Олылар эчә, балалар иза чигә

Олылар эчә, балалар иза чигә

Эчкече ир белән хатын арасындагы чираттагы бәрелеш фаҗигале тәмамлана – ике бала анасы үтерелә, ата бик озакка ябып куела. Юньсез тормыш рәвеше нәтиҗәсе буларак Баулыда килеп чыккан әлеге аяныч вакыйга исерекләр гаиләсендә иза чигеп яшәгән кыз балаларга ятимлек тә китерә.

Сәрхушләр үзләренә тиң ярны тиз таба, гадәттә. Хәмер ярдәме белән танышып китәләр, озын-озакка сузмастан кавышып, бер түбә астында көн күрә башлыйлар. Шул рәвешле өметсез гаиләләр барлыкка килә, тумыштан бәхетсез балалар туа. Башлыча эчү дигән зәхмәт аркасында ике баласы, хатыны белән аерылышкан 1982нче елгы Руслан Гәрәев тә күп каңгырып йөрми, 1985нче елда туган Гүзәл Яруллина белән кавыша. Хатын да, кечкенә кызын алып, үзе кебек салырга ярата торган иреннән киткән була. Шулай итеп 2017нче елда Баулыда никахы рәсмиләштерелмәгән яңа гаилә оеша, икенче елны уртак кызлары да аваз сала аларның.

Ышанычлар багларлык пар булмый бу. Иң алдан ир затының берничә тапкыр хөкем ителгән, утырып чыккан яисә шартлы срок алган кеше буларак полициядә гел исәптә торган, исерек килеш тәртипсезлекләр кылган өчен туктаусыз административ җәзага тартылып килгән мәгълүм бәндә икәнен әйтик. Өстәвенә, наркоманнар «соли» дип йөртүче тыелган матдәләр кулланучы һәм, участок инспекторы Д. Плаксин әйтмешли, «семейный дебошир» да әле ул.

Русланның әти-әнисе улларының чамасыз эчүен әйтәләр үзе. Ләкин Гүзәл белән тора башлагач кына артыгын сала башлады дип, гаепне күбрәк хатын-кызга аударырга тырышалар, эчүчелек һәм гаилә низаглары гүзәл заттан башлангыч ала, диләр. Хаклык юк түгел, чөнки әни кеше дә балаларына тиешле тәрбия күрсәтмәүче сәрхуш буларак полициядәге «кара исемлек»кә кертелгән юньсез. Фатирларын эчкечеләр җыела торган «притон»га әйләндерделәр, дип раслаучылар да күп. Үзләре генә булсалар бер хәл иде, әмма өйдә кечкенә кызлар да бар бит. Гаилә учагын саклаучы хатын-кыз да исерек булгач, аның сүрелми һәм, ахыр чиктә, сүнми хәле юк инде.

13нче июль гадәти көннәрнең берсе була. Русланның әйтүенә караганда, иртә белән икәүләп сыра, аракы эчеп баш төзәткәннән соң, ул эшкә китә. Соңрак ике һәм биш яшьләрендәге кызларын алып озак кына Баулы урамнарын урыйлар, алар белән Алинә һәм Илфар атлы дуслары, ягъни шешәдәшләре йөри. Димәк, әлеге сәфәр хәмерсез генә булмый. Кич белән шактый исереп өлгергән ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр кыза башлый, чөнки Руслан чираттагы шешәгә акча сорый, Гүзәл баш тарта. Күрәсең, ызгыш өйгә кайткач та дәвам итә, төнгә каршы исерек Гүзәл, Руслан куып чыгарды дип, Алинә фатирына килә, ләкин озак тормыйча кире китә. Аны озата барган ахирәте, балалар һәм ата кеше диванда йоклыйлар иде, ди.

Шаукым иртәнге якта куба. Сәгать 8ләр тирәсендә Руслан телефоннан әнисенә хатынының сулыш алмавын әйтә, курка калган ханым, авылда яшәүче олы улын дәшеп китереп, хәвефле йортка таба юнәлә. Ул арада бу тирәдә яшәүчеләр дүртенче каттагы балконнан сикерергә йөрүче исерек Русланны үгетләп мәш килә. Бу хәбәр Алинәгә дә барып җитә. Күршеләр эчтән бикле фатирга керә алмыйлар, озак кына шакый торгач, акрын гына йозактагы ачкыч борылганы ишетелә, ниһаять. Ишекне битләре канга буялган биш яшьлек Камилә (балаларның исемнәре үзгәртелә) ача.

Берничә кеше килеп кергәндә хуҗа кан исе аңкып торган өйдә була. Алдан идәндәге канга баткан хатыны янында утыра, аннан соң җансыз гәүдәне атлап чыга-чыга ишекле-түрле йөренә, нәрсә булды дип сораучыларның берсенә тыныч кына, берни булмады, Гүзәл йоклый, дисә, икенчесенә үтерүен әйтеп еларга керешә. Кыскасы, лаякыл исерек бәндә тиле-миле кешене хәтерләтә ул мәлдә. Соңрак пәйда булган ашыгыч ярдәм табибы һәм полиция хезмәткәрләренә төнлә белән үзара низаг чыккач хатынын этеп җибәрүен, аның башы белән балкон бусагасына барып төшүен, арага кереп маташкан Камиләне төртеп мәтәлдерүен әйтә. Шул ук көнне эчке эшләр бүлегендә Гүзәлне кыйнап үтерүе турында тәүбәле беркетмә яза.

Хатын-кызның бер бәрелү нәтиҗәсендә генә үлмәве күрер күзгә дә күренеп тора. Суд-медицина эксперты исә гәүдәдә кимендә 40 тапкыр суккан, бәрелгән эзләр бар дип белдерә һәм мәрхүмәнең баш миенә зарар килү аркасында җан бирүен ачыклый. Моның Р. Гәрәев явызлыгы нәтиҗәсе икәне икеләндерми, чөнки ул төндә фатирда чит кешеләр булмавын ир-ат үзе дә әйтеп тора. Аннан соң ошбу мәхшәрне күреп торган кечкенә шаһит та бар бит әле.

Үзәк өзгеч хәл – биш яшьлек сабый, нинди генә булмасын, иң якын кешесен үтергәнне күреп тора. Әнисен яклап та азаплана, котырынган үги атадан үзенә дә эләгә, авыз-борыныннан кан китсә дә хәрәкәтсез яткан анасын уятып маташа. Гырлый иде, уянмады, дип, боларны елый-елый тикшерүчегә дә сөйләп бирә ул.

Ике баланы канлы фатирдан Русланның әнисе алып китә. Ләкин үги оныкны Лениногорск сырхауханәсендәге балалар бүлегенә дәваланырга алып баралар. Андагы тән җәрәхәтләре сәламәтлеккә зыян китермәгән дип табыла, ләкин Р. Гәрәевка карата «Кыйнау» дигән маддә буенча тагын бер җинаять эше кузгатыла. Камилә Баулыдагы «Семья» дигән тәрбиячесез калган балалар һәм яшүсмерләр йортына урнаштырыла. Аның үз әтисе эчкече, мәрхүмә әнисе ягындагы әбисе өлкән яшьтә, сыендырырлык туган-тумача да юк. Ә өч бала атасы саналучы Русланның кече кызын бертуган абыйсы опекунлык рәсмиләштереп үз гаиләсенә ала.

Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенең өлкән тикшерүче Рөстәм Яруллин Р. Гәрәевның төп җинаятенә, аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән кеше үтерү дигән бәя бирә. Гаепләнүче беренче күрсәтмәләрендә үк кыйнап үтердем диелгән «явка с повинной»ны җәзаны җиңеләйтү өчен генә яздым, чынлыкта, бернәрсә дә хәтерләмим, исерек идем, дип сөйләргә керешә. Кич белән Гүзәлнең, эссе, дип холыксызланып йөрүе исемдә, алга таба ниләр булганын белмим, иртә белән Камилә уяткач, ярдәм итәргә керештем, туктаусыз «әни, тор!» дип кычкырып комачаулап йөргән баланы этеп җибәрдем, дип аңлата. Алдан гаебен өлешчә генә тануын белдерсә, Бөгелмәдәге изоляторда бер-ике ай утырганнан соң шул ук исереклек аркасында хәтерләмәүне сәбәп итеп ике җинаятен дә тулысынча танымый башлый.

Әлбәттә, айныгач, исерек кыланмышларны искә төшерә алмау була торган хәл. Ләкин җәзаны җиңеләйтүче шарт түгел бу. Исерек явызлыклар өчен, киресенчә, кырысрак хөкем билгеләнергә дә мөмкин. Гаебемне танымыйм дип тору да аның файдасына түгел, чөнки җинаятьчел гамәлләр дәлилләнгән.

2020нче елның ноябрь аенда җинаять эше Баулы шәһәр суды каравына бирелде. 38 яшьлек ир-атка кырыс җәза шушы көннәрдә чыгарылырга тиеш.

Әлеге судта олыларның, төгәлрәге, әни кешенең эчүе аркасында балаларның җәфа чигүе турындагы тагын бер җинаять эше дә карала. Шөкер, бусы үлем-китем белән бәйле түгел. Таллы Бүләк авылында яшәүче 1982нче елгы Ирина Шарапованың төрле ирләрдән тапкан 7 һәм 15 яшьлек кызларының шул ук «Семья» приютына эләгүе белән тәмамланган юньсезлекләре хакында.

2020нче елның 21нче сентябрь кичендә Баулы полициясенә сәер хәбәр килә – салмыш икәне сизелеп торган хатын-кыз үзенең туктаусыз аракы эчүен һәм балаларына тиешле тәрбия бирмәве турында сөйләнә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Альберт Хәбипов шунда ук Таллы Бүләккә барып, үз-үзенә гаеп ягучы Ирина Шарапова белән очраша. Хатын-кыз, күрәсең, үзе дә белештермичә, каршы әйткән, сүз тыңламаган өчен яшүсмер кызы Ранияне үтерергә тотынуы турында сөйли. Кызыксына башлагач, моның исерек бәндә лыгырдавы гына булмавы беленә. Яшүсмер кыз әнисенең буарга ябышуы турында туганнарына да хәбәр итеп өлгергән була, күрше Николашкино авылыннан әбисе, ягъни Иринаның әнисе дә килеп җитә. Моның буш сүзләр генә түгел икәнен кыз муенындагы тырналган, кызарган урыннар да күрсәтеп тора.

Шул рәвешле, эш зурга китә. Икенче көнне район эчке эшләр бүлегендә Раниядән күрсәтмә алына, рәсми әңгәмәдә райбашкарма комитетының опека бүлеге җитәкчесе Лилия Сөләйманова да катнаша, димәк, барысын да ишетә, муендагы җәрәхәтләрне дә күрә һәм мәнсез ананы җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза яза. Балигъ булмаган затка карата кылынган җинаятьне тикшерү комитетыннан Р. М. Яруллин тикшерә.

И. Шәрәпованың узган ел июнь аенда әнисе янында кунакта чакта да күчеш чоры дип аталучы катлаулы яшьтәге баланың муенына ябышуы, бары тик өйдәгеләр генә аерып алуы да ачыклана. Моңа сентябрь аенда кылынган шундый ук ике очракны да өстәгәч, сәрхуш хатынга балигъ булмаган затны җәфалау (истязание) һәм баланы тиешенчә тәрбияләмәү дигән ике җинаятьтә гаепләү белдерелә. Аларны дәлилләү зур хезмәт сорамый, экспертиза муенда эзләр булуын раслый, зарар күрүче Рания генә түгел, И. Шарапованың әнисе, үги атасы, ике бертуганы һәм җиде яшьлек кызы аны фаш итүче күрсәтмәләр бирәләр. Эчеп йөри торгач, Иринаның туганнарын да биздереп бетерүе сизелә.

Хөкем карарын фаразлавы кыен. Ләкин моңарчы хөкемгә тартылмаган, тәртипсезлекләр кылып йөрмәгән, гомумән алганда, уңай бәяләнүче авыл хатыны рәшәткә артына озатылмас кебек. Ә балалар озатылды… Исеме «Гаилә» булса да, гаиләне берничек тә алмаштыра алмый торган оешмага эләктеләр.

Наил ВАХИТОВ,

Баулы районы

Комментарии