Ай-һай кыйммәт чыршы

Яңа еллар узды, чыршыларны инде күптән җыеп алдылар. Аһ-һай кыйбатка төшә икән хәзер урамга чыршы бизәп кую. Миллионнар белән исәплиләр икән бит. Кемнеке кыйммәтрәк, кемнеке матуррак дип ярышалар бит әле шәһәр түрәләре. Моның кадәр акча туздыру ник кирәк икән соң? 10 көн тора бит инде ул чыршы, торса. Бездә бөтен булган проблема чыршы бизәү түгел югыйсә. Илдә күпме пенсионер көчкә очын-очка ялгап яши. Ятим балалар күпме?! Миллионнар түгеп урамга чыршы бизәгәнче, шул акчалардан балаларга, картларга өлеш чыгарсалар, бәйрәмнең кадере мең кат артык булыр иде. Ә күпме гарип бала тиешле дару ала алмыйча тилмереп ята. Шул миллионнарны аларны дәвалауга да тотып була.

10 миллионлык чыршы 10 елга җитсә, ярар инде, дияр идең, ул матурлык ун гына көнлек шул. Элек 31нче декабрь ял көне түгел иде. 1нче гыйнвардан гына ял итә идек. Ә хәзер ун көн ял итәбез. Ял иткән көннәр өчен акча түләнми бит. Ял көне күп булгач, кунаклар да килә, үзең дә кунакка барасың. Мәҗлес хәмерсез булмый инде ул. Аның өчен акча күктән яумый. Кешедән калышмаска тырышып, әҗәткә акча алып торып булса да, мәҗлес ясыйсың. Бәйрәмнәр узгач кесәдә җилләр уйный. Андый бәйрәмнәр кешенең кесәсенә генә түгел, сәламәтлегенә дә суга әле. Яңа елларда болай күп ял итү бер дә безнең файдага түгелдер дип уйлыйм. Аны өч кенә көнгә калдырырга кирәк. Гади кешеләр минем белән килешер дип уйлыйм.

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии