Терлекчеләр үтерешә

Терлекчеләр үтерешә

Авыл халкын һәм бөтен илне туйдырып торган колхоз-совхозлар таркатылгач, сакланып калган барлы-юклы шәхси терлекчелек фермаларында башлыча читкә чыгып китәр мөмкинлеге булмаган өлкән кешеләр, тормышта үз урынын таба алмаган җирле сәрхушләр һәм килмешәк сукбайлар эшли хәзер. Соңгылары шул тирәдәге корылмаларда яши дә. Ышанычсыз ялчылар булган хуҗалыкларда хәвеф-хәтәрләр килеп чыгу куркынычы да арта. Быел февраль-март айларында Әлмәт районындагы фермаларда гына да ике кеше үтерү очрагы теркәлде.

«Сосновка» җәмгыятенең Новоникольское авылындагы фермасы хуҗасы Расих – 60, директоры Илгиз 65 яшендә, сыер савучылар арасында 1952нче елгы татар хатыны да, аннан бераз гына яшьрәкләр дә бар. Узган ел яздан көзгә чаклы Мамадыш районындагы Пойкино дигән удмурт авылыннан килгән 1955нче елгы Арсентий Шахтин көтү көтеп китә. Быел 3нче февральдә абзый Новоникольскоеда яңадан пәйда була, хуҗадан җәй көне яшәгән почмагында өч көн торып чыгарга рөхсәт сорый, язга чыккач сыерлар көтәргә килергә дә вәгъдә итә. Шулай итеп агай терлекче булып йөрүче 1983нче елгы сукбай Дмитрий Горбунов белән бер бүлмәгә урнаша.

Тумышы белән шул яклардагы Новотроица авылыннан булган Дмитрий балачактан бәхетсез кеше. Аның апасы, ягъни әнисенең бертуганы Зоя ханым әйтүенчә, эчкечеләр гаиләсендә хатын-кыз чит ирләр белән уйнашлыклар кылырга да яраткан, шул сәбәпле еш кына ир кеше аны кечкенә малае алдында кыйный торган булган. Ахыр чиктә пычак чәнчеп һәлак иткән. Тугыз ел колониядә утырып кайткач, Әлмәтнең ял паркындагы агачлыкта асылынып үлгән.

Ятим калган малай 8 яшендә балалар йортына урнаштырыла, 14 тулгач аны Зоя түти үз янына, Әлмәттәге бер бүлмәле фатирына ала. Кечкенәдән авыр язмышка дучар яшүсмер әти-әнисе юлыннан китеп, тормыш төбендәгеләр турында озын сериаллар төшерерлек галәмәтләр кыла башлый. Урлау, машина куу, үтерү белән янау кебек җинаятьләре өчен биш мәртәбә хөкемгә тартыла, башлыча, төзәтү, мәҗбүри эшләр, шартлы срок кебек йомшак җәзалар ала. Ләкин 2017нче елда эчкече буларак исәпкә куелган ир-ат бер елга колониягә дә озатыла. Аннан кайткач та туктаусыз полиция бусагасын таптый, исерек килеш эшләгән тәртипсезлекләр өчен штрафка тартыла, берничә тәүлеккә зинданга ябылган чаклары да була.

Бер чорда туганнан туганы, ягъни Зоя түтинең улы исемендәге йортта тора. Ләкин әлеге торак сатыла. Дмитрий өч ел чамасы бер хатын белән яшәвен, хәзер 9 яшьләрендәге улы булуын да әйтә, әмма бу хакта рәсми мәгълүматлар юк, шуңа күрә гаиләсез-баласыз буйдак санала ул. Соңгы елларда тәмам сукбайлыкка чыккан Д.Горбунов, үзе әйтмешли, тамак һәм торак хакына авылларда эшли, узган елның декабрь ае уртасында Новоникольскоега килеп яллана.

Өлкән яшьтәге кунак килү ярап куя Горбуновка. Чөнки яңа гына пенсия алган агай гел кибеткә йөртә аны. Димәк ки, өч көн буена бик ныклап салалар. Көтүче булып эшләгәндә Шахтин артыгын кыланмый иде, дип, фермадагылар да гаҗәпләнәләр. 6нчы февральдә төшкә кадәр барысы да эштә була, иртән Арсений белән икесенә бер яртыны сындырган Горбунов та шул тирәдә кайнаша. Эшче халык өйләренә таралышкач, директор Илгиз кайтып җитү белән анда күзләре акайган, куркынган-каушаган кыяфәтле Дмитрий пәйда була, Шахтинны балта белән чабуын әйтә, үлде бугай, дип сөйләнеп чыгып китә.

Директор килмешәкләр торагы идәнендә кан эчендә яткан хәрәкәтсез агайны күреп, авыл фельдшерын чакырып китерә, ашыгыч ярдәм һәм полициягә хәбәр ителә. Табиблар башында сугылган-чабылган яралар булган, чын мәгънәсендә миләре чәчрәп чыккан А.Шахтинның үле икәнен теркәп китеп бара. Авыл урамыннан барганда алар машинасын озын буйлы, какча гәүдәле ир-ат туктатып, фермадагы абзыйны алдыгызмы, дип сорый, аның үле икәнен әйткәч, балта уйнатучының үзе икәнен әйтеп сөйләнә.

Аннан соң ферма янына килеп, чынлыкта, полициягә үзе бирелә ул һәм шул ук көнне «явка с повинный» дигән беркетмә төзеп, гаебен тануын белдерә. Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Эмиль Солтановка вакыйганы сөйләп тә бирә. Кыскача гына әйткәндә, фермадан кергәч, пенсионер карт аракыга акча бирүдән баш тарта, хак булса, аңа кимсетүле сүзләр әйтә башлый, кабынып киткән Дмитрий тимер саплы «колун» тотып диванда яткан абзыйның башына суга башлый. Авыр балтаның түтәсе белән ордым бугай, ләкин йөзе белән чабу мөмкинлеген дә кире какмыйм, утын яргандагы кебек каерылып-кизәнеп суктым, ди Горбунов.

Картаймыш көнендә япа-ялгыз калып сукбайлыкка чыккан бичара А.Шахтинны кешечә бакыйлыкка озатучы туганнары табылмый, судта мәрхүмнең рәсми вәкиле булып райбашкарма комитетының опека бүлеге хезмәткәре чыгыш ясый. Хөкем ителүче үтерү ниятем булмады, дип маташса да, әлбәттә ки, бу игътибарга алынмый. Әлмәт шәһәр суды яңа 38 яшен тутырган Д.Горбуновны 9 ел да 10 айга кырыс режимлы колониягә озатырга карар кылды.

Шул ук райондагы Зәй Чишмә авылындагы бозаулар фермасында шундый ук фаҗига 26нчы мартта килеп чыга. Монда да читтән килгән ялчылар өчен куелган вагонда өлкән кешене 35 яшьлек ир-ат үтерә.

1956нчы елгы Валерий Рагузин эчүгә хирыслыгы аркасында олыгайган көнендә ялгыз калып сукбайлыкка чыккан кеше. Элегрәк шул яклардагы Рус Акташында бертуган сеңлесе өендә торган. 2018нче елда эчүеннән туктатырга теләп туктаусыз каршылыклар чыгарып торучы бертуганы яныннан иреккә киткән – күршедәге Зәй Чишмәдәге шәхси хуҗалыкка ярдәмче эшче булып ялланган, үзе кебекләр рәтендәге Любовь атлы хатын белән терлекчеләрнең көнкүреш бүлмәсе булган вагонда тора башлаган. Ферма хуҗасы Виктор һәм башка хезмәтчеләр ирле-хатынлыларның бергәләп һәм күпләп эчүләрен әйтәләр. Аларга еш кына Рус Акташыннан килеп йөрүче 1985нче елгы Марат Тылибцев та кушыла икән.

Ошбу сәрхуш әлеге фермада эшлим дисә дә, кайберәүләр аны шешәдәшләре янына килеп йөрүче генә диләр, кайчак шул ук вагонда кунарга да калуын әйтәләр. Марат Рус Акташында да шундый ук вагонда яши. Чөнки берничә ел элек Тылибцевларның төп йорты янып көлгә әйләнгән. Туганнары янгын исерек Марат ташлаган тәмәке төпчегеннән чыккан дип саныйлар, ләкин Маратны урамда калдырмаганнар. Абыйсы Илдар элеккеге йорт урынына торырга яраклы вагон китереп куйган.

Бертуганнары Маратның өзлексез һәм чамасыз күп эчүен әйтеп, моны аның бердәнбер «минусы» дип атыйлар. Әмма башка бер генә кимчелеге дә юк дигән затның беренче сыйныфтан соң бөтенләй укымавын, табиблар комиссиясе тарафыннан укырга сәләтсез дип табылуын һәм психик яктан чирле буларак гомерлек 2нче төркем инвалидлык бирелүен, пенсия билгеләнүен искәртеп үтик. Чөнки алга таба булган вакыйгаларга исереклек кенә түгел, рухи кимчелекләрнең дә этәргеч бирүе бәхәссез. Марат 26нчы мартта да килә Зәй Чишмәдәге дуслары янына. Үзе Әлмәттә яшәүче эшмәкәр узган көнне генә ялчысы В.Рагузинга 1000 сум күләмендә хезмәт хакы биргән була. Маратның әйтүенә караганда, иртәдән үк өчәүләп медицина спирты эчә алар. Хатын-кыз исә, алар белән өстәл артында утырмадым, су кушылган спиртны ике чәркә җибәрдем дә маллар янына чыктым, сәгать 11ләр тирәсендә кереп тагын бер-икене өстәдем, бар да тәртиптә һәм тыныч иде, дип сөйли. Любовьның әйтүенә караганда, мәхшәр кичке сәгать 5тән соң башлана, ягъни ул вагонга килеп кергәч котырынган Тылибцевның абзыйның тетмәсен тетүен күреп ала. Йодрыгы, кулындагы тимер кисәге белән сугуын да, идәндә яткан кешенең күкрәгенә тезләре белән сикерүен дә күрүен әйтә. Хатын-кызның чырылдап кычкыруларына шактый вакыт игътибар бирмәгән ярсу ир заты этеп җибәргәч кенә туктый. Ләкин соң була инде.

Шушы хәлләрдән соң күп тә үтми вагонда хуҗа Виктор пәйда була. Өстенә бишмәт ябылган Рагузинның канга баткан икәнен дә күрми калмый, әлбәттә. Ләкин, күрәсең, үзенә сүз килүдән шүрләп, сәрхушләр яныннан китү ягын карый. Чөнки өч кешенең берсе дә рәсми рәвештә эшкә алынмаган бит. Әмма тавыш-тынсыз гына үтәр дигән өмете акланмый аның, тиздән Любовь шалтыратып, иренең кан косуын хәбәр итә, ашыгыч ярдәм чакырырга куша. Хәл эчендәге абзый сырхауханәгә озатыла, ләкин иртәнге якта дөнья куя.

Экспертиза нәтиҗәләрендә мәрхүмнең башлыча баш, күкрәк тирәсендә биниһая күп җәрәхәтләр булуы әйтелә. Мисалга күкрәк, борын сөякләре, 20 урыннан кабыргалар сынуны, баш һәм мигә зыян килүне һәм башкаларны китерергә була. Эксперт ир кешенең иң беренче чиратта уң як үпкә тишкәләнүе аркасында җан бирүен белдерә.

М.Тылибцев шул иртәдә фермалар тирәсендә тоткарлана һәм шунда ук гаебен тануын белдерә. Аның әйтүенә караганда, ирләр арасында низаг Рагузинның көнләшүе аркасында чыккан, үзенә төбәп әйтелгән начар сүзләрне күтәрә алмыйча ярсып китеп, шешәдәшне кыйнаган, кул белән генә түгел, перфоратор боравы белән дә суккан ул. Кыскасы, аның өлкән тикшерүче Алексей Сурчиловка биргән күрсәтмәләре төп шаһит Любовь сөйләгәннәрдән аерылмый. Шул рәвешле аңа аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән кырыс гаепләү белдерелә.

Ләкин кеше үтерүче колониягә озатылмый, чөнки психиатрлар 2нче төркем инвалид җинаять кылганда үз гамәлләрен аңларлык хәлдә булмаган дип табалар. Шуңа күрә тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч зат сак астындагы психиатрик сырхауханәгә дәваланырга җибәрелә.

Наил ВАХИТОВ,

Әлмәт районы

Комментарии