РУСИЯДӘ КОЛБИЛӘҮЧЕЛЕК БАШ КАЛКЫТА

РУСИЯДӘ КОЛБИЛӘҮЧЕЛЕК БАШ КАЛКЫТА

Кеше өчен коллыкка төшүдән дә зур фаҗига юктыр. Чөнки инде ул без аңлаган кеше булудан туктый. Аның тәненә дә, җанына да башкалар хуҗа. Кирәк икән, алар аны сата, кирәк икән, үтерә дә.

Моңарчы колбиләүчелек турында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белә идек. Баксаң, колбиләүчелек бездән ерак түгел, ә Русиядә генә әле бүген дә чәчәк атып ята икән.

Ә бит коллыкны бөтен дөньяда тыю турында 1926 елда Милләтләр Лигасы тарафыннан халыкара конвенция дә кабул ителгән иде, югыйсә. Барлык илләр дә ел саен 2нче декабрь көнне бөтен дөньяда коллыкны бетерү буенча көрәш көне буларак билгеләп үтә. Америка Кушма Штатларына килсәк, тагын ике елдан алар АКШта коллык бетерелүнең 150 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Билгеле булганча, АКШтан соң 1886 елда коллыкны Кубада, ә 1888 елда Бразилиядә дә тыялар.

Ләкин моңа карап кына дөньяда җәмгыятьне коллар һәм колбиләүчеләргә бүлү теләге сүрелми. Киресенчә, соңгы елларда аның тагын да көчәюе сизелә. Бигрәк тә Русиядә һәм элек СССР составында булган дәүләтләрдә. Ә моңа мисаллар җитеп арткан. Мәсәлән, моннан 2-3 ел элек кенә Мәскәүдә булган бер вакыйга шактый зур шау-шу тудырган иде. Анда Дмитрий Фурман дигән бер бәндәне кулга алалар. Хосусый сак предприятиесе директоры булган 34 яшьлек әлеге адәм 10 кешене итеп тоткан. Ул аларның аякларын чылбыр белән бәйләп үзенә коттедж төзергә мәҗбүр итә. Биредә коллыкка төшкән берәүнең хатыны хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннән соң гына, милиция Мәскәү янындагы дачаларны тикшерә башлый. Нәкъ менә шул дачаларның берсендә теге колбиләүчене табалар да инде. Колларның сигезе – таҗик, икесе урыс кешесе булып чыга. Берсе исә хатын-кыз. Тирә-якта пистолет һәм электрошокер белән коралланган сакчылар.

Хәер, Русиядә бу бердәнбер генә очрак түгел. Мәсәлән, Башкортстанның Борай районы прокуроры Илдар Янушевның да кешеләрне коллыкта тоткан өчен гаепләнүе билгеле. Ул 12 үзбәкне ярты ел буе йорт төзелешендә эшләргә мәҗбүр иткән. Коллар анда алны-ялны белмичә тәүлегенә 15әр сәгать буе бил бөгә. Каршы килсәләр, хуҗа эт итеп кыйнап ташлый. Баштарак прокурор үзбәкләрнең һәрберсенә ярты елга 50шәр мең сум түләү вәгъдә иткән була. Ләкин үзбәкләр моның алдау икәнен шактый соң аңлыйлар. Янушев, теркәү өчен дигән сылтау белән, аларның паспортларын да җыеп ала. миграция хезмәткәрләре тикшерүеннән соң азат ителмәгән булсалар, колларны ни көтәсен бер Ходай үзе генә белә.

2008 елда Самара өлкәсендә 40 гастарбайтерны шундый ук коллыктан азат итәләр. 2010 елда Амур өлкәсе дә бары тик очраклы рәвештә генә 6 үзбәк кешесен авыр коллыктан коткаралар. Үзбәкстаннан эш эзләп килгән бу гастарбайтерларны явыз адәмнәр бер ел буе бушлай урман кисәргә мәҗбүр итәләр.

Ә бит безнең Татарстанда да коллар юк дип гарантия биреп булмый. Мәсәлән, былтыр җәй Удмуртиядә чыга торган «Удмурт думме» газетасында дүрт удмурт кешесенең ничек итеп Казанда коллыкта булуы турында зур мәкалә басылган иде. Аны укыганда чәчләр үрә тора.

Можга районында гомер итүче Андрей кыен хәлдә кала. Нишләтәсең, заманы шундый. Колхозлар таркалган, эш юк, ә балаларны ашатырга кирәк. Андрей бер танышының киңәшен тыңлап, Казанга эшкә китә. Анда барып җитү белән, алдап, кесә телефонын һәм паспортын алалар. Үзен өч катлы ниндидер бер баракка китерәләр. Тирә-як биек койма белән әйләндереп алынган. Бина эче караңгы. Күңеленә шом кергән Андрей: «Мин кая эләктем?» – дип сорый. Ләкин җавап урынына аның эченә китереп сугалар. «Күп белсәң, тиз үләрсең!» – дип, шомлы кисәтү дә ясыйлар.

Андрей ниндидер подвал идәнендә аңына килә. Янәшәдә шулай ук идәндә яткан 50ләп кешене күрә. Подвал ягылмый, җелеккә үтеп керә торган салкын. Идәндә бернинди мендәр дә, юрган да юк. Кешеләр җирдә йоклый. Әле анда, әле монда ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Таң ата төшеп, тар тәрәзәдән яктылык төшә башлагач, Андрей аларның төрле милләт кешеләре булуын шәйләп ала. Күпчелеге – марилар. Киемнәре тузып беткән, куллары сөялле. Бәдрәф тә шунда. Янәшәдә генә яшелчә базы. Анда черек кәбестә һәм узган елгы кишер белән чөгендер. Колларның төп ризыгы – шулар. Дөрес колбиләүче хуҗа әллә нигә бер 2-3 кгмакарон алып килә. Ләкин аны пешерергә мөмкинлек юк. Су бирмиләр. Коллар үзләре кар җыеп, шуны эретеп эчәләр. Аларны көн саен башлыча вагон бушатырга мәҗбүр итәләр. Әгәр кол начар эшли икән, тотып кыйныйлар.

Әлбәттә, коллыкка эләккәннәр качарга да омтылып карыйлар. Ләкин әллә ни ерак китү мөмкин түгел, аларны этләр белән куып тоталар. Кайберләре кыйналудан һәм этләр талаудан инде тернәкләнә алмый, үләләр. Аларны коллар шунда ук ишек алдына чокыр казып күмәләр:

– Мин ике тапкыр качып карадым, – ди Андрей. – Тик икесендә дә тотып кире алып кайттылар. Кыйнаулардан исән калу өметен югалткан идем инде, чөнки гел башка тибәләр. Бер тапкыр арканы яндырдылар, – ди ул.

Андрей 8 ай коллыкта булганда, аның туганнары район прокуратурасы бусагасын таптый. Аны эзләүче булгандырмы, юкмы, белгән кеше юк. Ахыр чиктә прокурордан «Андрей Мәскәү районында юк» дигән җавап алына. Шуннан соң федераль эзләүгә бирәләр. Бүгенге көндә Удмуртия республикасында 700дән артык кеше федераль эзләүдә. Аларның 436сы хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Әлеге бәхетсез җаннарның күпмесе кайсыдыр ил колбиләүчесенә бил бөгә, күпмесен үтереп кемнеңдер ишек алдына күмгәннәр, болары бер Ходайга гына мәгълүм.

Үзен нәкъ федераль эзләүгә биргән көнне Андрей кача. Аңа инде документлар да, акча да кирәк түгел, тик кабат эләктермәсеннәр генә. Ул «тәмуг»тан котылу өчен чаба да чаба. Көч-хәл белән Удмуртия чигенә килеп җитә. Авыллар аша узганда кешеләрдән бер сынык икмәк сорый. Ләкин барысы да аның ни кыяфәттә булуын күреп, читкә китә. Полициягә эләгә, монда да аңа бер стакан су да бирмиләр. Участокта аның югалганнар исемлегендә булуы ачыклануга чыгарып җибәрәләр. Андрей тагын юлга, туган ягына омтыла.

Коеп яңгыр ява. Ачлыктан көче бетеп егыла. Ул инде якыннарын күрү өметен югалта. Бәхетенә шәфкатьле кешеләр әле бетмәгән икән. Берәү аны күреп, үз машинасында өенә алып кайта. Мунча кертеп юындыра, җәрәхәтләрен бәйли һәм Можгага кадәр билет алып юлга озата. Аның бүгенге язмышы инде безгә мәгълүм түгел.

Ә аны һәм башка бик күп бәхетсезләрне газаплап коллыкта тоткан вәхшиләргә килгәндә, хокук саклау органнары аларны кулга алганнар һәм үзләренә тиешле җәзаларын бирер дигән өметтә калабыз.

Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН.

Комментарии