- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Казанда шул исемдәге яңа фильм төшерелә башлаган. Эчтәлеге булган хәлләргә һәм инде безгә мәгълүм вакыйгаларга нигезләнгән икән. Эш шунда ки, фильмда 2005-2008 елларда Казан, Азнакай, Актүбә һәм Башкортстанның Октябрьск калаларындагы алтын-көмеш кибетләрен талаган банда явызлыклары турында сөйләнә. Ә без бу хакта җинаятьчеләр тоткарлангач та “Ювелир эш” дигән күләмле язмада (“БГ”, 3 декабрь, 2008 ел) тулы итеп сөйләдек. Быел гыйнвар аенда 12 кешедән торган төркем эшен Татарстан Югары суды карый башлагач, кыска хәбәр дә урнаштырдык әле.
Нәфис фильм, әдәби әсәрләрнең реаль вакыйгаларга таянуы – яңалык түгел. Ялгышмасам, Лев Толстой, моннан бер гасырдан элек үк, тора-бара халык уйлап чыгарылган матур әдәбиятка караганда, булган хәлләр турында күбрәк укыр дип фаразлаган. Чынлап та, хәзер тормышыбыз кызыклы, дөресрәге, кызганыч вакыйгаларга искитмәле бай. Оперативниклар “ювелирщики” дип атаган бандитлар кылган гамәлләрне дә түкми-чәчми күрсәтсәң, әллә ни уйлап чыгарып тормастан, мавыктыргыч детектив килеп чыгарлык. Режиссер Рамил Төхвәтуллин зәркән салоннарын талаганда видеокүзәтү системасы төшереп алган оператив кадрларны файдаланырга исәпли икән.
Әлбәттә, нәфис фильм бөтенләй уйдырмасыз гына булмый. Мәсәлән, чын бандитлар таланган алтынны сатып акчага әйләндергән. Фильм геройлары исә аны эретеп якорь ясый һәм суга батыралар, ди. Бусы кызыграк бит. Русия империясенең алтын запасы Кабан, Байкал күлләрендә батырылган дигән фаразларны да искә төшерә хәтта.
Фильмда, артистлар белән бергә, сурәтләнә торган вакыйгаларда катнашкан кешеләр уйнавы да кызыксыну уятмый калмый. Дөрес, бандитлар үз-үзләрен уйнау мөмкинлегеннән мәхрүм, чөнки алар хәзергә суд эскәмиясендә һәм изолятор камерасы сәндерәсендә утыра. Ә менә аларны богаулаган спецназ егетләре актер һөнәрен уңышлы гына үзләштерә, ди.
Бусын хуплыйсы килә. Юкса ашык-пошык әвәләнгән кайбер сериалларда каешланып беткән оперлар, утлар-сулар кичкән спецназ сугышчылары образларын чиле-пешле артистлар тудыра да бер дә тормышчан килеп чыкмый бит әнә.
Бу яктан караганда, “Алтын шимбә”нең, Совет чорындагыча әйтсәк, социалистик реализм рухына, ягъни чынбарлыкка туры килүенә икеләнмәскә мөмкин. Ләкин бу башка проблемалар юк дигән сүз түгел әле. Әсәрнең төп геройлары – угрыларны Кораллы Көчләрнең махсус отрядында хезмәт иткән кеше җитәкләгән. Шуңа күрә алар һөҗүмнәрне дә десантчылар кебек җитез, “чиста” оештырган. Димәк ки, ошбу рольләрне башкаручы артистларга тир түгәргә туры килер. Кинодагы бандит образын гаепләнүчеләр эскәмиясендәге прообразга тәңгәл китерергә кирәк бит. Үз-үзләрен уйнаучы спецназ егетләренә генә җайлы ул…
Хәер, болар сүз уңаеннан гына әйтелде үзе. Тумаган тайның билен сындырма дигәндәй, тәмамланмаган фильмга бәя бирү һәм дә иҗат төркеменә акыл өйрәтү түгел иде максат. Бары тик “Безнең гәҗит”тә сөйләнгән хәлләр буенча кино төшерүләрен хәбәр итү иде исәп. Ни әйтсәң дә, Казанда гел кино төшереп тормыйлар, бигрәк тә гәҗит материаллары буенча…
Аннан соң, ошбу күңелле вә күренекле вакыйга “БГ”ның кино сәнгатеннән зур бер адымга алданрак баруын да раслый икән әле. Чөнки фильм төшерелә генә, ә безнең укучы аның ни турында икәнен инде күптән белә. Бусы да кайбер нәтиҗәләргә этәрми калмый. Әйтик, еллар буена кино төшергәнне көтеп утырганчы, “БГ”ны алып укуың хәерлерәк булып чыга.
Соңгы “карак”
Сүз угрылар турында түгел, мөгаен, аларның бетәсе юктыр бездә. Ә менә криминаль дөньяда иң югары дәрәҗәдәге “закондагы карак”лар (вор в законе) Татарстанда бетте дисәң дә буладыр. Казандагы тикшерү изоляторында суд башланганны көтеп утыручы Габс, Габсалям, Гриня Казанский кушаматлары буенча мәгълүм “законник” Рафис Габсәламовны исәпкә алмаганда, әлбәттә. Чөнки читлектәге “бөркет” әллә ни эш майтара алмый инде ул.
Быел Татарстан Югары суды шундый ук дәрәҗәле титулга ия Радик Шәфигуллинны, кеше үтерү кебек авыр җинаятьләрдә гаепле дип табып, 20 еллык каты режимлы колониягә хөкем иткән иде. (“Шайтанга да чир була”, “БГ”, 2010 ел). Шушы көннәрдә Чича кушаматлы әлеге кеше шикаяте буенча эшне Русия Югары Суды да карады һәм аңа Татарстанда бирелгән җәзаны үзгәрешсез калдырды. Шул рәвешле “закондагы карак” республикабыздан ерактагы “зона”га озатылды.
Оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда соңгы законник дип саналучы Рафис Габсәламовны шундый ук язмыш көтә дип фаразларга кирәк. Моңа кадәр алты тапкыр хөкем ителгән 50 яшьлек “мафиози”га бу юлы наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы 228нче маддә буенча гаепләү белдерелде. Әйтергә кирәк, бу, мошенниклык кебек үк, “закондагы”ларның абруен төшерә торган җинаять булып санала.
Әлеге исемне йөртүче профессиональ җинаятьчеләрне криминаль “генерал”лар дип тә атыйлар. Чыннан да, алар ошбу даирәләрдә иң мәртәбәле, йогынтылы затлар. Әйтергә кирәк, аларның күбесе җинаятьчеләр дөньясында гына түгел, җәмгыятьтә дә күренекле шәхесләр булып тора. Мисалга, легендар “карак” Япончикны (Вячеслав Иваньков) гына алыйк. Узган ел хәзергә кадәр билгеле булмаган киллерлар һөҗүм итеп яралагач, аны Мәскәүнең иң яхшы сырхауханәләрендә дәвалыйлар, ләкин гомерен саклап кала алмыйлар. Бу хәл Русия күләмендә шаукым күтәрде. Атаклы җинаятьчене күмү дистәләп телеканал һәм, әлбәттә, хокук саклау органнары күзәтүендә узса да, хушлашырга күп кенә танылган кешеләр дә килә (мәсәлән, СССРның халык артисты Иосиф Кобзон).
Вячеслав Иваньков, аның тарафдары Аслан Усоян (Дед Хасан), аларга каршы лагерьдан Тариэл Ониани (Тарико) кебек “генерал”лар аеруча югары дәрәҗәгә ия. Искәртик, Тарико Япончикны юк итүне оештыручы дип табылып, Дед Хасан яклылар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән. Аны тормышка ашырырга Онианиның атаклы “Матросская тишина” изоляторында махсус камерада утыруы гына комачаулык итә диләр. 58 яшьлек ошбу “карак” кеше урлау, мәҗбүр итеп талауда (вымогательство) гаепләнә. Русиядә хөкем ителгәннән соң, аны Испаниядә кылган җинаятьләре өчен җавап тотарга шул дәүләткә озатырга да мөмкиннәр әле.
Р.Габсәламов алар кебек үк абруйлы түгел, ләкин ул да 1994 елда әрмән “законник”лары тәкъдиме белән Мәскәүдә “тәхеткә утыртылган” “указлы” карак. Тумыш белән Башкортстаннан, Әлмәттәге “Жулики” дигән иң эре оешкан җинаятьчел берләшмә лидеры буларак мәгълүм. Соңгы елларда Мәскәүдә яши. Идел буе төбәкләрендәге иң йогынтылы “карак”лар белән тыгыз элемтәдә торып, җинаятьчел мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Әлмәткә анда яшәүче әти-әнисе янына кайта.
Узган ел 30 июльдә ул утырган машинаны Казан-Оренбург юлында (Бөгелмә районында) милиция хезмәткәрләре туктата. Тикшерү барышында Гриня Казанскийдан 23 гр героин һәм 0,5 гр марихуана алына. Аңа каршы РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсе буенча эш кузгатыла. Шушы көннәрдә тикшерү эшләре төгәлләнеп соңгы каракның эше суд карамагына җибәрелде.
Әлеге гамәле өчен аңа 3тән 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Ләкин ул судан коры чыга белә. Мәсәлән, 2001 елда Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәр судында шул ук наркотиклар өчен 1 ел шартлы срок белән котыла. 2005 елда Оренбургта 5,5 гр героин белән тотылгач, суд аны бөтенләй аклап карар чыгарды.
Шуңа күрә Габсалямның реаль срок алачагына ныклы ышаныч юк. Шулай ук аны Татарстанның соңгы “карагы” дип атау да дөрес үк түгелдер. Изге урын буш булмый дигәндәй, республикабызда тамыр җәяргә омтылучы “закондагылар” элек тә күп иде, хәзер дә җитәрлектер. Хокук саклау органнары алардан арыну җаен таба тора үзе. Ләкин бу Р.Габсәламов кебекләр үлеп, юкка чыгып баручы “нәсел”нең соңгы вәкилләре дигән сүз түгел әле.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии