«Энем әнине җәберли»

«Энем әнине җәберли»

Әле яңа елга кадәр үк редакциябезгә Түбән Камада яшәүче Алсинә ханым Батырова шалтыраткан иде. «Минем әни – Фәүзия Гәрәева Актаныш районының Түке авылында яши. Үзе генә түгел – әти һәм энем белән. Өйдә көн саен тавыш, энем әнине шуның кадәр җәберли – ул хәзер бүлмәсеннән дә чыкмый утыра. Нишләргә дә белмибез», – дип сөйләде ул. Алсинә ханым бу язманы укыгач, бәлки, энесе акылга килеп, тәүбә итәр дип өметләнүен белдерде.

ХАТЫН ӨСТЕНӘ – ХАТЫН

Җәнҗалларның сәбәбе нидә булуын әңгәмәдәшем алдан ук аңлатып куйды: «Законлы хатыны була торып, өйгә башка хатын алып кайткан иде, әни каршы булды, сөяркәсен куып чыгарды. Шуннан бирле әнине күрә алмас дәрәҗәгә килде ул».

– Мин үткәннәрне искә алам да, сагынудан елап җибәрәселәрем килә, – дип сүзен башлады Алсинә Батырова. – Безнең әни кебек тырыш кешеләр сирәктер ул. Гомере буе өй өчен тырышып яшәде, дөньяны да ул алып барды. Әтиебез яшь чагыннан гарип, шуңа бүрәнәнең юан башы, чын мәгънәсендә, әни җилкәсендә булды. Без гаиләдә өч бала тәрбияләндек: энем һәм апам бар. Кызлар, гадәттә, апалары белән күбрәк дус була, ә мин, киресенчә, гел энем белән идем. Менә шулай дус үстек без. Гадәти балалар кебек үк, үскәндә тарткалашкан чаклар да була иде, билгеле. Тик андый чакларда әни безне бастырып куя да: «Талашмагыз! Тарткалашмагыз! Сез өч кенә бөртек!» – дия иде. Әни энебезне аеруча яратты. «Ул бит авылда каласы кеше – киләчәктә безнең караучыбыз булачак. Азат улым бит ул», – дип сөя иде.

Мәктәпне тәмамлагач, Азат Актаныштагы училищены бетереп, авылга тракторчы булып кайткан. 24 яшендә тормыш корып җибәргән, уллары туган, тик озак яши алмаганнар яшьләр – аерылышканнар. Бераздан икенче мәртәбә өйләнә, бу юлы гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала дөньяга килә. Азатның шәхси тормышында гына түгел, эшендә дә яңа үрләр башлана: аны колхозга инженер итеп куялар. Үзенең кибетен дә ачып җибәрә. Тракторлар сатып алып, өстәмә керем чыганагы булдыра. Тик тормыш шулай җай гына барган вакытта, ирнең үз-үзен тотышында беренче үзгәрешләр күренә башлаган. «Бәлки, акча бозгандыр», – дип фаразлый моны әңгәмәдәшем.

– Әкренләп өй тирәсендәге эшләрдән читләшә башлады. Бөтенебез бергә бакчага җир казырга чыгабыз икән, аңа кемдер шалтыратса – көрәген куя да, чыгып китә, шул рәвешле өйдәге эштән читтә кала иде. «Миннән башка да эшлиләр бит, катнашмасам да була», дигән кебегрәк карый башлады. Гаилә тормышын алып барырга теләмәде һәм аның теләмәвенә беркем бер сүз дә әйтмәде. Әни үзе дә гаепле. «Ярар, әле безнең көч тә җитә бит. Без аяк өсте йөрибез бит әле, ярар инде», – дип килде. 2012нче елларда Азат беркемне күрми, беркем белән кызыксынмый башлады. Эшләгән акчасын элек гаиләсенә алып кайтып бирсә, соңга таба «акча юк» – аның өчен гадәти сүзгә әйләнде. Эчми дә тартмый да торган энебез кибетенә кереп бикләнеп, төннәр буе сыра эчәргә гадәтләнде. Шул ук вакытта үзе кем беләндер телефоннан сөйләшә. Әнә шулай кибеттә уздырган төннәренең берсендә, безнең килен аның сөяркәсе барлыгын ачыклаган. Интернетта бер хатын белән язышып яткан булган ул.

Ул көнне гаиләдә зур тавыш чыга. Авылга кунакка кайткан чагы булганга, Алсинә ханымга да катнашырга туры килгән анда. «Оятсыз, син ниндидер хатыннар белән йөреп ятасыңмыни?» – дигән сүзенә энесе битараф кына: «Сөйләмә әле җүләр сүзеңне, беркемем дә юк минем», – дип җавап биргән. Шулай да Азатның гаиләсе, таркалмыйча, бер еллап яши әле. Тик 2015нче елда якыннарына: «Мин никах укыттым», – дигән хәбәрен җиткерә ул. Үзеннән бер яшькә өлкәнрәк булган Казан кызын сайлаган икән.

– Энемнең гаиләсе генә түгел, бизнесы да таркалды. Кибетләре ябылды, шуннан соң килен башка шәһәргә күченеп китеп, эшкә урнашты. Бу гаилә инде саклап калырлык дәрәҗәдә түгел иде. Энебезнең авызында гел бер сүз булды: «Сезгә яңа килен алып кайтам». Хатын өстенә хатын алып кайтып буламыни соң ул, дип бик аптырадык, ачуландык үзен. Тик оялтырга тырышуларыбыз бушка булды. «Мин кеше акылы белән яшәмим, нәрсә эшләгәнмен соң шул кадәр!» – дип җавап бирә иде. Август аенда сөяркәсен алып кайтты. «Төкле аягың белән, килен!» – дип каршы алмадык, билгеле. Әле законлы килеш аерылышмаган өстенә яңа хатын алып кайтуына риза булып торырга идеме? Менә шулай сөяркәсе белән авылда яши башлады. Төшкә кадәр йоклыйлар, аерым ашыйлар, ничек теләделәр – шулай яшәделәр. Бөтен хуҗалык эше, гадәттәгечә, әни җилкәсендә булды. «Өй минеке, чыгып китегез!» – дип, әти белән әнине өйдән куа башлады Азат. «Берегезне – картлар йортына, икенчегезне «дурдом»га илтеп ташлыйм, бу дөнья бөтенесе минеке, монда сезнең бер әйберегез юк, мин төзедем боларны!» – дип акырганын үземнең дә ишеткәнем булды. Бервакыт кунакка кайткач, энем белән бөтенесен уртага салып сөйләштем. «Ник әнине кыерсытасыз? Оялмыйсызмы, ник булышмыйсыз аңа әзрәк?» – дидем. «Кайткансың бит – эшлә!» – диде дә, китереп сукты миңа. Егылдым шунда. Азатның холкындагы үзгәрешләр ахыргы ноктасына җитүен аңладым. Моны болай гына калдырырга ярамый иде – участковый чакырдык, суд юлларында йөрдек.

Бу гаугалар вакытында, элеккеге дуслыкларын исенә төшереп, дуслашырга нияте булган Алсинә апаның. Энесен кочаклап, «Нишлисең син, без мондый түгел идек бит», – дигән ул. Тик җавап яңгырамаган. Апасының кулларын җилкәсеннән алып аткан Азат. Өйдәгеләрнең яңа киленне кабул итә алмавына төшенепме, ахыр чиктә Чаллы шәһәренә күченеп китәргә карар кыла ир. Шәһәрдә генә рәхәт ул: күршеңдә кем яшәгәнен дә, нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә белмәскә мөмкин. Тик авыл җирендә бер нәрсәне дә яшереп калып булмый. Гәрәевләр гаиләсендәге бу гадәттән тыш хәл дә Түке халкына үзара сөйләргә шактый азык биргәндер. Әмма бу соңгысы булмый, Азатның яңа хатынын туган нигезенә алып кайту теләге дә сүрелми.

«КАРТЛАР ЙОРТЫНА БАР!»

Узган елның июнендә Түке авыл халкы Сабантуй бәйрәм итсә, ул көнне язмабыз геройларының гаиләсендә бәйрәм кайгысы булмаган. Чөнки бәйрәм карарга дип, Чаллыдан Азат та кайткан. Үзе генә түгел – яңа хатыны белән.

– Әни ул хатынны өйгә кертмәде. «Аягыңны да атлыйсы булма, тары ярмасы кадәр дә оятың юк икән, ир аерып килгәннән соң да ничек оялмыйча кайттың монда», – дип ачуланган ул аны.

Кешеләр Сабантуй карарга барганда, безнең ишек алдында үзенә бер төрле «сабантуй» булган. Шуннан соң болар, җыенып, кире Чаллыга киттеләр дә, башка күренмәделәр. Энем әнигә үпкәләп, аның белән бөтенләй сөйләшми башлады. Болай да булышмый иде, инде хәзер эш эшләгәндә бөтенләй күренми. Утырткан бәрәңгеләрне дә 80гә җитеп килгән әни белән икәү казып бетердек. Энем исә авылга атнага бер кайткан вакытында да «тәрәзәне алып китәм, тегене алып китәм, моны калдырмыйм, бу өй минеке» кебек сүзләре белән әнинең җанына тиде. Өстәл төя-төя: «Нинди байлык калдырдың син миңа, синең нинди байлыгың бар соң?» – дип, әнине талады, – ди әңгәмәдәшем.

Яңа хатыны белән озак яшәми Азат Гәрәев. Узган елның октябрендә авылга кайтып тора башлаган ул. Тик сөйгәнен өйгә кертмәгәне өчен, әнисен гафу итә алмаган. Шул сәбәпле, көн саен талаш һәм кычкырыш, дип аңлата Алсинә ханым.

– Өстәл икегә бүленгән – аерым ашыйлар. Әни сөйли инде: «Кулыннан килсә, мине тереләй күмәр иде», – ди. Елый, бичара. «Шушындый бала үстердем микәнни соң?» – дип, үзен гаепли. Бер өйдә яшәсәләр дә, энем, элеккегечә, берничек тә ярдәм итми. Әле менә авырткан аяклары белән әни мунча түбәсендәге карны төшереп йөргән. Ә энем эшләми – өйдә утыра. Беребезгә дә тыныч тормыш күрсәтми. Хәзер участковыйлар да еш кунак була бездә – чөнки энемнең кыланышларына башкача чик куярга мөмкин түгел, – ди ул.

Кеше сөйләгәннәргә генә ышанып, ниндидер нәтиҗә ясау авыр. Һич югы үз күзең белән күреп, колагың белән ишетергә кирәктер. Шуңа күрә дә бу язманы язуга алынганчы шактый икеләнгән идек. Тик көннәрнең берендә: «40 яшьлек «баһадир»ның 80 яшьлек анасына ничек акырганын үзегез тыңлагыз», – дип, видеоязма җибәрделәр. Язмада Азатның әнисе белән ничек сөйләшүе күренә.

– Мәгънәсез син! – дип кычкыра ул әнисе Фәүзия апага.

– Мин мәгънәсез булгач, ник соң син минем янга кайтып торасың?

– Минем йорт бу! Син картлар йортына барам дигән идең бит – бар картлар йортына! Нәрсә кирәк соң монда сиңа? Командовать итмә монда һаман да әби-патша булып, яме? Үзеңнекен сөйләмә миңа, «хватит»!

– Тагын күпме кычкыра аласың әле?

– Кычкыра алам, әле тагын да кычкыра алам, «имею право». Әзрәк акылыңа кил!

Шушы язманы карагач, икенче якка да сүз бирдек. Азат әфәнде Гәрәев бу видеоязманы «монтаж» дип атады һәм әнисенә картлар йортына җибәрәм дигән сүзләрне беркайчан да әйтмәвен белдерде. Низагларның башлану сәбәпләрен дә үзенчә аңлатты ул: «Яңа хатынымны өйгә кертмәгәнгә түгел, Алсинә апа бөтен җиргә тыкшынып йөргәнгә күрә башланды мондый җәнҗаллар» – диде ул.

– Әйе, без хатыным белән законлы аерылышмаган идек, ул үз әниләренә яшәргә күченеп китте башта. Шуннан соң мин, әнинең рөхсәте белән, яңа хатын алып кайттым. Ул каршы килмәде. Яңа хатыным башта дүрт көн бездә яшәп карады да, аннары әйберләре белән бергә алып кайттым. Шәһәрнеке булса да, сәгать өчтә торып, сыер саварга өйрәнде. Әйбәт кенә тора башлаган идек, Алсинә кайтып, әнине котырта башлады. Тормышыбыз бозылды, әни үзен дөрес тотмый башлады. Аннан без Чаллыга китәргә мәҗбүр булдык. Әни минем белән сөйләшми ул хәзер. Картлар йортына җибәрәм дигән сүзләр әйтмим мин аңа. Өй минеке, дип тә кычкырып йөрмим. Дөрес, өйгә янкорманы мин төзеттердем, анысын әйткәнем булды. Алсинә апаның безнең гаиләгә катнашуы, кысылуының сәбәбе бер генә – аңа өй кирәк. Әле күптән түгел өй документларын урлап киткән. Моның буенча полициягә дә мөрәҗәгать иттем. Әле дә өй документлары табылмады, югалттым, дип әйтә ди.

– Әниегезнең бүлмәдән чыгарга да куркып утыруы дөрес сүзме?

– Әнине кем тотып ашый – бүлмәсеннән ник чыкмасын ул. Аңа бер сүз дә әйткән кеше юк. Әнине рәнҗетмим мин, монысы әкият. Мин аңа янап йөрмим. Алсинә бөтен инстанцияләргә минем өстән жалоба биреп йөри, шул гына. Ул сөйләгән сүзләрнең берсе дә дөрес түгел!

«КҮҢЕЛЕМ РӘНҖИ»

Азат әфәнде әнә шундый аңлатма бирде. Ә менә низаглы хәлләрдә төп зыян күрүче ана кеше исә бөтенләй киресен сөйли. Аның белән әңгәмәбез авыр барды. Күз яшьләре белән әйтте ул һәр сүзен. Кайчандыр кулларында күтәреп үстергән улының бүгенге көндә үзенә карата булган мөнәсәбәтен мәрхәмәтсезлек дип саный ана.

– Октябрь башыннан миңа әни дип эндәшми иде, беренче март көнне, ни сәбәпледер: «Әни, әйдә ашыйбыз», – дип чакырып чыгарды. «Әһә, миңа эндәшә башлый микәнни?» – дип сөенеп, аш бүлмәсенә чыктым. Кыздырылган бер кисәк итне тәлинкәгә салып, мин утырып ашый торган җиргә куйган. Бисмилламны әйтеп ашадым да, рәхмәтемне әйтеп киттем. Мөгаен, хәзер миңа «әни» дип эндәшә башлар инде дип уйлаган идем – юк… Берегезне – картлар, икенчегезне исәрләр йортына җибәрәм, ди. Картлар йортына китәрмен димен инде, түзәрлек түгел. Мин бүлмәмнән чыгарга куркып утырам хәзер. Улым белән ялгыш кына аш бүлмәсендә йөргәндә очрашкач, вакытында икенче якка тайпылмасам, өстемнән таптап китә. Өченче хатынын алып кайтканчы һәрвакыт минем белән киңәшләште, ә хәзер сөйләшми дә.

Рәнҗи күңелем. Яшерми әйтим, бу елауларымның очы-кырые күренми. Мин елаган чаклы еласа ярар иде, ахирәткә калмасын, дөньялыкта еласын, димен. Урамга чыгарга да оялам, – дип елый Фәүзия апа.

«Гаиләдәге җәнҗалларга бер нокта куелырмы? Дуслашырсызмы?» – дигән сорау биргән идем Азатка. «Алсинә белән дуслашасым юк, ә әни белән болай да сөйләшеп торабыз», – дигән җавап алдым. Бу очракта кемнедер гаепле дип әйтергә без хөкемдар түгел, укучыларыбыз үзе нәтиҗә ясар. Тик шундый ук нәтиҗәне Фәүзия апаның балалары да ясасын иде. Ни генә дисәң дә, ана кешенең рәнҗешен алу яхшыга китерми, шуңа күрә, бөтенесе өчен дә гафу үтенеп, бер утырып сөйләшергәдер, бәлки? Картлык көнендә Фәүзия апаның да күз яшьләренә чыланып түгел, балалар бәхетенә куанып яшисе киләдер бит югыйсә…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии