Вәхши

Вәхши

Әллә тимер ишекләрнең шалтыравыннан, әллә артык дулкынланудан, колагымда металл чыңлавы шактый озак яңгырап торды. Әлеге учреждениенең саклык хезмәте җитәкчесе, эчке эшләр хезмәте капитаны Илдус Якупов һәм башка рәсми хезмәткәрләр ияләшкәннәр булса кирәк, бары тик көлемсерәп кенә куйдылар. Менә ул Казан үзәгендәге төрмәнең 17нче камерасы. Биредә тоткынлыкта аеруча куркыныч җинаятьче – «Вәхши» кушаматлы Рафаэль Гыймадиев.

Рафаэль Гыймадиев... Үзе белән күрешкәнче, мин аның кылган гамәлләре турында шактый мәгълүматлы идем инде. Берничә көн буена республика хокук саклау органнарында, Татарстан Югары суды карамагында булган рәсми тикшерү кәгазьләре, суд-медицина экспертизасы материаллары, милиция һәм прокуратура документлары, күп санлы шаһитлар күрсәтмәләре һәм тагын әллә никадәр документлар белән танышырга туры килде. Алты-җиде яшьләрдәге сабыйларның канга укмашып кипкән эчке киемнәрен, кыргый җәнлек һөҗүменнән калган чебештәй гәүдәләре төшерелгән фотодокументларны күреп, мин Р. Гыймадиевның татар авылында туып үсүенә, шунда урта белем алуына, моңарчы гап-гади кешеләр арасында яшәвенә шикләнә үк башлаган идем.

Беренче карашка камерадагы башка тоткыннардан берни белән дә аерылып тормый ул. Башкалар кебек үк, үзенә күпмедер күләмдә игътибар күрсәтүне үзгә максатларда файдаланып калырга омтыла. Янәсе, тикшерүләр вакытында аңа басым ясалган, начар мөгамәлә күрсәтелгән һ. б. Ә инде минем барлык документлар белән дә яхшы таныш булуымны һәм бирегә нинди максаттан килүемне аңлатып биргәч, тынычланып, үзе турында сөйли башлады.

Булачак «вәхши» республикабызның Мөслим районда 1963нче елның 1нче июнендә колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе иртәдән кичкә кадәр терлекчелектә хезмәт куя. Рафаэльнең үз сүзләре белән әйткәнчә, «гомерләре буе бушка эшлиләр».

Ә Рафаэльнең дөньяга килүен авыл халкы бүген дә хәтерлидер. Әтисе Гарифулла абый, ике кыз баладан соң улы тугач, бик шатлана, үзенчә бәби тәпие дә юа. Өенә дә кайта алмыйча, терлекчелек йортында исереп йоклый. Монысы гына сизелми дә үтәр иде. Әмма салган баштан әллә тәмәкесен сүндерми йоклап, әллә электр утыннан янгын чыгып, терлекчелек йорты яна башлый.

Бүген Рафаэль авылда яшәүче өлкән яшьтәге әти-әнисенә, туганнарына үпкәле. «Оныттылар», – ди. Тик, гомерлек җан һәм тән җәрәхәтләре алып, бүген дә терелеп җитә алмаган сабый кыз балалар алдында үзенең никадәр гөнаһлы һәм гаепле икәнлеген генә исенә төшерәсе килми аның.

Ә бит аны да әти-әнисе төн йокыларын калдырып, башкалар алдында ким-хур булмасын дип үстергән. Үзләре иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булсалар да, Рафаэль әйткәндәй, тиеннәр өчен эшләсәләр дә, аңа урта белем алырга мөмкинлек биргәннәр. Бу турыда аның үзе белән озак сөйләшеп утырсам да, җинаятькә беренче адым нинди тәэсирдә, нинди сәбәпләр белән башлануын аңлавы шактый кыен булды. Вәхшилеккә юл кайчан, нинди сукмактан башланып китә?

Беренче авыр җинаять кылганда, Рафаэльгә унсигез яшь тулган гына була. Үзләрен «авылның иң асыл егетләре» дип санаган берничә яшьтәше белән алар күрше авыл кызын төрлечә газаплап көчлиләр. Рафаэльнең әйтүе буенча, аның мәктәптә укыганда ук бу кызга күзе төшкән була. Ә кыз, «егетем армиядә, аны көтәм» дип, Рафаэль белән очрашудан баш тарта.

Кечкенәдән үк гаиләдә үз сүзен сүз итәргә өйрәнеп үскәнгәме, әллә кичләрен гадәткә кереп киткән аракы сөреме тәэсиреннәнме, Рафаэль кыздан үзенчә үч алырга була. Кич клубка чыккан кызны яшькә үзеннән кечерәк үсмердән «мотоциклда әйләнеп киләбез» дип үзләре янына алып килүен сорый. Ә анда исә кызны берничә шешәдән күзләре акайган дуслары белән Рафаэль каршы ала. Унҗиде яшьлек кызны көчләп кенә калмыйлар, вәхшиләрчә газаплыйлар. Ахыр чиктә аракыдан бушаган шешәне кан эчендә яткан кызның аяк арасына тыгып калдыралар. Вәхшилеккә иң зур адым шулай ясала.

Ирексездән, вәхшинең сүзен бүлеп:

– Бер гөнаһсыз кызның тормышын өзү нигә кирәк булды? – дип сорыйм.

– Үлмәде ул, – ди Рафаэль, нәрсәгәдер үкенгән сыман. – Малайлар барып әйткәннәр. Ну теге егет аңа барыбер өйләнмәде...

Әллә миңа гына шулай тоелдымы икән дип, соңыннан диктофонга язылган әлеге сүзләрне яңадан тыңлап карыйм. Сөйгән ярыннан фаҗигале рәвештә аерылган кызның бәхетсез язмышына сөенә иде Рафаэль.

Ә бит утыздан узган бу бәхетсез хатын-кызның бүгенге көндә дә берьялгызы ярты гарип булып шул авылда газапланып яшәвен белә, бик яхшы белә ул. Күрәсең, нәкъ менә башка кеше газабыннан ләззәт алырга омтылуы аны вәхшиләр сукмагына алып кергәндер дә.

Кылган җинаяте өчен 1983нче елның 10нчы октябрендә Татарстан Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе тарафыннан Рафаэль Гыймадиев унбиш елга ирегеннән мәхрүм ителә.

1998нче елның октябрендә Рафаэль Гыймадиев иреккә чыга. Тик төрмәдә узган унбиш ел бернинди акыл өстәми. Өлкән яшьтәге әти-әнисенең таянычы булып яшисе урында, ул картларның тормышына карчыга булып ябыша. Апалары, туганнарына да тынычлык бирми.

Аптыраган Гыймадиевлар, бар акчаларын җыеп, Рафаэльне Чаллыга озаталар. Бәлки, яңа җирдә яңа тормыш башлар дип өметләнә алар. Тик, бөкрене кабер генә төзәтә ала дигәндәй, Рафаэль әти-әнисенең пенсия акчасыннан тиенләп җыйган сумнарын Чаллыда кәеф-сафа коруга туздыра. Эшкә урнашу яисә берәр мәгънәле гамәл кылу турында уйлап та карамый. Көннәр буе үзе шикелле сәрхушлар тирәсендә болгана. Бер атна дигәндә вакытлыча үзен сыендырган туганнары яшәгән 24/02 комплексы тирәсендә ул белмәгән подвал һәм башка төрле ышык урыннар калмый диярлек. Нәфесен тыя алмавы, җенси тотнаксызлыгы аркасында төрмәгә утыртулары өчен кемнән дә булса үч алырга җыена ул. Һәм озакламый вәхшинең игътибарын ишегалдында уйнап йөрүче җиде яшьлек кыз бала җәлеп итә. Гадәттә, урамга чыгып ярты сәгать уйнагач та, аны таякка таянган бер әби чакырып ала.

1998нче елның 4нче октябре. 15 сәгать 40 минут. Нәни чебеш тирәсендә бөтерелгән козгын кебек, кеше күрмәгән арада, Рафаэль әлеге сабыйны, «песи балалары күрсәтәм» дип алдап, подвалга алып керә. Куркудан һәм авыртудан кычкырып җибәргән баланы, аякларыннан тотып, таш стенага бәрә. Аңын җуйган сабыйны Рафаэль вәхшиләрчә көчли. Вәхши сабый белән тагын да нинди ерткычлыклар эшләгән булыр иде – билгесез. Ләкин подвал баскычында әби тавышын ишетеп туктап кала. «Димәк, күрүче булган» дигән уй үтә башыннан, һәм, үз-үзен белештермичә, караңгыда сиксән яшьлек әбине бәреп егып, подвалдан чыгып кача...

1998нче елның 19нчы декабре. Чаллының 23/02 комплексында яшәүче ун яшьлек Рәмзия әнисе рөхсәте белән ишегалдына уйнарга чыга. Рафаэль кыз балага йортның 10нчы подъездында баскыч төбендә яңа туган эт балалары булуын әйтә. «Ышанмасаң күрсәтәм», – дип, шунда чакыра.

Подъездга килеп кергәч тә, баланың ияк төбенә пычагын тери. «Тавышыңны чыгарсаң үтерәм», – дип яный. Рәмзияне канга баткан, вәхшиләрчә көчләнгән килеш табып алалар.

1998нче елның 24нче декабре. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә Рафаэль чираттагы «ау»га чыга. Чаллының 23/05 комплексы йортлары тирәсендә шактый озак бутала. Өенә ашыгучы унөч яшьлек Юля артыннан 8нче йортның подъездына керә һәм, лифт көткән арада, кызның җилкәсеннән эләктереп ала. Бу юлы әллә Рафаэльнең артык исерек, әллә кыз баланың бераз зуррак булуы Рафаэльгә уйланган вәхшилеген ахыргача дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Юля көч-хәл белән үзенә ерткычларча ябышкан ир кешедән ычкынып китә ала. Ишектән кереп килүче күршеләре исә Рафаэльне тоткарлый. Бәхеткә, Юляның әтисе, хәлне тиз аңлап, күршесенә ярдәмгә ашыга. Әнә шулай вәхши яңадан милиция кулына барып эләгә.

Ә бу вакытта Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсендә инде аның эзенә төшеп килгән булалар.

Тик, үз корбаннарын караңгы, ышык урыннарда ерткыч бүре кебек сагалап йөрүченең эзенә төшү җиңел булмый шул. Җитмәсә, вәхшинең адресы, даими торган җире дә юк...

Р. Гыймадиев кылган җинаятьләрен киметеп күрсәтергә, сорау алучыларга, тикшерүче юристларда шик-шөбһә тудыру өчен ниләр генә эшләми! Янәсе, ул хокук саклау органнарында эшләүче усал хезмәткәрләрнең җәфалаулары нәтиҗәсендә генә гөнаһларны үз өстенә алырга мәҗбүр булган. Янәсе, бала-чага ни сөйләмәс... Аның тизрәк иреккә чыгасы, иректә ерткычлыкларын дәвам итәсе килә.

Кулга алынгач та, ул озак вакытлар бер генә җинаятен дә танымый. Җиде яшьлек Ленаны да, ун яшьлек Рәмзияне дә, имеш, үз гомерендә очратканы, белгәне юк. Ә инде унөч яшьлек Юляга килгәндә, ул аңа «бары тик лифтка керергә ярдәм итмәкче» булган. Тегесе исә тавыш күтәргән, ярдәмгә күршеләрен чакырган.

Җиде яшьлек Лена башка яшьтәшләре белән берлектә быел мәктәпкә барасы булган. Әмма ул кичергән фаҗига сабыйны гомерлек гарип иткән. Аны бүген дә әти-әниләре күтәреп яисә коляскага утыртып йөртә. Фаҗиганең бердәнбер дәлиле буларак, әти-әнисе һәм табиблар рөхсәте белән Ленаны кара-каршы очрашуга алып киләләр.

Бүлмәдә берничә кеше булуга карамастан, сабый үзен рәнҗетүчене тиз танып ала: «Әнә шул кеше мине авырттырды», – дип, бармагы белән Рафаэльгә төртеп күрсәтә. Кызчык киемендә сакланган мәни һәм чәч бөртегенең дә суд-медицина экспертизасыннан Рафаэльнеке булуы раслана.

Ун яшьлек Рәмзиянең дә йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра. Никадәр әрнү, кайгы-хәсрәт килгән бу гаиләгә! Алар бүген башка шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр. Чөнки тирә-юньдә һәрнәрсә үсмер кыз күңеленә фаҗигале 19нчы декабрь көнен хәтерләтә. «Ходаем, безгә килгән кайгыны башка беркемгә бирмәсен иде», – дип өзгәләнә Рәмзиянең әнисе.

Әле сөйләгәннәр вәхшинең ерткычлыгыннан берничә эпизод кына әле. Хәйләкәр, астыртын җинаятьче аларын да кире кагып булмаслык дәлилләр булганга гына танырга мәҗбүр.

Ә бит вәхши тарафыннан рәнҗетелеп тә, үз вакытында милициягә мөрәҗәгать итмәүчеләр булуы мөмкин. Юлында очраган һәркемне кыерсытып, сытып, изеп яшәргә тырышу, ахыр чиктә, мондый рәнҗетүләр аның үзенә кайтачагына ул бүген төшенеп килә бугай. Әмма мондыйлар кылган гөнаһлары өчен гомерләре буе газапланып яшәргә җыенмыйлар. Алар җай көтеп яши.

Р. Гыймадиев та һаман боргалана, алдый, гөнаһларын йомшартырга тырыша. Берара хәтта «акылына җиңеллек килгән» булып кылана башлый. Әмма Татарстан Республикасы суд-психиатрия экспертиза комиссиясе аның бу хәйләсен кире кага.

Татарстан Югары судының җинаятьчеләр эше буенча Р. Г. Гайнетдинов рәислегендә узган суд коллегиясе Р. Гыймадиевны кылган җинаятьләре өчен аеруча каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән унбиш елга ирегеннән мәхрүм итте.

Камил СӘГЪДАТШИН

Комментарии