- 14.05.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Зәй районының Аксар авылында яшәүче Сания апа Садыйкованың сөйләгәннәрен тыңлаганда «мондый хәлнең булуы мөмкин түгел» дигән уй башымнан берничә мәртәбә йөгереп узды. Мине генә түгел, үз вакытында бөтен Зәйне тетрәндергән вакыйгалар эчендә кайнаган кеше ул. Авыз ачып, шаккатып тыңларлык хәлләрне бәян иткәндә үзен тыныч тотты әңгәмәдәшем. Күрәсең, ханымны хәзер бу дөньяның бер генә күренеше дә гаҗәпләндерми иде. Эш шунда – Сания апа узган ел 44 яшьлек улын коллыктан алып кайткан. Ирне көпә-көндез урлап киткән булганнар…
ЭПИЛЕПСИЯ БЕЛӘН ЧИРЛӘГӘН
– Мин хәзер бер нәрсәдән дә курыкмыйм. Шундый хәлләр кичергәннән соң да, куркып яту көлке булыр иде. Шуңа күрә түкми-чәчми, ничек бар – бөтенесен дә сөйләп бирәм, – дип башлады ул сүзен. Тыныч һәм акрын тавыш белән эндәшкән ханымның башыннан үткәннәрне сюжет итеп алсаң, куркыныч фильм төшерергә дә буладыр. – 1973нче елда беренче улым туды. Эдуард дип исем куштык, безнең өчен беренче сабыебыз туу – зур шатлык иде. Кечкенәдән зарлана белмәде ул. Ни кушсаң да эшләде, сабыр булды. Аның хәзерге вакытта исән килеш кайтуы да шул чамасыз нык сабырлыгы аркасындадыр инде… Кадерле балабыз итеп үстергәч, армиягә озаттык. Таҗикстан чигендә хезмәт итеп, өйгә отставкадагы прапорщик булып кайтты. Тик шунысына игътибар иттем, улыбыз сәламәт үк түгел иде кебек. Армиядә эпилепсия белән чирли башлаган икән. Эпилепсиясе еш кабатлана иде, авызы да бер якка кәкрәебрәк калды аның – кайвакыт 2-3 көн буе туктаусыз диярлек авырый. Андый вакытларда үземнең дә җаным өзгәләнә иде, күз уңыннан ычкындырмыйча, гел янында тордым. Авыруының ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлату өчен, бер булган хәлне генә сөйләп китәм. Берсендә төне буе чирләп чыкты бу. «Хәлең ничек, улым? Начар булса – дөресен әйт, мин бүген эшкә барып тормыйм», – дим. «Хәлем яхшы», – диде. Әйтәм бит, зарланырга яратмады ул. Эшкә китәргә дип, капканы ачтым да, шул вакыт әллә нигә генә ишек алдына таба борылдым. Аякларым туп-туры бакчага алып чыкты – үзеннән-үзе шулай булды. Югыйсә, апрель ае иде – бакчада кар, анда миңа нәрсә калган? Ә бакча янында терлеккә ризык пешерә торган мич бар. Эдуард иртән торып, казандагы суны җылытырга дип мич яккан булган икән. шунда өянәге башланган да, утлы күмерләр өстенә башы белән егылган – аңсыз ята. Чәчләренә ут капкан. Ул ут эченнән ничек тартып алуымны, улымны ничек күтәреп өйгә алып керүемне дә хәтерләмим. Чәчләрен сүндердем, баш тиресе 3нче дәрәҗәдә пешкән иде. (Чагыштыру өчен: 4нче дәрәҗә – иң куркынычы санала – А.З.иск.) Өйгә алып кергәч, ашыгыч ярдәм чакырттым, ә алар килеп карады да, исерек булгандыр, дип, китеп бардылар. Мәскәүгә шалтыратып, министрлыкларына зарлангач кына кабат килеп алдылар Эдуардны. Тик чирләсә дә, яшьли хезмәт белән тәрбияләнгән улым, өйдә утырмады: Зәйдәге колбаса цехына эшкә урнашты. Иртәнге сигездә эшкә китеп, кичке алтыларга кайтып җитә торган иде.
…2014нче елның 21нче апреле. Сания апа Садыйкова бу датаны төнге өчтә уятып сорасаң да әйтеп бирә. Нәкъ менә шушы көнне күнегелгән вакыт җитсә дә, улы өйгә кайтмый аның.
– Мин Эдуардны эзли башладым. Телефонына шалтыратам – «недоступен» ди. Бик борчылдым, ничә яшьтә булса да, барыбер бала бит ул минем өчен. Полициягә барып, улымның югалуы турында гариза калдырдым, алар килеп, өйдәге һәр кешенең бармак эзләрен алдылар да, киттеләр – шуның белән бетте. Малай табылмады. Күңелгә яхшы уй килмәде, билгеле. Чире башлангандыр да, берәр нәрсә булып үлгәндер, дидем. Аннан соң, эпилепсия белән чирләгән кеше өянәктән соң бик озак вакытлар йоклый. Урамда да йоклаган килеш ятып калырга мөмкин – аны кешеләр дә «исеректер бу», дип уйлап, китеп кенә бара. Шуңа күрә мин яхшы хәбәргә берничек тә өметләнә алмый идем инде…
Эдуардның югалуы турындагы гаризаны калдырганнан соң, бер ай вакыт узса да, ул-бу хәбәр ишетелми. Сания апаның бармаган җире калмый: полициядән тыш, военкоматтан, прокуратурадан Эдуардны табарга булышуларын сорый ул. Менә шулай билгесезлектә яшәгән көннәренең берсендә, телефоны шалтырый ананың. Уртанчы улы шалтыратып, хәбәр бирә: «Әни, Эдуард кайтты».
– Мин ул вакытта эштә идем. Чыгып чабардай булдым инде. Кайттым, кайда булганын сорадым. Эшендә чирләгән дә, кайтарып җибәргәннәр моны. Авылга кайту өчен вокзалга килгән, бер машина янына барган да, мине кайтарып куегыз әле дип сораган. Машинага утыргач, «Аракы эчәсеңме?» – дигәннәр. Малай баш тартмаган. Салып биргәннәр, эчкән. Уянып киткәч, караса – Казан юлында икән болар. Тагын бераз эчкән, соңыннан тагын йоклаган. Шуннан ят фатирда уянган. Ир-атларга тамакларын тыя белергә кирәк шул. Эчмәгән булса, мондый хәл килеп тә чыкмас иде, бәлки. Аракы гына булмаган инде анда – йокы даруы да салганнар, күрәсең – Эдуард шунда ук йокыга китмәс иде… – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Казанга алып килгәч, ирне төзелештә эшләтә башлаганнар. Шуннан ары тормышны күрмәгән дә ул. Эштән бушаган вакытларында исә, гел бикләп тотканнар, Эдуард беркая да чыга алмаган. Эзләүгә биргәнлек белән генә табылган, өенә кайтарылган ир. Полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан аны. Тик иректә озак яшәргә туры килми. Ирне тагын бер мәртәбә урлыйлар.
ШИҢГӘН БӘРӘҢГЕ АШАГАН
– Монысы 2015нче елның 14нче июнендә булды. Улым төне буе чирләде. Мин ул көнне өйдә аның белән идем. Иртәнге якта өй каршысына бер чит машина килеп туктады. Аннан яшь кенә егет төште. Ишек алдына керде дә, «Эдик!», – дип, минем малайны чакыра башлады. Минәйтәм, син нигә кычкырасың, кем буласың? Бу миңа тупас сүзләр әйтә. «Миңа Эдик кирәк!», – ди һаман. «Мин ишетәм, ләкин беренчедән син исәнләшергә тиеш, икенчедән бу минем ишек алды, син анда минем рөхсәттән башка керергә дә тиеш түгелсең – ә монда миңа тавыш күтәреп торасың», – дим. «Әллә колагыңны чистартыргамы?» – дип кычкыра һаман. Мин бернидән дә курыкмадым. Сиңа акырган кешене тавыш күтәреп кенә җиңеп булмый бит инде. Минәйтәм: «Апаем, син бар – чык, әгәр дә китмәсәң полиция чакыртам», – дидем. Полиция сүзен ишеткәч курыккандырмы, капкага таба китте бу. «Тукта әле, әз генә көтеп тор апаем», – дим. Мин үзем иминиятләштерү агенты булып эшлим, машиналарны иминиятләштергәндә гел фотога төшерергә туры килә. Шуңа фотоаппарат гел үзем белән. Тукта төшереп алыйм әле моны, дип уйлыйм үзем эчемнән генә. Ул капка төбендә басып калды, капка ябылмаган. Мин тиз генә фотоаппаратны алып чыктым да, төшерә башладым. Бу борылды да башта арты белән басты, аннан соң машинада утырган иптәшенә әйтә: «Чык, күрмисеңмени, әнә фотосессия белән шөгыльләнә, акыл бир әле син аңа!» – диде. Машинадан тагын бер егет төште. Ул кеше килә башлагач, аны да төшереп алдым фотога. Төшердем дә, телефонны кесәмнән чыгардым да, китмәсәгез хәзер полиция чакыртам, дидем. Шулай дигәч, болар тиз генә утырдылар да, киттеләр.
Чакырылмаган кунакларны озатканнан соң, Сания апа кибеткә киткән. Ичмасам күңеле дә «өйдә кал, чыкма» дип сиздермәгән шул ананың! Ул киткәндә, төне буе чир белән көрәшкән Эдуард өйдә йоклап калган.
Үч иткәндәй, кибеттә авылдашлары белән сөйләшеп торып, озаграк тоткарлана ана. Аның өйдән чыгып киткәнлеген күреп, егетләр кире әйләнеп кайткан. Эдуардны уятып, алып чыгып киткәннәр. Кибеттән кайтуына – улы өйдә булмый инде. Буш ятакны күргәч, эшнең нәрсәдә икәнлегенә тиз төшенә ана – шунда ук төшергән фотоларын да теркәп, полициягә яңа гариза тапшыра. Бу вакытта башында бер генә теләк була аның: улын исән килеш кайтарсыннар гына. Һәм шул ук вакытта, бер мәртәбә табарга ярдәм иткән полиция хезмәткәрләре бу юлы да үз эшләрен эшләр дип ышана ана. Ләкин, ышанычлары акланып җитми…
Эдуард юкка чыгып берничә көн вакыт узгач, Сания апаның телефоны шалтырый. Трубканың икенче ягында – югалган улының тавышын ишетеп, бер мәлгә өнсез кала ана. Ике арада барган кыска гына сөйләшү эчендә ир-ат үзен шул ук кешеләр кабат ябуда тотуын, кичләрен Казандагы бер кибетнең түбәсен ябуда эшләвен, үзе генә түгел – шулай ук урланып алып киленгән җиде Зәй егете белән яшәвен сөйли.
– Эдуард белән сөйләшүне яздырып алдым. «Сезне соң хет эшләгәнегез өчен ашаталармы?» – дим. Кибет киштәсендәге сатудан алынган, шиңгән, черек бәрәңгене алып кайтып бирә торган булганнар. Болар шуны ашап яшәгән. Бу сөйләшүдән соң, полициягә кабат берничә тапкыр бардым, тик эзләмәделәр малайны. Чарасызлыктан, военкомат юлын таптый башладым, минәйтәм, минем улым коллыкта, коткарырга булышыгыз. Ә миннән көлделәр генә. «Аягында богау күрдеңме? Юк икән – ул кол булмый инде», – диделәр. Уңай якка үзгәреш булмагач, полиция җитәкчесенең шәхси телефонын табып, шалтыраттым, очрашуыбызны сорадым. Ул рөхсәт биреп, билгеләнгән вакытка мине чакырды. Тик сәркатибе аның янына кертмәде. Әнә шул рәвешле бу көрәштә мин ялгызым гына калдым, – ди Сания ханым.
Полиция хезмәткәрләренә язылган гаризаның Эдуардны эзләүдә ярдәме тимәде, дип аңлатты ана. Бәлки ни дә булса белә алырмын дигән өмет белән, багучыга баргач та, Сания апага: «Тапсаң, үзең генә таба аласың», дигән булганнар. Әнә шуннан соң, җыенып, Казанга чыгып киткән ул.
– Башта урамнан, соңыннан базарлардан эзләдем. Табарга өмет итми дә идем инде. Миллионлаган кеше яшәгән таш калада кеше эзләү печән өеменнән энә эзләүгә тиң иде. Шулай да, могҗизага тиң хәл булды. Бер базарга кереп, сатучыдан сораштырам, минәйтәм, шундый-шундый кеше күргәнегез юкмы? Бу кинәт чүп контейнерлары янына төртеп күрсәтте дә, «Әнә синең малаең», – ди. Эдуардны күргәч чак кычкырып җибәрмәдем. Тире белән сөяккә генә калган, аягында да басып торырлык хәле юк иде. Урам сукбае да аннан чистарак булгандыр. Шуннан теге төртеп күрсәткән хатын янына алып килдем дә, «Өстен-башын алмаштырыр, юындырып чыгарыр идем, рөхсәт бирмәссезме?», – дим. «Кайнар суым юк бит», – ди. «Җылытып бирегез – мин акчасын түлим», – дидем. Ризалашты, рәхмәт. Аның фатирында бер чиләк су белән Эдуардны юындырдым, ул арада энем базардан киемнәр килеп алды – шулай итеп кайтып киттек. Бер чиләк су белән күпме генә юынып була инде ул – билгеле, тәненнән килгән ис бетмәгән иде. Авылга кайту да мең мәшәкать булды. Ике шәһәр арасында йөри торган автобуска утыртмыйбыз, диделәр башта. «Ул да кеше бит. Билет инде сатып алынган. Утыртмасагыз, полиция чакыртам», – дип кенә кайта алдым.
ВАКЫЙГА АХЫРЫ
Бераз хәл кергәннән соң, ничек чүп контейнерлары янына килеп эләгүен үзе сөйләп биргән Эдуард. Тоткынлыкта ачлы-туклы яшәп аргач, фатирларындагы 4 егет, шул исәптән язма герое да тәрәзә аша дүртенче каттан җиргә сикергән. Берсенең умырткасы сынып, аны больницага алып киткәннәр. Ике егет кайтып барганда юлда авариягә очрап үлгән. Ә Эдуард, җан асрау өчен чүп тирәсендә кайнашкан. Шуннан калдык ризыклар эзләп көн күргән. Ачлыктан, авыр эштән, кол булып яшәүдән тәмам йончып беткән булган инде ул. Әнисе әйтмешли, әнә шул сабырлыгы гына исән калдыргандыр аны.
Хәзер улын өйдә генә түгел, урамда да ялгызын калдырырга куркып яши ана.
– Улым кайткач банкта үзеннән счет ачтырулары турында сөйләгән иде. Хезмәт хакы шунда күчеп барган булган. Банкка барып, «выписка» алдык: эшләгән җиреннән 520 мең сумнан артык акча күчкән Эдуардка. Тик аның бер тиене дә безгә кермәде – урлап алып китүчеләр үзләренә алган. Улымның документлары да алар кулында калды, барысын кире торгыздым. Капкабызны бикләп кенә тотабыз. Бик куркыта. Улым югалгач, бервакыт урамнан барам, бер ир каршыма килде дә: «Яшисең килә икән – улыңны эзләмә», дип, янап китеп барды. Куркыныч дөньяда яшибез. Кеше гомере чүп урынына да күренми. Һәм шушы хәлләрдә синең яклаучың да – бары тик үзең генә, – ди Сания апа.
Эдуард коллыктан кайтканнан соң, полиция хезмәткәрләре килеп, аның кайда тоткарлануын белешергә, шул рәвешле җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә тиеш булгандыр. Кызганыч, әңгәмәдәшем «килүче булмады» дип аңлата. Димәк, кеше урлау бездә законлы эшме? Шаккатмалы…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Зәй – Казан
Комментарии