Әтиләрне уллары юк итә

Әтиләрне уллары юк итә

ЯШЕРЕП КАЛМАКЧЫЛАР

Киндерле бистәсендә яшәүче 1951нче елгы Николай Скотников 15нче майда салмыш килеш буталып йөри. Быелгы салкынча язгы көндә трусикчан килеш күп фатирлы йортлары янындагы яшелчә бакчасында күренә ул. Вак-төяк йомышларын йомышлап өенә кайтып килүче хәләл җефете Зоя түти картның ошбу кыяфәтен күреп, барысын да төшенә дә, ике бүлмәле фатирына кереп бикләнә. Ләкин ярымшәрә агайны урамда калдыра алмый, чөнки абзый ишек дөбердәтү генә түгел, беренче каттагы балконга менеп, тәрәзә пыялаларын да дер селкетә.

1958нче елгы ханымның әйтүенә караганда, ул исерек ире белән ызгыш кубудан шикләнеп чыгып китә дә, Биектау районы үзәгендәге 9 катлы яңа йортта алынган фатирларына бара. Ләкин кичкә таба кайтасы итә һәм көндез генә гайрәте ташып торган абзыйны диванда сыкранып яткан хәлдә күрә, аңа авыртуны баса торган дару бирә. Икенче көнне яшелчә бакчасында кайнаша, ирен шул ук дару белән дәвалый, тәненә «Найз» мае сылый. Ләкин яхшырмый картның хәле. 17нче майда Зоя түти эштән кайткач, аны бөтенләй бетерешкән килеш күрә.

Ул гына түгел, моны алар белән бергә яшәүче 1981нче елгы уллары Сергей да күреп йөри. Ул чакта авыртуга түзә алмыйча ыңгырашучы ир-атның арка ягы куе кызыл төскә кергән була инде. Аналы-уллылар авыру кешенең сырхауханәгә барасы килмәде дип бара. Ләкин шул кичтә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Табиб абзыйның корсагын тотып карау белән эшнең мөшкел икәнен аңлый. Биектау районы үзәк сырхауханәсендә ашыгыч операция ясап, аның эченә җыелган кан, үлек, сыеклыкны алалар, нечкә эчәктәге ярылган урынны тегәләр. Ләкин соң була, 67 яшьлек Н. Скотников шул төндә үк җан бирә.

Табигый үлем булмый бу, әлбәттә. Суд-медицина экспертизасы мәрхүм тәнендә тупас әйбер белән ясалган берничә җәрәхәт булуын ачыклый. Ләкин абзый нечкә эчәк шартлау һәм, әлбәттә, вакытында ярдәм күрсәтелмәү аркасында үлә.

Шулай итеп, абзый җинаять корбаны булган, дигән нәтиҗә ясала да, иң әүвәл, өйдәгеләргә шик төшә. 15нче майда исерек иреннән шүрләп качкан Зоя ханым тикмәгә генә өенә әйләнеп кайтмаган бит инде. «Татарстан» такси оешмасында эшләүче Сергей ни өчен әтисен сырхауханәгә илтмәгән, дигән нигезле сорау да тумый калмый. Һәм алар чүпне читкә чыгарырга теләмичә, өйдәге фаҗигане йомып калдырырга уйлаган булып чыга.

Тикшерү комитетының Биектау районара бүлегенең тикшерүче-криминалисты Динар Гарифуллин моның чыннан да шулай икәнен соңрак ачыклый. Аңа кадәр бу эш белән Казанның «Дәрвишләр» полиция бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә. Чөнки бичара карт соңгы мизгелләрендә йортлары тирәсендәге «Хитон» кибете янында кыйнадылар дип әйтергә өлгерә. Башлангыч чорда Зоя Скотникова да шулай сөйли. Тик «Дәрвишләр» полициясе оператив хезмәткәре З. Тимуршин бик тиз арада мәсьәләгә ачыклык кертә, Скотниковлар яшәгән йортның подъезды эчендәге видеокүзәтү теркәгеченнән язмалар сакланучы җайланмасын ала башлый. Шул мәлдә пәйда булган Сергейның шөбһәләнүе сизелә, язмаларны алдырасы килмичә карышуы белән ул болай да үзенә төшкән шикне тагын да көчәйтә. Ул арада Зоя апа да дөресен сөйләргә керешә.

Аңлашыла ки, әни кешенең улын төрмәгә утыртасы килми һәм хәл эчендәге иренә чит кешеләр кыйнады дип әйтергә куша. Моның Сергей эше икәнен тәгаен белә, юкса, авыр хәлдәге ирен күрү белән ашыгыч ярдәм чакырткан булыр иде. Биектаудагы яңа фатирда чакта аңа 37 яшьлек малае шалтыратып, атасына зыян салуын әйтеп өйгә кайтырга куша.

Сергейның әтисенә тән җәрәхәтләре ясавын яшерүе икеләндерми. Тикшерүче аңа полиграф дип йөртелүче аппарат ярдәмендә ялганга тикшеренү билгеләгәч тә баш тарта ул, имеш, аның нәтиҗәләренең хаклыгына ышанмый. Шулай ук җинаять урынына, ягъни фатирларына барып, вакыйганы сөйләп-күрсәтеп бирергә теләми. Янәсе, аяныч вакыйгаларны искә алу әтисен югалткан кеше күңелендә авыр тәэсир калдырачак… Бер-ике сәгать гомере калган Николай абзыйны калдырып чыгып киткән кеше шулай дип белдерә. Ул чакта Зоя түти ирен сырхауханәгә үзе илтергә ниятләп, такси чакырта, ләкин гадәттә бик тиз килеп җитә торган машина бик озак күзгә күренмәгәч, ашыгыч ярдәмгә хәбәр җибәрә. Такси диспетчеры әлеге заказны Сергейга тапшырган, шуңа күрә килүче булмаган дигән фараз да туа монда.

Зоя Скотникова Николай дәдәйне улы Сергей кыйнавына шикләнмәвен кат-кат белдерә. «Үтердем бугай, дип үзе әйтте», – ди карчык кеше. Сергей монда да киресен сукаларлык җай таба, «убил» түгел «убился» дип әйттем ди. Мәгълүм булганча, рус телендәге икенче төшенчә «имгәнде» дигәнне аңлата. Димәк, ул да абзый үзе егылып имгәнде дип әйтергә теләгән булып чыга. Әлбәттә, ошбу сүз боткасын да саламга ябышу дип белергә кирәк. Хокук саклау органнарында аның гаебе алдан ук икеләнү тудырмый. Сергейның 19нчы майда ук суд карары буенча сак астына алынуы шул хакта сөйли.

Гомумән, бер дә ышаныч, өмет уята торган зат түгел ул. Яшь чагында наркотик кулланучы буларак исәпкә куелган. Беренче җинаяте дә шул афәт белән бәйле. 2005нче елда наркотик саклаган өчен 4 ел ярымлык шартлы срок алган. Тагын бер елдан Казанда мошенниклык кылып тотыла да 5 ел ярымга Менделеев каласындагы 10нчы колониягә озатыла, шунда утырганда наркология исәбеннән төшерелә, бер ел чамасы алданрак шартлы рәвештә иреккә чыгарыла. Наркоман буларак яманаты чыккан кеше полиция күз уңында тора. 2015нче елда таксист булып эшләүче Сергейны туктатып тикшерергә булалар. Ул тикшеренүдән баш тарта һәм транспорт йөртү хокукыннан колак кага. Моның үчен ЮХИДИ инспекторы М. Зариповтан алырга була, ягъни аны Казан-Малмыж юлында үз вазыйфаларын башкарганда очратып, кем әйтмешли, эт итеп сүгә. Ул гына да түгел, автобус көтеп торучылар алдында аңа, фатирың белән бергә яндырып үтерәм, дип яный. Моның өчен тагын бер ел да сигез айга колониягә озатылып, биш айга иртәрәк азат ителә.

Гаҗәп ки, ул чакта әти-әнисе кебек үк Скотников фамилиясен йөрткән Сергей быелгы җинаять эшендә Советников дип атала. Бактың исә, бер ел чамасы элек алыштырган икән ул аны. Ләкин исем үзгәрсә дә, җисем үзгәрми бит. Аның турында хокук саклау органнары гына түгел, күргән-белгәннәр, күрше-күлән дә юньле сүз әйтми. Янәшә яшәүчеләр арасында аны мунчасына, машинасына ут төртүдә гаепләүчеләр бар хәтта. Тикшерү эшләре барышында аннан куркып күрсәтмә бирүдән баш тарта кайберәүләр. Кыскасы, Скотников-Советников турында аннан барысын да көтәргә була дигән фикер өстенлек итә. Инде мәрхүм абзыйның да исерек чакта телчән булуын искә алсак, әлеге фаҗигагә гаҗәпләнергә туры килми.

Тикшерүче-криминалист Динар Гарифуллин экспертиза нәтиҗәләре һәм башка дәлилләр нигезендә Сергей әтисенең эченә кимендә – бер, гәүдәнең башка өлешләренә дүрт тапкыр суккан дип таба. Һәм С. Советниковка сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләү белдерә. Сергей гаебен танымый һәм соңгы мөмкинлектән файдаланып калырга була: үзен бер хөкемдар түгел, присяжный утырышчылар суды хөкем итүен таләп итә. Аңлашыла ки, гади кешеләрдән торган суд аның гаебе дәлилләнмәгән дип табып, аклануга исәп тота ул. Хөкем итү практикасында утырышчыларның гаебе ярылып яткан кешеләрне дә җәзасыз калдырган очраклар булды бит. Бу юлы нинди карар чыгар, тиз генә билгеле булмаячак әле. Чөнки мондый утырышлар бик озакка сузыла. Аның нәтиҗәләре С. Советников файдасына булмас дип көтелә.

БАЛА ҮЧЕ

Чистайдан 18 чакрым ераклыктагы Борнаш авылы бетеп бара торганнар рәтеннән. Җәйге чорда район үзәгеннән кайтучылар хисабына җәмгысе 7-8 йортка җан керә, ә даими яшәүчеләре булган өйләр икәү-өчәү генә. Июль аенда аларның берсендә ут кабынмый башлый. Борнашта ялгызы гомер иткән 1858нче елгы Василий Тюрин үз улы тарафыннан үтерелә.

Аталы-уллыларның исерек булуын исәпкә алсак, фаҗигагә китергән төп сәбәпнең эчкечелек икәнлеген инкарь итеп булмый. Ләкин 5нче июльдә 1986нчы елгы Николай Тюринның котырынып китүенә этәргеч бирердәй шартлар күп еллар элек туплана башлаган дигән уй да туа монда. Тюриннарның күп санлы туганнары 2000нче елда хатыны дөнья куйгач, Василийның, ике яшүсмер баласын ташлап, әнисе янына кайтып китүен, аларны тәрбияләү, тәэмин итүдә катнашмавын әйтәләр. Ул чакта Николайга – 14, Оксанага 18 яшь була. Сәрхуш ир Борнашта да кешечә яшәми, эшләп тапканын эчүгә тота, хәтта әнисен дә җәберли, аның юньсезлекләреннән туйган карчык, төп нигезен ташлап, Чистайга күченергә мәҗбүр була.

Әлеге җинаятьтә зарар күрүче итеп билгеләнгән мәрхүмнең бертуган сеңлесе Галина Егорычева һәм шаһит буларак чыгыш ясаучы башка туганнары атасын үтергән 32 яшьлек ир-атка уңай бәя бирә, хәзер үзенең дә ике кечкенә баласы булган Николайга кырыс җәза бирмәүне сорый, Борбаштагы бәрелешкә мәрхүм үзе сәбәп тудырган дип саный. Алай гына да түгел, җинаятьнең очы В. Тюринның балаларын ташлап киткән 2000нче елга барып тоташа дип белдерә алар.

Ләкин ташлап киткән атадан улы үч алган дигән сүз түгел бу. Туганнары әйтмешли, Николай әтисенә күптәннән үпкәле һәм нәфрәтле булса да, аралашып тора алар. 5нче июльдә дә Чистайда яшәүче Николай әтисенең энесе Александр белән сыйланып, кыза төшкәч, икәүләп Борбашка барырга була. Тюриннарның ошбу очрашуы дуслык һәм татулык шартларында уза дип булмый. Чөнки Николай әтисе кунакларны сыйларга тиеш дип саный, ә хуҗа малаена эш кушарга керешә. Монда борчак пешмәгәч, туган тиешле ике хатын-кыз яшәгән йортка кереп тамак туйдырып чыгалар да тагын бер апалары янында пәйда булалар. Борбашта салырга тәкъдим итүче булмагач, Николай бер кыз туганына шалтыратып, Чистайдан ике ярты аракы, бер литр ярым сыра китертә. Җан тартмаса кан тарта дигәндәй, Зоя түти йортындагы түгәрәк өстәл артына әтисен дә дәшә. Вася дәдәй литр ярым сыра тотып килеп керә.

Шешәләр бушагач, өч исерек ир төп нигезгә юл ала. Александр озын-озакка сузмыйча әрепләшергә тотынган аталы-уллыларны арттарак калдыра һәм Василийның өендә йокларга түнә. Күп тә үтми Николай селкетеп уята да: «Әтине үтердем», – дип, үзе белән урамга алып чыга аны. Ялангач килеш пычракта яткан Василий җансыз була. Александр мәеткә кагылмаска кушса да, минем әти урамда аунарга тиеш түгел, дип үксеп елаучы яшь сәрхуш аны өйгә таба өстери. Икәүләп өйалды идәненә алып кереп салалар мәрхүмне.

Ашыгыч ярдәм табибы 66 яшьлек В. Тюринның үле булуын рәсмиләштергән арада яшь сәрхуш юкка чыгып тора да, баштанаяк суга манчылган килеш пәйда була. Соңрак аның батып үләм дип елгага сикерүе ачыклана. Полиция хезмәткәрләренә гаебен тануын шунда ук белдерә ул. Әлбәттә, низаг ата кешедән башланды дип бара, үзең генә торма, өйлән, дигәч, синең кебек сөйрәлчек хатын ашатып ятасым килми дип, кирәк чакта тәрбияләмәгән кеше акыл өйрәтергә кереште, ике мәртәбә сугып алды, ди.

Курткасы, күлмәге салынганчы, үзе дә әлсерәгәнче тукмый ул атасын. Ул туктаганда абзый гырлап сулый башлаган була инде. Култык асларыннан эләктереп, өенә таба сөйрәгәндә бөтенләй тынсыз кала ул. Чөнки сәрхуш аның өстенә егылып, зыян өстенә зыян өсти. Эксперт мәрхүмнең муен сеңерләре өзелү, 25 урыннан кабырга сөякләре чатнау, ике үпкәсе дә тишелү һәм башка җәрәхәтләр аркасында бүтән әгъзаларына да, мәсәлән, баш мие, бөергә зыян килгән дип таба. Кыскасы, котырынып киткән малай әтисенә исән калу мөмкинлеге калдырмый. Тикшерү комитетының Чистай бүлегеннән И. Сафиуллин Н. Тюринга 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча гаепләү белдерә. Суд аның гаебен тануын, моңа кадәр хөкемгә тартылганы булмавын, ике баласы булуын исәпкә алачак, билгеле. Ләкин ата җанын кыючының 6-7 елга колониягә озатылачагына шик юк.

Наил ВАХИТОВ,

Биектау – Чистай районнары

Комментарии