Этеңнең пропискасы бармы?

Эт кешенең якын, гадел дусты ул. Без үскәндә авылда этсез кеше юк иде. Малайлы кешеләрдә бигрәк тә. Без бәләкәйдән эт белән уйнап үстек. Үзең үстергән эт синең бөтен сүзеңне аңлый.

Элек авылда язга чыккач бәйсез этләрне аталар иде. Тиресен тире җыючыга тапшыралар. Ул тиреләрдән бүрек, аяк киемнәре тектеләр. Кайберәүләр никтер этләрне бик кызгана. Сыерларны, башка хайваннарны да суеп ашыйбыз бит. Без элек төнгә этне ычкындыра идек. Ул төне буе иптәшләре белән уйнап, иртән без торышка, эләктерегез, дигән кебек, муенын сузып торыр иде. Хәзер шәһәр халкы да балаларына уйнарга эт алып кайта. Эткә көненә 1-2 сәгать йөреп керү генә аз бит ул. Аның ачуы килә башлый. Нервлары бозыла. Эткә өйдә яшәү төрмәгә тиң. Ул ирек сөюче хайван. Салкынга чыдам.

Хуҗасын ботарлап ташлаган этләр турында да күп сөйлиләр. Бала үсеп җитә, хуҗалар да эттән бик туйган булалар, этне урамга чыгарып җибәрәләр. Мондый этләр кешеләрне дошман күрә. Ана эт урамга эләксә, аннан инде кыргый этләр өере үсеп чыга. Алар кешеләрне дә ботарлап ташларга мөмкин. Хуҗасыз этләрнең барысы да шәһәр этләре, авыл эте авылдан китми ул. Аның язмышын хуҗасы хәл итә. Минемчә, шәһәр этләре торак-коммуналь хуҗалыкта исәптә торырга тиеш. Эт асрарга теләгән кеше башта күршеләреннән рөхсәт алсын. Аны кешеләр сыман пропискага кертсеннәр. Кирәк икән, акчасын да түләсен. Кеше торак-коммуналь хуҗалыгы рөхсәтеннән башка этне башка кешегә бирә дә, сата да алмасын. Менә шулай эшләп кенә хуҗасыз этләрдән котылып булачак. Этләрне бик тә яратучылар бар икән, үз акчаларына эт фермалары төзесеннәр дә, шунда асрасыннар. Гаҗәп, этләр бездә ятимнәргә, гарипләргә караганда кадерлерәк шул.

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии