Үзебездән башлыйк

Без ничек итеп туган телебезне күтәрә алабыз, дип сорыйлар. Аны үзебездән башласак кына күтәрә алабыз. Кибеттә, базарда әйбер алганда үз кешеләребездән – милләттәшләрдән алыйк. Ә татарча исәнләшергә дә теләмәүчеләрдән әйбер алмаска кирәк. Үз-үзебезне хөрмәт итмәсәк, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирештермәс безне. Безгә үзара аралашу да җитми. Чөнки урамда бер-беребезне танымыйбыз. Моннан чыгу юлы да бар – татар кешесе башына түбәтәй киеп йөрсә, аны танып булыр иде. Ләкин башына түбәтәй киеп йөрүчеләр аз, без күбрәк корсак киереп, тәкәбберләнеп йөрергә яратабыз. Алгы планга туган телебез түгел, корсак кайгысы куела.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз да башларына яулык ябарга бик атлыгып тормый. Ә кияүгә чыгарга ашкыналар үзе. Чит милләт кешесенә дә чыгарга ризалар. Ә бит бу аның үзе өчен дә, милләтебез өчен дә бик аяныч хәл.

Менә мин тәкъдим иткәнчә, татар ирләре түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан, калфактан булсалар, бер-беребезне урамда танып, үзара аралашырга җайлы булыр иде. Туристлар да безгә сокланырлар, хөрмәтләре артыр иде.

Аннары мине тагын бер әйбер кызыксындыра: атказанган исеме бирелгән артистларга берәр төрле таләпләр куеламы икән? Татарстанның атказанган яки халык артисты дигән исем бирелгәч, ул татарлыгын алга куярга тиеш түгелме? Киеме белән, сөйләме белән, үз-үзен тотышы белән, сайлаган җырлары белән… Ә бит алар сәхнәгә ярым ялангач чыга, үзенә мәртәбәле исем биргән милләтне бар дип тә белми.

Татар кешесенә мәчетләрне санга сукмыйча яшәү дә килешми. Мәчетләр бикле булырга тиеш түгел. Без дөньяга килсәк тә, дөньялыктан китсәк тә мулласыз, динсез булмый. Җомга көнне зур сәбәпләр булмаса, һәркем мәчеткә килергә тиеш. Ул бит фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә аның нинди саваплы булуын безгә әйтте инде.

Татар телен саклау дигәнгә яңадан әйләнеп кайтсак, татарча басылган гәҗит-журналлар алдыру да татар теленең үсешенә бик зур ярдәм була. Мөмкинлек булса, аларга язылырга тырышырга кирәк.

Рәис МОРТАЗА,

Ютазы районы, Иске Урыссу авылы

Комментарии