Социаль челтәрдә турыдан-туры эфирда бала табалар, ут төртәләр, үләләр…

Социаль челтәрдә турыдан-туры эфирда бала табалар, ут төртәләр, үләләр…

Күптән түгел «Безнең гәҗит»тә бер мәзәк басылды. «Нидер әйтере булган, әмма бераз кыенсынган кеше язучы булыр. Нидер күрсәтерлеге булган, әмма бераз кыенсынган кеше рәссам булыр. Халыкка әйтер сүзе дә, күрсәтер әйбере дә булмаган, әмма ул моннан һич тә оялмаган кеше социаль челтәр кулланучысы булыр». Көлке сүз юктан гына тумый, һәр мәзәкнең күпмедер өлеше – хакыйкать.

Социаль челтәрләр тормышыбызга керү белән, «лайк» (ошату), «дизлайк» (ошатмау), «хайп» (агрессив һәм бәйләнчек реклама), «пост» (интернеттагы фото яки видеоязма), «сторис» (бер тәүлектән юкка чыга торган 15 секундлык видео яки фото) кебек яңа сүзләргә өйрәндек. Блогерлык бүген иң кызыктыргыч һөнәр (әйе, һөнәр!) санала. Балалар «үскәч кем буласың килә?» дигән сорауга элеккечә космонавт, укытучы, табиб, журналист дип түгел, «блогер» дип җавап бирә. Рәхәт бит, өйдән чыкмый гына, ниндидер фото яки видео төшереп, нәрсәдер язып, халыкка таныласың, танылуың җитсә, акча (миллионнар турында сүз бара!) да эшли башлыйсың. Бу җөмләдә «ниндидер» дигән сүз очраклы түгел. Блогерлар кешене шаккаттыру, «лайк»лар туплау, «хайп» ясау өчен нәрсә генә эшләми! Әле кайчан гына үзенең тормышын минутына кадәр күрсәтеп баручы, «йокыдан уяндым, менә болай итеп теш чистартам, менә мондый кием кидем, менә моны ашадым» дип сөйләүчеләргә аптырый идек. Болары бөреләре генә булган икән, менә хәзер чәчәкләре күренә башлады.

Блогерлар «лайк» өчен үлеп китә. Туры мәгънәдә. Мәскәүдә яшәүче блогер 40 яшьлек Виталий Выграновский 40 көн ач торып карарга һәм һәр көннең ничек узганын үзенең YouTube-каналында язылучыларына сөйләп барырга булган. Элегрәк тә организмын чистартам дип ач торгалаган, чи ризык ашавы белән тар даирәдә танылган блогерның язылучылары әллә ни күп тә түгел: YouTube-та – мең, «ВКонтакте»да – җиде мең, инстаграмда 700 кеше. Менә шуларга шоу күрсәтәм дип – ә башкача моны ничек атыйсың тагын – Выграновский айдан артык ач торган, хәтта су да эчмәгән, ачлыктан акрынлап чыга башлагач кына үлеп киткән. Хәле авырлаша башлагач, ул Абхазиягә китеп барган, таулар арасында ач торуны җиңелрәк кичерәм, көн дә шарлавыклар янына физик күнегүләр ясарга барам, дип сөйләгән булган ул блогында. «Шундый җиңеллек килде, бөтен организмым, аңым чистарды. Иң мөһиме – йокламаска, йокласаң, тора алмавың да ихтимал», – дип уртаклашкан. Соңгы төшергән видеосында ачлыктан чыга башлавын, соклар эчүен сөйләгән, ләкин үзен күрсәтергә әзер булмавын әйткән, киләсе видеоларда күрешербез, дип саубуллашкан. Бу вакытта ул куркыныч булып ябыккан, коры сөяккә калган була шул. Ләкин киләсе видеолар булмый кала, блогерның үле гәүдәсен табалар.

Әле беркөнне генә Казанда интим гимнастикага өйрәтүче Екатерина Бибишеваның бала тапканын (!) кимендә 4 млн кеше карап торды. Блогерның инстаграм сәхифәсендә 4 млн 200 мең язылучысы бар. Һәм ул өендә бала тапкан мизгелләрен туры эфирда уртаклашып барды. Видеолардан аңлашылганча, телефон ире Маратның кулында. Менә Екатеринаның тулгаклары башлана, менә доула килә. Профессиональ медицина белеме булмаган, бала табу барышында хатынга терәк булучы, киңәшләре белән ярдәм итеп торучы хатынны доула дип атыйлар. Менә Екатерина шәраб эчә-эчә тынычланырга тырыша (шәраб алкогольсез дип язып куярга онытмаган!). Менә «бала тапканда ашарга кирәк» дия-дия, уха ашый. Ире хатынының кулыннан тота, бар да елмаялар, берзаман карап утыручы үзе бала тапкандай куанып куя: малай тапты! «Барысы да әкияти булды, тылсымлы үтте», – дип хисләре белән уртаклаша яңа гына турыдан-туры эфирда ана булган блогер.

Хәер, бу инде яңалык түгел. 2009нчы елда артист Никита Джигурда хатыны Марина Анисинаның бала тапканын туры эфирда күрсәтеп барган иде. Анысында ичмасам вакыйга бала тудыру йортында барды, хатыны тулгак ачысыннан интеккәндә Джигурда гитарада уйнап, җырлап, аның кәефен күтәрергә тырышты. Ул вакытта бу хәл зур кызыксыну уяткан иде. Аны озак кына «Пусть говорят» тапшыруында чәйнәгәннәре дә хәтердә.

Казан блогеры кебек баланы өйдә тапканнарын турыдан туры эфирда күрсәтүчеләр дә бар. Мәсәлән, блогер София Стужук 2019нчы елда үз өендә кабартылган бассейнда бала тапканын инстаграмда туры эфирда күрсәтеп барды. «Моны хайп өчен эшләмим. Бала табу куркыныч һәм авыртулы түгел, тылсымлы процесс икәнен дәлилләр өчен күрсәтәм», – дигән иде ул. Ләкин аны хуплаучыларга караганда тәнкыйтьләүчеләр күбрәк булды кебек. Беренчедән, баланың антисанитария шартларында тууы игътибардан читтә калмады. Икенчедән, бу вакытта Стужукның кечкенә улы да өйдә булган, әнисе тулгактан интеккәндә бүлмәгә килеп кергән, карап торган.

Икенче бер блогер – Екатерина Диденко да баласын өендә тапкан һәм моны туры эфир күрсәткән булган икән. Ләкин киң җәмәгатьчелеккә ул башка маҗарасы белән танылды. Без бу хакта язып та чыктык («Уеннан – уймак: туган көн фаҗига белән тәмамланган», 4 март, 2020, №9). 2020нче елның 28нче февралендә Екатеринаның туган көненә Мәскәү сауналарының берсендә гадәти булмаган күңел ачу оештырырга булалар. Кайсы дару әйбәт, кайсы начар икәнен сөйләве белән танылган блогерның ире Валентин, кызык ясап, бассейнга 25 кг коры боз ташлый. Углекислотадан торган коры боз үз эшен эшли: Валентинның һәм бу бассейнга сикергән тагын берничә кешенең гомере өзелә. Блогер хатын беренче «сторислар»ын реанимациядә табиблар иренең гомерен саклап калырга тырышкан мәлдә кертте. Анда ул тыныч тавыш белән: «Иремнең гомере өчен табиблар көрәшә, дуслардан кемдер үлгән, кем икәнен әле төгәл белмим», – дип сөйләде. Тәнкыйть күп булганга микән, соңрак Екатерина бу видеосын бетерде. Ирне коткара алмадылар. Һәм хатын елый-елый икенче «сторис»ын кертте. Шунысы аптыратты: шушындый хәлдә дә хатын йөзен матурлый торган фильтр куярга онытмаган иде. Шулай да блогерның иң гаҗәпләндергән «сторис»ы, берничә көннән иренең фотосын куеп: «Ирем миңа бүләк ясады – минем туган көндә түгел, 29нчы февральгә чыккач, сәгать 1:00дә үлде», – дип язып кертүе булгандыр.

Хәзер яшүсмерләр һәм яшьләр арасында «TikTok» дигән социаль челтәр бик популяр. Үзләрен күрсәтү, таныту өчен, блогерлар нәрсәгә генә бармыйлар! Күптән түгел Степан Морков исемле 23 яшьлек егет видео төшергәндә үлде. Дусты белән бергәләп, бәдрәф кәгазьләреннән метр ярымлы манара өйгәннәр. Степан шунда менеп басарга, дусты машинада манараны бәрдереп китеп барган чакта сикереп төшеп калырга тиеш булган. Ләкин сикергәндә, машинага эләгеп калып, каты итеп асфальтка бәрелгән һәм үлгән. Бу трюкта мәгънә эзләмәгез, ул – юк. Юләрлек, үлем һәм җинаять бар. Степанның дусты хәзер тикшерү астында, аны «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләргә мөмкиннәр.

23 яшьлек егетне инде бала дип әйтеп булмый (психик яктан үсеше ничек булгандыр тагын). Олы кешеләр шушындый акылсыз гамәлләр эшләп торганда, аларны күреп торган балалардан нәрсә көтәргә?! Узган җәй Мәскәүдә җиденче класста укучы кыз бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән иде. Үз-үзенә кул салмаган, бик әйбәт гаиләдә яшәгән, бөтен нәрсәсе булган. Тәрәзә төбенә утырып, «TikTok»ка видеолар, селфилар төшерергә яраткан… Селфи төшәм дип биек җирләргә, электр тогы үткән урыннарга менгән ничә баланың гомере өзелде икән инде?..

Уралда бер бала ут белән уйнап, чүттән генә гомере белән хушлашмаган. Барысы да – һаман да шул «лайк»лар, «хайп» өчен. Кайдандыр күреп алып, тиз янып китүчән сыеклыкны бакчадагы түтәлгә сипкән, шуңа ут төрткән. Үзе артка таба чигенеп, видео төшерә барган. Ләкин ут малай уйлаганнан тизрәк булып чыккан, төртүченең киеменә дә капкан. Әле ярый якында сулы ванна булып, малай шунда чумып кына исән калган.

Социаль челтәрдәге челленджлар, ягъни ярышлар да куркыныч булырга мөмкин. Мәсәлән, Италиядә шул ук «TikTok»та кем озаграк суламый тора ала дигән челлендж игълан иткәннәр. Һәм ун яшьлек кыз, шунда катнашам дип, сулы ваннага кереп яткан. Тончыгып үлгән баланы апасы табып алган, дип яза «АиФ». Шундый ук хәл Америкада да булган. Икенче бер популяр челлендж «40 дару төймәсен берьюлы эч һәм нәрсә булганын кара» дип атала. Берәр үлемгә китергәнче (инде китермәгән булса!), монысын да ябып куйсалар, башкасы барлыкка килер. Бу юләрлектән дару уйлап табылмаган бит әле…

ПСИХОЛОГ СҮЗЕ

«Бала белән сугышу проблеманы хәл итми»

Баланы интернет, социаль челтәрләр «сазлыгы»ннан ничек коткарырга? Педагог-психолог Галия ГЫЙМАДИЕВА аңлата:

– Яшүсмерләр баш миенең күп кенә бүлекләре әле өлгереп җитмәгән була. Шундый бүлекләрнең берсе теге яки бу гамәлнең нинди нәтиҗәгә китерүен анализлау өчен җавап бирә. Әйтик, олы кешегә акулалар кайнап торган бассейнга су коенырга барасыңмы дисәң, ул шундук баш тартачак, чөнки канлы картина күз алдына килеп басачак. Ә яшүсмергә андый карарны кабул итү өчен вакыт кирәк, нәрсә булыр, ничек булыр, дип анализлап карыйсы бар. Ләкин, гадәттә, балаларның андый вакыты булмый. Бигрәк тә иптәшләре булдырасыңмы-юкмы, «слабо-не слабо» дип шарт куйганда. Шуңа күрә балалар үзләрен куркыныч астына куюларын аңлап та бетермиләр. Тагын шуны онытмаска кирәк: үзеңне куркыныч астына кую эмоцияләр бирә, гормоннарны уята. Әгәр кешегә тормышта «бәхет гормоннары» җитеп бетми икән, ул аларны башка җирдә, шул ук социаль челтәрләрдә эзли башлый. Акылга сыймаслык гамәлләр кылуның тагын бер сәбәбе: үзеңә игътибар җәлеп итү. Яшүсмергә әти-әнисең, яшьтәшләренең игътибары җитеп бетми икән, ул аны төрле юллар белән яуларга тырышачаклар.

Балаларның буш вакытын ничек үткәрүен, интернетта нәрсә эшләвен күзәтеп барырга кирәк. Ата-ана тыя, чикләүләр куя ала, ләкин бала теләсә, барыбер мөмкинлеген таба һәм эшли. Шуңа күрә беренче чиратта бала белән ышанычлы мөнәсәбәт төзү мөһим. Ул үзе сезгә килеп, кызыксынулары, шөгыльләре турында сөйли алырлык булсын. Моның өчен ул үзен кабул итәчәкләренә, һәрвакыт терәк булачакларына ышанырга тиеш. Әгәр бала әти-әни җәза бирәчәк яки киресенчә әти-әни бик нык борчылачак, дип курыкса, ул сөйләмәячәк, яшереп калдырачак. Икенчедән, әти-әни балага үзе үрнәк күрсәтә. Әнисе көне буе телефонда утырса, бала экраннан үзе белеп аерылыр дип көтү – беркатлылык. Бала безнең гамәлләрне кабатлый.

Яшүсмерләр белән килешергә була. Ике як та тыныч халәттә булганда, утырып сөйләшергә, бу мине борчый, дип аңлатырга, интернетта көнгә ничәдер сәгать утыру турында килешергә. Бу шулай ук бер-берең арасында ышанычлы мөнәсәбәт булганда гына мөмкин. Шунысы мөһим: нәрсәнедер тыясың/чиклисең икән, аңа алмашка башка нәрсә тәкъдим итәргә кирәк. Баланы виртуаль дөньядан чыгарып, реаль тормышка кайтару өчен нәрсә белән кызыктыра аласың. Ата-ананың бурычы – баласы ягында булу. Ә күп очракта ата-ана балага каршы якка басып, аның белән сугыша башлый. Бу проблеманы хәл итмәячәк.

Һәр ата-ана балага ничә яшьтән гаджет бирүне, интернетка керергә рөхсәт итүне үзе хәл итә. Ни кадәр соңрак – шул кадәр яхшырак, дип киңәш бирер идем. Балага инстаграмда аккаунт ачканчы, аның нинди нәтиҗәләргә китерү ихтималлыгын, ничек кулланасын, шәхси мәгълүмат белән эшләү кагыйдәләрен яхшылап аңлатырга кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии