Ришвәтле хезмәт

Ришвәтле хезмәт

Дәүләт хезмәткәрләре вазыйфаи вәкаләтләреннән файдаланып кылган җинаятьләр, ягъни коррупция очракларының иң күбе сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләрендә ачыла. Ләкин алар хокук саклау органнарында эшләүчеләр арасында да күп. Ә монда инде, әлбәттә ки, ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче урынны тота. 
* * *
Баулы каласында яшәүче А. Александровны юл-патруль хезмәте инспекторлары 1нче февральгә каршы төндә Мәскәү–Чиләбе федераль юлында туктата. Алар «КИА-Cerato» шоферының салмыш икәнен сизә. Ләкин 1986нчы елгы Алексей медицина тикшеренүе узудан баш тарта, нәтиҗәнең үз файдасына булмаячагын белә чөнки. Мәгълүм булганча, җаваплылыктан коткармый бу, димәк, аңа 30 мең сум штраф түләргә, иң яманы, кимендә ел ярымга правасы белән хушлашырга туры киләчәк. Машина шунда ук түләүле урынга озатыла. 
Хәзерге заманда бик күпләр өчен чын мәгънәсендә фаҗига бу. Кызганычка каршы, моны эш узгач кына аңлый алар. А. Александров та иртәнге сәгать 9да ук «КИА»ны «штрафстоянка»дан алырга килгәч, анда район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Гыйматдиновны очрата да, аңа моң-зарларын ирештерә. Әйтүенчә, ришвәт төртү турында сүз кузгатмый, ә үзен нинди җәза көткәнлеген белешә. Полиция капитаны исә аңа язмышын җиңеләйтү мөмкинлеге булуын әйтә. Әлбәттә, төнлә белән төзелгән беркетмәне юкка чыгара алмый ул. Кыскача әйткәндә, А. Александров таныклыгымны югалттым дип гариза язарга, ә И. Гыйматдинов аңа административ материалга теркәлгән праваны кайтарып бирергә тиеш була. Димәк, суд тарафыннан транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше рульдә йөрүен дәвам иттерәчәк. Әлбәттә, электрон картотекада «лишенник» икәне күрсәтелгән А. Александров чит районнарда тоткарланачак, ә Баулыда ЮХИДИ начальнигы кушуы буенча аңа комачаулык кылучы булмаячак. Бушлай түгел, билгеле. Алексей ошбу «хезмәт» өчен 45 мең сум ришвәт төртергә тиеш була. Әлеге тәкъдим кызыксындырмый калмый аны, телефон номерларын алмаша алар. А. Александровның әйтүенчә, И. Гыйматдинов берничә тапкыр шалтыратып, акчаны җыеп өлгердеңме, дип сораша. Ниһаять, 9нчы февральдә Алексей уңай җавап биргәч, ЮХИДИ парковкасында очрашалар. Илнур сәмән салынган пакетны шундагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалаучы стенд артына яшерергә куша, тел белән әйтми, телефонына язып аңлата. Күрәсең, машинасында тавыш яздыру җайланмасы куелу мөмкинлегеннән шикләнә. 
Тикмәгә генә борчылмый И. Гыйматдинов. Чыннан да диктофон була, әмма машинада түгел, ә Александров кесәсендә. Аны оперативниклар бирә Алексейга. И. Гыйматдинов ул чакта үзенең тозакка эләгергә торуы турында уйламый. Шул көнне кич белән сөйләшенгән урындагы кызыл пакетны алгач, кисәк пәйда булган оперлар якынлашуын күреп, аны карга ташлый. Ләкин соң була инде. 
Аңлашыла ки, ярдәм сорап килгән кеше ярдәме белән каба ул капкынга. А. Александров, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлеге идарәсенә (УСБ) хәбәр иттем, чөнки И. Гыйматдиновның законсыз гамәл кылуын аңладым, ди. Ягъни ришвәт бирү һәм алуның җинаять икәненә сигез көннән соң гына төшенгән булып чыга. Ничек кенә булмасын, 9нчы февральдә УСБ оперлары белән очраша, «Күзәтү» дигән фашиткеч чарада катнашырга ризалаша ул, аңа пүнәтәйләр алдында тугыз данә тамгалы бишмеңлек акча, диктофон тапшырыла, барысы да яшертен рәвештә видеога төшереп барыла. 
И. Гыйматдиновның гаебен кире кагып торырлык чамасы да булмый, пүнәтәйләр алдында алынган пакеттагы 45 мең сум акчаның ришвәт икәнен дә шунда ук таный ул. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Олег Смирнов ришвәт алу очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен ай ярымда төгәлли. 1986нчы елгы ир-ат абруйлы хезмәт урыныннан чыгарыла, аның тәрҗемәи хәленә «хөкем ителгән» дигән мөһер сугыла. Шулай да иң әүвәл гаебен танып торганга, чагыштырмача җиңел котыла ул, Баулы шәһәр суды шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара. 
* * *
Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Евгений Михайлов эше судка быел ноябрь аенда гына тапшырылды һәм хөкем чыгарылмаган әле. 38 яшендәге полиция майоры 100 мең сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Җинаять эше белән танышкач, әлеге районда автотранспорт предприятиеләреннән акча каеру җайга салынган, дәлилләр җитмәү, автохуҗалыклардан гаризалар булмау сәбәпле генә Е. Михайлов белән аның бер кәсептәше бары тик берәр җинаятьтә генә гаепләнә дигән фикер туа. 
«Оргспецтранспорт» дигән шәхси автохуҗалык бу ел башында «Алексеевскдорстрой» дигән зур акционерлык җәмгыяте белән килешү төзеп, юл төзүчеләргә йөк ташу белән шөгыльләнә. Кыскача «ОСТ» дип йөртелүче оешма үзбушаткычлары Яңа Чишмә районында инспекторлар тарафыннан еш туктатыла. Шоферлар, белгечләргә генә түгел, юридик затка да штрафлар салына. Соңгысы бигрәк тә зур күләмдә була һәм, әлбәттә, җитәкчеләрдә ризасызлык тудыра. Алар юк сәбәпне бар итеп, еш кына бөтенләй законсыз бәйләнәләр, дип саныйлар. 
7нче июльдә район җирлегендә «ОСТ» җәмгыятенең зур үзбушаткыч машинасы ава, ГАИ хезмәткәрләре 7 административ материал төзи. Оешма директоры Д. Сунеев, Е. Михайлов килеп җиткәнче янга яткан машинасыннан чыккан шоферга хәвефсезлек каешын эләктермичә рульдә йөргән, алганга бер ел да тулмаган яңа машинага техосмотр үткәрмәгән, вакытлы юл өслеген бозган өчен төзелгән беркетмәләр законлы түгел, дип исәпли. 
Ул бер ай элек үк өлкәнрәк дусты А. Горячевтан тәртип сакчыларының үз машиналарын шулай нык контрольдә тоту сәбәпләрен ачыклауны үтенгән була. Әлеге авариядән соң өч көннән Александр Яңа Чишмә якларына килеп Е. Михайлов белән шул хакта әңгәмә кормакчы була. Сөйләшү барып чыкмый, ГАИ начальнигы, беркетмәләр төзеләчәк, штрафсыз гына эшләүче оешмалар бар бит, дип, «Алексеевскдорстрой»да участок башлыгы булып эшләүче Динар Әхмәтшинга ишарәли. Анысы белән уртак тел табыла. А. Горячев әйтүенчә, Д. Әхмәтшин районда йөк машиналары тоткарлыксыз йөрсен өчен түләргә кирәклеген, хәтта Е. Михайловның «тарифы» булуын, ягъни «Оргспецтранспорт»ның бер машинасы өчен аена 10 мең төртергә икәнен җиткерә. 
Телефон номерларын алмашкач, А. Горячев, директор белән киңәшергә кирәк, дип китеп бара. Икенче көнне үк тагын хәбәрләшә алар. А. Горячев теге авария буенча төзелгән административ материаллар турында әйткәч, Әхмәтшин, акча кертмәсәгез, беркетмәләр булачак, дип куя. Чыннан да, икенче көнне үк ике үзбушаткыч шоферына административ беркетмә язылуы мәгълүм була. 
Шулай итеп, директор Д. Сунеев ун машинага ай саен 100 мең сум түләп барырга кирәк булачагын белә, түләмәсәң, эшләгәнеңнең штрафларга китеп барачагын да аңлый. Ләкин чаманы белми торган «гаишник» кесәсен калынайтырга теләми ул, димәк, шыпырт кына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кала. 12нче июльдә дусты А. Горячев белән Федераль иминлек хезмәтенең республика идарәсенә килеп гариза яза. ФСБ оперативниклары Яңа Чишмәгә китәргә ашыкмый, закон нигезендә фашиткеч дәлилләр тупларга кирәк була. Шул нияттән суд карары, төгәлрәге, рөхсәте белән Д. Әхмәтшин, Е. Михайлов телефоннары тыңлауга куела, «Күзәтү» һәм башка оператив чаралар үткәрелә. Д. Сунеев һәм А. Горячев аларда катнашырга ризалык бирә, төп рольне соңгысы башкара. 
Александр тегеләр белән аралашуын дәвам итә, сәмәннең булачагын әйтә. Ышанычны яулап алгач, 20нче июльдә Д. Әхмәтшин телефонына ватсап буенча «Оргспецтранспорт»ның Яңа Чишмә районында эшләргә һәм инспекторлар тарафыннан тоткарланмаска тиешле ун үзбушаткычның марка, номерларын җибәрә. Соңрак мәгълүм булганча, әлеге исемлек тиз арада юллардагы тәртип сагында торучы Е. Михайловка озатыла. Бу инде оешма штрафсыз гына эшли башлый дигәнне белдерә. 
Йөк автотранспорты өчен юлларда «весовой контроль» дигән оешма да бар бит әле. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дигән дәүләт идарәсенең бу яклардагы бүлеге Нурлатта урнашкан, Е. Михайлов аларга йогынты ясый алмый. Димәк, «ОСТ» үзбушаткычларын алар тоткарлап штраф салырга мөмкин. Е. Михайловка шул ук Д. Әхмәтшин аркылы әлеге оешма постының кайсы көнне һәм кайда торуын хәбәр итеп торырга туры килә. 
Ниһаять, 26нчы июльдә ФСБ оперлары ришвәтне тапшырырга була. А. Горячев директор биргән 100 мең сум акчаны идарәгә алып килә, ике пүнәтәй дә утырган машина Казаннан Яңа Чишмә ягына кузгала, андагы аулак урында 20 данә бишмеңлек акчаның күчермәләре алынып, тиешле тәртиптә А. Горячевка тапшырыла. Ул шулай ук видео һәм тавыш яздыру җайланмалары белән тәэмин ителә һәм Д. Әхмәтшин белән очрашуга китә. Анысы акчаны санап ала, 20нче августта Е. Михайлов тарифы буенча тагын түләргә кирәклеген дә искәртә. А. Горячев акчаны банк картасына күчерергә тәкъдим иткәч, Д. Әхмәтшин баш тарта, үзенең депутат икәнен, әгәр тикшерсәләр, керемнең кайдан килүен аңлата алмаячагын әйтә. 
Оперативниклар ул көнне Д. Әхмәтшинны җинаять өстендә якасыннан алырга ашыкмый, чөнки ул арадашчы гына бит. А. Горячев белән аралашуларын дәвам иттерә алар. Депутат машиналарның авырлыгын контрольдә тотучы постның кайда икәнен җиткереп тора. Ошбу мәгълүматны кәсептәшеннән ала, август урталарында яңадан акча түләү вакыты җитеп килүен дә искәртә. 
Моны оперативниклар да көтә, чөнки тагын бер алыш-бирешне теркәп куярга уйлыйлар. Әмма барып чыкмый, шул чорда «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте «ОСТ» машиналары өчен эш бетүен белдерә, димәк, ришвәт бирүнең дә кирәге калмый. Һәм яшертен күзәтү чараларын туктатырга карар кылына. Ул чакта 100 меңлек ришвәтнең ГАИ начальнигына барып җитү мәсьәләсе генә ачыкланып бетмәгән була. 
Август азагында ике кеше тоткарлана, өйләре һәм эш урыннарында тентү үткәреп, кирәкле дәлилләр, иң әүвәл телефоннары алына. Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Е. Михайловка карата «Ришвәт алу» дигән маддә буенча, Д. Әхмәтшинга арадашчы булган өчен ике җинаять эше кузгата. Полиция майоры һәм депутатка «домашний арест» дигән ирекне чикләү чарасы билгеләнә. 
Е. Михайлов 29нчы августта биргән күрсәтмәсендә акча алуын кире кага. Шуннан соң тикшерүче аның алдында кәсептәше Д. Әхмәтшиннан сорау ала. Анысы 100 мең сумны шул көнне үк Михайловның өенә илтеп бирүен, акчаны йөк машиналары ГАИ тарафыннан туктатылмасын өчен О. Горячевтан алуын сөйләп бирә. Ләкин майор депутат күрсәтмәләрен кире кага. 
А. Горячев белән Д. Сунеев та әлеге ике кешене фаш итеп сөйлиләр. Гомумән, дәлилләр җитәрлек була монда, бигрәк тә, телефон буенча аралашулар, СМС хәбәрләр акчаның ни өчен алынуын күрсәтеп тора. Ике көннән Е. Михайлов үзе дә Д. Әхмәтшин өенә китергән акчаны кесәсенә шудыруын раслый, аны әнисен дәвалауга һәм җирләүгә тотуын, ул чакта матди кыенлыклар кичерүен белдерә. Искәртик, тикшерү барышында Е. Михайловның Саклык банкындагы 720 мең сум акчасына арест салына. Гаҗәп, әлеге ришвәтне «ОСТ» машиналары тоткарлыксыз йөрсен өчен бирелүен танымый ул, сәмән тиктомалдан бирелгән булып чыга. Ә автохуҗалык җитәкчеләре акча төрткәннән соң беркетмәләр төзелми, штрафлар салынмый башлавын әйтәләр. 
Тикшерү барышында шушындый ысул белән акча сыгу очраклары тагын булган дигән фикер тумый калмый. Чөнки 2022-2023нче елларда Д. Әхмәтшин Е. Михайлов телефонына башка оешмаларның машиналары исемлекләрен дә даими рәвештә җибәреп торган. Аларның хуҗалары акча түләгән, димәк, юлда туктатылмаска тиешле йөк машиналары икәне шик уятмый үзе. Гаепләнүчеләр бу хактагы сорауларга, хәтерләмим, дип җавап бирә яисә җавап бирүдән баш тарта. Әйтелгәнчә, дәлилләр җитмәү сәбәпле, аларга өстәмә гаеп белдерергә мөмкинлек булмый. 
Динар Әхмәтшин 100 меңнән үзенә өлеш чыгаруын кире кага, Евгений Михайлов та шулай сөйли. Хәзерге заманда «гаишник»ка акча эшләргә ярдәм итеп йөргән кешенең үз кесәсен дә кайгыртмавына ышанасы килми. Әмма арадашчы булган өчен хөкем ителәчәк ул. Аның райондагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзасы, Слобода Екатерининская авыл советы депутаты икәнен дә әйтеп үтик. 
Наил ВАХИТОВ, 
Баулы, Яңа Чишмә 

Комментарии