Явыз башкисәр

Казан шәһәренең Беренче Горки бистәсендәге җинаятьчел төркем әгъзасы – 1996нчы елгы Артур Каменецкий бик куркыныч бәндә. 15 яшендә урлап тотылгач, яшь булганга хөкемнән котылып кала. Күп тә үтми разбой, полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтү кебек җинаятьләр өчен 3 елга колониягә озатыла. Аннан азат ителгәч үзен читлектән ычкынган ерткыч кебек тота, һәм бер айдан тагын тотып ябыла.

Иртәнге сәгать 4нчедә үзе кебек йөгәнсезләр рәтендәге дусты –1994нче елгы Сергей Дементьев белән Мәүлетов урамындагы «Кальянная» болдырында тәмәке көйрәтеп торучы яшь егет белән кыз янына киләләр. Моңа кадәр таныш булмаган Иван Шишмаревка бәйләнергә сәбәп тиз табыла. «Первогоровские» өерендә әгъза булып торучы 16 яшьлек Сошин дигән берәү телефон буенча Иванны «чушпан» дип атый. Бу исә җинаятьчел төркемгә кермәүче кеше дигәнне белдерә. Ул гына да түгел, Сошин Шишмаревның Казанда мәгълүм оешмага керүдән баш тартуын һәм моның өчен аңа 10 мең тәңкә түләргә тиешлеген дә әйтә.

Шуннан соң батыр егетләр кызны «Кальянная»га төртеп кертәләр. Иванны башта гаражлар артына, аннан соң машинага утыртып урманлыкка алып китәләр. Аңа 40 меңлек кредит алдырырга тырышулары барып чыкмагач, ул акчаны түләү вакыты билгеләнә. Ерткычларча кыйнау, куркыту, кимсетүләргә дучар ителгән егет ризалашмый булдыра алмый. Аңа, үтермәгез, дип ялварырга да туры килә. Чөнки котырынган бәндәләр явызлыгы этәрә андый уйларга. Ул үзенең кайда икәнен дә белми, чөнки урыннан урынга күчкәндә күзләрен башлыгы белән каплыйлар. Ахыр чиктә, төшереп калдыралар аны, шул тирәдәге төзелеш каравылчысы Павлюхин урамы икәнен әйтә.

Канга баткан улы кайтып кергәч тә әнисе полициягә хәбәр итә. Оперативниклар явыз бәндәләрнең кемнәр икәнен тиз ачыклый. Атна-ун көннән Артур зинданга утыртыла. Әлеге очракны тикшергән Әнис Мансуров аңа көч кулланып талау, Шишмаровның паспортын алу, кеше урлау, барлыгы дүрт җинаятьтә гаепләү белдерә. Горур егет аңлатма, күрсәтмәләрдән баш тарта һәм 5 елга кырыс режимлы колониягә озатыла.

Сергей Дементьев бер елдан артык качып йөри. Ләкин барыбер тотыла һәм 2 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм ителә.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии