Коръәнне мыскыллау мәхкәмәдә акланды…

Коръәнне мыскыллау мәхкәмәдә акланды…

«ВКонтакте» социаль чел­тәрендә Коръән өстенә дуң­гыз мае һәм эт тизәге куеп төшерелгән фото таратылу күп­ләрнең ачуын кабартты. Ләкин «Алтын Урда» татар милли оешмасы рәисе Данис Сәфәргали генә бу уңайдан полициягә мөрәҗәгать итте. Аның гаризасы нигезендә Михаил дигән урыс мил­ләтчесенә карата җинаять эше ачылган иде. Ниһаять, быел, 8нче майда бу эшне Казанның Совет районы мәхкәмәсендә карый башладылар. Гаепләү РФ Җинаять Кодексының 282нче маддәсе буенча – динара һәм милләтара низаг чыгару.

утырышлары барышында интернетта үзен Михаил Великорос дип атаучы бу шовинистның начар укуы өчен Казан Артиллерия училищесыннан куылуы, наркотик матдәләр куллануы өчен наркологка учетка куелуы, фашистик свастикалар белән мавыгуы өчен административ эш кузгатылуы ачыкланды. Ниндидер юньләп белем дә ала алмаган наркоманнар милләтара низаг чыгарып, динебезне мыскыл итеп яталар – ачуың да килмәслек түгел.

Ләкин суд барышында Шаров үзенең бу фотосурәтне төшерүен һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә таратуын инкарь итте. Аның һәм дуслары­ның сүзләренә караганда, бу су­рәтне кемнәрдер махсус ясап Шаровның «ВКонтакте»дагы битенә куйганнар, татар һәм урыс милләтчеләре арасында низаг чыгарырга теләгәннәр. Тик бу аклануда мантыйк күренми – урыс шовинистлары белән татар милләтчеләре арасында болай да әллә ни зур мәхәббәт вә дуслык хисләре чәчәк атмый бит, ни өчен алар арасына тагын чөй кагарга?! Моңа прокурор да бик ышанып бетми иде бугай, ул үзенең сораулары белән Шаровның гел шул сурәтне ясавын дәлилләп торды. Чөнки гаепләнүче күп сорауларга җавап бирә алмады, ә биргән җавапларын гаебен раслау буларак бәяләп була иде…

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Суд залында татарны, Ислам динен күралмавы, гел Мәскәүгә мәкалә-донослар язып­ торуы белән мәгълүм Рә­ис Сөләймановны да тыңлау на­сыйп булды. Ул татарсөймәс бәндә буларак Михаил Шаровны яклап чыгыш ясады. Бигрәк тә Шаровның татарларга, Ислам диненә карата нәфрәте булалмауны ассызыклады. Дәлиле дә шәп иде – аның хатыны татар һәм мөслимә! Ләкин үзен «исламовед», «эксперт» дип атаучы кешегә болай ук белемсез булу бер дә килешми. Чөнки динебез буенча башка дин вәкиленә кияүгә чыккан мөселман кызының мөслимәлеге шактый шикле. Чөнки бары тик мөселман ир-атларга гына китап әһелләренең (яһүди, христиан) хатын-кызлары хатынлыкка алырга хәләл кылына. Ә менә мөселман булмаган кавем әһеленә мөслимә кызларыбыз берничек тә би­релә алмый. Әгәр инде мондый парлар бар икән, ул хатынны мөселманлык белән бутау һич кенә дә килешми… Шулай ук татарлыгында да шикләнәм, чөнки безнең телдә «урыс хатыны» дигән төшенчә бар… Кыскасы, «исламовед» вә «эксперт» Рәис Сөләймановның Шаровны яклап әйтелгән дәлилләре үтә дә зәгыйфь иделәр. Ярый инде, суд залында татарларны ваһһабчы вә сепаратистлыкта гаепләп чыкмады, мин анысын да көткән идем…

Беренче мәхкәмә утырышыннан соң бу эшнең гадел баруы­на инанып чыктым һәм «Азат­лык» радиосына интервью да ­бирдем. Әңгәмәмдә судның гадел барган кебек күренүенә карамастан, Шаровка кырыс җәза бирелүенә шик белдердем, күп дигәндә, бер ел шартлы хөкем юрадым. Ник дисәң, Татарстанда татарны, аның динен мыскыллаган урысны каты җәзаларга җөрьәт итмәсләр, Мәскәү агайның ачуыннан куркырлар. Бездә бит бары тик татарны яклап сүз әйтүче Фәүзия Бәйрәмова, бертуган Кашаповлар ише милләтпәрвәрләрне генә каты җәзалыйлар…

Мондый юравым өчен «Азат­лык» радиосы сайты форумында Мәскәүдән Мөхәммәт дигән берәү үземне сүгеп тә атты. Янәсе, мин дөрес әйтмим, үзебезне түбән бәялим. Юк, мин татар халкын бик югары бәялим, әмма Русиянеке булган суд, полиция вә тикшерү органнары беркайчан да татар өчен тулы көчләренә эшләмәячәк дигән шигем генә бар иде… Хәер, хәзер ул шигем дә юк инде – моның шулай икәненә тәгаен инандым. Чөнки Совет районы суды Михаил Шаровны динара низаг чыгару буенча аклады. Моның өчен сәбәбен дә тапты: баксаң, тикшерү органнары һәм прокуратура Шаровның җинаятенең вакытын, урынын һәм башкару ысулын ачыклый алмаган, гаепләүләр фаразларга гына әйләнеп кала, имеш… Гафу, ә бу эшнең башкару вакыты һәм урыны ник кирәк? Безгә бит аның нәтиҗәсе мөһим, ә ул нәтиҗә «ВКонтакте» социаль челтәрендә күренде. Нинди ысул белән эшләү мөһимме? Юк! Ә инде интернет буенча таралган фотосурәт бар, ул үзен Михаил Великорос дип атаучы М.Шаровның социаль челтәрдәге битенә урнаштырыл­ган икән, бу ничек фаразлар гына булсын? Миңа калса, бу малайны күрәләтә акладылар һәм бу аклауга боерык югарыдан ук бирелмәдеме икән, дигән шигем бар.

Шул ук вакытта Шаровны милләтара низаг чыгаруда гаепләп куйдылар. Баксаң, ул фашистик символикага ия бер клипны интернетта тараткан икән. Шуның өчен аңа 10 ай җәмгыять эшләре бирелде. Әле бу җәзаны да тулаем үтәсе түгел. Чөнки ул өч айга якын «өйдә ябылу»да яткан (домашний арест), ә моның бер көне өч көнгә исәпләнде. Нәтиҗәдә, Михаил Шаровка нибары 48 көн җәмгыять файдасына эшләү яный. Әле аның да хезмәт хакыннан нибары 15 процент акчасы гына дәүләт файдасына тотып калыначак. Ичмасам, 50 процент та түгел, нибары 15 процент! Белмим, бу суд карары кемне күбрәк җәзалады икән – Шаровнымы, әллә мө­селманнарнымы? Хәзер инде безгә Русия Федерациясенең судына мөрәҗәгать итеп тору да кирәкми бугай, барыбер файдасы юк. Әле үзебезне үк гаепләп калдырмасалар, рәхмәт әйтеп, кайтып китәргә туры килмәгәе. Әйтәм бит: мин бу илдә ХОКУКСЫЗ «ИНОРОДЕЦ» кына…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии