Читтән килгән угрылар

Читтән килгән угрылар

Быел 9нчы мартта иртүк Уфа каласыннан такси белән килеп киткән 17 яшьлек Кирилл Сапожников Азнакайда яшәүче ике әбине таларга өлгерә. Өлкән яшьтәге апалар акчаны мошенникка үз куллары белән биреп җибәрә. Телефон ярдәмендә кылына торган киң таралган гыйбрәтле очракларның берсе бу.
Мошенниклар бик мәгълүм ысул белән эш итә. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә 1935нче елгы карчык фатирындагы телефонга «оныгы» Лилия шалтырата һәм елый-елый авариягә юлыгуын, өч кабыргасы сынуын, ләкин үзенең гаепле икәнен, шуңа күрә әнисенең прокуратурага китүен, икенче як судка биреп төрмәгә утыртмасыннар өчен, әлбәттә ки, акча кирәклеген әйтә дә, телефонны «юридик агентлык» кешесенә бирә. Анысы тиз арада әбидә барысы 80 мең сум акча барлыгын ачыклый, аны алырга прокуратурадан Дмитрий атлы ир-ат киләчәген әйтә, әйтеп торып, ниндидер өлкән юстиция киңәшчесе урынбасары исеменә якларның килешүе сәбәпле җинаять эшен туктатуны үтенеп гариза яздыра, димәк, әбигә өненә килеп, кемгә дә булса шалтыратып өлгерерлек вакыт калдырмый. Әлбәттә, төпле фикер йөрткән кеше өчен шикләнердәй сәбәпләр күп була монда. Мисал өчен, прокуратура хезмәткәренең акча сорап килүен генә китерик. Ләкин оныгы язмышы өчен куркудан тетрәнгән Әминә апа Габдрахманованың (зарар күрүчеләрнең исемнәре үзгәртелә) уйлап торырлык вакыты да, мөмкинчелеге дә булмый. Актык акчасын пакетка салып подъезд төбенә чыга да кара битлек кигән Уфа малаена тоттырып җибәрә ул.
Әлбәттә, әлеге алдау очрагын 17 яшьлек К. Сапожников оештыра алмый. Ул бары тик башкаручы – курьер, «куратор» дип йөртелүче кәсеп иясе кушканны үтәүче генә. Керемнең 7 меңен үзендә калдырып, калганын шунда ук «Тинькоффбанк»тагы счётка озата. Соңрак мәгълүм булганча, әлеге мошенниклар оешмасы белән ике генә яшькә өлкәнрәк Парвис Мәхмүтов аша табыша ул. Әйтүенә караганда, анысы «Телеграмм» мессенджерында эш эзли, тиздән аңа шушындый алым белән акча эшләргә тәкъдим итәләр. Көньяк егете, моның җинаять икәнен аңладым да баш тарттым, дигән була, әмма үзе бу хакта дусты Кириллга җиткерә. Керемле урынга урнашу өчен верификация дигән таләпне үтәргә, ягъни паспортыңның фотосурәтен җибәрергә, яшәү урынын күрсәтергә һәм башка мәгълүматлар бирергә кирәк була. Сапожников аларга Д. Захаров дигән өлкәнрәк дустының мәгълүматларын озата, моның өчен аңа акча да түли. Шул рәвешле, мошенниклар оешмасына кабул ителә ул.
Бер атнадан «куратор» безгә билгеле эшне куша аңа. Аның белән Парвис та бара, ләкин төн буе чәркәханәдә сыйланып лаякыл исерек булганга, машинага утыру белән йокыга тала да эшкә ярамый. Монысын такси йөртүче А. Ярмөхәммәтов та раслый. Иртән иртүк Уфадан чыгып китеп Азнакайга сәгать уннарда барып җитә алар. Безгә билгеле беренче йөкләмәне үтәгәч, такси, Сапожников әйтүе буенча әлеге каланың Тукай урамындагы йорт янына юнәлә. 
76 яшьлек А. Солдатова да алдар бурлар кармагына гадәти ысул белән эләгә. Оныгы Альбинага охшаш тавышлы кыз фатир телефонына шалтыратып, тиешсез урыннан урам аша чыкканда авария китереп чыгаруын, ике кабыргасы сынуын, гаепле икәнен, биш елга утыртып куймасыннар өчен акча кирәклеген, әтисенең прокуратурада әлеге эшне җайлап йөрүен әйтеп, карчыкның котын ала. Икеләнә калган хатын-кыз: «Альбина, синме соң бу?» – дип сорагач, кем булсын инде тагын, дигән сулкылдаган тавыш ишетелә. Бераздан ир кеше сөйләшә башлый, күрәсең, өй телефоны аша аралашуны кыйммәтсенеп, әбинең кәрәзле телефон номерын сорап алып, үзе элемтәгә керә. Карчык хәзинәсендәге акчаны телефонны куймыйча гына саный, барлыгы 400 мең сум икәнен мошенник та ишетә, банкта байлыгы юк икәнен ачыклагач, әлеге акчаны пакетка тутырырга, өстенә сөлге салырга һәм подъезд янына чыгарырга боера. 17 яшьлек «прокуратура хезмәткәре» пакетны эләктергәч тә, таю ягын карый. Йортның икенче ягында торган «Хюндай-Солярис» Уфага юл ала. 
Карчыклар туганнары белән аралашып, «кәкре каенга терәтелүләрен» аңлаганда мошенник ерак була инде. Башкортстан номерлары эленгән «Хюндай» видеокүзәтү язмаларына да, 9нчы мартта Азнакай тирәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ике тапкыр ЮХИДИ видеотеркәгечләренә дә эләккән була. Димәк, аның хуҗасы да, арендага алган такси йөртүче дә тиз ачыклана. К.Сапожниковның акчалы пакетларны алып китүләре дә видеоязмаларга төшерелә. Ләкин кара битлекле угрының шәхесен ачыклап тоткарлау өчен айдан артык вакыт уза. 19нчы апрельдә К. Сапожников гаебен тануы, тәүбә итүе турында белдерә. Шул ук көнне П. Мәхмүтов белән Д. Захаров та күрсәтмә бирә. Әлеге очракларга турыдан-туры катнашлары булмаганга, алар икесе дә шаһит итеп калдырыла.
Бердәнбер гаепләнүче балигъ булмаган зат булгач, җинаять эшен тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов алып бара. К. Сапожниковка 18 яше тулган көннәрдә беренчесе шактый күләмдә, икенчесе зур суммадагы ике мошенниклык кылуда рәсми гаепләү белдерелә. Гаепләнүче А. Солдатовадан 400 мең түгел, 320 мең сум алдым дип бара. Шулай ук эш бирүче кураторга карата да «намуссыз» кылана ул, ягъни аңа бер тиен дә күчерми, ә менә дусты П. Мәхмүтовка, күрәсең, рәхмәт йөзеннән, 100 мең сум бирә.
К. Сапожников хөкем ителәчәк, билгеле. Әмма ул курьер гына бит, ә менә оештыручы кураторлар күләгәдә. Аларның кем икәнен К. Сапожников та әйтә алмый. Читтән торып кәсеп итсәләр дә, алар бик ерактагы кешеләр түгел кебек, юкса, ялгыз карчыкларның өй телефоны номерын, оныклары турында белмәсләр, алар белән сөйләшкәнче үк Уфа малаена Азнакайга китәргә боерык бирмәсләр иде.
Мондый мәгълүм җинаятьләрнең бик күп булуы, арта баруына аларның аз ачылуы, ачылган очракта да вак-төяк башкаручылар тотылу, ә башлап йөрүчеләрнең читтә калуының йогынтысы зур, билгеле. Шулай да төп сәбәп гади кешеләрнең, бигрәк тә, өлкәннәрнең тиз ышанучан булуында, әлбәттә.
***
1977нче елгы Илнур Сәетгәрәев Башкортстанның Туймазы районыннан. 45 ел гомерендә телгә алырдай эш күрсәтмәгән, гаиләсе, балалары булмаган, чөнки башы төрмәдән чыкмаган. Илнур берәр мәртәбә Чаллы Һәм Туймазыда да хөкемгә тартылган, ләкин һөнәри угрының җинаятьчел «эшчәнлеге» күбрәк Азнакай белән бәйле, чөнки монда суд каршында ун мәртәбә җавап тоткан ул.
Беренче тапкыр 2000нче елда машина куган өчен ике еллык шартлы хөкем алган, аннан соң караклык кылып өч ел ярымга утыртылган. Хөкем белән хөкем арасындагы тәнәфесләре бик кыска аның. Күрәсең, колониядә тәртибе яхшы булган, чөнки еш кына вакытыннан алда иреккә чыгарылган. Ләкин урлап яшәргә күнеккән кеше тиз арада тотылып, яңадан колониягә озатылган. 2021нче елда ике тапкыр хөкем ителеп, 4 елга кырыс режимлы колониягә ябыла. Быел февраль аенда ике ел ярым мәҗбүри эшләргә йөрү шарты белән азат ителә, ләкин икенче көнне көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә дигән булып, төзәтү үзәгеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый, эзләүгә бирелә. 
Ничек эзләүләре мәгълүм түгел, ләкин бертуган сеңлесе, аның укучы малае белән Азнакайда «съемный» фатирда яши ул. Март азагында 62 яшьлек Марат Фаздалов өенә кереп 8 мең тәңкә акчасын урлаулары турында полициягә хәбәр итә. Полиция шикле бәндәләрне озак тикшерә, ахыр чиктә майор Илнар Мостафин И. Сәетгәрәевны тоткарлый. Аны М. Фаздаловка күрсәтеп, рәсми рәвештә танытып та торасы булмый, И. Сәетгәрәев вакыйганың ничек булуын сөйләп бирә, гаебен таный, димәк.
Быел 27нче март кичендә апасы, укучы малай белән урамга чыга алар. М. Фаздалов аны белмим дисә дә, алар таныш булганга охшый. Чөнки Маратның ватык йозаклы ишеген үзе белән алып килгән каргаборын белән ача ул. Апасын улы белән подъездда калдырып, эчкә уза. Хуҗа, әйтүенчә, бик арган һәм нык исерек була, кинәт килеп кергән угрының акча кайда, дигән соравына, балконда, дип җавап кайтара. И. Сәетгәрәев шунда эзләп тапкан 8 меңне алып чыга да, ул мәлдә махмырдан интеккәнгә күрә, баш төзәтергә китә. М. Фаздалов ул өйдә чакта ук йокыга китә, уянгач, бер тиен акчасыз калуын белеп, полициягә бара.
Сеңлесе Гөлнур әлеге эшкә катнашы булуын кире кага, билгеле. Ватык йозаклы торакта танышым яши, дип кереп китте, ди. Илнур үзе дә шулай сөйли. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Раил Зарипов аңа талау дигән җитди җинаятьтә гаепләү белдерә. Ул гына түгел, әлеге эшне тикшерү барышында И.Сәетгәрәевның 2019нчы елның декабрь аенда Мәнәүз һәм Кәкре Елга авыллары арасындагы бакчачылык ширкәтендәге йорттан бензин пычкысы урлап чыгуы да ачыклана һәм «Урлау» дигән маддә буенча тагын бер эш кузгатыла.
Июль ае азагында эш судка тапшырылды. Унөченче хөкеме кырыс булачак аның. Чөнки 2021нче елгы үтәлеп бетмәгән хөкем дә исәпкә сакланачак.
***
И. Сәетгәрәевка яшьтәш һәм бик охшаш язмышлы Сергей Будин – Удмуртия кешесе. Беренче чирканчыкны армиядә хезмәт иткәндә үк ала ул. 19 яшендә хезмәттәшләре һәм командирларга авыр тән җәрәхәтләре ясап, Самарадагы хәрби трибунал тарафыннан 6 елга утыртыла. Аннан соң да төрмә юлын еш таптый, кеше талап 5 елга утыртылган чагы да була. Соңгы хөкемен үтәп, узган елның апрелендә иреккә чыга. Быел яз, хак булса, эш эзләп Сарман якларына килеп чыга ул. 28нче майда Азнакай янындагы Мәнәүздә яшәүче дусты янында кунакта була һәм төштән соң башкаена бәла эзләп авыл урамына чыга. Шулай туры килә: «Айзат» дигән кибеттә ул чакта 16 яшендәге Алсу (исеме үзгәртелә) ялгызы була, шәхси эшмәкәр Фәния 10-15 минутка аны калдырып, өенә кереп киткән була. Күп тә үтми кыз бала елап шалтырата аңа, һөҗүм итүләрен әйтеп шөбһәгә сала.
Йөгереп килеп җиткән Фәния шунда ук видеокүзәтү җайланмасы язмасын карый, таныш булмаган ир-атның төс-кыяфәтен хәтерләп калгач, икәүләп эзләргә чыгалар. Әлбәттә, полициягә дә хәбәр ителә, читтән килгән карак турында үткән-сүткәннәр дә белеп ала. Гаҗәп, әмма һөҗүм итүче эзен суытырга уйламыйча, урамда буталып йөри икән. Тавыш чыгаргач, хуҗабикәгә талап чыккан товар бәясен кайтарып бирә, ягъни мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырыша. Әмма полиция килеп җитеп эләктереп ала аны. Бу инде тәҗрибәле рецидивистның бик ныклап килеп кабуын белдерә, чөнки аның исерек дуамаллыгына «һөҗүмле талау», ягъни «разбой» дигән бик тә кырыс бәя бирелә. Өч көннән суд сак астына ала аны.
Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Р. Зариповка вакыйганы ачыклау өчен тырышырга туры килми, видеокүзәтү язмасы да бар, Будин үзе дә гаебен яшереп тормый бит. Кибеткә кергәч тә сатучы кыздан бер чәкүшкә «Казанская престижная» аракысы, бер кап тәмәке сорап ала һәм кесәсеннән 462 сум акча чыгарасы урынга, җиңеннән зәңгәрсу саплы кайчы тартып ала да: «Акырсаң, чәнчим!» – дип куркыта һәм урамга чыгып китә. Тиздән талап алынган әйберләр һәм кайчы җинаять эшенә «вещдок» итеп теркәлә. Килмешәк каракларның монысына да чираттагы хөкеме игълан ителмәгән әле.
 

Наил ВАХИТОВ,
Азнакай шәһәре

Комментарии