Җинаять чылбыры

Җинаять чылбыры

Үтерү, урлау, наркотиклар белән сәүдә итү, тагын кеше җаны кыю… Соңгы елларда Кама Тамагы районында эшләнгән әлеге җинаятьләр барысы да бер кеше яисә оешкан төркем тарафыннан кылынмаган. Әмма аларны бер-берсе белән яхшы таныш яшьләр, шул исәптән, балигъ булмаган авыл малайлары тарафыннан эшләнүе берләштерә. Шуңа күрә бер җинаять турында сөйли башлагач, икенчесен, өченчесен дә искә алмыйча булмый.

СӘЕР ХӘВЕФ

Сүзне 2014нче елның көзендә Идел буендагы Куйбышев Затоны бистәсендә булган фаҗигадән башлыйк. 13нче ноябрьгә каршы төндә ирле-хатынлы Морозенковларга һөҗүм итәләр анда. Пенсия яшендәге хуҗабикә пычак җәрәхәтләреннән дөнья куя, ир кеше чак кына үлемнән кала.

Полиция әлеге явызлыкка катнашы булган төркемне шул ул көнне тоткарлый. Җинаятьне 1984нче елгы Максим Фарафонов кылуы ачыклангач, аның шешәдәш дуслары шаһит итеп калдырыла. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Андрей Россиев вәхшигә бер кешене үтерү, икенчесен үтерүгә омтылыш ясауда гаепләү белдерә. Алга таба җинаять эшендәге «эпизод»лар дүрткә җитә.

12нче ноябрьдә Максим Б.Тюрин, А.Максимов белән көне буе эчеп йөри. Кичке якта район үзәгенә барып, наркотик матдә куллангач, болай да исерек сәрхушләр бөтенләй тилерә. Төннең икенче яртысында Мартынов дигәннең фатирында эчеп утырганда, Фарафонов өлкәнрәк яшьтәге В.Терехинның арт ягына пычак белән чәнчеп ала. Соңрак монысы өчен дә җавап тотарга туры килә аңа.

Әмма канкойгыч вакыйга иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә килеп чыга. Кече улларының бергә уйнап үскән дусты һәм елгачылар мәктәбендә В.Морозенков укыткан кеше булгач, ачалар аңа ишекне. Тиздән исерек наркоман гаилә башлыгын чәнчеп аяктан ега, аннан соң, ире өстенә иелгән хатын-кызны тетеп ташлый. Кызганычка, мондый вәхшилекләргә гаҗәпләнмибез хәзер. Ләкин әлеге җан өшеткеч вакыйганың сәеррәк ягы да бар.

Эш шунда ки, өйдәге низаг күзе-башы акайган бәндә күптән түгел ремонт ясалган фатирдагы яңа җылыту радиаторын каерып ала башлагач куба. Хуҗаларны «зарарсызландыргач», бер батареяны йолкып чыгарып, фатирны гына түгел, бөтен подъездны кайнар суга батыра ул. Ләкин ниятенә ирешә алмый. Шуңа күрә ошбу акылсыз гамәлгә ахырына кадәр җиткерелмәгән угрылык дигән бәя бирелә. Ә өйдә урлыйм, талыйм дигән кешегә әйбер җитәрлек бит. Нигә ул, әйтик, телевизорга барып ябышмаган, ә салкын ноябрь уртасында җылыту системасын ватарга керешкән дигән сорау тумый калмый. Сәрхушкә радиатор юнәтергә дигән заказ бирелүе хакындагы фикер дә була. Кама Тамагы, Куйбышев Затоны бистәләрендә заказчының теге наркотик сәүдәгәре икәнлеге турындагы сүзләр дә йөри хәтта. Ләкин Фарафонов раслап тормагач, дәлилләү мөмкинлеге булмаган фаразга игътибар бирелми, хокук саклау органнары үлем агуы сатучы явызны боргалана алмаслык итеп каптыру өстендә эшлиләр. М.Фарафонов исә 2015нче елның маенда 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

ЧИСТАРТУ КОРЫЛМАСЫН «ЧИСТАРТУ»

Шул чорларда районда тагын бер охшаш җинаять кылына. Бу юлы угрылар «Куйбышев Затоны коммуналь челтәре» җәмгыятькә карый торган бинадан 14 радиаторны салдырып алалар. Каракларның эзенә төшеп булмый, бары тик 4-5 айдан соң, 2015нче елның мартында гына бурлыкка 1999нчы елда туган Владимир Комин, ул чакта 17 яшендә булган Наил Тохтахуновның катнашы булу турында оператив мәгълүмат алына.

Полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Гөлнара Кондратенко яшь шикләнелүчеләр белән әңгәмәне җиренә җиткереп, ягъни әти-әнисе катнашында уздыра. Соңрак алардан эчке эшләр органнары тикшерүчеләре Илнур Габидуллин, Сергей Семагин рәсми күрсәтмә алалар. Монда да яшүсмерләрнең әти-әниләре, адвокат һәм психолог катнаша. Балигъ булмаган затлар белән тикшерү чараларының ни дәрәҗәдә закон нигезендә узуы мәсьәләсенә соңрак тукталырга туры килер.

Угрылыкка килгәндә, малайлар барысын да таный. Әйтүләренә караганда, алар район үзәгендә йорт салучы эшмәкәр Рафаэль Гыйзетдиновка төзелеш эшләрендә булышканнар. 2014нче елның 5нче октябрендә хуҗа аларны үз машинасына утыртып чистарту корылмасына алып барган, торбаларны махсус корал белән үзе кискән. Кыскасы, алар өчәүләп 12шәр өлешле 14 радиаторны «Нексия»гә төяп, Гыйзетдинов йортына алып кайтып бушатканнар. Соңрак, аларны чәчрәгән буяудан арындырып, өйнең 2-3нче катларында тоташтырып та куйганнар.

Әгәр малайлар сөйләгәннәрдә хезмәт хакы буларак бирелгән ике пакет наркотик һәм 1985нче елгы «Рафа»ның аларга шундый тилерткеч матдә татытып каравы турындагы сүзләр булуын да искә алсак, әлеге кешенең хокук саклау органнары «аулый» торган әфьюн сәүдәгәре икәне аңлашылыр, шәт. Һәм югарыда телгә алынган Максим Фарафонов аның заказын томанланган хәтеренә китереп, кайнар батареяларны каерырга керешкән дигән сүзләрнең нигезсез булмавы да күренер.

2015нче елның язында фаш ителгән балигълык яше тулмаган ике хөрәсәнгә бернинди дә куркыныч янамый үзе. Апрель азагында тикшерүче И.Габидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан амнистия нигезендә аларга карата җинаять эзәрлекләве туктатылуы, эшнең ябылуы турында белдерә. Малайлар судан коры чыга, ә менә наркотик матдә саткан өчен эләктерелеп, ул чакта Казандагы тикшерү изоляторында ятучы Р.Гыйзетдинов өчен чүп өстенә чүмәлә була бу. Чөнки аның эшендә урлау һәм балигъ булмаган затларны җинаятькә тарту турындагы тагын ике гаепләү пәйда була. Эшнең мондый борылыш алуы аны һәм аның яклыларны канәгатьләндерми, билгеле.

ЯЛГАН ӘВӘЛӘҮ

Нәтиҗә озак көттерми. 2015нче ел сентябрендә РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара бүлегенә Н.Тохтохунов һәм В.Коминнан гариза бирелә. Адвокат ярдәме белән хәзерләнгән әлеге язуда алар Гыйзетдиновның радиатор урлауда катнашуын кире кагалар, ә баштагы күрсәтмәләрен полиция хезмәткәрләре басымы астында бирелүен белдерәләр. Әлеге белдерүләре хаклыкка туры килмәгән очракта җинаять җаваплылыгына тартылачакларын әйтеп кул куйдыралар яшүсмерләргә.

Бу кәгазьне укысаң, полиция явызлыкларына исең-акылың китәрлек. Имеш, аларны Р.Гыйзетдиновка каршы сөйләргә мәҗбүр иткәннәр, күрсәтмәләрен укытып та тормыйча имза куйдырганнар, ул гына да түгел, Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Э.Һидиятуллин кара «Опель»гә утыртып урманга алып барып, резин таяклар белән кыйнаткан икән… Шундый «басым ясаулар» нәтиҗәсендә алар бер гаепсез Гыйзетдиновка яла ягарга мәҗбүр булганнар, ә батареяларны «кем икәнен әйтергә теләмәгән» бер кешегә сату өчен икәү генә урлаганнар.

Болар расланган очракта Эдуард Һидиятуллин гына түгел, инспектор Г.Кондратенко, тикшерүчеләр С.Семагин һәм И.Гибадуллинга каршы, вазыйфаи җинаятьләрдә гаепләп, эш кузгатырга кирәк. Тикшерү комитетыннан Андрей Россиев гариза күрсәтелгәннәрне җентекләп тикшерә. Яшүсмерләр белән тикшерү гамәлләрендә катнашкан ата-аналар, педагог һәм адвокат Комин һәм Тохтахунов барысын да үз теләкләре белән сөйләде, дип, киресен сөйлиләр. Э.Һидиятуллин әлеге эш белән бөтенләй шөгыльләнмәгән булып чыга. Гариза бирүчеләр тикшерү гамәлләре вакытында сорауларга җавап бирүдән баш тарталар, үзләрен «җәберләгән» хезмәткәрләр белән үткәрелгән чараларда башларын читкә боралар.

Әлеге тикшерү эшләрендә малайларны тәҗрибәле адвокат озатып йөри. Әти-әниләр аны кем яллаганын да белми. Тохтохунов белән Коминның Югары Осландагы адвокат янына Р.Гыйзетдиновның туганнары машинасында баруы мәгълүм. Шуңа күрә яклаучының кем акчасына эшләвен чамалавы кыен түгел.

Гыйзетдинов кешеләренең ошбу тырышлыгы ике яшүсмергә каршы җинаять эше кузгатылу белән тәмамлана. Гаризада күрсәтелгәннәр расланмагач, алар ялган хәбәр (донос) ирештергән булып чыга бит. Ни хикмәт, инде хәзер дүрт полиция хезмәткәре аларның җинаятьчел гамәлләреннән рухи зыян күргән затлар дип табыла. Шул ук тикшерүчегә монысын дәлилләве зур хезмәт сорамый. Өстәвенә, Кама Тамагы район суды 2016нчы елның апрель аенда Р.Гыйзетдиновны урлауда һәм 18 яше тулмаган затларны җинаятькә тартуда гаепле дип, хөкем чыгарып куа. Бу үзе үк малайларның, Гыйзетдинов кешеләре әйткәнгә күнеп, ялган әвәләүләрен күрсәтеп тора. Быел җәй район суды эшләмичә, укымыйча йөрүче 17 яшьлек В.Коминга шушы җинаяте өчен 20 мең сум штраф салу белән чикләнде. Ә Н.Тохтохунов үтә авырлар рәтендәге икенче бер җинаять кылып өлгерә.

НАРКОТИК ТАРАТУЧЫ КАПТЫРУ

Рафаэль Гыйзетдинов тикшерү һәм суд барышында әлеге яшүсмерләр белән бергә урлашуын кире какса да, наркотик сәүдәсе турындагы җинаятьләрен таный, чөнки оператив хезмәткәрләр киресен сукалап торырлык мөмкинлек калдырмыйлар.

Озак эзәрлекләргә туры килә аны, чөнки Рафа «товар»ны бары тик үзе белгән наркотик кулланучыларга гына сата. 2015нче ел башында полиция әлеге зәхмәттән котылган элеккеге наркоман Виталий Зюрнинны «контроль сатып алу» дигән фаш итү чарасында катнашырга, төгәлрәге, әлеге «тамаша»да төп башкаручы булып чыгыш ясарга күндерә. Әлеге бурычны җиренә җиткереп башкарып чыга ул. 2015нче елның 27нче гыйнварында шаһитлар алдында номерлары язып алынган, төсле күчермәләре эшләнгән 1500 сум акчаны кесәсенә салып, такси белән тегенең күркәм йорты янына килеп туктый, хуҗадан үзара «зеленка» дип йөртелүче маддәне ала, мең ярым акчаны калдырып чыга да, яшертен урында көтеп торучы оперлар янына килә һәм теге пакетны тапшыра. Әлеге чарага җитәкчелек итүче Э.Һидиятуллин сабыр төбе – сары алтын дигән әйтем буенча эш итә, ягъни наркодиллерны тоткарлап, тамгалы акчаларны таптыруны кичектерергә була.

Бу, иң беренче чиратта, пакетта наркотик икәненә тулы ышаныч булмау нәтиҗәсе. Ләкин Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгендә үткәрелгән тикшеренү икеләнергә урын калдырмый. Яшел порошокның 0,94 гр наркотик матдәләр кушылмасы икәнен күрсәтә. Тагын ике атнадан теге чараны кабатларга дигән фикергә киленә. Бу юлы инде Рафаэльнең якасыннан алырга булалар. Алдан ук судтан аның өендә тентү үткәрергә рөхсәт сорала. В.Зюрнинга 20 данә тамгалы иллелек акча бирелә. «Сатып алучы» бу юлы 0,67 гр порошок салынган пакет алып чыга. Шуннан соң, бар хәсиятен китереп, Гыйзетдинов тоткарлана, аннан тамгалы акчалар алына һәм өендәге тыелган әйберләрне ирекле рәвештә тапшырырга киңәш ителә. Соңгы тәкъдим үтәлмәгәч, тентү үткәрелә. Тагын ике урында наркотиклы пакетлар, наркотик үлчи торган электрон үлчәү, буш пакетлар табыла. Бу инде авыл җирендә агу таратучы бер нокта ябылу һәм эшмәкәр Рафаэль Гыйзетдиновның кояшы баюын белдерә.

2016нчы елның 22нче апрелендә Кама Тамагы район суды 31 яшьлек Р.Гыйзетдиновны 12 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Таякның юан башы, әлбәттә, наркотиклар өчен эләкте. Әмма кырыс хөкем карарына азмы-күпме йогынты ясаган тагын бер очрак бар әле. Анысы да шул ук В.Комин һәм Н.Тохтохунов дигән хөрәсәннәр белән бәйле.

Наил ВАХИТОВ,

Кама Тамагы районы

Комментарии