«АЛАРНЫҢ ҮЛЕМЕНДӘ МИН ГАЕПЛЕ…»

«АЛАРНЫҢ ҮЛЕМЕНДӘ МИН ГАЕПЛЕ…»

Коточкыч фаҗига булган фатирның аш бүлмәсендә Буа полициясе хезмәткәрләре шундый эчтәлекле язу табалар. Шуңа күрә, 79 яшьлек Җәвидә әбинең һәм аның 50 яшьлек кызы Мәдинә апаның җаннарын кыючы кем икәнлеге шик уятмый. 1980 елгы Г.Наилне эзләп табасы гына кала. Анысы да чагыштырмача зур хезмәт сорамый. Бер тәүлектән соң сәрхүшне шешәдәш дусты йортында тоталар.

…4 ноябрь көнне, Буаның Ямашев урамында яшәүче Җәвидә апа янына хәл белергә дип, кызы Мәдинә килә. Кичке якта, гадәттәгечә, салмыш хәлдә аның оныгы Наил кайта. 31 яшенә җитеп эшләмичә йөрүче хөрәсәнне әби кеше һәм апа (әнисенең сеңлесе) икәүләп ачулана, юньле-рәтле тормыш алып барырга үгетли башлыйлар, әлбәттә. Ошбу тәрбия чарасы исерек бәндәгә уңай йогынты ясамый гына түгел, киресенчә, котырынырга сәбәп була. Хатын-кызлар исерекне акылга өндәүнең үзе үк акылсызлык икәнен уйлап бетермиләр шул.

Татарда ачның ачуы яман, дигән әйтем бар. Эчүе җитмәгән, тагын да усалрак була торгандыр. Төн уртасында, инде әбисе һәм апасы йокларга яткач, акылын хәмер каплаган адәм актыгы кулына чүкеч ала… Икенче көнне иртәнге 9лар тирәсендә фатирга килеп кергән күрше хатыны баш сөякләре чәрдәкләнеп беткән ике карчыкның җансыз гәүдәсен күреп, авып китә яза. Оператив тикшерү төркеме документларында «ачык формадагы баш-ми җәрәхәтләре» дигән язмалар пәйда була. Эксперт карчыкларның берсендә чүкеч белән ясалган сигез, икенчесендә җиде яра саный. Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге шул ук көнне ике кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгата.

Соңрак мәгълүм булганча, җанкыяр, әбисе һәм апасын үтереп ташлаганнан соң, шкафта бер мең сум акча табып, урамга чыккан. Кибеттән бер кочак сыра алып, дусты янына киткән. Оператив хезмәткәрләр килеп кергәнче ул шунда эчеп яткан да. Тикшерү комитетының Буа бүлеге җитәкчесе урынбасары Рияз Камалиев гаепләнүчегә суд-психиатрик экспертиза билгеләнүе турында хәбәр итте. Тик торганда шундый вәхшилеккә барган кешенең акылга бөтенлеге шик уятмый калмый, әлбәттә. Ләкин, кагыйдә буларак, алкогольгә бәйле затлар үз гамәлләрен кулда тотарлык дип табыла, хәтта «ак авыру» дип йөртелә торган эчүчелек чире дә хөкемнән коткармый.

Г.Наил исә гаебен тулысы белән таный. Сөйләп кенә түгел, тикшерүче үткәргән чараларда якын кешеләрен ничек үтерүен күрсәтеп тә бирә (рәсемдә). Аны Татарстан Югары суды хөкем итәчәк.

.

Комментарии