«Суррогат ана булырга мохтаҗлык этәрде»

«Суррогат ана булырга мохтаҗлык этәрде»

Суррогат аналар хакында ишеткәләгән булса да, бу һөнәр ияләренең язмышы, эш нечкәлекләре турында берни белмибез диярлек. Чөнки алар аноним булып калырга тели. Тик Волгоград шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек Нина Дмитрушкова үзенең суррогат ана булуын яшерми һәм киресенчә, моның белән горурлана. Үзенең язмышы турында ул күптән түгел бер социаль челтәрдә сөйләде.

«ДҮРТ БАЛАМ БЕЛӘН УРАМДА КАЛДЫМ»

– Үземнең дүрт балам бар. Тагын дүрт бала – суррогат ана булуым нәтиҗәсендә туды. Менә хәзер тугызынчы мәртәбә йөклемен, монысы да баласыз гаиләгә «бүләк». Кешеләргә бала сөю бәхетен татырга булышам. Ләкин шул ук вакытта моның белән акча эшләп, үз балаларымны яхшы тормышта яшәтәм. Мин 15 яшемдә әтисез калдым. Әти үлгәннән соң, гаиләбез таркалды кебек. Әни белән мөнәсәбәтләрем начар иде. Шуңа күрә яшьли кияүгә чыктым. 23 яшемдә минем инде ирем генә түгел, 4 балам да бар иде. Без әни белән бер йортта яшәдек. Әни үзе үлгәннән соң, өебезне бертуган апама васыять итеп калдырды. Ә апам аны сатты да, башка шәһәргә күченеп китте. Дүрт бала белән без урамда калдык. Ирем гади эретеп ябыштыручы гына. Хезмәт хакы кечкенә. Акчасызлыкның ни булуын аңларга туры килә башлады. Акчага шулкадәр кытлык – ипи алырлык та юк. Күрше хатыны кызганып, үзендә яшәргә чакырды. Тик бу озак барачак идеме соң? 4 бала белән безгә ничә ай түзә алыр иде икән? Бер аймы? Ике? Мин балалар хокукын яклаучы вәкил янына барып, ярдәм сорадым. Урамда калдык, фатирыбыз юк, дидем. Миңа: «Балаларыгызны ятимнәр йортына бирик. Фатир алырлык акча эшләгәч, кире алырсыз», – дип җавап бирделәр. Ничек инде? Мин эчмим, ирем бар. Ә сез миңа балаларны интернатка тапшырырга кушасызмы? Бу «ярдәм»нән баш тарттым, – ди Нина Дмитрушкова.

Шундый чарасызлыкта калган көннәрнең берсендә телевизордан суррогат аналар турындагы тапшыруны карый ул. Аларга зур суммада акча түләүләрен ишеткәнгә күрә, кызыксынып китә. Һәм үзен дә бу рольдә сынап карарга була. Иренә шушыны хәбәр итеп шалтырата. Тик ире башта риза булмый. Хәтта аерылышу белән дә яный. Ләкин Нина: «Минем югалтыр әйберем юк. Әгәр якын арада фатир алырлык акча туплый алмасак, балалар интернатка китәчәк. Бу бердәнбер чыгу юлы», – ди. Суррогат ана булырга ныклы карар бирә хатын. Бу – 2012нче ел була.

– Мондый баланы мин тудырган очракта да, ул минеке булмый бит. Мин, тупас итеп әйткәндә, инкубатор ролендә генә булачакмын. Чит кешеләрнең баласын тудырып бирүче генә. Әйе, Волгоградтан Мәскәүгә шушы эшләр белән шөгыльләнүче агентлыкка барганда бик борчылдым. Мине вокзалдан кая алып китәчәкләр? Ә бәлки мине фахишә итеп сатып җибәрергә уйлыйлардыр – әллә ниләр килде башыма. Мәскәү вокзалыннан чыккач югалып та калдым. Мәскәү – кырмыска оясы шикелле, кайнап тора, башларым әйләнде. Беркемне, бер нәрсәне белмим…

Агентлыкта миңа анализлар тапшырырга куштылар. Сәламәтлегемне тикшергәч, суррогат ана булырга әзер икәнлегемне әйттеләр. Урамнан килгән теләсә нинди кыз суррогат ана була алмый, аның өчен аерым таләпләр бар. Мәсәлән, йөклелек чорында 9 ай буе көн саен билгеле бер сәгатьләрдә гормоннар эчәргә кирәк. Безнең организм ясалма ысул белән утыртылган бу орлыкны вирус дип кабул итә. Чөнки ул табигый юл белән килмәгән синең тәнеңә. Шуңа күрә ул аны «кире кагачак». Гормоннарны, кушылган даруларны тиешле вакытында эчеп бармаячаксың икән, бала төшәчәк, димәк. Аз гына суыкта йөреп, маңкалап китсәң дә, шундук табибка шалтыратырга тиешсең. Тупас итеп әйткәндә, эчке киемеңне дә табиблар сайлый. Суррогат аналар арасында 70 процент – мошенниклар. Алар акча өчен генә авырга уза. Чөнки «орлык» аналыкка утыртылганнан соң билгеле бер күләмдә акча түлиләр. Ай саен да безгә булачак әти-әни хезмәт хакы түләп бара. Шундый бер танышым бар иде: искиткеч матур фигуралы кыз, тик моңа акча кирәк. Финанс ягын кайгыртам дип килде дә, теге гормоннарны эчә башлагач, моның фигурасы бозылды, чөнки бик каты симерәсең. Һәм ул бу гормоннарны баланың төшәчәген белә торып, башка эчмәде. Баласы төште. Аның каравы, азмы-күпме акча эшләп кала алды, – дип сөйли Нина.

БЕРЕНЧЕ УҢЫШСЫЗ ТӘҖРИБӘ

– «Орлык»ны безнең аналыгыбызга ничек утырталармы? Без гинекология кушеткасында ятабыз. Аннан соң скафандрга охшаш костюмнар кигән табиблар керә. Кулларында пробиркалар. Алар шундагы сыекчаны көпшә аша аналыкка бушата. Беренче мәртәбә бу миңа бик кызыклы процесс кебек тоелды, – ди Нина Дмитрушкова.

Беренче тапкыр шушы рәвешле авырга узгач, ул баланың булачак ата-анасын да күрергә теләгән. Тик агентлыкта моны рөхсәт итмәгәннәр. «Клиентлар арасында танылган йолдызлар да булырга мөмкин, алар анонимлык саклануны сорый», – дип аңлатканнар. Шуңа өстәп, агентлык Нинага контракт тоттырган. Бу контрактка кул куйганы өчен хатын әле дә үзен битәрләп туя алмый.

– Монда нинди генә штраф төрләре юк иде! Әйтик, контракт буенча син 41 атнадан соң гына табарга тиеш баланы. Ләкин мин дүрт бала анасы һәм бөтен балаларым да 38 атнадан соң туды. Әмма сәламәт тудылар! Тик бу очракта әгәр мондый хәл килеп чыга калса, миңа түләргә тиешле сумманың илле процентын гына бирәчәкләр иде. Ул вакытта 650 мең сум иде баланың бәясе. Тик мин сатулашып торырлык хәлдә түгел идем, миңа тулай торактан булса да бүлмә алып, үз балаларымны саклап калырга кирәк. Шуңа күрә, ризалашып, кул куйдым.

Нинаның аналыгында игезәк балалар яралган. Йөклелек чоры яхшы узган. Тик көмәненә 22 атна булгач, чираттагы мәртәбә Мәскәүгә тикшеренергә барган чагында хатын утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. Шундук кан киткән, Мәскәү вокзалына килеп җиткәндә бөтен аскы өлешем каннан чыланып беткән иде, дип искә ала ул бу мизгелләрне. Агентлыкка бу хакта шалтыратып әйткәч, беркем дә ярдәмгә килмәгән: «Метрога утыр да, больницага бар», – дигәннәр. Больницада бер ай буе яткан Нина. Чөнки балаларның төшү куркынычы булган. Ләкин шунда яткан вакытта начар инфекция эләктергән. Табиблар ашыгыч рәвештә аборт ясарга кирәклеген әйткән.

– Мин баш тарттым. Ничек инде аборт?! Мин бит срогымның яртысын йөрдем, инде фатир алабыз дигәндә генә, хыялларым җимереләчәкме? Тик табиблар үз сүзендә нык торды: «Әгәр аборт ясамасак, өч көннән соң аналыгыңны кисеп алырга мәҗбүр булабыз, ә инде бер атна ук сузылса, үзең үләчәксең. Өеңдәге дүрт балаң турында уйла», – диделәр. Аборт ясатырга туры килде. Табиблар моны минем гаеп белән түгел, ә медицина күрсәтмәсе аркасында ясалганын дәлилләп, язу бирделәр. Мин шуны тотып, агентлыкка киттем. Барыбер, контракттагы акчаның яртысын булса да бирерләр, дип уйлаган идем. Тоттырырлар! 50 мең сум бирделәр дә: «Бар, дәвалан. Ике айдан кабат килерсең, кабаттан «орлыкландырачакбыз», – диделәр. Мин шунда елап җибәрдем. Ике ай нинди акчага яшәргә? Минем дәвалануым өчен генә дә җитмәячәк бит бу илле мең сум. Теземә кадәр маңкамны агызып, елый-елый кайтып киттем. Мин генә түгел, бу балага «заказ биргән» ата-ана өчен дә акчаны җилгә очыру иде бу. Әгәр агентлыксыз эшләсәң, суррогат баланың бәясе хәзерге вакытта 1 миллион 800 мең сумга төшә. Аның суррогат анага 1 миллион 300 меңе бирелсә, калганы анализлар, табибларга түләнә. Ә инде шушыны агентлык аша эшләсәң, 3 миллион сумга баса, – дип сөйли суррогат ана.

«БАРЫБЕР ФАТИРЛЫ БУЛДЫМ»

Дәваланганнан соң, бушка вакыт уздырмыйча, бер айдан соң ук кабат шушы ниятен тормышка ашырырга Мәскәүгә киткән Нина. Тик бу юлы башка агентлыкка барган. Һәм аңа бәхет елмайган. Беренчедән, баланың ата-анасы белән очрашырга рөхсәт иткәннәр. Ә икенчедән…

– Баланың булачак анасы бик яхшы күңелле хатын иде. Ул миңа якынрак булырга теләде, шуңа күрә Мәскәүдә ирем белән яшәтер өчен фатир яллады. Балаларымны гына яныма китертергә рөхсәт бирмәде: «Арырсың, туачак баланың сәламәтлеге өчен шушылай яхшырак, балаларыңны калдырып тор», – диде. Аларны иремнең әнисенә Себергә илтеп тордык. 650 мең сумлык килешү төзедек, шуңа өстәп, ай саен 15 мең сум хезмәт хакы биреп бардылар. Кыз бала туды. Бер сөйләшүебез вакытында, мин бу хатынга башымнан кичкәннәрне дә, ни өчен суррогат ана булырга карар бирүемне дә аңлатып күрсәткән идем. Ул минем фатирсыз булуымнан хәбәрдар иде. «650 мең сум гына җитмәячәк бит инде сиңа фатир алырга», – дигән иде шул вакытта. Бала тугач, бу хатын миңа мөрәҗәгать итеп: «Мин аның баш тартылганнан соң ялгыз калган сабый кебек читтә ятуын теләмим. Имезә аласыңмы? Бала тудыру йортында булган вакытта гына?» – диде. Ризалаштым. Исәп-хисап ясашыр көн килеп җиткәч, мине шаккаттыра торган хәл булды. 650 мең сум урынына 1 миллион сум бирде ул миңа. 2013нче ел иде бу. «Ана капиталын да кушсаң, бер фатир алырга җитәчәк», – диде. Әнә шулай итеп мин фатирлы булдым. Бу гаиләгә шундый рәхмәтле идем. «Сезнең һәм бала белән саубуллашу өчен өегезгә килсәм буламы?» – дип сорадым. Бу юлы алар ризалашты. Бала яткан бүлмәгә кергәч, күземә яшь тулды. Еларга ярамаганын аңлый идем. «Бу баланы безгә бирергә теләми», – дип уйлаулары бар бит. Тик әлеге ханым үзенең яхшы кеше булуын тагын бер исбатлады: «Нәрсә кызарып-бүртенеп торасың, елыйсың килгәнен күрәм бит, ела рәхәтләнеп!» – диде. Мин баланы соңгы тапкыр сөеп, аларга зур рәхмәтләр укып, тизрәк аэропортка ашыктым. Бу биләүдә яткан сабый минеке түгел, мине өйдә үземнең 4 балам көтә, әнә шул уйлар гына көч бирде. Ихластан әйтсәм: бик авыр булды. Суррогат аналарга баланы калдырып китү ни кадәр авыр булуын шунда аңладым. Шуңа күрә күпчеклек кызлар баланы тугач хәтта имезми – чөнки ияләшәсең. Ә салкын канлылык тәҗрибә белән килә торган әйбер. Хәзер мин мәсәлән андый хисләр кичермим. Үземнең балаларыма ярдәм кирәк булганга күрә башкарган бер миссиям итеп кенә кабул итәм. Әйе, мин ул сабыйны карынымда вакытта үз балам кебек үк яратам, тик аның үз әтисе һәм әнисе барлыгын аңлыйм, – дип сөйли Нина.

Өченче тапкыр суррогат ана булырга аны улы рактан үлгән бер ир яллаган. Улының орлыгын лабораториядә саклап торган булганнар. Ә менә әнисе – Нина үзе булырга тиеш булган. «Әгәр кыз бала тапсаң, өстәп, тагын миллион сум бирәчәкмен», – дигән бабай кеше.

– Миңа тагын кем шундый акча тәкъдим итә әле, дип ризалаштым. Тик бу комсызлыгым өчен Аллаһ миңа кирәгемне бирде. Балага 25 атна булган вакытта алар миннән баш тартты. Соңыннан гына белдем: улының орлыгын әлеге ир тагын бик күп суррогат аналарга тараткан. Улы үлсә дә, нәселе калсын, дигән, күрәсең. Бу баланы тапсам да, үстерергә теләмәдем, аны балалар тудыру йортында калдырып чыгып китәчәк идем. Ә ник кирәк ул миңа? Минем болай да дүрт балам бар, бу бишенчесенә әзер түгел идем. Тик ирем: «Баланың гаебе юк. Әгәр аны калдырып чыксаң, мин синең белән яши алмаячакмын. Баланы алачаксың. Үстерәбез», – диде. Шуңа күр генә үземне көчләп диярлек алып чыктым. Тик бер ай буе ул балага якын да бармадым. Минем аны күрәсем дә, яратасым да килми иде. Баланы ирем һәм 90 яшьлек әбием карады. Шулай да алар: «Бер генә кулыңа ал инде шуны», – дип баш миемне чәйнәгәч, берсендә күз буяу өчен генә кулыма алдым. Шунда минем аңа мәхәббәтем уянды. Чынлап та, нинди гаебе бар соң бу сабыйның? «Кызым», – дип дәштем. Шул көннән башлап иң яраткан кызым ул минем Ева. Еваның бабасы күпмедер вакыттан соң юристлары аша элемтәгә чыкты: «Биш яшеннән соң, баланы үзебезгә алып китәм, сиңа миллион сум бирәм», – ди. «Бер җиреңә яхшылап тыгып куй акчаңны. Сиңа бирә торган бала юк миндә. Мин миллион сумны югалткан кеше түгел бу очракта, ә менә сез шулкадәр мәхәббәт бүләк итә алырдай оныгыгызны инде югалттыгыз», – дидем, – ди Нина.

Биш баласы һәм ире белән матур гына яшәп ятышы суррогат ананың… Бер генә хатын-кыз да бу эшкә игелек кылыйм әле дип бармыйдыр. Фәкыйрьлек, акчасызлык мәҗбүр итәдер. Моңа эш итеп кенә карый белә башлаганчы күпме күз яшьләре, чарасызлыкны җиңәргә кирәк бит. Ә моны һәркем дә булдыра алмый. Нина очрагын гына алыйк. Ярдәм сорап килгән анага «Балаларыңны детдомга бир», – дип киңәш ителгән икән, дәүләтебез үзе үк этәрә түгелме хатын-кызларны бу салкын канлылыкка?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии