Минзәлә хәвефләре

Минзәлә хәвефләре

Авыр җинаятьләрнең күпчелеге бер түбә астында көн күрүчеләр арасында килеп чыга һәм, башлыча, хәмер йогынтысыннан башка гына булмый.

БЕР ЮНЬСЕЗНЕҢ МЕҢ БӘЛАСЕ

Хәзер 13 яшендәге Шамил Миначев (исеме үзгәртелә) исән ата-ананың ятим баласы. Яшьтән үк эчкечелеккә бирелгән Әлмәт кешеләре малайга хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Әти кеше әле дә колониядә утыра. Шамилны өч айлык сабый чагында Минзәләдә яшәүче Гөлназ һәм Илһам Гыйниятуллиннар опекага алып үз балалары кебек тәрбияли. Бар да яхшы була, ләкин берничә ел элек ир белән хатын аерылыша, малай әнисе белән кала. Тәртипле тырыш хатын-кыз Минзәләдәге «Сдобушка» пекарнясында эшли, балда-майда йөзмәсәләр дә, әллә ни кытлык-юклык күрмичә генә яши алар. Бер бәхетсез – гел бәхетсез дигәндәй, быел малай тормышында кискен борылыш, куркыныч хәлләр булды, аңа гына түгел, бик күпләргә бәла, ачы хәсрәт килде.

Барысы да 1974нче елгы тол хатынның яңа ире белән кавышуыннан башлангыч ала. Гөлназ узган ел, яшь аралары шактый булса да, мәрхүм иренең абыйсының улы – 1986нчы елгы Радик Гыйниятуллин белән яши башлый. Ошбу кешенең тормыш юлына һәм күргән-белгәннәр аның турында сөйләгәннәргә өстән-өстән генә тукталып үткәндә дә язмышын шушы бәндә белән бәйләгән хатын-кызның ялгышуы аңлашыла. Әмма күрәчәк арттан этә бит ул.

Р.Гыйниятуллин шул райондагы Исәнгул авылында туган. 17 яшендә урлап тотылгач, зарар күрүченең мәрхәмәтлелеге аркасында гына җинаять җәзасыннан котылып калган. 2007нче елда Амур өлкәсендә хезмәт иткәндә гаскәри частьне ташлап киткән өчен өч ай утырып чыккан, аннан соң машина урлап тагын хәрби суд каршына баскан, ләкин бу юлы да судан коры чыккан. Яшәү урыны буенча ул хәзер дә Ерак Көнчыгыштагы Белогорск шәһәрендә теркәлгән, әмма Минзәләдә яши, ике баласы аерылышкан хатыны тәрбиясендә. 2018нче елда хатынына үтерү белән янаган өчен җинаять эше дә кузгатылган, ләкин анысы да җәзасыз төгәлләнгән.

Таныш-белешләре, бергә эчкән шешәдәшләре, хәтта туганнары да Р.Гыйниятуллинның холыксыз, бигрәк тә эчкәч котырынкы икәнен әйтәләр, авыл халкын куркытып тора диючеләр дә бар. Ир кеше юньсезлегеннән иң әүвәл хатыны иза чигә, билгеле. Аз сүзле Гөлназ чүпне читкә чыгармаска тырыша үзе. Әмма без капчыкны тишә бит ул, күгәргән-шешкән урыннары күренгәли, залим белән араны өзәргә киңәш итүчеләр дә булгалый. Хатын-кызның үз тормышы өчен чынлап торып куркуын күрсәтүче дәлилләр дә бар. Әйтик, хезмәттәш дусты Рушаниягә: «Радикка ышаныч юк, мин яисә Шамил шалтыраткач, ачып керерсең», – дип, фатирлары ачкычын биреп куя.

7нче апрельдә алар йортына килә Рушания. Чөнки ике көн буена шалтыратуларга Гөлназ җавап бирми, бары тик бер тапкыр исерек Радик, хатынны йоклый дип әйтә, икенчесендә Шамил, әти-әни урамга чыгып киттеләр, дип, соңрак мәгълүм булганча, алдаша. Ишекне ачмыйлар ул көнне, Рушания ачкычлары булса да, чит фатирга керергә батырчылык итмичә кире китә. Бераздан аңа Гөлназ түгел, тагын Радик шалтырата һәм авылга китәбез, дип белдерә.

Ул көннәрдә чыннан да була ул Исәнгулда, төгәлрәге, Шамилны авыл башында машинасыннан төшереп калдыра да, әти-әнисе янына кереп тә тормыйча, китеп бара, әбисенә Чаллыга сырхауханәгә киттеләр, дип ялганларга кушып кисәтә малайны. Ул вакытта коточкыч фаҗига турында белгән бичара баланың куркынган, каушаган кыяфәте һәм сөйләгән бәяне дә өлкән кешеләрдә шик уятмый калмый. Ләкин малай белән киленнең икесенең дә телефоннары «эндәшми». Ахыр чиктә, 9нчы апрельдә Флүс агай авыл янәшәсендәге Минзәлә елгасы буенда таныш «Хундай Солярис»ны күреп ала, ике көн буе шунда эчеп утырган Радик үзен кыйнауларын, хатынын үтерүләрен әйтеп хәйран калдыра атасын.

Икәүләп район эчке эшләр бүлегенә барып, оператив төркем белән берлектә Гыйниятуллиннар фатирына килә алар. Радик фатирга керүдән баш тарта, эчкә узучылар үзенчәлекле начар ис таралган фатирның йокы бүлмәсендәге диванда яткан шәмәхә -зәңгәр төскә кергән хатын-кыз мәетен күрәләр.

Суд-медицина экспертизасы 46 яшьлек ханымның тын юлы капланудан буылып (асфиксия) җан бирүен белдерә. Моны Радик Гыйниятуллин үзе дә раслый. 6нчы апрельдә, ягъни өч көн элек алдан бер яртыны чөмереп бетерә, аннан соң икенчесен алып кайта ул. Һәм бу хәлгә ризасызлык белдергән хәләл җефетен буып үтерә дә, ул бүлмәне бикләп куя, эчүен дәвам иттерә.

Фатирда 13 яшьлек малай да яши бит әле. Радик аңа хәвефле хәбәрне икенче көнне көндез җиткердем, аның алдында гафу үтендем, беркемгә дә әйтмәскә куштым, юкса детдомга җибәрәчәкләр, дип куркыттым һәм аны Исәнгулга илтеп куйдым, дип бара. Сәрхуш көннәрне буташтыра дигән шик туа монда. Чөнки Шамил башкачарак сөйли. Аның әйтүенә караганда, 7нче апрельгә каршы төндә сәгать 3ләр тирәсендә уянып чыгып, исерек бәндәдән әнисенең кайда икәнен сорый ул, алдан бикле бүлмәдә авырып ята дисә дә, соңрак ача сәрхуш ишекне һәм коточкыч күренешне күрсәтә. Малай шулай ук аның 7нче апрельдә көн буе эчеп йөрүен, шешәдәшләр дә ияртеп керүен, кич белән аларга ияреп китеп, авыз-борыны җимерелгән килеш иртә белән генә кайтуын әйтә. Бусын аның белән булган эчкечеләр дә раслый. Әгәр шулай икән, мескен бала үле анасы янында ялгызы төн кунган булып чыга! Шулай да, Радик әйткәнне тыңлап һәм балалар йортына озатылудан куркып, иң якын кешесен югалтуын өч көн буе сер итеп саклый ул. Дөрес, опека бүлеге хезмәткәрләренә, аңлап бетермәдем, дип әйтә ул. Монысы яшүсмер малайның үзенчә акланып маташуы гынадыр. Чөнки тикшерү барышында 7нче апрельдә иртәнге сәгать 3тә дивандагы әнисенең ни рәвешле ятуын, төс-кыяфәтен бик тулы итеп тасвирлап һәм Радикның гафу соравын әйтеп бирә. Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Раиф Билданов Р.Гыйниятуллинга, аңлы рәвештә кешегә үлем китерү, дигән гаепләү белдерә. Бу Минзәлә районы судында да раслана, хөкемдар гаебен таныган 34 яшьлек ир-атны 8 елга колониягә озатырга карар кыла.

Әлеге вакыйга мәрхүмәнең якыннары өчен генә түгел, хөкем ителүченең туганнары өчен дә фаҗига була. Тетрәндергеч хәлләр кичергән Шамил үксез балалар йортына эләгүдән котыла. Хәзер ул үги әтисе Илһамның яңа гаиләсендә яши.

СӘРХУШНЕҢ АЧУЫ ЯМАН

Район үзәге янәшәсендәге Коноваловка авылында аталы-уллы Абдрахмановлар ызгышып-сугышып яши. 1991нче елгы Айрат, еш була торган ошбу бәрелешләрне, кечкенәдән явыз әтисенең әнисен җәберләвен күреп үсүе аркасында, аңа карата үпкә һәм нәфрәт хисләре саклануы һәм исерек чакта аларның тышка бәреп чыгуы белән аңлата, ягъни атасының пенсиясе хисабына яшәүче эчкече хөрәсән явыз гамәлләрен аклап маташа. Үзе рәтле эш күрсәткән кеше түгел ул. Мәктәптән соң эретеп ябыштыручы һөнәре алгач та, ике-өч ел Чаллыда яшәп караган, ләкин хәмергә хирыслыгы аркасында анда төпләнә алмаган һәм 2016нчы елда туган йортына кайткан. Әйтүенә караганда, авылдашларына вак-төяк эшләрдә булышып аз-маз акча эшли ул, ошбу керем, ата кешенең пенсиясе кебек үк, башлыча, эчүгә китеп бара, билгеле.

Салу ягыннан 1958нче елгы Нәҗип агай да кимен куймый. 2009нчы елда хатыны вафат булгач та җиде-сигез ел буе Надежда атлы яшьтәше белән тора ул. Узган ел сентябрь аенда файдасыз эчкече ирне хатын-кыз куып чыгаргач, үз йортына кайта. Ләкин аерылышып, араларны тәмам өзү дигәнне белдерми бу, чөнки аралашып вә бер-берсенә кунакка йөрешеп яши алар.

Узган елның 21нче ноябрендә дә Надежда Нәҗип фатирында пәйда була. Салмыш Айрат белән карта сугып утырган ике күрше чыгып китә, исереп черем итеп яткан Нәҗип абзый да торып утыра. Игелекле хатын-кыз, Нәҗип соравы буенча, ашамлык вә кабымлыклар алып килә. Чөнки алар ике көнгә соңарып булса да, Айратка 28 яшь тулуны билгеләп үтәргә җыеналар. Шул максаттан абзый «юбилярга» 500 тәңкә акча тоттырып кибеткә җибәрә, тиздән өстәлгә бер ярты аракы белән литр ярым сыра куела.

Мәҗлес шактый озакка сузыла. Исерткеч эчемлекләр елга булып акмаса да иртәдән эчү белән мәшгуль ирләргә җитә кала. Кичке сәгать 9лар тирәсендә, сүз чыгып, исерек ирләр әйткәләшә башлыйлар, күп еллар элек булган гаилә низаглары искә алына. Ирләр ишек катында бик яман бәргәләшергә тотыналар, хатын аларны туктатырга дип арага да кереп карый, файдасы булмагач, аякларына ирләр чүәге эләктереп чыгып чаба. Айрат бусагага башын куеп яткан атасын рәхимсез рәвештә типкәләп кала. Күрәсең, мондый хәлләрне күп күргән хатын өчен гадәти хәл була бу. Ярдәмгә чакырырга да, полициягә хәбәр итәргә дә уйламый, әлеге мәхшәр турында сөйләгәч, Абдрахмановларга барырга җыенган улы Степанны да өеннән чыгармый ул.

Надежда иртә белән Абдрахмановларга хәл белергә китә. Шул якка таба тәпиләүче авыл фельдшеры белән бергә барып керәләр алар фатирга. Күгәргән-шешенгән битле Айрат һәм ирле-хатынлы туганнары шунда була. Нәҗип абзый исә шундый ук хәлдә бусага буенда ята. Табиб аңа ярдәм күрсәтүнең хаҗәте юк, күптән суынган дип белдерә.

Экспертиза үлемгә уң бавыр өзелү һәм башка эчке әгъзаларга зыян килү, күкрәк, корсак куышлыкларына кан саву китерүен ачыклый. Моны юньсез малайның атасын типкәләве нәтиҗәсе дип белергә кирәк. Тикшерү комитетының Минзәлә бүлеге тикшерүчесе А.Ф. Абдрахмановка Айрат үзе дә барысын да сөйләп бирә, гаебен тануын белдерә, җинаяте урынында ачуын чыгарган атасын ни рәвешле дөмбәсләвен күрсәтеп йөри.

Тикшерү эшләре шома гына бармый. Мәрхүмнең рәсми вәкиле итеп билгеләнгән улы Нияз, төпле дәлилләр китерә алмаса да, әлеге җинаять Айрат эше түгел, дип белдерә. Шуңа күрә башка кешеләрне дә тикшерергә туры килә. Ахыр чиктә, А.Абдрахманов Минзәлә район суды каршына баса һәм 7 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителә.

ГАИЛӘДӘ ЫГЫ-ЗЫГЫ

Минзәләдә яшәүче ике балалары булган Сутыриннар өендәге хәмерле мәҗлес тә күңелсез тәмамлана. Апрель ае кичләренең берсендә гаилә башлыгы, инженер булып эшләүче Максимның хезмәттәше Илшат, соңрак кечкенә кызын ияртеп, хуҗабикәнең дусты Айгөл килә. Әгәр 30-35 яшьләрендәге дүрт кешенең төннең икенче яртысына кадәр сыйлануын исәпкә алсак, аларның нинди хәлдә булуын күз алдына китерергә мөмкин. Максимның әйтүенә караганда, ул кичтә эчелгән сыра гына да җәмгысе 18 литрга җыела.

Ирле-хатынлылар ызгышы төнге сәгать 2нчедә кухняда башлана һәм тиз арада Максимның хатыны Альбинаны дөмбәсләвенә әверелә. Илшат ир-атны туктатып та карый, ләкин бәргәләшү тагын кабына, ахыр чиктә идәнгә егылган хуҗабикә торып пычакка ябыша, ирнең күкрәгенә кадый. Күрәсең, яра тирән булмый, Минзәлә сырхауханәсендә аны эшкәртеп тегү белән чикләнәләр. Ләкин ике көннән Максимга операция ясарга туры килә, чөнки пычакның йөрәк «сумкасын» һәм юан кан тамырын зарарлавы ачыклана. Шөкер, барысы да яхшы төгәлләнә.

Альбинаның эшләре хөрти була. Чөнки Максимның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән, дип табыла һәм тикшерүче Раиф Билданов, аңа кеше үтерүгә омтылыш ясау, дигән бик җитди гаепләү белдерә. Чөнки җәрәхәт җан җиргә ясала бит. Шул ук вакытта җинаятькә этәргеч биргән сәбәпләр, ягъни зарар күрүченең явызлыгы да билгеләп үтелә, димәк, ике бала анасының судта җиңелрәк җәза каралган маддә буенча хөкем ителү мөмкинлеге дә исәптән төшерелми. М.Сутырин да дуамаллыкларын яшерми, хатынын җинаять җаваплылыгына тартуга каршы булуын белдереп тора.

Судта гаепләү һәм яклау якларының фикерләре бизмәнгә куела, әлбәттә. Утырышлар барышында акрынлап гаепләнүче ханым гаилә залимыннан интегүче бичара дигән фикер ныгый. Хәтта моңа кадәр кеше үтерүгә омтылу дигән гаепләүне раслаган прокуратура вәкиле дә хөкем ителүче гамәлләренә йомшаграк бәя бирүне сорый. Шул рәвешле, Альбина Сутырина зарар күргән иреннән сакланган, бары тик ошбу чараларны (самооборона) арттырып җибәргән дип табыла һәм нибарысы 10 айлык төзәтү эшләренә хөкем ителә. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы калкып чыга. Чөнки ир кешенең хатынны даими рәвештә кыерсытуы рәсми рәвештә таныла. Шул сәбәпле, район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Максим Сутыринга карата «Җәфалау» (Истязание) дигән 117нче маддә буенча җинаять эше кузгата. Хәзер инде хатын-кызга ирен яклап сөйләргә туры килә. Ике баланы тәрбияләргә кирәк бит. Әлеге вакыйга ир белән хатынның тәртибенә уңай йогынты ясар да, шундый ыгы-зыгы кичергән гаиләнең ныгый төшүенә китерер, бәлки.

Наил ВАХИТОВ

Казан-Минзәлә-Минзәлә

Комментарии