Империянең дуңгыз абзары...

Империянең дуңгыз абзары...

Узган ел ахырында Саба районының Олы Кибәче авылында булып, анда яшәүчеләрнең хәлләрен белеп кайткан идем. Авыл халкы янәшәдәге дуңгыз комплексыннан зарланды, исе урамга чыгарлык түгел, унбиш меңләп чучканың бугы-сидеге Кибәче кырларына түгелә икән. Моның шулай икәнлеген мин үзем дә күрдем. Нәтиҗәдә, авыл халкында яман шеш һәм башка куркыныч чирләр барлыкка килгән. Борынгы тарихлы, ике мәчетле, һөнәрле бу татар авылы халкын кызганып, шулай ук табигатькә килгән зыянны күреп, бу хакта 19нчы гыйнвар көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка ачык хат юлладым. Хәзергә бу мөрәҗәгатьләремә җавап алмадым. Ул «Безнең гәҗит»тә басылып чыкты (26 гыйнвар, 2022 ел, № 3).

«Ирек мәйданы» газетасы хәбәрчесе Рәзилә Басыйрова да Олы Кибәчедә булып, газетаның 3нче февраль санында «Дуңгыз фермасы ягыннан җил иссә, урамга чыгарлык түгел», дип аталган мәкалә бастырып чыгарган. Мәкаләдә минем ачык хаттан да өзекләр китерелгән. Язмадан күренгәнчә, әйе, дуңгыз комплексы белән проблема бар, исенә чыдарлык түгел, әмма авыл халкының бер өлеше шунда эшли, төп акча чыганаклары шул, шуңа күрә алар ферманы ябуга каршы икән. Очраклы кешеләрдән, пенсионер әби-бабайлардан сораштыру шуны күрсәтә. Алай да, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин дуңгыз комплексында чистарту корылмалары булмавын, шул сәбәпле 17-18 мең баш дуңгызның тизәк-сидеген кырга чыгарып түккәннәрен ачыктан-ачык әйткән. Бу – факт. Һәм бу – җинаять! Һәм төп игътибар шуңа юнәлтелергә тиеш!

 Игътибар итегез – тонналаган нәҗес ачык кырга чыгарып ташлана! Ул һаваны сасыта, җиргә сеңә, суга агып төшә – Мишәдән Чулманга, Чулманнан – Иделгә, Идел сулары белән тонналаган дуңгыз бугы Каспий диңгезенә барып төшә. Күрәсез, Олы Кибәчедәге дуңгыз комплексы ул инде авыл халкының гына кайгысы түгел, ә Татарстан һәм Русиянең дә зур проблемасы! Мишә-Кама-Идел елгалары буйларында яшәүчеләр, суларын эчүчеләр, балыгын ашаучылар, чын мәгънәсендә, дуңгыз нәҗесеннән дә «авыз итәләр», чөнки шул суда бит ул! Дуңгызда өч йөздән артык куркыныч чир, паразитлар бар, ул шуңа күрә Аллаһы тарафыннан тыелган хәрам. Шуңа күрә Татарстан һәм Русия халкы рактан кырылганга аптырыйсы түгел, аның сәбәбен әнә шул дуңгыз фермаларыннан, кырлар, сулар тутырып аккан дуңгыз нәҗесеннән, шуңа риза булып яшәгән үз халкыбыздан да эзләргә кирәктер.

Бу проблема татар халкының, бигрәк тә, авылларда яшәүчеләрнең, экологик яктан ни дәрәҗәдә наданлыгын, үз сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә битарафлыгын да күрсәтте. Имеш, «акчаның исе юк бит»! Сез мондый хәлне берәр Европа илендә күз алдына китерә аласызмы?! Чистарту корылмаларсыз эшләп яткан 17-18 мең баш дуңгыз асралган комплекс һәм аларның кырга, суга чыгарып ташланган тонналап бук-сидеге?! Мондый җинаятьчел хәлне хәтта Русия авылларында да рөхсәт итмәсләр иде, ә татарга ярый! Генераль директоры ниндидер Виктор Сидорук бу дуңгыз комплексын бер дә Русиянең урыс авылларына алып барып салмаган бит, татар авылын карап торып букка батырган! Район җитәкчеләре дәшми, Татарстан җитәкчелеге дә табигатькә нинди зур зыян салуларын күрми.

Ә кайда соң экологик, кеше хокукларын яклый торган оешмалар, Татарстан прокуратурасы кая карый?! Һәм мондый дуңгыз комплекслары бер Олы Кибәчедә генә түгел бит, шул ук Саба районында, Мишәбаш авылында да бар ул, Чулпыч авылы өстендә, минем туган авылым Сабай янында зур шәһәрне хәтерләткән сыер малы комплексы эшләп ята, халык аның да исенә чыдый алмый, хәзер Саба районында Кытайның коры сөт заводын салырга җыеналар икән. Дастаннарда җырланган Саба Иле дуңгыз абзары булу гына җитмәгән, инде Кытай полигонына да әйләнүе бар, чөнки алар аяк баскан җирдә үлән үсми...

 Бу гүзәл табигать – безгә Аллаһтан аманәт, халкыбыз аны иң авыр елларда да күз карасыдай саклаган, безгә тапшырган, ә бездән соң килер буынга ни калыр? Моны белү өчен, Кибәче кырына барып карагыз, ап-ак карларны каплап, кара дәрья булып агып яткан дуңгыз тизәге, татар авылларын басып киткән сасы ис, авыллар тулы үлем чирлеләр, зиратлар тулы каберлекләр – менә нәрсә кала киләчәк буынга бүгенге чордан. Әгәр Татарстан җитәкчеләре бу мәсьәләдә ашыгыч чаралар күрмәсә, алардан милләткә империянең дуңгыз абзары гына торып калачак...

 Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии