Моргларга хәзер шайтаннар хуҗа

Моргларга хәзер шайтаннар хуҗа

ТЫЧКАНГА ҮЛЕМ, МӘЧЕГӘ КӨЛКЕ

Русиядә халык саны соңгы елда бер миллионга кимегән! Бу – чит илләргә күченеп китүчеләрне кертмичә, фәкать үлүчеләрне генә исәпләгәндә. Ә мәрхүм булганнарның гомуми саны 2,4 миллионнан артып китә икән. Демографлар Алексей Ракша һәм Александр Синельников «Ведомости» газетасына биргән бәяләмәдә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Узган елның «казанышлары»ннан да кызганычрак күрсәткечләр СССР чорында бары Бөек Ватан сугышы вакытында гына күзәтелгән, дип бәялиләр демогрофлар. 1941-1945нче елларда илдә мең кешегә 30-50 үлем очрагы туры килгән. Ә узган елда – тыныч тормыш шартларында, әлеге күрсәткеч 16,5 очракка җиткән.

Үлем-китемнең артуы, аңлашылганча, беренче чиратта коронавируска бәйләп аңлатыла. Ләкин, кызганычка каршы, аннан башка сәбәпләр дә байтак. Социаль шартларның чагылышы буларак, соңгы вакытта илдә уртача гомер озынлыгы кыскара башлады. Алардан тыш төрле чирләр, хроник авырулар, хәвеф-хәтәрләр... хәтта наркотиклар һәм алкоголь куллану нәтиҗәсендә дә җан тәслим кылучылар берничә меңгә арткан, дип саный экспертлар.

Кыскасы, ничек кенә аянычлы булмасын, үлем очраклары күбәя бара. Шуңа бәйле рәвештә мәрхүмнәрне җирләү мәсьәләсе дә һаман саен кискенләшә. Берәүләр өчен ул шактый кыйммәтлегә әйләнгән, махсус тудырылган күп санлы проблемаларга уралган кайгылы процесс булса, икенчеләр өчен, киресенчә, кесә калынайтырга мөмкинлек бирә торган менә дигән бизнес. Тычканга үлем, мәчегә көлке, дигән сыман килеп чыга инде. Ярый да Русия кануннары нигезендә, мораль-әхлак нормаларын саклап эш итсәләр ул эшмәкәрләр. Юк шул. Чынбарлыкта әлеге бизнеста кайнашучыларның шактые, һәр мәет өчен күбрәк акча «талау» артыннан куып, инде намусларын да җирләгәннәр. Йөрәкләре кабер өстенә куела торган таш сыман каткан. Соңгы өч-дүрт айда мәрхүм булган туган-танышларны җирләү процессында морг һәм ритуаль хезмәт күрсәтү вәкилләре белән аралашканнан соң, әлеге фикер ныгыды гына.

МОРГЛАРНЫ РЭКЕТИРЛАР, АКЧА КОРТЛАРЫ БАСКАН

Моргларда хәзер кызу эш вакыты, кем әйтмешли, «урак өсте» дәвам итә. Кайсы моргка барып карама, һәрберсеннән көн саен дистәләгән мәет озаталар. Казан шәһәрендәге моргларда да шул ук хәл. Туганының, якынының җәсаден моргтан тизрәк алып, җир куенына иңдерү өчен кешеләр иртәнге биштән-алтыдан чиратка баса.

– Узган елның сентябрь-октябрь айларында иң тыгыз вакыт булгандыр. Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе моргыннан көнгә егермешәр мәет озатыла иде. Без моргта эшләүчеләр белән таныш булганга күрә, мәетне алу өчен чиратта әллә ни озак тормыйбыз анысы. Ә башкалар кичкә чаклы көтәләр инде, – ди Казан шәһәрендәге бер ритуаль хезмәт күрсәтү компаниясе вәкиле. (Әңгәмәдәшем исем-фамилиясен һәм үзе эшләгән компания атамасын әйтүдән баш тартты. – Р.Г.) 

Узган елның көзендә нәкъ шул 7нче хастаханә моргына мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде. Дөрес, турыдан-туры морг җитәкчелегенә түгел. Йомышыңны тизрәк башкарасың килсә, менә шушы ритуаль хезмәт күрсәтү фирмасына шалтыратыгыз дип, «тылсымлы номер»ны бирделәр. Чынлап та, тегеләргә шалтыраткач, ни эшлисен, иртәгә сәгать ничәгә кая киләсен аңлаттылар.

Сөйләшенгән буенча, икенче көнне иртән моргка бардык. Инде ул вакытта урамда 8 катафалк көтеп торуын санаган идек.

Иртәнге сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә фәлән бүлмәгә керегез дигән чакыру ишетелде. Ритуалчы егет артыннан әйтелгән бүлмәгә уздык. Анда морг хезмәте өчен аерым акча түлисе икән. Сигез мең бер йөз сум түләргә дип, кулдан гына язылган квитанцияне тоттырдылар.

– Ә нинди счетка күчерәсе? – дип сорагач, өстәл артында бик эшлекле кыяфәттә утырган илле яшьләр чамасындагы ир-ат сискәнеп киткәндәй:

– Юк, юк. Морг хезмәте өчен бары тик акчалата, монда кулга бирергә кирәк, – дип сөйләнде. Ритуалчы да шулай дип раслагач, соралган акчаны кулларына бирергә туры килде инде.

Шулчак кинәт ишектән килеп кергән икенче бер ир-ат: без кәфенлекне үзебез алганбыз икән, аның акчасын кире кайтарыгыз әле, – дип, өстәл артында утырган адәмгә мөрәҗәгать итте. Тегесе калькуляторына ябышып, теләр-теләмәс кенә чутлап калды.

Әлеге бүлмәдән чыккач игътибар белән карадык: безгә бирелгән квитанциядә мәетне юу, кәфенгә төрү, яткыру һәм дезинфекцияләү өчен дип язылган иде. Ләкин бит Русия Федерациясе законнары нигезендә теләсә кайсы морг мәетне ярганнан соң бушлай юып, төреп, әзерләп бирергә тиеш. Болар нигә акча ала? Әлеге сорауны «тылсымлы номер» аша яллаган ритуалчы егеткә бирәбез.

– Аларга ул акчаны түләмәсәң, мәрхүм булган кешеңне моргтан бүген бөтенләй дә ала алмаска мөмкинсең, – дип аңлатты ул. – Әнә бездән соң берәү кәфенлек өчен акчаны кире кайтаруны сорап калды бит. Аның ул акчасын кайтарырлар анысы. Тик мәрхүмне моргтан иң соңыннан гына бирәчәкләр. Монда шундый тәртипләр.

Баксаң, дәүләт учреждениесе булган морг бинасындагы бүлмәдә акча җыеп утыручы әлеге «рэкетирлар» шәхси затлар икән. Квитанциядәге мөһергә «Шәхси эшмәкәр Шестаков Алексей Владимирович, ИНН:165907101106» дип язылган. Үзләре үк кәфенлек, табут кебек башка кирәк-яракларны да саталар. Алардан күбрәк хезмәт һәм кирәк-ярак сатып алган саен, моргтан мәетне шул чаклы тизрәк алу мөмкинле туа, дип аңлатты икенче ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасы вәкиле. Анысы бер хәл, морг җитәкчелеге белән әшнәлеге, үзара телдән килешүе булмаган ритуаль хезмәт күрсәтү оешмалары бөтенләй эшли алмый. Йә чиратның иң ахырына калдырып, йә ул көнгә мәетне бөтенләй бирмичә газаплыйлар, ди ул.

Без исә, «тылсымлы номер» аша тапкан ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасын яллагангадыр инде күрәмсең, иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә үлем турында белешмәне алдык. Ә мәетне әле тагын ике сәгатьләп көтәргә туры килде. Үлүчеләр шактый, морг хезмәткәрләре өлгереп бетә алмый, дип аңлаттылар. Хәер, урам этенә кычкырган сыман аларның бик дорфа итеп әйтүләрен «аңлаттылар» дип булмый инде. Икенче берәүләр мәетне тизрәк бирегез, ерак авылга алып китәсебез бар дип, морг ишеген шакый башлаганнар иде, бер ир кеше чыгып шул чаклы акырды, хәтта бөтенләй бирмәү белән янады. Урамда хәсрәтләнеп, газиз туганнары, якыннары җәсаден көтеп торучы мескен кешеләр алдында ул адәм бу минутларда үзен гаять «важный» тотты. Ә тотмаска, морг тирәсенә җыелган ничаклы халык аның һәм аның сыман намуссыз, туң йөрәкле акча кортларының кәефенә бәйле бит.

ХӘЗЕР ҮЛӘРГӘ ДӘ КУРКЫНЫЧ, ЧӨНКИ КЫЙММӘТ...

Чаллы шәһәре моргында да бер тамчы уңай үзгәреш юк, анда да Казандагы сыман система икән. Быел гыйнвар башында булырга туры килде Чаллыдагы дәүләт оешмасында. Чатнама суык көн булды ул. Чаллы моргы каршында да сабантуй сыман, халык җыелышкан. Моргның ишегалды, якын тирәдәге тыкрыклар машиналар белән тулы. Кая карама катафалклар. Җыелышкан кешеләрнең кайсының йөзенә күз салма, һәрберсе хәсрәт-сагыш белән тулы, күзләре яшьле, кызарган. Шундый кайгылы көннәрендә дә булмаган проблемаларны бар итеп, әллә ниләр өчен арттырып күрсәтелгән тарифлар буенча алардан акча түләтеп интектерүче морг һәм ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләренә карата, хәтта, ачу хисләре уяна башлый. Һәм ул башкалар күңелендә дә шулай икән. Урамда басып көтеп торганлыктан инде шактый туңарга да өлгергән, салкыннан битләре кызарган 4-5 кешелек төркем янына килеп сорашабыз:

– Озак көтәсезме?

– Чират алырга дип иртәнге сәгать алтыда килгән идек. Менә хәзер сәгать инде тугыз тула, әле очы-кырые күренми.

– Өч сәгать буе шушы суыкта урамда торасызмы?

– Көтү залына кереп, җылынгалап чыгабыз инде. Анда да озак торып булмый бит. Халык шыгрым тулган. Җитмәсә бу коронавирус чорында куркыныч. Әллә нинди чирләр йоктыруың бар.

– Ә кайчан әзер була диләр соң инде?

– Төгәл берни әйтмиләр, һаман көтегез, диләр. Инде түземлек бетеп, тәмам талашыр чиккә җитәбез ахрысы...

Кешеләрне шушындый дәрәҗәдәге шартларга төшереп хезмәт күрсәтүне морг җитәкчелегенең халыктан көлүе дип кенә аңлатып буладыр. Әлеге дәүләт учреждениеләре сәламәтлек саклау министрлыгына карый. Һичьюгы министрлык моргларда тәртип салу турында уйланырга тиештер бит. Ә роспотребнадзор, республиканың баш санитар табибы бу очракта нигә йоклый? Бернинди социаль дистанцияләр сакланмый һәм аларны бу шартларда саклау мөмкин дә түгел. Мәетләрне туганнарына бирү чиратын тәртипкә китерү өчен зур акыл кирәкми ләбаса. Хәзерге пандемия чорында, үлем-китемнең артуын белә торып, ул турыда әллә кайчан уйланырга кирәк иде инде.

Моргларга кагылышлы мәсьәләнең икенче – тагын да җитдирәк ягы – ул коррупция, әшнәлек, халыкны кычкыртып талау. Дөрес, халык акчаны нигездә ритуаль хезмәтләр күрсәтүче шәхси фирмаларга түли. Һәм шактый зур суммадагы акчалар. Безнең очракта да мәетне моргтан алып Чаллы зиратында җирләү 45 мең сумга төште. Ә бит, беренчедән, ул сумманың 7600 сумы моргка түләнде. Нәрсә өчен? Тагын бер кат искәртәбез, белгечләр әйтүенчә, дәүләт оешмасы булган моргларда мәетне яру, юып әзерләп бирү – барысы да бушлай башкарылырга тиеш. Әгәр инде мәеткә макияж салырга, косметика кулланырга яки ниндидер бәлзәмләү кирәк булса, шуның ише өстәмә хезмәтләр генә түләүле була ала. Чынлыкта исә, Чаллыдагы очракта да яллаган ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасы вәкиле әйтеп тора, ул акчаны түләмичә, моргтан мәетне алып булмый, ди.

Икенчедән, шул ук вәкил аңлатуынча, ритуаль хезмәт күрсәтүче теләсә нинди оешма алдан сүздә килешмичә Чаллы моргы белән дә тоткарлыксыз эшли алмый икән. Димәк, морглар фәкать үзләре белән килешеп эшләүче ритуалчыларга гына «яшел ут» яндыралар. Ә «сүздә килешү» дигән төшенчәнең асылында ни ятканы аңлашыла инде. Бүлешергә кирәк...

Шундый коррупция һәм әшнә фирмалар аркасында кәгазьдә өстәмә хезмәтләр пәйдә була, бәяләр коточкыч арта. Якынын югалтудан хәсрәткә баткан кешеләр исә, андый вакытта барысына да риза, тик соңармыйча җирләргә генә.

Вакытында дигәннән, мәетне моргтан алганда тоткарлык тумасын өчен ритуал хезмәт күрсәтүче фирманы да сайлый белергә кирәк икән. Кайбер ритуалчылар алдан янәсе морг җитәкчелеге белән элемтәләр бар, мәетне вакытында алырбыз, дип ышандыралар. Ә чынлыкта морг белән «сүздә килешү» дәрәҗәсе шундый гына була. Нәтиҗәдә көне буе көтәргә туры килә.

Менә шундый башка сыймаслык әкәмәтләр кылып яталар моргларда хәзер.

Үләргә дә куркыныч, билләһи! Мәшәкатьле һәм бик кыйммәт бит. Билгесез калырга теләгән ритуалчы сүзләренчә, христиан йоласы нигезендә табут белән җирләү Казан шәһәрендә уртача 80 мең сумга төшә икән. (Шул ук 7нче хастаханә моргыннан алып, Самосырова зиратына җирләү мисалында исәпләнде. – Р.Г.) Мөселманга табут һәм веноклар кирәк булмаганлыктан, бәя 20-30 мең сумга арзангарак чыгарга мөмкин.

PS: Сүз дә юк, әлеге тема күңелле түгел. Ләкин үлем-китем арта барган вакытта, актуаль. Бүген морг хезмәткәрләре, ритуаль хезмәт күрсәтүчеләр иң популяр һәм иң «кирәкле» хезмәт вәкилләренә әйләнеп бара. Күңел һич кабул итә алмый торган шундый чынбарлык та бар: туганнарын югалтучылар арткан саен, морг һәм ритуаль хезмәт күрсәтү фирмалары вәкилләре байый гына... Нәрсә хисабына, ничек? Мәсьәләне менә шул яссылыкта күтәрү аеруча урынлыдыр. Сездән дә, хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге темага карата фикерләрегезне, күреп, ишетеп белгән хәлләр турында хәбәрләрегезне көтеп калабыз.

Ә без бу мәкаләгә аңлатма бирүләрен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да көтәбез.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чаллы – Казан

Комментарии