Ярату һәм нәфрәт янәшә

Ярату һәм нәфрәт янәшә

Гүзәллеге әллә каян күренеп торган япь-яшь кызны автоматлы сакчылар суд залының махсус бүлмәсенә кертеп япкач, бермәлгә тетрәнеп киттем. Янәшәдә утырган әти-әнисен, туганнарын күреп, тәмам бичара хәлгә килгән Алинә Сабирҗанованы, богауларын салдырып, тимер читлеккә бикләгәндә мондый хәлнең сәбәпләре кичекмәстән ачыкланыр да, каушау һәм оялудан агарынып киткән кызны тизрәк иреккә чыгарырлар, дип өметләндем. Аның кеше гомерен өзүдә гаепләнүе башка сыярлык хәлмени...

МӘХӘББӘТНЕҢ КҮЗЕ СУКЫР

Алманың асылын корт ашый дигән гыйбарә бер уйлаганда бу ике яшь кешегә туры да килеп бетми бугай әле. Икесе дә зыялы, җитеш тормыш белән яшәүче гаиләдә тәрбияләнгән. Чаллының югары уку йорты студентлары. Араларында бер генә аерма – Алинә Сабирҗанова авылда туып-үскән. Ә Радик Гафиятов – шәһәр егете. Аллаһ һәр икесенә буй-сынны, чибәрлекне һич кызганмаган. Бер-берсенә менә дигән пар булырлык иде, диләр.

Танышканнарына ике елдан бераз гына артыграк. Урта мәктәпне югары баллар белән тәмамлаган Алинә институтка кереп, моңарчы иптәш кызлары белән Чаллы каласының Яңа шәһәр дип исемләнгән микрорайонында өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яши. Бүлмәдәшләре Ләйсән белән Алия дә авыл кызлары. Алинә белән Радик арасында кинәт кенә кабынып, ике елга якын дәвам иткән мәхәббәт маҗараларының ни белән бетәргә мөмкин икәнлеген аңлатып та караганнар. Мәхәббәтнең күзе сукыр диюләре хактыр. Алинә яраткан кешесенең бары тик яхшы якларын гына күрергә тырышкан бугай шул.

Башка кызлар китап-конспектларыннан башларын күтәрергә өлгерә алмаган бер чорда, Алинә, иптәш кызларын шаккаттырып, институтның иң «кәттә» егетләренең берсе белән танышып китә. Радик аны кичләрен үзенең өр-яңа «Рено» автомашинасы белән килеп алган вакытларда Алинәдән дә бәхетлерәк кеше бу дөньяда булдымы икән? Беренче карашка тәртипле, итагатьле Радик Алинәгә Чаллы каласының барлык күңел ачу урыннарын, төнге клубларын, казино-дискотекаларын күрсәтеп чыга. Менә кайда икән ул тормышның кызыгы! Менә ничек була икән ул рәхәт тормыш! Үзе кебек үк үсмерләрнең берсеннән-берсе уздырып сикерә-сикерә биюләре, дөньяларын онытып күңел ачулары Алинәнең дә тәмам башын әйләндергән булса кирәк. Радикның күп санлы танышлары, дус-ишләренә ияреп, бигрәк тә үз-үзләрен бик иркен тотучы кызлардан калышмаска тырышып, ара-тирә сыра, кайчагында шампан шәрабыннан авыз итүләре дә гадәти күренешкә әйләнә башлый. Бу хәлләр үзен кайчандыр һәлакәткә алып килер дип уена да китерми. Бары тик янәшәсендә үзенә көннән-көн күбрәк ошый барган егете генә булсын. Радик хакына ул барысына да риза! Чын мәхәббәт шулай була торгандыр дип уйлый ул.

Кайвакытларда иптәш кызлары янына таң алдыннан гына кайтса да, Алинә укуын ташларга һич җыенмый. Авылдагы әти-әнисе янына да кайткалап йөри. Кемнәрнеңдер үзе турында сөйләгән гайбәтләренә көлеп кенә карый. Институтта укучы югары курс студенты белән дуслашып йөрүен дә яшерми ул әти-әнисеннән. «Кияүгә чыгып, укуыңны өзә күрмә инде», – дип өзгәләнгән әнисенә уенын-чынын бергә кушып, «Әле алырга торучы да юк», – дип шаярта.

Замана яшьләренең күпмедер катламына хас булганча, Радик аңа өзми-куймый «ирекле мәхәббәт» турында тукый. Ике яшь кеше бер-берсен ярата, бер-берсенә ышана икән, рәсми никахлашу нигә кирәк?! Аларга болай да рәхәт бит. Укуны тәмамлап, тормышта ныклап аякка баскач та гаилә корырга өлгерербез әле, дип юата. Аныңча, яшь кеше гаилә корып, балалар мәшәкатенә чумганчы рәхәтләнеп күңел ачып калырга тиеш.

Баштарак «ирекле мәхәббәт»кә Алинә җаны-тәне белән карышса да, тора-бара тулысынча Радикның «заманча» фикерләренә кушыла. Бергәлекнең «рәхәтен тату» өчен Радик икесенә аерым фатир да таба. Чаллы каласында берничә автосервисы, ике сәүдә ноктасы булган әтисе улының аерым яшәргә омтылуын хуплый гына. Төннәрен кайчан кайтыр икән дип көтеп утырганчы, кайбер нәрсәләрне белмәсәң дә яхшырак тоелган, күрәсең. Алинә исә бу турыда әти-әнисенә түгел, бүлмәдәш кызларга да белгертмәскә тырыша. Кайчагында кайтмый калуларын: «Әниемнең апасы ялгыз яши, аның янында булдым», – дип аңлата.

КӨТЕЛМӘГӘН СЫНАУ

Төскә-биткә чибәр Радикны бүлмәдәш кызлары бик ошатсалар да, тора-бара шома егетнең әледән-әле башкаларга каш сикертүен күреп, күңелләре бизә. Дөрес, тыйнаклык саклап, егетнең мондый кыланмышлары турында Алинәгә берни сиздермәскә тырышалар. Ә Радик һаман узына. Җаен туры китереп, сөйгәненең бүлмәдәшләренә дә төрле тәкъдимнәр ясарга өлгерә. Бигрәк тә Актаныш районыннан килгән Ләйсәннең теңкәсенә тия ул. Баштарак гел шаяртуга борса да, кыз бала ахыр чиктә түземе төкәнеп, Алинәгә әйткәч, Радик мут күзләрен ялтыратып, көлә генә. Янәсе, кызлар аның бәхетеннән көнләшә.

«Ирекле мәхәббәт» яшьләрнең һәр икесе өчен көтмәгән-уйламаганча сынала. Бәхетеннән башы әйләнеп йөргән көннәрнең берсендә Алинә үзенең авырлы икәнлеген сизә. Тиз арада ясатып алынган анализ да аның ана булырга җыенуын раслый. Бу хәбәр Радикны тәмам аптырашта калдыра. Гомерлек яр булырга, бер-берсенә терәк булып, сөеп-яратып яшәргә бирелгән вәгъдәләре сабын куыгыдай бер мизгелдә шартлап юкка чыга.

Радик Гафиятовның әтисе судта сөйләгәннәрдән:

– Улыбызның Алинә исемле кыз белән дуслашып йөрүе турында күптәннән беләбез. Моңарчы да дуслашып йөргән кызлары аз булмады. Яңа елны да бергә каршыладык. Тыйнак, чибәр, акыллы кыз. Үзләре башлап өйләнешү турында сүз катмагач, без дә дәшмәдек. Алинәнең авырлы икәнлеген дә белмәдек. Әнисе нидер сизенгән кебек, Радиктан сораштырган. Улыбыз кистереп «юк» дигәч, тынычландык. Өстәвенә, Алинәнең авылда йөргән егете дә бар икән. Җәйге каникуллар вакытында аның белән очрашулары турында Алинә үзе сөйләгән. Шуннан ни-нәрсә әйтик?

Судка шаһит буларак килгән Алинәнең бүлмәдәш кызлары Ләйсән белән Алия дә мондый хәлнең уйдырма икәнлеген раслый. Авылда классташ егете белән очрашуы да дусларча гына булуын яхшы белә кызлар. Эч серләре белән уртаклашып яшәгән бүлмәдәшләре әлеге уйдырманы Радик үзен аклар өчен уйлап чыгарган дип саный. «Алинә – үзсүзле, кайчагында бик тәвәккәл, әмма чиста күңелле, хыялый кыз. Яраткан кешесенә хыянәт итәрлек түбәнлеккә төшмәс», – диләр.

Ә менә Радик турында фикерләр төрле. Тормышта башлыча үзен генә кайгыртып яшәргә күнеккән. Киләчәктә бергә булачакларына ышандырырга тырышып, зур вәгъдәләр белән ул Алинәне аборт ясатырга күндерергә тырыша. Табиблар мондый куркыныч адымнан соң Алинәнең киләчәктә бала таба алмаячагы турында кисәтсәләр дә, ахыр чиктә кыз бала әлеге операциягә ризалашырга мәҗбүр була.

Максатына ирешкән егет берничә ай дәвамында Алинә тирәсендә бөтерелә. Әмма бәхетле чаклар озакка бармый. Берничә ай үтүгә, Радик биргән вәгъдәләрен оныта башлый. Соңгы очрашуында үзләренең башка күрешмәскә тиешлеге турында кырт кисеп әйтә. Янәсе, ул күптән инде башканы очраткан. Моңарчы әйтергә генә кыенсынып йөргән...

Бу вакыт эчендә Алинәгә «яхшылык» теләүчеләр Радикның моңарчы да бер кыз белән шундый хәл булуын ирештерә. «Ирекле мәхәббәт»нең ни икәнлеген бөтен тирәнлеге белән шунда гына аңлый ул. Тормышында мондый ялган, икейөзлелек, коточкыч хыянәт белән очрашудан соң ул, канатлары сынган кош баласыдай, ни эшләргә белми. Күңелендәге үпкә, әрнү, тирән рәнҗү һәм үзәк өзгеч сагышны ничек итеп басарга белми азаплана. Ярый әле әти-әниләре, туганнары, дуслары бар. Күпмедер вакыттан соң Алинә янә Чаллыга килеп укуын дәвам итәргә үзендә көч таба.

ҮЧ

Саф, керсез мәхәббәтенә карата хыянәтне кайчандыр нык яраткан кешеңә карата да гафу итеп булмыйдыр шул. Тик Алинәне аяклары ни өчендер һаман Радик белән бергә үткәргән җирләргә тарта.

Октябрь аеның бер кичендә ул Радик белән Чаллыда күпмедер вакыт бергә яшәгән йорт янына барып чыга. Таныш эскәмиядә ялгызы озаклап утыра. Инде китәргә дип кузгалганда гына подъезд каршына таныш «Рено» автомобиле килеп туктый. Машинадан, шат елмаеп, Радик төшә. Артистларча, бөтен шартын туры китереп, машинаның алгы ишеген ача. Аннан чибәр кызны каршы ала. Нәкъ Алинә белән булгандагы кебек.

Төн уртасы узганчы ян тәрәзәдән Алинә аларны күзәтә. Шул ук музыка, шампан шәрабы, күңелле ыгы-зыгы. Тәрәзә каршына килеп озак итеп үбешүләр. Радик янәшәсендәге кызның аның каршында бер гөнаһысы булмаса да, Алинәнең бу минутларда бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы, тагын әллә ниләр эшлисе килә. Янәшәдә генә «24 сәгать» дип язылган кибет. Ярсудан һәм туңудан калтыранган тәненә бераз җылы кермәсме дип, Алинә бер шешә шәрабның төбенә төшеп җиткәнен сизми дә кала.

Төнге сәгать икеләр. Каршы тәрәзәдә инде ут күптән сүнгән. Аның беренче мәхәббәте, тормышка ашмый калган хыяллары, туачак баласы – барысы да каршыдагы бүлмә эчендә мәңгелеккә челпәрәмә килгән...

Кечкенә сумкасы төбендә әлеге фатир ачкычы саклануы ничек исенә төшкәндер – Алинә ул кадәресен инде ачык хәтерләми дә. Акрын гына ишекне ачып бүлмәгә уза. Ике кешелек киң караватта Радик изрәп йоклап ята. Ә аның кочагында...

Кухня ягыннан пычак алып чыгып, Алинә Радикның аркасына кадый. Ни арададыр уянып, йокы аралаш аның кулына ябышкан хатын-кызны да җәрәхәтләргә өлгерә. Ә аннары пычакны идәнгә ташлап, якындагы полиция бүлегенә чаба.

Тикшерү дәвамында Алинә Сабирҗанова гаебе тулысынча раслана. Үткәрелгән суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Радик Гыйниятов үлеменең сәбәбе – пычак белән кадау аркасында күп кан югалтудан. Авыр тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз исә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә исән кала.

Татарстан Югары суды Алинә Сабирҗанованы Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 105 һәм 69нчы маддәләре нигезендә гомуми режимлы колониядә тоту шарты белән 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Казан шәһәре

Комментарии