- 13.08.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
ЮХИДИ инспекторлары белән очрашкач, акча янчыгын капшый башлаучы шоферлар күп. Шушы ысул белән мәсьәләне хәл итеп була дигән фикер яши чөнки. Ошбу юмартлыкларның күңелсезлекләр китергән һәм олы мәшәкать чыгарган чаклары да булгалый. Әйтик, Буа шәһәр судында вак ришвәт бирү дип бәяләнгән мондый очраклар һәрдаим каралып тора.
Мордовиядә яшәүче Сергей Дудаков Чуашстанга КамАЗ автокраны илтеп куярга тиеш була. 1нче февральдә Ульяновск ягыннан килгәндә Буа инспекторлары туктата аны, чөнки иңенә эленгән хәвефсезлек каешы тиешле тәртиптә эләктерелмәгән була. Капитан Н. Мостяков документларын, шул исәптән шофер таныклыгын да алып, патруль машинасына утырта аны. Сергей эшне шунда хәл итәргә, ягъни 1000 тәңкәлек штраф каралган кагыйдә бозу очрагы өчен шул кадәр үк акча төртеп китәргә ниятли. Ришвәтне «Лада – Веста»ның ал утыргычлары арасына куя, инспекторның ошбу гамәлнең җинаять икәнен искәртүенә: «Беләм», – дип җавап кайтара, күрәсең, власть вәкиле кыстата дип уйлый.
Каеш аркасында шоферлар гына түгел, пассажирлар да штрафка тартыла хәзер. Димәк ки, алар арасында да юмарт кешеләр очрап тора. Ульян өлкәсендә яшәүче өлкән яшьтәге Р. Аббазов «ВАЗ – 2115» машинасының арттагы утыргычында бара үзе. Инспектор ишекне ачып карагач та аның үз хәвефсезлеген кайгыртмавын ачыклый һәм беркетмә төзү өчен патруль машинасына утырта. Дөнья күргән Рафаэль абзый да шундый ук ысул белән каба кармакка. Полициядә сорау алганда, куркудан, ришвәт бирмәдем, акчаны ялгышлык белән төшереп калдырдым, дип акланып та карый, әмма ошбу ялгышы өчен суд каршына басарга туры килә аңа. Видеотеркәгеч барысын да яздырып бара бит.
Узган елның декабрь аенда 55 яшендәге Дагстан кешесе И. Магомедов ГАЗель машинасына КамАЗ запчастьләре төяп Чаллыга кайтырга чыга. Аның белән улы да була. Буада кунып, 14нче декабрьдә юлга кузгала алар. Инспектор Д. Гадиев икесенең дә каешы эләктерелмәгән икәнен шәйләп туктата аларны. Димәк, шоферга – 1 мең, пассажирга 500 тәңкә күләмендә штраф салынырга тиеш була. Абзый исә кесәсеннән 500 сумны алып инспектор каршына куя. Д. Гадиев гади вә ышанычлы алымны куллана: төп дәлилне бикле машинада калдыра. Нәтиҗәдә, Кавказ кешесенә дә хөкем ителгән дигән тамга салына.
22нче февраль кичендә, димәк, ир-егетләр бәйрәме алдыннан, иң беренче чиратта исерек килеш рульдә йөрүчеләрне утлы табага бастыру максатыннан Буада рейд уздырыла. Участок инспекторы Р. Сафин арба таккан «Лада – Калина»ны туктаткач та, рульдәге Р. Хөснетдиновның «права»сы булмавын, ә машина хуҗасы М. Хәсәновның янәшәдә утыруын ачыклый. Ошбу кешеләр икесе дә җавапка тартылырга тиеш була, берсе документсыз машина йөрткән, икенчесе рөхсәт иткән булып чыга. М. Хәсәнов әлеге хәлдән чыгу юлын эзли, инспектор Г. Шурбинга мең тәңкә тәкъдим итә, анысы моның законсыз алыш-биреш икәнен әйтеп сүз куерта башлагач: «Дөньясы шундый», – дип, бик мәгънәле җавап кайтара. Марат соңрак, ишек кесәсенә салынган меңлекне алырга ризалашты дип уйладым, ди. Әмма инспектор кагыйдә бозу очраклары буенча беркетмәләр төзү генә түгел, аны суд бусагасын таптарга да мәҗбүр итә.
«Дальнобойщик» Ю. Данько да зур йөк күтәрешле «Вольво» машинасында Тамбов якларыннан Казанга таба барганда Буа инспекторларына юлыга. Туктату өчен сәбәп җитди була, ягъни машинаның алдагы номеры махсус җайланма белән капланган була. Юрий үзе аны «Вольво»ның ал тәрәзәләрен юганда басу өчен файдаландым дип аклана. Әмма чынлыкта видеотеркәгечләр машина номерын язып кала алмасын өчен урнаштырыла ул. Моның өчен 5 мең сум штраф салырга, хәтта өч айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Тамбов кешесе, Буа егетләре ризалашыр дип булса кирәк, 200 тәңкә акча калдырып, юлын дәвам иттермәкче була. Ләкин бөтен Русияне аркылы-буйлы йөргән Б. Данько Буада «капкынга эләгә».
Пермь краенда яшәүче өлкән яшьтәге Вәли Алиев тагылма арбалы МАЗ белән барганда туктатыла. Лейтенант Е. Черняев бик күп төбәкләрдә йөрергә өлгергән азәри кешесендә шактый гына җитешсезлекләр булуын белә. Машина техосмотр узмаган, тахограф дигән җайланмасы эшләми, шоферның иминият полисы, юл язуы, төялгән йөккә документлар юк. Болар арасында 5 мең сум штраф каралган кагыйдә бозулар да бар. Кавказ кешесе эшне 500 тәңкә төртеп йомарга ниятли. Ләкин инспектор Е. Черняев дүрт административ беркетмә төзеп куя. Бишйөзлекне исә машинадан ул түгел, шаһит алдында оперативниклар ала.
Буа шәһәр суды санап үтелгән ришвәтчеләргә төрле җәза билгели, ягъни алар 5000нән 20000гә чаклы күләмдә штрафка тартыла. Юллардагы ришвәтчелеккә шушындый ысул белән дә көрәшергә кирәктер, чөнки бирүче булмаса, алучылар да булмый бит.
Буада ЮХИДИ хезмәткәрләре гел шулай юмарт кешеләр белән генә очраша дигән сүз түгел. Башка төрлерәк мисаллар да җитәрлек. Шул ук райондагы Чурак авылында яшәүче Р. Ёлчиев, мәсәлән, 2022нче елның соңгы көннәрендә алар белән бер дә дустанә аралашмый. Һәм, иң әүвәл, үзе зур зыян күрә.
1989нчы елгы Рагил Азәрбайҗанда туып үскән, 20 яшеннән Татарстанда яшәп өйләнгәч һәм ике малай да тугач, Русия гражданлыгы алган кеше. Чуракта эшчән ир-ат турында начар сөйләмиләр, рәсми кәгазьләрдә моңарчы хөкемгә тартылганы юк, дигән уңай сүзләр дә бар. Әйтерсең, узган елның 30нчы декабрь кичендә ошбу хәлгә чик куярга була, хөкем эзләп юлга чыга Ёлчиев.
Әйтүенә караганда, ул көнне бер литр аракы чөмереп бетерә ул. Монысын туган илендә туганнан туган агай-энесе вафат булуга кайгыру белән аңлата. Ә инде лаякыл исерек килеш «Нива» машинасында төнгә каршы район үзәгенә сәфәр чыгуын зиратка бару теләге белән аклап маташа. Әлбәттә, полиция хезмәткәрләренә очрамам дип өметләнә ул.
Ошбу фикернең ялгыш икәне Буага кергәч аңлашыла. Сәрхуш каршыга килүче патруль машинасы белән бәрелешә яза. Ведомстводан тыш сак хезмәтен әлеге хәл сагайтмый калмый. Казан тракты урамында куып җитеп туктаткач та сәләмә киенгән шоферның нык исерек икәне күренеп тора. Росгвардия экипажы ЮХИДИ инспекторларын чакырып китерә дә үз эшләре буенча китеп бара.
Лейтенант А. Гайнетдинов иң элек «Нива» хуҗасыннан документ сорый. Әмма әлеге таләпне үти алмый теге, чөнки исерек килеш рульдә тотылып, ике ай элек ел ярымга правасыннан колак каккан, 30 мең сум штраф та түләгән була. Мәгълүм ки, мондый затлар кабат исерек килеш рульдә йөрсә, җинаять эше кузгатыла. А. Гайнетдиновка бик күп кәгазьләр тутырырга, әйтик, исерекне машина йөртүдән читләштерү, транспорт чарасын тоткарлау, ягъни түләүле урынга кую, Ёлчиевның салмыш килеш рульдә йөрүе хакындагы беркетмәләр – җәмгысы җиде документ тутырырга туры килә. Р. Ёлчиев ошбу кәгазьләрнең берсенә дә кул куймый, шулай ук «Алкотектор» белән тикшеренүдән баш тарта, медицина тикшеренүен сырхауханәдә узарга ризалаша, әмма анда баргач тагын киреләнә. Документлар төннең икенче яртысында шаһитлар ярдәмендә әзерләнә. Димәк, Р. Ёлчиев хөкемгә тартылачак. Бу урынга тикшерүче белән оператив хезмәткәр дә килә. Ләкин Рагилга бусы да аз булып күренгәнгә охшый. «Лада – Приора»да кәгазь эшләре белән мәш килүче А. Гайнетдиновка 50 мең сум акча да тәкъдим итә ул. Инспектор баш тарткач, ул кадәр акчасы булмаган ир-ат бу хакта сөйләшүне туктата. Теләгән кеше ташка кадак кага дигәндәй, Ёлчиев та үз башына бәла таба. Ягъни, үзе әйтмешли, зиратка барырга комачаулаган инспекторга атап начар сүзләр кычкырырга, сүгенергә керешә. Моны дистәгә якын кеше, димәк, шаһитлар ишетеп тора. Ул гына да түгел әле, кызып китеп, янында утырган А. Гайнетдиновның яңагына ике мәртәбә тамызып та ала. Янәшәдәге хезмәткәрләр аны күз ачып йомганчы сөйрәп чыгарып, карлы-бозлы җиргә йөзтүбән каплыйлар һәм кулларына богау кидерәләр. Шулай итеп, 30-31нче декабрь төнендә үзенең исерек ахмаклыгы аркасында ике җинаять эшләп куя, икенчесе хезмәт вәкаләтләрен башкаручы власть вәкиленә карата көч куллану дип атала. Рагил айныгач бөтенләй башка кешегә әверелә: гаебен тануы, тәүбә итүе турында белдерә. Әмма соң була инде. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе А. Мөхәммәдуллин бер ай дигәндә эшне судка җиткерә. Ике бала атасы колониягә озатылмый, ике ел да бер айлык шартлы хөкем белән калдырыла. Ләкин өстәмә рәвештә 24 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, иң аянычы: машинасын дәүләт файдасына конфискацияләргә дигән карар чыгарыла. Р. Ёлчиев Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итеп карый, әмма хөкем үзгәрешсез калдырыла.
Наил ВАХИТОВ,
Буа районы
Комментарии