчен 50 000 сыер асрарга, асрар өчен берничә йөз ферма төзергә, төзер һәм ашатыр өчен йөзләгән мең гектар җир кирәк. Әйтик, һәр сыерга ике гектардан санаганда да 100 000 гектар җир, 3-4 тонна печәннән дә 50 000 гектар печәнлек, 0,5 тонна игеннән дә 25 000 гектар басу һәм башкалар кирәк, әле без белмәгәннәре дә булыр. Талия ханым «Сычуань...»ның лабораторияләр, ит комбинатлары да төзиселәрен әйткән иде. Тик табигатебезгә күпме зыян киләсен әллә санамаган, әллә санап әйтерлектән узган булган. Шатлыклы ягы да бар икән, Татарстанның 100 кешесе эшле булачак икән дә налог түләячәкләр икән. Шушы салымның гадәттәгечә «мәскәүски» 80 проценттан калган өлеше яраксызга әйләнгән гектарларның яраларын төзәтергә җитәсен-җитмәсен җитәкчеләребез әйтмәгән.

Җитәкчеләребез 1 миллиард 250 миллионлы Кытайны сөт белән тәэмин итүче «Сычуань...»ның Татарстаннан кайчан китәсен, китмәсен дә әйтми. ОТР каналында Кытайга кагылышлы тапшыруда, гадәттә кытайлыларның җирләр үз хисапларына теркәлгәндә генә инвестиция ясаулары әйтелде (3нче февраль, 2022 ел). Шулай була калса, «Сычуань...»ның керүе, минемчә, рус телле БДИның Татарстанда кертелүенә һәм Дәүсоветыбызның 2017нче елны татар телен мәктәпләрдә рәсми рәвештә укытмаска бертавыштан карар кабул итү фаҗигаләренә тиң.

Соңгысы. Әгәр дә мәгәр «Сычуань...» илә ризасызлык туа калса, Кытай югалып калмас. 22 миллион уйгурларга карата кылган гамәлләре халыкара оешма БМОның җирле халык хокукларын яклаучы 46 матдәсенең барысына да каршы килә.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии