Үтерү өчен тудыру

Үтерү өчен тудыру

Ширәмәт авылында яшәүче Елена Венковага 27 июльдә 27 яшь тула. Энесе Александр, сеңлесе Ольга белән әлеге вакыйганы билгеләп үтәләр. Ни хикмәт, башка вакытта кыстаганны көтеп тормаучы «юбиляр» ул көнне аракы эчми. Һәрхәлдә, туганнары шуны раслый, төн уртасында сырхауханәгә эләккәч тә, табиблар исереклек галәмәтләре сизми. Шундый тантаналы көндә дә тамак чылатмагач, җитди сәбәп булган дигән нәтиҗә ясарга гына кала.

Төн уртасы җиткәндә эче һәм аркасы авырта башлагач, алар ашыгыч ярдәм чакырта. Ләкин өендә дә, участок сырхауханәсенә китергәч тә, ул табибларга корсак тирәсенә кагылырга рөхсәт итми. Дежур табиб Т.Иванова авыртуны аналыктан читтәге көмәнлек дип фаразлагач, Елена моны кире кага. Авыртуны баса торган укол кадаганнан соң, бәдрәфкә барырга теләвен белдерә. Аны озата барган медицина хезмәткәре коридорда көтеп кала һәм бераздан ишекне ачып карагач, унитаз гына түгел, ханымның куллары да канга буялганын күреп, тампон алып килергә йөгерә, шаукым куптара. Хатынны коридордагы кушеткага алып чыгып салалар. Һәм үзәк район сырхауханәсеннән ярдәм чакырталар.

Шул рәвешле, Елена төннең икенче яртысында гинекология бүлекчәсенә эләгә. Мондагы белгечләр исә эшнең асылына тиз төшенә, ягъни кан килүнең авырлы булу гына түгел, шушы арада гына бала табу нәтиҗәсе икәнен ачыклыйлар. Моңа кадәр йөкле икәнен яшереп килгән пациент, бала төште, дип икенче төрле сөйли башлый, буйга узу срогын да бик аз күрсәтә. Ләкин тәҗрибәле акушер-гинеколог Ж.Мавкованы алдый алмый. Яралгы бик күпкә зуррак, ягъни формалашкан бала булган дип исәпли ул. Хәер, Елена үзе дә соңрак шул бүлекчәнең табиб-ординаторына, үле бала таптым, зиратка күмдек, дип сөйләнә. Кыскасы, полиция чакыртырга туры килә. Иртәнге якта килгән оперативникка да ул шундый ук күрсәтмә бирә.

Ләкин Е.Венкованың ни дәрәҗәдә хак һәм ялган сөйләве шул ук көнне төштән соң ачыклана. Ширәмәт сырхауханәсе ишегалдына этен ияртеп кергән ханымның дүрт аяклы дусты читкә ыргыла башлый, хуҗабикәне чирәм арасында ятучы яңа туган бала мәете янына тартып китерә. Тиздән сырхауханәнең барлык хезмәткәрләре куркыныч табылдык янына җыйнала. Шәфкать туташларының берсе кендеге дә өзелмәгән малай гәүдәсен катыргы тартма белән каплап куя.

Полициягә, Елена, зиратка күмдек, дигән баланың шушы икәнен ачыклавы авырлык тудырмый. Кеше ышанмаслык хәл: төнлә белән 4-5 минут бәдрәфтә булган арада ул баланы табып, икенче каттагы тәрәзәдән ыргытып өлгергән булып чыга. Аның күрсәтмәләреннән бер генә өзек китерик: «Яралгыны кулыма алдым, аның малай икәнен аңладым, күзләре йомык иде, исән икәнлеге сизелмәде… » Ләкин соңыннан үткәрелгән суд-медицина экспертизасы бала җитлекмәгән (7-8 айлык) булса да исән туган, җиргә бәрелү сәбәпле баш һәм эчке органнарына зарар килүе аркасында җан бирүен күрсәтә. Бу җәһәттән, аның бавыры өзелүне әйтү дә җитәдер. Молекуляр-генетик тикшеренү исә баланың биологик анасы Е.Венкова дигән нәтиҗә ясый.

Елена гинекология бүлегендә биш көн дәвалана. Үзен бик иркен тота, туктаусыз тәмәке көйрәтә, шәфкать туташлары белән дорфа сөйләшүдән дә тартынмый, кыскасы, бер дә кеше үтерүдә гаепле зат кебек кыланмый. Һәм 1 август көнне сырхауханәне үз белдеге белән ташлап кайтып китә. Тикшерү комитетының Түбән Кама бүлеге аңа каршы РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе, ягъни әни кешенең яңа туган баласын үтерү очрагы буенча эш кузгаткач та, әллә ни исе китми әле. Өлкән тикшерүче Рафаэль Шакировка биргән беренче күрсәтмәсендә гаебен танымый, инде чәчләре үскән малайны яралгы (плод) дип кенә атый һәм үле иде дип бара. Бер, шок хәлендә идем, яралгыны форточкадан аңлашмыйча ыргыттым, дисә, икенчесендә аборт өчен утыртырлар дип куркуын сәбәп итә. Ләкин экспертиза нәтиҗәләре аны гаебен танырга этәрә.

Җинаять эше октябрь аенда Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе карамагына җибәрелә. Ноябрьдә хөкем чыгарыла. Әлбәттә, аның гаебен тануы, үкенүе һәм балигъ булмаган балалары барлыгы исәпкә алына һәм чагыштырмача җиңел җәза бирелә. Ягъни ул 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә һәм җәзаны үтәү хәзер 4 яшендәге иң кече малайга 14 яшь тулганчыга кадәр кичектерелә.

Инде балалар турында сүз чыккач, Елена Венкованың гаиләсе, тәрҗемәи хәле, тормыш рәвешенә дә кыскача тукталырга кирәктер. Юкса, аны шушы җинаятькә этәргән сәбәпләрне ачыклап һәм ошбу хатынга әхлакый яктан бәяләмә биреп булмастыр. Бу өстән-өстән генә бәян иткәндә дә шактый урын алыр кебек, чөнки Елена бик хикмәтле язмышлы кеше.

Буйдак энесе һәм кияүгә чыкмаган сеңлесе белән әти-әнисе калдырган авыл йортында яши алар. Әтиләре Түбән Камада көн күрә, балалары белән аралашмый диярлек. Әниләре Минзәләдә башка ир белән яши. Паспорты буенча Елена – кыз кеше, ягъни рәсми рәвештә никахлашмаган. Дүрт яшьлек малайдан тыш 7, 9 яшьләрендәге ике кызы да бар.

Беренче баласын Андрей дигән ир-аттан 2003 елда 17 яшендә үк тапкан. Ул үзен кызның атасы итеп танымаган, шуңа күрә ярдәм дә итмәгән. Соңрак ир ниндидер криминаль «разборка»да үтерелгән.

2004 ел азагында туган кызның әтисе Евгенийның кайда икәне мәгълүм түгел. Ә малайны Елена колониядән алып кайта. 2007 елда банктан алган кредитын түләмичә мошенниклык кылуы һәм караклыгы аркасында (шул исәптән, энесенең DVD-плеерын урлап саткан өчен) бер-бер артлы өч тапкыр хөкем ителә ул. Ике яшь баласы булуын, өченчегә авырлы икәнен исәпкә алып, аны ирегеннән бары тик бер елга мәхрүм итеп, Түбән Новгородтагы хатын-кызлар өчен махсус «зона»га җибәрәләр. Чынлыкта, тимер читлектә дөньяга килгән сабыйга 8 ай дигәндә иреккә чыга алар.

Анасы белән тумас борын «утырып» кайткан малайның таныклыгында атасы булып 1983 елгы Станислав Мамончиков язылган. Тикшерү документларында ул Еленаның законлаштырылмаган ире (сожитель) дип атала, яшәү урыны итеп тә шул ук Венковлар адресы күрсәтелә. Станиславның әйтүенә караганда, алар алты ел чамасы бергә яшиләр икән. Әлбәттә, моны юньле-рәтле тормыш дип булмас. Станиславның әнисе янына кайтып киткән чаклары да күп булган. Башлыча, «шабашка»да йөрүче ир-атның эш буенча Ширәмәттән югалып торган вакытлары да еш кабатланган. Кыскасы, гаилә Еленаны берничек тә кысрыкламыйча, ирекле тормыш өчен тулы мөмкинлек калдырган.

Бу уңайдан, форточкадан урамга томырылган малайның атасы кем булган, дигән сорауга ачыклык кертергә кирәк. Аңлашыла ки, әгәр С.Мамончиков, яхшымы-яманмы, хатынның ире икән, баланың атасы да ул булырга тиеш кебек. Станислав исә никахсыз хәләл җефетенең көмәнле икәнен дә, фаҗигале хәл булып, мәгълүмат чаралары аша хәбәр бөтен Русиягә таралгач кына белдем, дип бара. Хәер, ул гына түгел, шактый юан гәүдәле хатынның корсаклы икәнен авылда да беркем сизмәгән, тикшерергә, тотып карарга рөхсәт итмәгәч, хәтта Ширәмәт сырхауханәсе табиблары да тәгаен генә әйтә алмаган. Бу хакта Елена сеңлесе Ольга белән генә уртаклашканы мәгълүм хәзер.

Шаукымлы хәлләрдән соң әлеге пар арасындагы мөнәсәбәтләр тәмам бозыла. Иң элек, ир кеше хатынына баласын юк иткән өчен ачу саклый. Ләкин Елена исә фаш ителгәч үк: «Узган ел азагында, бер ай чамасы очрашып йөргән Альберт исемле егеттән балага уздым», – дип күрсәтмә бирә һәм судта да бу сүзеннән кире кайтмый. Тикшерүче һәм полиция бу кешене эзләп табуны кирәк санамый, чөнки Венкова кылган җинаять буенча кузгатылган эш өчен моның әһәмияте булмый. Ә менә С.Мамончиков өчен, хыянәт мәсьәләсе «калкып» чыгып, эзсез калмый. Ахыр чиктә, болар барысы да икенче фаҗигага нигез әзерли. Октябрь уртасында Сабан туе уза торган мәйдан буендагы урманлыкта кәҗәсен эзләп йөргән әби агачка асылынган ир кеше мәетен күреп ала.

Бу 29 яшьлек С.Мамончиков булып чыга. Үләр алдыннан язылган хат табылмый. Ләкин элмәккә керергә этәргән төп сәбәпне фаразлап була. Әрләш-талашларны Елена да яшерми. Стас ике көн элек Александрга: «Әгәр асылынсам, сез гаепле буласыз», дигән СМС-хәбәр дә җибәргән булган. Ләкин беркем дә гаепләнмәде, үзе генә вакытсыз дөньядан китте, аңа әти дип сыенырга яратучы дүрт яшьлек малай ятим калды. Тормышта үз урыныңны таба алмау, эчкечелек кебек сәбәпләрнең хәлиткеч йогынтысын да исәптән чыгарып булмый, билгеле.

Еленаның чынлыкта бернинди ярдәмчесез тәрбияләнүче өч бала янына дүртенчесен алып кайтасы килмәве аңлашыладыр. Ул гына түгел, ошбу «күке» ике баласын тапкач, уйлап та тормыйча, тудыру йортында ук калдырып чыккан икән әле. Исән булсалар, хәзер аларга да 6-7 яшь булырга тиеш ди. Бәхетсез сабыйлар язмышы белән кызыксынган кеше генә юк.

Шулай итеп, юк ителгән бала 27 яшьлек ханымның алтынчысы була. Безгә мәгълүм булганнардан, билгеле. Яралуы билгеле булу белән үлемгә хөкем ителә ул. Тудырыр исәбе булмагач, хатын сырхауханәгә бармый, исәпкә дә басмый. Бары тик котылу турында гына уйлый. Төрледән-төрле медикаментлар эчеп карый, файдасы тими. Май аенда колониядә бергә утырган Чаллы хатыныннан дарулы абортка, икенче төрле әйткәндә, бала төшүгә китерә торган таблеткалар ала. Дустының әйтүенә караганда, ошбу чараны сырхауханәгә бармыйча өйдә генә башкарып чыгарга мөмкин. Дару тулгак тоту һәм бала төшүгә китерәчәк дип аңлата ул. Ләкин табигый процессны җиңел генә өзеп булмый шул. 27 июль көнне төштән соң кабул ителгән дару төнге сәгать 11ләр тирәсендә түзеп булмаслык авыртуга китерә. Ләкин дару, дөресрәге, агу үз эшен башкарып чыга, ягъни көтелмәгән, кирәкмәгән һәм җитлекмәгән сабыйны дөньяга китерә. Яшәү өчен түгел, үләр өчен…

2022 елның 19 апреле – кече малайга 14 яшь тулып, аның әнисен ирегеннән мәхрүм итү турындагы былтыргы хөкемнең законлы көчен алу көне. Ләкин әлеге кара көнне якынайту куркынычы да юк түгел. Моның өчен Еленаның башка җинаять эшләп куюы яисә тиешле вазифаларын үтәмәгән өчен ана хокукыннан мәхрүм ителүе дә җитә. Бусы була күрмәсен. Киресенчә, ул сабак алып, акылга килсен дә, амнистия игълан ителеп, аны җаваплылыктан азат итеп куйсыннар иде. Иң беренче чиратта, балалар хакына.

Шәхсән үзем, төпчек малай үсеп, колониягә китәр көннәр якынлаша башлагач, Елена тагын бер бала табып куяр, дип фаразлыйм. Бу юлы үтерер өчен түгел, ә җәзадан котылу өчен.

…Кызганыч ки, мондый кыргыйлыклар сирәк, ләкин булгалап тора икән. Былтыр шул ук Түбән Камадагы Шинчылар урамындагы йорт подвалында сантехниклар ак пакетка салынган яңа туган сабыйның җансыз гәүдәсен табалар. Аның бәрелгән-сугылган урыннары юк, әмма баш түбәсендәге сөяге чатнаган була. Бу тудырган вакытта ясала торган җәрәхәтләр рәтеннән икән. Шуңа күрә ул туганда ук җан биргән, дөресрәге, үле килеш дөньяга килгән, дигән нәтиҗә ясыйлар. Димәк, әни кеше мәетне чыгарып ташлаган булып чыга. Ошбу хатын-кызны таба алмыйлар. Тапсалар да, бернинди җәза биреп булмас иде. Чөнки бездә мәетләрне чүплеккә ташласаң да, бернинди җаваплылык каралмаган, хәтта штраф та салып булмый икән.

Наил ВАХИТОВ.

Түбән Кама районы.

Комментарии