«Улым, син безнең кызмы?»

«Улым, син безнең кызмы?»

Күптәнге танышым шалтыратты. «Сиңа гәҗиткә язарга бер тема бар! Минем классташ егет җенесен алыштырып, хатын-кызга әйләнгән», – ди… Сүзләрен раслау өчен фотолар җибәрде. Чынлап та, фотоларда озын чәчле, ирене буялган сөйкемле генә кыз карап тора. Кыска итәк кигән, күкрәкләре дә бар – ир димәссең. Муенының урта җирендә калкып торган кимерчәге генә бу чибәр кызның кайчандыр егет булуына ишарәли…

УКЫТУЧЫ БЕЛӘН МӘХӘББӘТ

– Классташлар белән аралашырбыз, дип, бер социаль челтәрдә уртак төркемебезне ачтым, – дип дәвам итте танышым. – Хәлләр сорашып, кемнең кайда эшләвен, ничек яшәвен белешә башладым. Берсе шушы фотоны җибәрде. «Әле белә идегезме, Данис (исеме үзгәртелде) хатын-кыз булган бит», – ди. Гаҗәпләндем дип әйтү генә аз булыр. Мәктәп елларын искә төшерә башладым. Данис безгә укырга 9нчы сыйныфта, күрше авылдан килгән иде. Тыйнак егет, матур җырлый. Әллә ни аралашучан дип әйтеп булмый – егетләр арасында дуслары юк иде. Гел аерым йөрде, үз дөньясында яши кебек иде ул. Шулай йөргәне өчен «марсианин» дип кушамат таккан идек . Мәктәпне бетергәч, кайсыбыз кая таралыштык. Данис турында искә дә алганым булмады. Кайбер сыйныфташлар сөйләгәннәр буенча гына шунысы билгеле: укырга кергән, уку йортындагы бер ир-ат укытучы белән очраша башлаган. Бу укытучысын Данис берничә мәртәбә авылларына да алып кайткан булган. Әниләре кунак иткәннәр, берни сизенмәгәннәр. Тик күршеләре – минем туганым тиешле абый, бәрәңге бакчасында Данисның укытучысы белән үбешеп торуын күргәнен сөйләде. «Дөрес егет түгеллеген аңлап алган идем», – дип сөйли. Укып бетергәч, Данис шушы укытучысы белән Мәскәүгә күченеп киткән. Татарстанда калсалар, таныш-белешләр арасында тыныч кына яши алмаячакларын аңлаганнардыр. Хәзер бергә яшиләр, ди. Данисны берничә операция ясаткан диделәр. Хатын-кыз әгъзалары ясаткан, күкрәкләрен зурайткан. Боларын Тайландта эшләткән, диделәр, анда шушындый операцияләрне бик оста башкаралар бит. Данисның хатын-кызга әйләнүен әти-әнисе дә соң гына белгән. 3 ел буе авылына кайтмый торган да, исемен дә хатын-кызныкына алыштыру өчен, паспорт ясатырга дип районга кайткан. «Син кем соң?» – дип сораган әти-әнисе танымыйча. Иң төпчек уллары бит ул, гаиләләрендәге биш бала арасыннан иң яше. «Мин сезнең улыгыз», – диюгә әтисе дә, әнисе дә чирләгән диделәр. Инсульт ук бәргән, ахрысы. Абыйлары Данисны: «Бүтән кайтып керәсе булма», – дип, куып чыгарганнар. Башка кайтып күренгәне юк. Бер парта артында утырган классташымның шушы эшне эшли алуына әле дә шаккатам. Әле аңа 26 яшь кенә бит, нәрсә җитмәгән, диген? Ә кырык яшенә җиткәч, кабат ир-ат буласы килсә нишләячәк? – дип сөйләде танышым.

Шушы сөйләшүебездән соң, мин Данисны бер социаль челтәрдә эзләп таптым һәм смс язып җибәрдем. «Бәлки язмышыгызны сөйлисегез, бу адымга ни өчен баруыгызны уртаклашырга теләрсез, сезнең белән очрашып сөйләшергә әзербез», – дидем. Ике көннән соң, Данис миңа язды. Ул кешенең шәхси тормышына тыкшынган өчен нинди җәза төрләре каралган – шулар хакындагы законны язып җибәргән. Шуннан соң мине кара исемлеккә тыгып куйды.

Егетнең бер туганын эзләп таптым. «Әти-әнисенә шалтыратып, борчымагыз. Мин дә бер нәрсә дә сөйләмим. Аларга болай да оят. Бу безнең өчен хурлык», – дип кенә җавап бирде анысы.

«МАЛАЙ ТҮГЕЛЛЕГЕМНЕ ӨЧ ЯШЬТӘ АҢЛАДЫМ»

Җенесен алыштырганнарны бездә трансгендер, трансвистит дип атыйлар. Кемнәрдер моны сер итеп саклый, Данис кебек әйтик башка шәһәргә күчеп китеп, яшеренеп тормыш итә. Әмма трансгендерлар рәтенә керүләреннән оялмаучылар да бар. Мәсәлән, 12нче декабрь көнне генә Казанда бер гаилә теркәлде. Эрика Әскәрова исемле кыз белән Виктор дигән егет ЗАГСка барып язылышты. Үзенчәлеге шунда: Эрика кайчандыр ир-ат булган, ә Виктор – хатын-кыз.

…Өйләнешү тарихларына килгәндә, Эрика һәм Виктор Санкт-Петербург шәһәрендә танышкан. 4 ай гына очрашканнар да язылышырга карар биргәннәр. Аларны берләштерүче әйберләр күп булгандыр шул = икесе дә ел ярым элек кенә җенесләрен үзгәрткәннәр. Моның турында интернетта да иркенләп сөйлиләр:

– Мин зур шәһәрдә туып-үстем. Кыз булуыма карамастан, рухи яктан үземне бәләкәйдән үк ир ат итеп хис итә идем. 15 яшемә җиткәч аңладым: кайчан да булса операция ярдәме белән, тышкы кыяфәтемне рухи халәтемә туры килә торган итеп үзгәртәчәкмен! Һәм үзгәрттем дә, мин хәзер тышкы кыяфәтем белән дә егет кеше, – ди Виктор.

Эрика исә малай булып тууына да карамастан үзен гел хатын-кыз итеп тойган. «3 яшемнән үк кыз буласым килә иде. Шул вакытта ук дөрес гәүдәдә тумавымны сизендем. Фикерем үскәч тә үзгәрмәде. Гомеремдә дә кызлар белән очрашмадым, «зәңгәр» егетләрем генә бар иде. Ел ярым тирәсе элек операцияләр ясатып, чын хатын-кыз булдым. Йөземне кызларныкы кебек итү өчен бер миллион, күкрәк ясату өчен 170 мең сум акча китте. Әле бу бик арзан. Хәзер исә ирем Виктор белән икебез дә гормональ препаратлар эчәбез. Гомеребезнең соңгы көненә кадәр шуны эчәргә туры киләчәк. Анысына елына 30-50 мең сум китә», – дип сөйли ул. Гормоннар эчү җенесен алыштырган кеше өчен мәҗбүри шарт. Хатын кыз булырга карар кылган ирләр эстроген һәм антиандроген дигән гормоннар эчә. Нәтиҗәдә аларның мускуллары азая, тән тиресе шомара һәм йомшара, тәнендәге йоннар кими. Ә ир-ат булырга телүче хатын-кызларга, киресенчә, андроген эчәргә кушалар. Нәтиҗәдә аларның йөзендә сакал-мыек үсә башлый, чәчләре катылана төшә. Гормон эчү кешеләрнең тышкы кыяфәтенә дә йогынты ясый, бруталь ир-атка яки киресенчә, нәзакәтле хатын-кызга әйләндерә. Ә җенес әгъзаларын үзгәртүгә килгәндә…

Изображение удалено.Ир-аттан хатын-кыз ясау күпкә җиңелрәк, ди хирурглар. Мондый операцияләр ешрак уздырыла һәм һәрвакыт диярлек уңышлы тәмамлана икән. Операцияне гомуми наркоз астында 4 сәгать буе ясыйлар. Операциядән соң эзләр калмый, хирурглар аны оста яшерә һәм кайвакыт хәтта тәҗрибәле гинекологлар да чын хатын-кыз белән транс-сексуаль арасында аерма күрмәскә мөмкин, ди. Ә менә хатын-кызны ир-атка әверелдерү авыррак һәм катлаулырак. Бөтен нечкәлекләрен аңлатып тормыйм, тик мондый операция ясаганда хатын-кызның күкәйлекләре һәм аналыгы, күкрәкләре кисеп алына. Эрика фикеренчә, үзен капма-каршы җенес вәкиле итеп тойган трансгендерларга җенесен алыштыру буенча операцияләрне бушлай ясатырга тиешләр. «Табигать ялгышы өчен без чыгымланырга тиеш түгел бит», – дип фикер йөртә кыз.

Өйләнешүләренә кире кайтсак, яшьләрнең туйларында Викторның әти-әнисе дә бар иде, ә менә Эрика ягыннан килмәделәр. Шуңа күрә, кайбер якыннары яшь парның кавышуына каршы булган, дип фаразларга мөмкин. Эрика Әскәрова үзе бу хакта менә ниләр сөйли:

– Минем гаиләм тышкы кыяфәтләрем үзгәрүгә дә, гаилә коруыма да түземле булырга тырышты. Тик алардан хуплау тоймадым. Минем холкым бик кырыс, күптән акчаны үзем эшлим һәм әти-әни сыртында утырмыйм. Шуңамы, аларның бу уңайдан нәрсә уйлаулары миңа кызыксыз һәм кирәксез. Хәзерге вакытта без аралашабыз, ләкин якынаеп, ачылып китми генә. Ә менә иремнең гаиләсе безне хуплады. Викторның әти-әнисе моны уңай кабул итте. Иремнең әти-әнисе яшьләр, ә минекеләр өлкән буын кешеләре. Шуңа минекеләр эгоист. «Болай да бар да начар, җитмәсә син дә безгә ниндидер проблемалар тудырасың», – диләр. Иремнең әти-әнисе безнең киләчәкне яхшы булыр дип күрә, ә менә минекеләрнең моңа карата фикере башка, – ди кыз.

ТАРИХТА КАЛГАННАР…

Статистикага күз салсак, хәзерге вакытта Русиядә җенесне алыштыру буенча кимендә 800ләп кешегә операция ясала. Америкада исә елына 3 мең операция. Таиландта барысыннан да күбрәк… Кыскасы, җенесен алыштыручылар аз түгел. Бу ахырзаман галәмәтедер, дигән уй да киләдер, бәлки. Тик, безнең чорда мондый нәрсә юк иде, дияргә ашыкмагыз. Тарихка күз салсак, СССРда беренче мәртәбә мондый операциянең 1970нче елда ясалуы билгеле. Рига шәһәрендәге хирург Виктор Калнберз Инна исемле хатын-кызны Иннокентий исемле ир-атка әйләндергән. Ә дөньяда мондый беренче очрак 1930нчы елда теркәлгән. Аның тарихы шактый кызыклы. Эйнар Вегенар исемле рәссам үзе кебек үк рәссам кызга өйләнә. Берсендә хатыны янына килергә тиешле натурщица соңга кала һәм Вегенарга аны алыштырырга туры килә. Ул чөлкәләр (чулки) һәм биек үкчәле туфли киеп, урындыкка утыра, хатыны шушы рәвештә утырган иренең портретын ясый… Вегенар үзен хатын-кыз киемнәрендә бик уңайлы хис итүен аңлый. Үзен кыз исеме белән – Лили дип атый башлый. 1930нчы елда исә, дөньядагы беренче тәҗрибә буларак, ирнең җенесен алыштыру буенча беренче операция башкарыла. 2 ел эчендә аларның саны 4кә җитә. Тик җенесен үзгәртү генә җитми, үзлегеннән бала табып та карыйсы килә ирнең. Һәм ул чираттагы операциясен үзенә аналык тектерү буенча ясата. Ләкин ахыры уңышлы тәмамланмый, организмы аналыкны кабул итми, һәм ир үлә. Аңа бу вакытта 48 яшь була.

Бездә җенесен алыштыручыларны хуплап бетермиләр. Ә менә Америкада бу мәсьәләдә тулы ирек куелган. Үзләрен башка җенестән дип хис итүчеләргә начар яки яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, димим, әмма без аңларга тиеш: кеше туганда ук яки малай яки кыз гына булып туа. Транссексуализм исә – ул психик тайпылыш. Моны табиблар да таный. Шуңа күрә җенесен алыштырырга теләүчеләр белән дә ике ел дәвамында психиатрлар шөгыльләнә. Меңгә якын сорауга җавап бирдерәләр, төрлечә күзәтәләр. Әгәр дә ир-ат шуннан соң да «хатын-кыз буласым килә», диюдән туктамый икән, шул очракта гына аңа җенесен үзгәртергә рөхсәт бирелә.

Психиатрлар әйтүенчә, үзен башка җенес вәкиле дип санау кешедә ешрак 13 яшьтән соң, ягъни җитлегү чорында барлыкка килә икән. Бу хакта психиатр Ольга Буханская менә нәрсәләр сөйли:

– Миңа 14 яшендәге бер малай килде. «Мине мәктәптә кыерсыталар, кыйныйлар ә үземне якларга көчем җитми. Чөнки талашырга да, сугышырга да яратмыйм. Минем кыз кеше буласым килә. Киресенчә мине якласыннар иде», – ди. Мондый очракларны болай гына калдырырга ярамый. Әгәр дә малаегыз күлмәкләр кия, тырнакларын буйый башлый икән, бала ничә яшьтә булуына да карамастан шөбһәләнергә урын бар. Әгәр мондый сәерлекләр бар яки бала үзен капма-каршы җенес вәкиле итеп тоюын сөйләсә, аны оялтырга яки почмакка бастырырга, бигрәк тә түбәнсетергә һәм кыйнарга ярамый. Еш кына шулай була: малай әнисенең түфлиен кия. Әти-әнисе шундук ачуланырга керешә: «Алай ярамый!» – дип кычкыра башлый. Һәм бала үз эченә йомыла. Шуңа күрә бала белән утырып сөйләшү яхшырак. Кимендә 15 минут дәвам итәргә тиеш бу сөйләшү. Тик ахырдан психиатрга да барып күренү кирәк. Бала нигә үзен болай тота башлаган, нәрсә булган аңа – моның чын сәбәпләрен бары тик психиатрлар гына ачыклый ала. Тагын мисал: әйтик, биш яшьлек кыз: «Мин үскәч малай булам, минем кыз буласым килми», – ди. Әти-әнисе бу сүзләрне колак читеннән үткәреп җибәрә, яки көлә дә оныта. Ә бала онытмаска мөмкин. Ахырдан ул барыбер психиатр янына килеп эләгәчәк, тик бик соң – 30 яшендә генә. Андыйларны дәвалау бик авыр. Чынлыкта ир түгел, хатын-кыз икәнлеген төшендерергә тырышу да еллар буе дәвам итәргә мөмкин. Кечкенә чагында ук ата-анасы ул әйткән сүзләрне уенга алмаса, психиатрга барса, нәтиҗәсе бөтенләй башкача булыр иде. Мәсәлән, миңа 8 яшьлек малайны китерделәр. Ул мәктәптән кайткач әнисенә «Минем кыз буласым килә», – дигән. Балага билгеле бер препаратлар эчердек, аның белән сөйләштек, берничә айдан ул кабат үзен малай итеп хис итә башлады. Психик тайпылышларны (ә бу шуның бер төре) ни кадәр иртәрәк дәвалый башласаң, шул кадәр яхшырак», – ди психиатр Ольга Буханская.

Безнең халык дөрес әйткән – алтыдагы – алтмышка. Шуңа күрә балаларыбызга да яшьтән үк игътибарлы булыйк. Данис мисалындагы кебек, берничә ел күренми торганнан соң кунакка кайткан балаңа: «Улым, син безнең кызмы?» – диюдән Алла сакласын…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии