Тереләй күмдем бугай...

Тереләй күмдем бугай...

Караңгы подвалда ут яндырырга Александрның ни өчендер кыюлыгы җитмәде. Кул-аяклары бәйләнгән, аңсыз яткан әтисенең кинәт күзен ачып, үзенә каравыннан шикләнде ул.

Кайчандыр дөньяда иң-иң кадерле кешесе, горурлыгы, теләсә-нинди авырлыклардан, бәла-казалардан йолып кала алган әтисеннән мәңгелеккә котылу уен тормышка ашыру максатыннан, аны бу минутларда беркем дә, берни дә тоткарлап кала алмас иде. Соңгы вакытларда бу турыда ныклап уйланган, һәр адымы үлчәнгән иде инде Александрның. Подвал чатындагы базга кадәр алдан казылган, өсте, тимер ятьмә белән томаланып, иске капчыклар белән ябып куелган.

Александр шактый авыр гәүдәле әтисен, көч-хәл белән генә күтәреп, баз янына илтеп салды. Тирән итеп казылган баз әтисе гәүдәсе өчен бик тар иде. Тик хәзер инде бу турыда уйлап торыр вакыт юк. Тизрәк әлеге олы мәшәкатьтән котылырга кирәк. Югыйсә, хискә бирелеп, кире уйлап куюың бар. Ни дисәң дә, чокырга күмеләсе кеше – үзен тәрбияләп үстергән әтисе бит.

Күңелендә әллә үлеп җитмәдеме икән дигән шик булса да, Александр кул-аяклары ныклап бәйләнгән әтисен базга йөзтүбән атты. Дөмберт итеп төшкән гәүдә өстенә кырыйдагы балчыкны ишәргә кереште. Берничә көрәктән соң, әллә караңгыга ияләшә алмый азапланган күзләре ялгыштымы, әллә әтисе, чыннан да, аңына килдеме, гәүдә кымшанып куйгандай булды. «Хәзер исән булса да чыга алмас», – дип уйлады ул, үзе дә сизмәстән нәрсәгәдер сөенеп.

...Казанның Тынычлык урамында үз йортлары белән яшәүче Сергеевлар гаиләсе башкалардан берни белән дә аерылмый. Хуҗабикә Анна тырышлыгы, күп санлы туганнары ярдәме белән төзелгән бу йорт туган-тумача, күрше-күлән, таныш-белешләр тавышыннан кайчандыр шау-гөр килеп торган.

Олы кызлары, кияүгә чыгып, бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Уллары Саша, армиядән кайтканнан соң, башта Казанның оптика-механика заводында слесарь булып эшли. Соңгы елларда, берничә эшкә урнашып караса да, төрле сәбәпләр аркасында даими эшли алмаган. Ишегалларында өр-яңа машина, өйләре һәртөрле җиһаз белән тулган.

Шулай матур гына яшәгән бер вакытта, Сергеевлар гаиләсенә авыр югалту кичерергә туры килә: берничә ай авырганнан соң, ул чорда армия хезмәтендә булган Сашаны һәм Тимофей аганы ятим калдырып, Анна Николаевна якты дөнья белән хушлаша.

Әллә шушы кадәр авыр югалтудан, әллә инде элек тә хәмер мәсьәләсендә шактый йомшак булган йорт хуҗасы Тимофей ага берара, баш ташлап дигәндәй, эчүгә сабышып ала. Улы Саша армиядән кайтканда, Сергеевлар йорты инде шактый гаугалы, исерек ир-атның җыелып аракы эчү урынына әйләнеп калган була.

Хәер, Саша армия хезмәтен тутырып кайткач та, зур үзгәрешләр булган дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Җае чыккан саен, табын түрендә, элеккеге еллардагы кебек, туган-тумача, дус-иш түгел, ә төп кунак булып аракы утыра.

Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Аракы эчеп алган әти һәм ул арасында әледән-әле ызгыш, низаг чыга башлый. Әти кеше айлар буе беркайда эшләмәгән улын битәрли, ә Саша әтисен саранлыкта гаепли. Янәсе, машинада йөрергә рөхсәт итми, пенсия акчасы белән бүлешми, өйдән куа һ.б.

Тора-бара ике арада булган күңелсезлекләр тагын да катлаулана. Алтмышы тулып узган, әмма кайчандыр зыянлы эштә эшләгәнгә күрә, пенсиясен алданрак ала башлаган әти кеше өйгә яңа хуҗабикә алып кайтачагын әйтә. Волжск шәһәрендә яшәүче бу ханымның балигъ булмаган ике баласы бар икән. Һәм ул Казанга бары тик балалары белән күчәчәк. Ә Сашага үз көнен үзе күрергә туры киләчәк...

Нәкъ менә шул чорда аның күңелендә әтисенә карата ныклы бер карар барлыкка килә дә. Саша әтисенең Яңа ел тирәләренә билгеләнгән туен ничек кенә булса да өзәргә исәп тота. Тик ничек итеп? Тимофей аганың өйләнергә йөрүе турында барлык туганнары да белә. Ниһаять, өйдә элеккечә тәртип һәм тынычлык булыр дип өмет итәләр. Ә инде Сашага кыен булса, Казанның Кооператив урамында ике бүлмәле фатирда сиксәннән узган дәү әнисе яши. Картлык көнендә күз-колак булыр, өлкән кешегә ярдәме тияр, диләр.

Тик Сашаның авыру әбисен карап өйдә утырасы килми шул, ул җиңел тормышка күнегеп килә. Машина белән Казан урамнары буйлап кичләрен иренмичә бер әйләнеп керсәң, атна буе рәхәтләнеп яшәргә җитә дип хыяллана ул. Тик әтисенең яңа планнары гына аның бөтен өметләрен юкка чыгара. Яшисем яшәлгән, ашыйсым ашалган дип, инде булган мөмкинлекне улына бирәсе урында, алтмыш өч яшендә өйләнәм дип йөрсен әле...

Ноябрь аеның карлы-яңгырлы бер кичендә әти белән ул арасында соңгы айларда күптән көтелгән аңлашу була. Саша да әтисенең хәлен аңлагандай итә. Әтисе дә булачак хатынының әйбәтлеген, кешелекле булуын, җитмәсә тагын, хатыны мәрхүмәгә нык охшаган булуын бәйнә-бәйнә сөйли.«Ара ерак түгел, килеп йөрерсең. Бәлки әле, булачак энең һәм сеңлең белән дуслашып, аралашып китәрсез», – дип, әти кеше улының кәефен «күтәреп» җибәрә.

Хәер, Саша бу кичтә йә үз тормышына үзе хуҗа, йә, чыннан да, башын иеп, әбисен карарга Кооператив урамындагы ике бүлмәле фатирга күчәргә тиеш булачагын аңлый.

Ә әти кеше чын-чынлап юмарт була бу кичтә. Туй мәҗлесенә дип алып куйган шешәләрнең берничәсе бер-бер артлы өстәлгә менеп кунаклый. Сәгать кичке унберләр тирәсендә, Тимофей, шактый йомшарып, үз ягына кереп ава. Кабере инде казылып куелганлыгын белми шул ул.

Күпме генә эчсәләр дә, Сашаның аңын аракы басарлык булмый бу кичтә. Иртәгесе көнне әтисенең Волжскига – булачак хатыны янына китәчәген туганнар да, күрше-күлән дә яхшы белә. Димәк, кая китте дип аптырап йөрүче булмаячак. Ә аннан соң күз күрер...

Әзмени шулай кинәт юкка чыгып, хәбәрсез югалучылар. Эзләсеннәр, тапсыннар. Моның өчен махсус кешеләр бар. Өй базын казып йөрү аларның башларына да килмәячәк.

Төнге сәгать унберләр тулып узгач, Саша әтисе бүлмәсенең ишеген ача. Кулында алдан әзерләнеп куелган бау. Чалкан яткан әтисенең, бүлмәгә керүченең кемлеген белепме, гаҗәпләнүдән ачылган авызы ябылмый кала. Ә бераздан аңсыз гәүдәне, бер-бер хәл килеп чыкмасын дип, Саша озын бау белән уратып бәйләп тә куя.

Яңа ел тирәләрендә дә күренмәгәч, таныш-белеш, бигрәк тә туган-тумача, әледән-әле әтисен сораштырып килеп йөриләр. Саша исә тыныч кына яшәвен дәвам итә. «Яшь хатыны җибәрмидер», – ди ул әтисе турында. Тик, арада бер кеше Сашаның әбисе – Екатерина Петровна гына һич тынычлана алмый. «Кияү төшемә керде. Бер-бер хәл булдымы икән әллә», – дип борчыла. Кияве белән нидер булганлыгын һәм бу эштә оныгының катнашы барлыгын җаны белән сизенә ул. Ә инде ничә тапкыр әйтеп тә полициягә мөрәҗәгать итәргә теләмәгән оныгына турыдан-туры шиген белдергәч, башка чара калмый. Үз өстеннән шикне төшерү өчен полициягә мөрәҗәгать итә. Ай ярым элек югалган кешене эзләү шулай башлана.

Билгеле, әтисен җаны да чыгып җитмәгән килеш, тереләтә җиргә күмүченең алга таба да тыныч кына яшәвен дәвам итә алуы гаҗәпләндерә. Дөрес, суд барышында белдергәнчә, әле тикшерү эшләре дәвам иткән чорда, ул төннәрен әтисенең ыңгырашкан тавышын ишетүен берничә тапкыр кабатлады. Фани дөньяда Аллага да, бәндәгә дә ышанмаган бу адәм актыгының җинаятен, күрәсең, хәтта үз җанының бер почмагы, рухының сәламәт өлеше дә күтәрергә теләмәгәндер.

Хокук саклау органнарында озак еллар эшләгән бер танышым шундый фикер әйткән иде. Зур җинаять кылган кеше иртәме-соңмы бу турыда кем беләндер уртаклашырга мәҗбүр. Шулай булмаганда, аның акылына зыян килүе мөмкин икән.

Саша да, күрәсең, башкача булдыра алмагандыр. Уйлый торгач, куркыныч серен дөньяда өченче кадерле кешесенә ачарга була.

Фаҗига өстенә фаҗига буласы көнне, көндезге өчләр тирәсендә Саша әбисе янына килә. Күңеле белән һаман да киявенең җанын кыюда оныгының катнашы барлыгын сизенгән өлкән яшьтәге әбигә Сашага барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә генә кала. Оныгының үз әтисен тереләй кабергә күмүен ишеткән 82 яшьлек карчык аңын югалтып ава. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада килеп җитсә дә, Екатерина Петровнаның гомерен саклап кала алмыйлар.

Татарстан Республикасы Югары Суды әлеге җинаять эшен карап тикшергәннән соң, Александр Сергеевны Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 105нче матдәсе нигезендә каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән унсигез елга ирегеннән мәхрүм итте

Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии