Өлешенә тигән көмеше

Өлешкә кереп йорт, фатир төзүгә кагылышлы “долевое строительство”, бигрәк тә “дольщик” дигән сүзләр телебезгә ныклап кереп урнашты. Чөнки торак салырга дип акча җыеп та йөкләмәләрен үтәмәгән фирмалар тарафыннан акчасыз да, фатирсыз да калдырылган өлешчеләр турында күп сөйләнелә. Йөзләрчә кешене төп башына утырткан “Защита”, “Ада”, “Йолдыз и Ко” кебек оешмалар һәм аларның хуҗалары да күпләргә билгеле.

16 гыйнварда Казанның Вахитов район суды шундый яманатлы компанияләрнең мәгълүм җитәкчеләренә хөкем чыгарып өлешләренә тигән көмешне өләште.

Чыннан да, хөкем ителүчеләр эскәмиясендә танылган шәхесләр иде. Татарстанның атказанган төзүчесе исемен йөртүче, орденнар кавалеры 59 яшьлек Геннадий Мамонтовны алыйк. Ул “КазКам” торак төзү берләшмәсенең идарә рәисе, “ТРООИВС” төзелеш фирмасы җитәкчесе, берничә шәхси предприятие иясе генә түгел, Дәүләт Советы депутаты да әле. Югарыда телгә алынган ике фирманың да баш хисапчысы булган 61 яшьлек Геннадий Кузнецов һәм “КазКам” җитәкчесе Хәмид Алимов та – эшлекле даирәләрдә абруйлы затлар. Бигрәк тә торакка өметләнеп акча түләп ялгышкан кешеләр арасында билгеле алар.

Судта зарар күрүче буларак 12 кеше һәм ике юридик зат катнашты. Әлбәттә, болар зарар күрүчеләрнең хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәре генә. Алар Г.Мамонтов йогынтысындагы предприятиегә Карбышев урамында төзеләчәк йорт өчен акча кертеп тә фатирсыз калучылар. Тикшерү органнары Мамонтов һәм аның кәсептәшләре китергән зыян 15 млн 660 мең сум дип исәпли.

Әлеге 10 катлы йорт 2002 елда төзелә башлый. Аны төзүдә шәхси кешеләрдән тыш, Төмәндәге ике предприятие дә катнашырга булып, 15 фатирга акча күчерә. 2003 елда Мамонтов әлеге йортка тагын бер подъезд өстәү турында реклама уздыра. 24 монда фатир алырга теләп, төзүчегә акча күчерә. Ләкин төзелеш нигез чокыры казудан ары узмый. Өлешчеләр ризасызлык белдерә башлагач, “ТРООИВС” җитәкчесе аларның кайберләренә теге Төмән коммерсантларына дигән фатирларны бирә. Алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, күп тә үтми тораксыз калган тагын 12 кеше милициягә гариза яза.

Тикшерү барышында “ТРООИВС” һәм “КазКам” җитәкчеләренең гражданнарын Ерак Төньяктан күчерүгә юнәлдерелгән Федераль программага бирелгән 10 млн бюджет акчасын үзләштерү дә ачыклана. Төзелешкә җыелган акчаны урлау факты буенча җинаять эше 2006 елның декабрендә үк кузгатыла. Ләкин 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты мандаты алган “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Г.Мамонтовка гаепләү белдерү озакка сузыла. Чөнки депутат кагылгысызлыгы турындагы Закон комачаулык итә. Бары тик Татарстан Югары Суды карарыннан соң гына ул җинаять җаваплылыгына тартыла.

Алга таба “халык хезмәтчесен” сак астына алу ихтыяҗы да туа. Чөнки аның Белоруссиягә күчеп китәргә җыенуы, мөлкәтен сата башлавы турындагы мәгълүматлар алына, зарар күрүчеләргә басым ясарга, фактларны бозып күрсәтергә омтылыш ясау очраклары ачыла. Нәтиҗәдә, Вахитов район суды, тикшерүчеләр белән килешеп, депутатны кулга алырга карар бирә. Шул ук вакытта Х.Алимовны да тикшерү изоляторына озаталар.

Мамонтов һәм аның кәсептәшләренең мөлкәтенә дә арест салына. Беренчесенең, мәсәлән, өч бүлмәле фатиры, гаражы, Россия рубльләре, доллар, евро гына түгел, Франция, Бельгия франклары, Беларусь рубльләреннән торган акчасы да кулга алына. Тикшерү барышында Мамонтовның тикшерү барган чорда үзенең “Ивановский” дигән сәүдә предприятиесен сатып җибәрүе билгеле була. Ләкин ул зарар күрүчеләр белән исәп-хисапны өзү чарасын күрми. Дөресрәге, аерым кешеләр дә, Төмән эшмәкәрләре дә зыянны өлешчә каплау тәкъдимен кабул итмиләр.

Гомумән алганда, Мамонтов өлешчеләр алдындагы йөкләмәләрен үтәмәүне гражданлык хокук мөнәсәбәтләренә кайтарып килде. Үзенә Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән 159 маддәсенең иң кырыс 4нче кисәге буенча белдерелгән гаепләүне тикшерү барышында да, инде узган елның 6 маеннан бирле дәвам иткән суд утырышында да кире кагып барды. Судтагы дүрт сәгатьлек соңгы сүзендә ул тикшерү органнарын дәлилләрне бозып күрсәтүдә гаепләп, үзен аклап азапланды. Ләкин прокур атура аның һәм ярдәмчеләренең гаебен раслаучы дәлилләрне җитәрлек дип саный. Җинаять эше 192 том тәшкил итә, судта катнашу өчен 272 шаһит чакырыла. Дәүләт гаепләүчесе Геннадий Мамонтовны – 9, Х.Алимов белән Г.Кузнецовны 8әр елга ирекләреннән мәхрүм итүне сорады.

Мондый суд утырышларында, кагыйдә буларак, зарар күрүчеләр хөкем ителүчене колониягә озату ягында булмый. Барысы да китерелгән зыянны кире кайтартырга ниятли. “Тегендә” киткәч моны эшләве кыенлаша бит. Ә мин әлеге судта Мамонтов һәм аның компаниясенә зыян күрүчеләр ягыннан яклау һәм теләктәшлек күрсәтү сизелмәде генә түгел, киресенчә, алар хөкем ителүчеләргә катгый җәза бирүне хуплады. Җинаять эше кузгатылып, мөлкәтләренә арест салгач кына, берникадәр түләргә ниятләделәр, ләкин хәзер ул суммага фатир алу турында уйлап та булмый диләр алар. Димәк, әлеге өчлеккә бернинди ышаныч калмаган инде. Шуңа күрә, алар прокурор фикере белән килешүләрен белдерделәр дә.

Үткән җомгада (16 январь) кичке якта хөкемдар Руфина Газизова игълан иткән хөкем карары зарар күрүчеләргә теләктәшлек булып яңгырады. Геннадий Мамонтов – 6, Хәмид Алимов 5 ел да 3 айга ирекләреннән мәхрүм ителде, ә баш хисапчы Геннадий Кузнецов биш ел шартлы срок белән котылды. Суд китерелгән матди зарарны кире кайтарырга карар кылды. Ә әхлаки зыянны һәм арасындагы аерманы (торак бәясе арту сәбәпле. – Н.В.) каплау мәсьәләсе гражданлык хокук тәртибендә хәл ителәчәк.

Хөкем ителүчеләр һәм аларның адвокатлары суд карары белән килешмәүләрен белдерде. Димәк, аны Татарстан Югары Суды яңадан караячак. Бүгенге көндә Вахитов район судында тагын бер шушындый җинаять эшен тыңлау бара. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә “Ада” ябык акционерлык җәмгыяте директоры Сергей Осадчий. Монда зарар күрүчеләр һәм китерелгән зыян берничә тапкыр күбрәк.

“Защита” фирмасының төп хуҗасы Алексей Казанов эше буенча тикшерү әле төгәлләнмәгән. Үз чиратларын көтүчеләр тагын бар. Бу инде, иртәме-соңмы, алар да өлешләренә тигәнне алачак дигән сүз. Ә менә алданган өлешчеләр үз өлешләрен алырга бер дә охшамаган. Чөнки хөкем карарлары “сакаллы” төзелешләргә җан өрми, димәк, өметләнгән фатирлар да күренми.

Наил ВАХИТОВ.

.

Кәҗәне кәбестә бакчасына

Ошбу пар тояклы малкайны яшелчә бакчасына кертергә, угрыны каравылга куярга, жуликны властька утыртырга ярамый, әлбәттә. Чөнки өчесе тиң корткычлык кылачак. Ләкин кәбестә ашамый торган кәҗә булмаган кебек, хәзер чәлдермәүче каравылчы юк, урламый торган түрәләрнең соңгылары да. Сәвит власте белән бер көнне үлеп киткән, ди.

Биектауда Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы дигән төшемле урынга рәис итеп Эльдар атлы Каф тау ягы кешесен китереп утыртканнар. Узган елның декабрендә шул хактагы әмергә дә кул куелган, Э.Ф.Кулиев кичекмәстән эшкә дә керешкән. Мәгълүм ки, Кавказ егетләре акчаны теләсә кайда эшли белә, бигрәк тә шәһәр яны районында шушындый мөһим урын биләгәндә.

Әлбәттә, дәүләт җире сатыла һәм сатып алына торган товарга әйләнеп, аңа сорау көннән-көн арта барган шартларда рәис Кулиев үз кесәсе мәнфәгатьләрен арткы планга этәрмичә заманча эш итә, ягъни “Мин – сиңа, син – миңа” дигән алдынгы вә нәтиҗәле алымны куллана башлый. Бу җәһәттән, рәиснең эшкә алынуының унсигезенче тәүлегендә, ягъни 22 декабрьдә булган хәл игътибарга лаек.

Ул көнне Казандагы эре оборона предприятиеләренең берсенең ярдәмче хуҗалыгы булып исәпләнүче “Озерный” совхозыннан вәкил мөрәҗәгать итә аңа. Хуҗалык гомер бакый арендага алып килгән 930 гектарлы кишәрлекләрне хосусыйлаштырырга, ягъни мәсәлән, җиңел генә итеп дәүләт җиренә хуҗа булырга ниятләгән икән. Әлбәттә, палата рәисе ошбу алыш-биреш килешүен дәүләт мәнфәгатьләрен исәптән чыгарып һәм үз кесәсен читтә калдырып үткәрүгә юл куймый. Ул да дәүләт кешесе бит ләбаса!

Озын сүзнең кыскасы, Эльдар әфәнде сату-сатып алу килешүләрен тоткарлыксыз имзалау өчен, 17 млн сум төртергә кирәк булачагына ишарәли.

Вәкил исә Кавказ ягы бәндәсенең ошбу таләбен ил оборона сәләтенә зыян салырга омтылыш, ягъни диверсия дип кабул итә. Чөнки заводта корал җитештерергә дигән 17 млн теге “дошман” кесәсенә керергә тиеш була бит. Аның әлеге уйлары белән һәм прокуратурада да килешәләр. Шулай да сорагач, бирергә кушалар.

Әлбәттә, бөтендөнья кризисы чорында ул чаклы “тере” акчаны җыеп бетереп булмый. Вәкил Кулиевка алдан – 7 млн, калганын соңрак түләргә вәгъдә итә. Тегесе хәлгә керә тагын. Әлеге сумманы алырга дип, Робил Юсубов дигән агайнесен җибәрә. Алыш-бирешне Кадышево бистәсендә ясыйлар. 7 млн Кулиев илчесенә эләккәч кенә, акчаның икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары вакытлыча гына биреп торганы ачыклана. Өстәвенә, алдан номерларын язып алып, тамга да салганнар икән әле.

Юсубовны богаулаганнан соң, күп тә үтми, районы хакимияте бинасындагы ялт иткән кабинетта утырган түрәнең дә якасыннан алалар.

Прокуратура каршындагы тикшерү комитеты Эльдар Кулиев һәм Робил Юсубовка карата зур күләмдә алган өчен җинаять эше кузгата. Палата рәисе керемле канәфидә нәкъ 22 көн утырып кала. Ярый әле милиция вакытында сизеп ала. Юкса угры бик күп зыян салып өлгергән булыр иде. Кәбестә бакчасына кергән кәҗә кебек…

Төп башына утырткан

Алабуга педагогика институтында мин белгәне генә 20-25 еллар эшләгән бер укытучы бар иде. Яңа килгән ректор белән, нигәдер, борчаклары пешмәгән боларның. Шулай бер төнне укытучы ректор янына керә дә: “Иптәш ректор! Болай итеп эшләп булмый бит инде. Син миңа әйбәт кенә характеристика язып бир дә китәм мин моннан”, – ди. Ә ректорга шул гына кирәк: юлыңа ак җәймә дипме, алдыңнан артың яхшы дипме, яза бу моңа бик шәп итеп характеристиканы. Машинкада бастыргач кул куя һәм пичәт суга. Аннан укытучыны чакырып: “Канәгать булырсың, дип уйлыйм. Укып чык”, – дип характеристиканы аңа суза. Укытучы игътибар белән укып чыга да: “Иптәш Ректор! Мондый характеристика белән мине син түгел, министр үзе дә куа алмый”, – дип характеристиканы дүрткә бөкләп кесәсенә сала да, рәхмәт әйтеп, елмаеп чыгып китә.

Әнә шулай төп башына утырта ул ректорны.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.

Комментарии