Каешлы тәрбия

Каешлы тәрбия

Үз өйләрендә кагылу-сугылулар кичереп яшәгән балалар күп. Җәбер-золым авыр нәтиҗәләргә китермәсә, каешлы тәрбия күләгәдә дә калырга мөмкин. Ләкин кимсетү-җәберләү очракларының, шаукым куптарып, хокук саклау органнары, судка барып җиткәннәре дә бихисап. 
Азнакай районындагы авылда яшәүче хатын салкын февраль кичендә ике малаен урамга куып чыгара. 11 яшьлек Нияз (балаларның исемнәре үзгәртелә) кышкы киемнәрен эләктереп өлгерә, 14 яшендәге Алмаз өйдә ничек булса шулай – шорты, җиңсез жилет, чүәк кигән килеш атылып чыга. Малайларның беренчесе – туганнары, икенчесе укытучы ханым өенә барып керә. Нефтьчеләр оешмасында эшләүче әти кеше улларын эштән кайтышлый алып китә. Ул чакта ошбу хәбәр авыл башлыгына, аннан соң полициягә барып ирешкән була инде. 
Участок инспекторы Ф. Галәвов белән ПДН хезмәткәре 34 яшендәге өч бала анасын нык исерек килеш күрәләр. Лена Әхмәтшинага карата административ беркетмә төзелә. Бу куркытмый сәрхуш хатынны. 11нче февральдә кече малайга кышкы аяк киеме белән ора, ике көннән тагын кыйный. Тикшерә торгач, соңгы бер елда моның кебек очраклар бик күп ачыклана. Өйдә ике малайга сугу, янау, бәрү өчен кулланылган каеш, пычак, тимер чүмеч, телефон кору җайланмасы һәм башка әйберләр алына. Моңа кадәр тәвәккәлләмәгән ир-ат, ниһаять, сәрхуш хәләл җефетен җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза яза. 
Беренче эш ике малайны даими рәвештә җәберләү, җәфалау очраклары буенча өчтән җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган 117нче маддә нигезендә кузгатыла. Моңа аларның һәрберсенә тиешле тәрбия бирмәү турындагы ике эпизод өстәлә. Аннан соң 14 яшьлек улына пычак тотып җикеренгән өчен үтерү белән янауда гаепләнә ул. Тикшерү эшләре озакка сузылмый, чөнки хатын-кызның галәмәтләрен зарар күрүче малайлар, аларның рәсми вәкиле булган әтиләре һәм авыл кешеләре дә раслап тора. Моны, иң беренче чиратта, эчкечелек нәтиҗәсе, диләр. Тикшерү барышында ачыкланганча, котырынып китү өчен сәбәп таба ул. Әйтик, малайлар шаулашып уйнаса, аңа аракы эчмәскә кушып кәефен бозса, телефонын таба алмаганда аны малайлар алган дип санаса, ире белән әрләшкәндә аңа каршы сүз әйтсә, аларга чүмеч белән тондырырга, сугарга сәләтле ул. Хәтта шешәдәш дус хатыны да икәүләп эчеп утырганда музыка тавышын киметергә кушкан Алмазның башына китереп сугуына гаҗәпләнүен әйтеп тора. 
Аның турында уңай сүз әйтүче юк. Бу җәһәттән, ул чакта әле алты яше тулып кына килә торган кече кызлары сөйләгәннәргә кыскача тукталып үтсәк, барысы да аңлашылыр шәт. Әнисенең аракы, сыра, көмешкә эчүен, тәмәке тартуын, исерек чакта усаллануын, абыйларын гел кыйнавын, аларга каеш белән сугуын, савыт-саба ыргытуын, аларның елауларын әйтә ул. Шулай ук әнисенең берничә көн югалып торуын да, хәтта аның кем янына китүен дә белә кызчык. Андый чакларда ашарга әтиләре әзерләвен, үзен бакчага да ул илтүен сөйли, кыскасы, әнисенә дә, өйдәге вәзгыятькә дә бәя бирә бала. 
Лена Әхмәтшина малайларын кыерсытуын тулысынча таный, тәүбә итүен дә белдерә. Азнакай шәһәр суды хөкемдары өч бала анасын япкынлыкка озатмый, билгеле. Чөнки бу балалар язмышына уңай йогынты ясамаячак бит. Шуңа күрә аңа өч ел да ике айлык шартлы срок бирелде һәм төзәлү өчен ике еллык сынау вакыты билгеләнде. Мондый хөкемне упкын кырына бастыруга тиңләргә мөмкин, чөнки бер ялгыш адым ясау, ягъни законсыз гамәл кылу белән түбәнгә мәтәлү, колониягә эләгү куркынычы яный. 
***
Быел 12нче март иртәсендә Актүбә бистәсендә яшәүче ханым иренең дулавын, фатирда дүрт бала булуын полициягә хәбәр итә. Погонлы хезмәткәрләр килеп җиткәндә 46 яшендәге Илмир Габделхаков тынычлана төшкән була. Ләкин хуҗабикә «сожителенең» 13 яшьлек улын кыерсытып торуын һәм әле яңа гына 2006нчы елгы студент кызын җәберләвен әйтә дә, аны җавапка тартуны сорап гариза да язып куя. Хуҗабикәнең үзенә карата эшләнгән тупаслыклар күләгәдә кала. 
И. Габделхаков өч баласы булган Марина белән күптәннән бергә яши. 2013нче елгы уртак кызлары да бар, димәк, өйдә балигъ булмаган дүрт бала, шул исәптән, 17 яшендәге Ксения яши. Ул якшәмбедә иртәдән салмыш ир белән аек хатын арасында низаг чыккач, олы кыз әнисен яклап арага керә дә ярсыган ир һөҗүменә дучар була. Хатын-кызлар әйтүенчә, үги ата аның муеныннан эләктереп ала, «үтерәм» дигән сүзләр кычкырырга да өлгерә, кызы кулын тешләгәч кенә ычкындыра. Бу инде аның РФ Җинаять кодексындагы «Үтерү белән янау» дигән 119нчы маддә кысаларына эләгүен белдерә. 
Тикшерү эшләре барышында, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шук малайны җәберләү очраклары күпләп ачыклана. Мәсәлән, Артемны савыт-сабаны юмаган, аңа каршы әйткән, өйгә соңарып кайткан, кечкенә сеңлесен елаткан чакларда кул белән сугып, каеш белән эләктереп «тәрбияләгән» була. Мондый хәлләр берәү-икәү генә булмагач, даими җәберләү дип бәяләнә һәм тагын бер җинаять эше кузгатырга сәбәп чыгара. 
Итәгенә ут капкан И. Габделхаков ике җинаятен дә таный. Рәсми кәгазьләрдә ул өч балалы ата санала, аларның икесе аерылышкан хатыны белән яши, боларга үгиләрне дә өстәмичә булмый. Илмир моңа кадәр хөкемгә тартылган кеше түгел. Судта зарар күрүче як аңа кырыс җәза таләп итми. Нәтиҗәдә, 1977нче елгы ир-ат өч ел да бер айлык шартлы хөкем белән калдырылып, махсус исәпкә куела. 
***
Шул ук бистәдә яшәүче 9 яшьлек Илшат 31нче майда кибеттән электрон сигарет чәлдереп чыгып барганда тотыла. Өченче сыйныфка күчкән укучының ошбу хилафлыгы шаукым чыгармый калмый, билгеле. Икенче көнне әнисе Фәридәне мәктәпкә чакыралар. Ханым анда чакта телефонына «сожителе» В. Кудряшов шалтырата. Укытучы Л. Повадырева аның Илшатка бик ныклап эләктерәчәген әйтеп тузынуын ишетеп ала һәм игътибарсыз калдырмый. Аның укучы баланы өендә җәберлиләр дигән шикләнүләре урынлы икәнен икенче көнне Илшат үзе сөйләп бирә. Мәктәп фельдшеры аның тәнендә бик күп кызарган-күгәргән, димәк, сугылган урыннар булуын белдерә. 
Шул көнне үк мәктәптән «Актүбә» полиция бүлекчәсенә бу хакта язма хәбәр җибәрелә. ПДН инспекторы малайдагы тән җәрәхәтләрен фотога да төшереп ала хәтта. Сырхауханәдә үткәрелгән суд-медицина тикшеренүе малайның гәүдәсендә 12 тән җәрәхәте булуын, шөкер, аларның сәламәтлеккә зыян китермәвен күрсәтә. Кыйнауларның авыр нәтиҗәләргә китермәве әни кеше һәм аның өлкән яшьтәге «сожителе» җәзасыз котылды дигәнне белдерми, билгеле. Алар өеннән ике бил каешы һәм идән юу пумаласы (швабра) алына һәм дәлил итеп теркәлә. 
Тикшерү барышында ачыкланганча, 31нче майда Фәридә кибеттә тотылып хур иткән улын шаһитлар, ягъни өч яшькә өлкәнрәк малае һәм аның ике дусты алдында швабра белән тукмый, кунаклар чыгып шылу ягын карый хәтта. 70 яшьлек В. Кудряшев исә малайны каеш белән яра, бичара бала әйтүенчә, бик озаклап кыйный, кимендә утыз тапкыр суга. Илшат әлеге «тәрбия чаралары»ннан соң идәннән тора алмыйча ятуын әйтә. 
Ир белән хатын 31нче майдагы гамәлләрен полициядә вакытта ук үзләре дә сөйләп бирә. Әлбәттә, гаепләрен киметергә тырышалар. Кудряшов, мәсәлән, малай әйткәнчә 30 тапкыр түгел, өч мәртәбә сугуын әйтә. Алга таба моның кебек очракларның шактый булуы ачыклана. Әни кеше улын тыңламаган, язуы, укуы, тәртибе начар булган өчен, әйтик, бер кызның уку әсбапларын чүп савытына ташлау, пычрак кулы белән икенчесенең күлмәген пычрату кебек юньсезлекләр кылгач тукмавын яшерми. Абзый исә тыңлаусыз малайны «ирләрчә» тәрбияли, каеш белән дә кыйный, ялангач тезе белән дөге ярмасына тезләнеп торырга да мәҗбүр итә икән. Шаукым чыгып, тикшерү эшләре барган чорда да абыйсының велосипедын рөхсәтсез алып чыгып киткән малайны җәзасыз калдырмый ул. Шуңа күрә аның тәүбә итүләренә ышанасы да килми. 
Шулай итеп, әни кеше даими җәфалау һәм тиешле тәрбия бирмәү дигән ике җинаятьтә гаепләнә һәм өч ел да бер айлык шартлы хөкем ала. В. Кудряшов эше судта каралып бетмәгән әле, әмма җәза шул чама булыр дип көтелә. 
***
Азнакайда яшәүче Рөстәм Магеррамов та охшаш җинаять кылуда гаепләнеп хөкемгә тартылды. Аерма бары тик шунда: өч балалы гаилә башлыгы 14 яшьлек кызына кул күтәрүен кире кагып, гаебен танымады, аны агартып-аклап сөйләүчеләр дә, киресен раслаучылар да булды. 
7нче апрельдә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар инспекциясенә иптәш кызы белән килгән Әминә мөрәҗәгать итә. Кыскача әйткәндә, әти-әнисенең җәберләвен, өендә торасы килмәвен белдереп зарлана. Әлеге хәбәр игътибарсыз калдырылмый. Инспектор И. Хисаметдинов полициягә район опека бүлеге вәкилләрен чакырып Әминә белән очраштыра. Кыз алар алдында гаиләсендә кыерсытуларга дучар икәнен белдереп, язма аңлатма бирә. Әлеге күрсәтмәләр тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенә тапшырыла. 
13нче апрельдә 8нче сыйныф укучысы мәктәпкә килмәгәч, аның әнисе класс җитәкчесенә моны гаилә мәшәкатьләре аркасында дип аңлата. Ләкин шул ук көнне укытучы ханым кызның полициягә мөрәҗәгать итүе турында хәбәр ала. Иртәгәсен укучы бала аңа дәрес калдыру сәбәбен җиткерә. Әйтүенчә, ул иртәдә атасы кызының телефоннан кем белән аралашуын белмәкче була, кыз исә телефонын «биккә» куеп, каршы килә. Ачуы чыккан Кавказ ягы кешесе кызның башына өч тапкыр телефон белән суга, хак булса, башына шампунь сылап, чәчен кырырга маташа. Искәртеп үтик, әтисенең этү-йолкулары аркасында бәрелеп пәйда булган күгәргән урыннарны берничә көннән тикшерүчегә күрсәтмә биргәндә дә күрсәтә ул һәм алар фотога төшерелә, сурәтләр дәлил буларак теркәлә. Әти кеше аңа өйдә булган хәлләрне сөйләмәскә кушса да, Әминә туктарга уйламый, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары белән очрашуда да барысын да бәян итә. 
Р. Магеррамовка карата шул ук маддәләр буенча кузгатылган җинаять эшендә законсыз гамәлләргә этәргән сәбәпләр арасында да гел телефон телгә алына. Ләкин эш 38 яшендәге ир-атның күчеш чоры яшендәге замана баласының телефонга төртелеп утыруы белән килешмәвендә генә түгел кебек. Азербайҗан кешесе үсеп килә торган кызының башка милләт малайлары белән аралашып һәм якынаеп китүен кисәтергә тырышканга охшый. Бу уңайдан 4нче февраль вакыйгасын искә алыйк. Ул көнне Әминә янына ике классташы, шул исәптән бер малай килгән була. Кайтып кергән Р. Магеррамовның ачулы кыяфәтен күргәч, кунаклар подъездга чыга. Алар икесе тиң фатирдагы мәхшәрне, кызның: «Алар дәфтәр алырга гына килгән иде», – дип кычкыруларын, суккан, бәргән тавышларны ишетүләрен, ул гына да түгел, Магеррамовның подъездга чыгып яшүсмергә бер тапкыр сугуын да әйтәләр. Соңрак дус кызына ватсап буенча кулындагы күгәргән урыннарның фотосын да җибәрә Әминә. Гомумән, дусларына өйдә булган хәлләрне җиткереп тора, аларда теләктәшлек таба ул. Әйтелгәнчә, полициягә дә дус кызы озата бара бит. 
Юстиция майоры Р.Ф. Газетдинов җинаять эшендә Р. Магеррамовның дүрт-биш ай дәвамында кызына тугыз тапкыр кул күтәрүен ачыклый. 13нче апрельдә булган соңгысы буенча үткәрелгән экспертиза күз-яңак тирәсендә, кулбашында күгәргән урыннар булуын күрсәтә. Кызның әнисе моның ише җәрәхәтләрне телефонын алган өчен Әминәнең үз-үзен дөмбәсләве, башын стенага оруы белән аңлата. Димәк, иренең гамәлләрен кире кага, аларны яшүсмернең күчеш чорындагы холыксызланулары дип саный. Рөстәмнең олы яшьтәге әнисе дә оныгы кич белән урамга чыгармаганга, малайлар белән очрашырга кушмаганга, гомумән, кырыс тәрбияләгәнгә көйсезләнә дип белдерә. 
Р. Магеррамов үзе дә гаебен танымый, кызы яла яга дип белдерә. Аталы-кызлы ике кеше кара-каршы утыртып сорау алганда да капма-каршы эчтәлекле күрсәтмәләр бирә. Әлбәттә, судта зарар күрүче аңлатмаларына өстенлек бирелә. Р. Магеррамовка да өч ел да бер айлык шартлы хөкем бирелә. Хәзер аңа үзен йөгәннән ычкындырырга ярамый инде. 
Наил ВАХИТОВ,
Азнакай районы

Комментарии