Акчаны күккә асу

Акчаны күккә асып буламыни, диярләр инде. Була икән шул. Түрәләр моның бик ансат ысулын тапкан. Казанның мәдәният паркы ягындагы таудан Казансу елгасы аша футбол тубы кырына корыч аркан сузасың да, шуңа контейнер асып, аңа 3 миллиард сум акчаны тутырасың да куясың. Менә бит ул, акчаң күп булса, аны кая куюның нинди генә ысуллары юк.

Акча күп булгач, аның хыялый кешеләре дә табылып тора бит әле. Әнә шәһәр өстеннән очып йөри торган трамвай ясарга хыялланалар. Имеш, андый трамвай булса, урамнарның да кирәге булмаячак. Аны чистартасы, асфальт җәеп торасы да юк, подъездың каршына төшәсең дә утырасың.

Урамнар дигәннән, безнең Нагорный бистәсендә алар авылдагы кәҗә сукмагыннан да начаррак. Дөрес, Таежная, Дорожная дигән ике урамга асфальт җәелгән, әмма андагы машина агышына карап торсаң, аркылы чыгарга да куркыныч. Киндерле кебек, арырак бистәләр турында әйтеп тә торасы юк.

Ярый, шәһәр урамында халык мәтәлә-кадала йөрсен дә, ди. Ә олы юлларда машиналар мәтәлә-кадала йөрсәләр нәрсә була? Йөрсә генә түгел, йөриләр дә. Минем машина белән Арча-Казан арасында йөргәнем бар. Бу ике арада юл юк, фәкать бер авылдан икенчесенә кадәр бару мөмкинлеге генә бар. Арча-Казан арасында һәр елны юл һәлакәтләре булып тора. Минем классташым да шушы юлда кызы белән һәлак булды.

Дәрвишләр бистәсендә ничә еллардан бирле юл хәрәкәтен киметү турында сүз алып барыла. Сүзе бар аның, эше юк. Дөресрәге, акча юк.

Арча, Киров өлкәсе, Балтач, Кукмара районнарына баручы барлык машиналар Киндерле, Биектау һәм башка авылларны машина сөременә чумдыра. Казансу елгасы аша асылмалы юл корганчы, ул акчаларны Казан-Арча трассасына тотып булмас микән? Киндерле, Биектау авылларының өске ягыннан Арча районының Иске Чүриле авылы өстенә килеп чыга торган магистраль төзү җае бар. Икенче вариант – тимер юл буйларын киңәйтеп, анда юл салып булмыймы? Әйе, булган акчаны эшкә җиккәнче, күккә асып кую җиңелрәк шул.

Минем тагын бер фикерем бар әле. Әллә Марат Хөснуллинга эндәшеп карыйбызмы? Кычытмаган җирегезне кашыганчы, тишекләрегезне ямагыз, димәс микән? Ул оборона министры Шойгу да Себердә яңа шәһәр төзү турында сүз кузгаткач, булганнарын төзәтергә кирәк, дигән иде.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии