Гаеп атта да, тәртәдә дә

Гаеп атта да, тәртәдә дә

Хәзерге заманда күпчелек фаҗигале җинаятьләр юньсез тормыш рәвеше алып баручылар арасында гадәттә, ике якның да исерек булуы аркасында килеп чыга. Зарар күрүчеләр моның җәзасын шунда ук ала, гаеплеләр кырыс хөкемгә соңрак тартыла.
Күптән сәрхушлеккә чыккан Чаллы кызы Светлана Габдрәхимова 40 яшендә гүргә керде. Быелгы җәйдә Тукай районындагы Бәтке авылы җирлегендә урнашкан «Силикатчик» бакчачылык ширкәтендә тугыз ел бергә яшәгән ире А.Малов үтерә аны. 1981нче елгы Антон хөкемне Минзәләдәге тикшерү изоляторында көтә.
Мәрхүмнәр турында начар сөйләмиләр, дигән гыйбарә бар үзе, әмма ошбу ханым хакында аек чагында тыныч холыклы иде, дигән фикердән тыш уңай сүз әйтүче юк, исергәч һәм махмырдан чакта котырынып китүчән ди бар да. Беренче иреннән тапкан улы Руслан (кайбер исемнәр үзгәртелә) әнисенең инде тугыз ел буе беркайда да эшләмәвен, бик күп эчүен сөйли. Яшүсмер егетнең әйтүенчә, Антон Малов белән тора башлагач та, башта тулай торакта, аннан соң «съемный» фатирларда яши алар, акча түләмәгәч хуҗалар куып чыгарганга күрә, еш күчеп йөрергә туры килә. Руслан 11-12 яшьлек чакларында подъездларда кунып йөрүләрен дә искә ала, ул 14 яшьтә вакытта сәрхуш ана баласына хокукыннан мәхрүм ителә, малай балалар йортына тапшырыла, үсә төшкәч техникумга укырга керә, тулай торакта яши. Җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, Руслан әнисе белән аралашып тора, соңгы тапкыр 29нчы июньдә телефоннан сөйләштек, һәрвакыттагыча акча сорады, ди.
3нче июльдә исә аңа әбисе Лилия шалтыратып Светлананың үле икәнен җиткерә. Егет шунда ук «сожитель» белән элемтәгә керә, анысы кичтән йокларга яттык, бар да әйбәт иде, иртән Светлананың сулыш алмавын күрдем дип, үзенең фаҗигага катнашы булмавын белдерә. Руслан Чаллыдан дачага килеп җиткәч тә, чалкан яткан әнисенең йөз-битендәге күгәргән канлы урыннарны күрә. А.Малов гел үзенекен такылдый, ләкин киресен раслаучы өч шаһит – мәрхүмәнең әнисе, апасы Эльвира, соңгысының 12 яшендәге кызы Вера була.
Экспертиза С.Габдрахманованың башына кимендә алты мәртәбә сугу аркасында ми шешү, кан саву нәтиҗәсендә җан бирүен күрсәтә. Шулай ук үлем белән бәйле булмаган биниһая күп башка, шул исәптән, элегрәк ясалган җәрәхәтләр булу ачыклана, хәтта ярты ел чамасы элек алты кабыргасы сынганлыгы күренә. Димәк, ошбу фаҗиганы көтелмәгәннәр рәтенә куеп булмый.
Антон белән Светлана узган елның җәеннән бирле уңайлыклары булмаган шушы дача йортында көн күрәләр, тактадан эшләнгән корылманы электр белән җылыталар. 28нче июньдә анда кызы Эльвира белән Лилия ханым килә. Йөк төяүче Антон эштә була, өч хатын-кыз, әйтүләренчә, сыра йоткалый-йоткалый, бакчада кайнашалар. Кичкә таба әни кеше Чаллыга кайтып киткәч һәм өйдә Антон пәйда булгач, кем әйтмешли, хәмер елга булып ага, әмма ирле-хатынлылар арасында зур ызгышлар чыкмый. Өч көннән оныгы Вераны ияртеп килгән Лилия кая карасаң да, башлыча, сырадан бушаган шешәләр аунаган өйдә өч исерекне күрә.
Хак булса, Антон һәм кунаклар хуҗалык эшләре белән дә шөгыльләнәләр, 1нче июльдә яңгыр сибәләп торганга, күбрәк өйдә булалар. Лилия ханым кызы Светлананың көн буе лаякыл исерек килеш урын өстендә ятуын әйтә, бу аның өчен гадәти хәл, ди. Эчү ягыннан башкалар да кимен куймый монда. Антон беренче мәлдә Светлана башындагы җәрәхәтләрнең апалы-сеңелле сәрхүшләрнең кибеткә барганда абынып егылулары нәтиҗәсе дип белдереп карый. Чыбык-чабык арасына мәтәлдек, сыдырылган, канаган урыннар булды, дип моны Эльвира да раслый, әмма баш белән бәрелүләрен кире кага. Фаҗигале хәлгә ике көн кала булган вакыйганың үлемгә катнашы юк, билгеле. Эксперт та Светлана тән җәрәхәтләре ясаганнан соң иң күбе 24 сәгать исән булган дип саный бит. Алпан-тилпән атлаган хатыннарның кайсы көнне егылуын сатучы кыз да күрә. Шуңа күрә А.Маловның моның ише аклануларына әллә ни игътибар бирелми. Тиздән моның файдасыз икәнен ул үзе дә аңлый. 
Әйтелгәнчә, дачада шаһитлар була бит, салмыш хатыннар гына түгел, 12 яшьлек кыз бала да барысын да күреп тора. Аның әбисе җәнҗал чыккач икенче катка менеп яттым, ни булганын күрмәдем, ишетмәдем, дип, төп вакыйганы сурәтли алмый, Эльвира фашиткеч күрсәтмәләр бирә, Вера да барысын да бик эзлекле сөйли.
Кыз баланың әйтүенчә, 1нче июльдә Чаллыдан килгәч тә, Антон һәм әбисе белән ширкәттәге кибеткә бара алар, өлкәннәр азык-төлек һәм, әлбәттә, өч литр сыра алалар. Сәрхушләрнең көне гадәти рәвештә бара: эчәләр, кайсы-кая ятып торалар, торгач тагын стаканга тотыналар, бакчага чыгып кергәлиләр, әлбәттә ки, кибеткә дә барып кайталар. Ул чакта яхшы аралашалар, бердәнбер ир заты кунак хатыннарга карата игътибарлы кылана, әйтүләренә караганда, «теща» белән кайнапасын кочкалап та ала хәтта. Бусы сәрхуш Светланада көнләшү хисләре уятуы соңрак мәгълүм була. Кичкырын ике хатын арасында утырган Антон, аларның өлкәнрәген кочкандай итә дә, ярсу хатынның кабынып китүенә сәбәп тудыра.
Давыл чыгасын чамалаган Лилия югарыга менеп китә. «Кочаклашып ятуы рәхәтме?» – дип кычкыра башлаган хатынны Антон җавапсыз калдырмый. Ул: «Тугыз елга бер тапкыр «теща»ны кочакларга ярамыймы?» – дип акыргач, тегесе яткан шәпкә иренә тибәргә омтылыш ясый, ниятенә ирешә алмый, ләкин ир кешене чыгырдан чыгара. Кыскасы, А.Малов яткан хәлдәге хатынны дөмбәсләргә тотына. Эльвираның әйтүенә караганда, йодрык кына түгел терсәге белән дә суга, чөнки элек бокс белән шөгыльләнгән була.
Котырынган ирдән куркып калган хатын-кызлар аны туктатырга да тырышмыйлар. Бусы бер хәл, имеш, тынып калган, чынлыкта, аңын җуйган Светлана йоклый дип уйлый алар. Төнлә генә түгел, икенче көнне төшкә кадәр хәрәкәтсез гырылдап яткан кеше беркемне шомландырмый. Һәрхәлдә, өйләдән соң кунакчыл Антон хатын-кызларны тукталышка кадәр озатып автобуска утыртып җибәрә. Шул рәвешле, иң якын туганнар бу мәлдә үлем белән тарткалашкан Светлананы калдырып өйләренә кайтып китә.
А.Малов кичке сәгать җидедә йокларга ятканда исән иде, иртүк эшкә барырга дип торгач кына җансыз булуын күрдем, ди. Ахыр чиктә, эксперт әйткәнчә, башка 13 тапкыр түгел, ә биш мәртәбә суктым дип, гаебен өлешчә тануын белдерә. Шул ук вакытта исерек булганга ничә тапкыр эләктерүемне хәтерләмим, дип сөйли. Шулай да тикшерү барышында А.Маловта үтерү нияте – теләге булмаган дип табыла. Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Е.Корчемная аңа аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән гаепләү белдерә.
Тумышы белән Пермь өлкәсеннән булган А.Малов төрмә юлын күп таптаган кеше дә түгел үзе. Шулай да аерылышкан хатыны тәрбиясендәге баласына алимент түләмәгән өчен биш айлык шартлы срок алганы һәм Сарманда урлап тотылгач бер еллык төзәтү эшләренә хөкем ителеп, әлеге җәзаны үтәмәгәч, дүрт ай колония-поселениедә утырып та кайткан. Шундый ук җинаяте өчен Тукай районы суды биш ел элек салган 25 мең сумлык штрафы әле дә түләнмәгән. Шуңа күрә ул хөкем ителгән, ягъни гамәлдәге җәзасы үтәлмәгән зат булып санала. Димәк ки, бөтенләй үк уңай бәя биреп булмый аңа.
15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган әлеге җинаяте буенча хөкем чыгарганда болар барысы да исәпкә алыначак, әлбәттә. 
***
Актүбә бистәсендә яшәүче 53 яшьлек Рәмзия Әхмәдуллина да юньле кешеләр рәтеннән түгел. Эчүе аркасында административ җаваплылыкка да тартылган, кыйнаган, үтерү белән янаган өчен хөкем дә ителгән хәтта. Ул чакта мәрхәмәтле зарар күрүче тырышлыгы белән җәзадан котылып калган. Рәмзия соңгы вакытта үзе кебекләр рәтендәге 1957нче елгы А.Галкин белән яши. Быел апрель ае башында парлашып «запой»га китә алар.
8нче апрельдә ошбу айнымаслар янына 40 яшендәге Роза Кәримова килә. Гөнаһ шомлыгына каршы димичә булмый, чөнки ул көнне кунак хатын чак кына үлгәннән кала, хуҗабикә зинданга соңрак эләгә. Яшьрәк ханымны да уңай бәяләп булмастыр, чөнки мондый затлар янына эчәргә хирыс үз ишләре генә йөри, рәтле кешеләр ераграк булырга тырыша. 7нче апрельдә өйдән чыгып китте, икенче көнне дә, димәк, Р.Әхмәдуллина фатирында чакта шалтыратуларга җавап бирмәде, дип өлкән яшьтәге әнисе дә әйтеп тора, ял көннәрендә дуслары белән күңел ачадыр дип, моңа игътибар итмәдем, ди ул.
9нчы апрель иртәсендә Нәҗибә апага шалтыратучы була. Сатучы булып эшләүче таныш хатын куркыныч хәбәр җиткерә. Ул көнне кибеткә кергән салмыш Рәмзия башта аракы сатып ала, аннан соң Розаны чәнчүен әйтә, сүзен-сүзгә тәрҗемә кылганда, дөмеккәнче ашыгыч ярдәм чакырыгыз, ди. Нәҗибә ханым шунда ук полиция чакырып китерә, алар белән барып Рәмзия фатирына килеп кергәч, караватта утырган кызын күрә, аның канга буялган икәнен дә шәйләп өзгәләнә.
Р.Әхмәдуллинаны алдан айныткычка ябалар. Авыр хәлдәге Роза шунда ук Азнакай районы сырхауханәсенә салына һәм анда бер айга якын дәваланып чыга. Чынлыкта, табиблар коткара аны, чөнки шешәдәш хатын ике тапкыр пычак чәнчү нәтиҗәсендә эчке әгъзалары зарарланып үпкә тирәсенә һәм корсак куышлыгына һава тулган, кан җыелган, димәк, саулыгына авыр зыян китерелгән, гомере киселү куркынычы да булган. Кул, иңбаш тирәсендәге яралар җиңел дәрәҗәдә дип табыла.
Тикшерү барышында фаҗигале хәлнең бернинди сәбәпсез, ә бәлки айнымыйча эчә торгач акылын җуйган Р. Әхмәдуллина ахмаклыгы аркасында килеп чыгуы күренә. Хатын-кызлар икесе дә көнчелек нәтиҗәсе дип саный, әмма Роза 66 яшендәге абзыйны җәлеп итеп үзенә каратырдай гамәлләр кылмадым, димәк, лаякыл исерек хатынга кабынып китәрдәй сәбәп тудырмадым дип сөйли. Кыскача гына итеп әйтсәк, бик озаклап самагон эчеп, гәпләшеп утыргач исереп хәлсезләнгән А.Галкин йокларга түнә. Моңарчы кухняда утырган хатыннар йокы бүлмәсенә кереп хәмерле мәҗлесне дәвам иттерә. Күп тә үтми, күрәсең ирен югалтудан курыккан Рәмзия яшьрәк ханымны көндәше итеп күрә башлап тавыш куптара. Бераз әрләшкән-кычкырышканнан соң кисәк урыныннан кубып кухняга чаба, аннан агач саплы зур гына пычак тотып кереп һөҗүмгә күчә. Әлбәттә, кунак ханым чәбәләнеп һөҗүмне кире кайтарып азаплана, кулдагы яралар шул сәбәпле ясала, ләкин пычак күкрәккә кадалгач, хәлсезләнеп караватка ава.
Явыз бәндә шуннан соң гына куркып пычакны ташлавын, үлде, дип уйлавын әйтеп тора. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Раил Зарипов аңа аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясау дигән бик яман гаепләү белдерә. Адәм баласының җан җирләренә пычак кадап, бары тик ул аңын җуйгач кына тукталган һәм йокларга яткан зат явызлыгын башкача бәяләп тә булмастыр. Иртә белән айный төшкәч ашыгыч ярдәм чакыру чарасы күреп йөрүләре һәм үтерү нияте булуын кире кагып торулары Азнакайда шәһәр судында исәпкә алынмый, 1969нчы елгы Рәмзия Әхмәдуллина 4 елга колониягә озатыла.
Хөкемнең чагыштырмача йомшаграк бирелүе әлеге ханымның саулыгы начар булу һәм зарар күргән як мәрхәмәтлелеге белән аңлатыла. 
Наил ВАХИТОВ,
Тукай, Азнакай районнары

Комментарии