Алдакчылар йөри төркем-төркем…

Алдакчылар йөри төркем-төркем…

Кеше дөньяга килгәч тә, аны ялган чорнап ала. Кибеткә керсәң – сатучылар алдый, эшкә барсаң – хезмәттәшләрең, өйгә кайтсаң – ир хатынын, хатын ирен алдап яши. Мошенниклар да көзен гөмбәләр үрчегән кебек арта. Бигрәк тә, интернет, кәрәзле телефоннар аша акча каерып ятучылар күбәйде.

Мин, гадәттә, соң ятам. Төнге икеләр була кайчак. Берсендә телефонга SMS килде: «Әнием, мин хастаханәдә, шул номерга 500 сум акча сал әле». Еш кына мондый SMSлар олы яшьтәге апаларга, әбиләргә юлланыла. Чөнки ялган юл белән акча каеручылар аларның балалары өчен борчылып, ут йотып торганын беләләр. Бер катлы әби-бабайлар исә, ашыга-ашыга, акча сала. Моннан бер-ике еллар элек мондый алдакчылар бик күп иде.

Интернетта да кешеләрне алдап, акча үзләштерүчеләр өчен менә дигән юллар ачылды. Мисал өчен, төрле диеталар, йолдызнамәләр, танышу сайтлары, үзеңә нинди чәч төсе килешкәнен беләсең килә икән, ниндидер номерга SMS юлларга кирәк. Закон буенча, сайтта SMS бәясе күрсәтелергә тиеш. Ничә сайтны караганым бар, берсендә дә хезмәтнең бәясе күрсәтелмәгән.

Берсендә дустым Рәмилә ябыгырга җыенды. Интернеттан төрле диета үрнәкләре эзләде. Шулай челтәрдә казынып, 10 көндә ябыктыра торган, нәкъ менә аның организмына туры килә торганын эзләп тапты. Әмма диета тотканда, нинди ризыклар ашарга ярый, ә ниндиен ярамый икәнен белү өчен, күрсәтелгән номерга телефоннан SMS җибәрергә кирәк булган. 1-2 SMS Рәмиләгә 600 сумга төште.

Интернетта ялганласалар, кул кушырып утырмагыз. Түбәндәге сайтлар аша югалткан акчаларыгызны кире кайтарып ала аласыз:

http://www.mvdinform.ru/,http://forum.mvd.ru/priem/ (РФ эчке эшләр бүлеге),

http://genproc.gov.ru/ipriem/address/send/

http://www.nalog.ru/form.php (РФ салым хезмәте).

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии