- 13.01.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Җинаятьчелек елъязмасында гомер көзендә явызлыклар кылган затлар еш очрый. Декабрь аенда Чүпрәле районында да ике дуамал карт хөкем ителде.
ТАТАР ТӨКЕСЕНЕҢ ХӘТӘР БӘНДӘСЕ
Насыйбулла Екатеринбург каласында туган. Әти-әнисе белән күченеп кайтып, Чүпрәле якларындагы шушы авылда үскән. Тормыш юлы бормалы аның. Себердә дә яшәгән, күрше Ульянов өлкәсе, Чуашстан республикасында гомер иткән, төрмәсендә дә булган. Олыгая төшкәч, ялгызак Н.Ермаев инде вафат булган әти-әнисенең Татар Төкесендәге йортына кайтып төпләнә. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми дигәндәй, яшьтән үк юньсез Насыйбулла картаймыш көнендә дә акылга утырмый. Авыл халкын өркетеп торган бер афәт була ул. Узган көз азагында теләсә нинди вакытта балта-пычакка ябышу мөмкинлеге булган 64 яшьлек агайны, хөкем итеп, колониягә озаткач, җиңел сулап куйган кешеләр дә була авылда.
Бу – унынчы хөкеме аның. Моңа кадәр урлаган, кыйнаган, үтерү белән янаган, хулиганлык кылган өчен, Ульянов каласы, Чуваш Иленең Шемурша районы һәм Чүпрәле судлары тарафыннан хөкем ителеп, барлыгы җиде ел колониядә утырган. Өч ел кырыс режимлы төрмәдә утырып, 2005нче елда иреккә чыккач, 10 елга якын җинаять кылмый яши. Соңгы вакытта Татар Төкесендә яшәгәндә ел саен суд каршында җавап тота тотуын, ләкин җиңелчә җәзалар белән котылып килә. Моны иң беренче чиратта зарар күрүчеләрнең явыз бәндә белән бәйләнешеп торасы килмәве һәм, әлбәттә, куркуы нәтиҗәсе, дип белергә кирәк.
2015нче елның 27нче февралендә Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегенә 1981нче елгы И.Хадзуев Насыйбулланың төнлә белән әнисе йортына үтеп кереп, әнисен көчләргә маташуын җиткерә. 1957нче елгы хатын-кыз тикшерү комитетыннан Д.М.Әскаровка һәм полиция хезмәткәрләренә, кичке сәгать 10нчыда капка шакыды, ачмагач, эчтән бикле ишекне ачып керде, сабына зәңгәр изолента ябыштырылган пычак белән куркытып чишендерде, тырышып караса да якынлык кыла алмыйча, киенеп чыгып китте, дип сөйли. Хуҗабикәнең әйтүенә караганда, икенче көнне иртән аны ишегалдында туры китереп, тагын теге тәкъдимне ясый. Хокук саклау органнары шаһитлар, шул исәптән авыл төбәге башлыгы катнашында үткәрелгән тикшерү барышында хатын өендә теге исерекнең баш киеме белән бер сыңар оекбашын таба, үз йортында исә зәңгәр саплы пычак табып алына. Авыл афәтенең баш өстендә болытлар куергандай була. Чөнки юстиция подполковнигы Дамир Әскаров аның гамәлләре көчләү һәм чит кеше фатирына бәреп керү турындагы маддәләр кысаларына эләгә дип саный.
Ләкин болытлар тиз тарала. Ермаев, пычакны эчтәге келәне күтәреп, ишекне ачу өчен генә кулландым, хатын үз теләге белән чишенде, аннан яман ис килү аркасында гайрәтем чикте, дип күрсәтмә бирә. Насыйбулла өчен иң мөһиме: хатын күршесе өстеннән гариза язудан баш тарта. Шул сәбәпле, ул ят кеше торагына рөхсәтсез кергән өчен генә җавап тота. Суд аңа 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгели, әмма анысы да амнистия нигезендә юкка чыгарыла.
2016нче елның 22нче гыйнварында шул ук И.Хадзуев полициягә тагын шалтыратып, таладылар, дип белдерә. Эш шунда ки, кич белән авыл клубына кергәч, шундагы Насыйбулла аягында үз ботинкаларын, ә кулында хатынының перчаткаларын күреп бәйләнә тегеңә. Карт угры бу тирәдән таю ягын карый. Моның өстенә, Хадзуев өенә кайткач, куллары чалбар каешы белән бәйләнгән әнисен идәндә яткан килеш күрә. Һәм полиция хезмәткәрләренә Н.Ермаевның кием-салымны чәлдерү генә түгел, тагын әнисен көчләргә омтылыш ясавы хакында әйтә. Ләкин хатын-кыз бу хакта аңлатма бирергә теләми, аның малае да, теге киемнәр яраксыз хәлдә иде, дип күрсәтмә бирә. Димәк ки, авыл афәте тагын судан коры чыга. Бу юлы аны бары тик полиция хезмәткәрләрен мәсхәрәләгән өчен хөкем итеп, 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр бирү белән чикләнәләр. Насыйбулланың исерек булуын рәсмиләштерү өчен сырхауханәгә алып баргач, өлкән лейтенант И.Солтанов һәм старшина Ф.Дамаевны табиблар алдында сүккән була.
Насыйбулла еш кына төрле хокук бозулар, башлыча, исерек килеш җәмәгать урыннарында йөргән өчен административ җаваплылыкка да тартылып килә. Авылдашларының эндәшмәве аркасында кайбер йөгәнсезлекләре полициягә барып җитмичә йомылып кала. Җәзасызлык узындыра аны. Һәм 2017нче елның 3нче сентябрендә 57 яшьлек күршесе Рифкать Әхмәров йортына барып кереп, хәлиткеч явызлыгын кылып куя.
Ул пәйда булганда икенче төркем инвалид Р.Әхмәров караватында ята. Пычрак аяк киемен салмыйча түрдән узган сәрхушкә ризасызлыгын белдерә ул. Шул җитә кала тегеңә. Кулындагы литр ярымлы шешә белән хуҗага берничә тапкыр тондырып ала. Соңрак эксперт ул яраларны җиңел тән җәрәхәте дип таба. Бусы бер хәл, бераздан исерек дуамал бөтенләй чыгырдан чыга. Урыныннан торып килүче авыруны ятагына төртеп ега, өстәлдәге пычакны ала да: «Син безнең урамда лишний кеше, үтерәм!» – дип, Әхмәровка ташлана. Рифкатьнең әйтүенә караганда, күкрәгенә кадарга тырыша ул. Әлбәттә, Әхмәров саклана, куллары белән пычакны читкә этәрә. Күрәсең, 64 яшьлек айнымас үзе дә әллә ни җитезлек күрсәтә алмый. Юкса, Әхмәров аны этеп җибәреп, өй алдына чыга алмас иде. Урамга чыгып, күршеләренә барып керә ала ул. Теге явыз артыннан кумый, канлы пычакны өенә кайтышлый каядыр ыргытып калдыра.
Канга баткан күршесенә 78 яшьлек Раинә әби ярдәм итә. Авыл фельдшеры, куллардагы тирән яраларны тегәргә кирәклеген күргәч, ашыгыч ярдәм чакыра. Шулай итеп, Р.Әхмәровка 10 көн сырхауханәдә ятып чыгарга туры килә.
Эксперт абзыйның маңгаендагы гына түгел, куллардагы биш җәрәхәтне дә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән дип таба. Бу инде Н.Ермаев кабат җиңелчә җәза белән генә котылырга мөмкин дигәнне белдерә. Әмма тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров вакыйганы өйрәнә торгач, Насыйбулла күршесен үтерергә теләгән, зарар күрүченең каршылык күрсәтүе сәбәпле генә максатына ирешә алмаган дигән нәтиҗәгә килә. Һәм аңа кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән өчен генә түгел, аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясаган өчен бик җитди гаепләү белдерә.
Н.Ермаев исә, үзе егылып бәрелде, дип, Әхмәровның маңгаена сугуын гына кире кага, бәрелешнең пычаклы өлешен нәкъ зарар күрүче сөйләгән кебек бәян итә. Әлбәттә ки, үтерү ниятем булмады, дип бара.
Хөкем итү практикасында җиңел тән җәрәхәтләре ясаган затларны, чынлыкта, кеше үтерүдә гаепләү сирәк була торган хәл. Ләкин суд барышында да тикшерү органнары фикере раслана, ягъни Н.Ермаев явызлыгы, аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына ахырына кадәр җиткерелмәгән үтерү дип табыла һәм 1953нче елда туган абзыйны 7 ел да бер айга ирегеннән мәхрүм итәргә карар кылына.
ЯВЫЗ БАБАЙ ИРЕКТӘ КАЛДЫ
Чуваш Чүпрәлесендә яшәүче Николай Синдюков та 1953нче елгы. Абзый табиб-психиатр күзәтүендә исәпләнә, акыл ягыннан кимчелеге булганга 2нче төркем инвалид булып тора. Ун ел элек урлап тотылып, 5 мең сум штраф түләвен исәпкә алмаганда, хокук саклау органнары игътибарына эләккән кеше түгел. «Справкалы» булса да, тиле диярлек түгел аны. Үзенә кирәген бик шәп аңлый, эшсез утырмый, кибеткә дә үз йөрешле мотоблогы белән генә йөри.
28нче август көнне дә сәүдә йорты янына шул «тырылдавыгына» утырып килә ул. Кесәсендә сәмәне булмаса да хәмер алырга була исәбе. Әмма сатучы Юлия, җыелган әҗәтләреңне түлә, дип, бурычка бирми аңа. Җан биргәнгә, җүн бирә дигәндәй, кибетчегә әйтәсен әйтеп, урамга чыккач, шул тирәдә тәмәке пыскытып торучы ике авылдашына юлыга да, алар баш төзәтерлек чамалары, ягъни көмешкәләре булуын әйтәләр.
Ошбу мәрхәмәтле ирләрнең берсе – 1975нче елгы Павел Мадюков ул көнне бакчасында бәрәңге сабагын чабу белән мәшгуль була. Аңа 47 яшьлек авылдашы Валерий Аръяхов ярдәм итә. Анысы – шушының ише йомышлар үтәп көн күрүче ялгызак ир-ат. Хатыны белән аерылышкан, малае белән аралашмый. Ирләр әлеге авыр эшне көмешкәле тәнәфесләрсез генә башкармый, билгеле. Кечкенә тракторлы абзыйны исә кибеткә тәмәкегә баргач очратып, шул корыч айгырга өчәүләп атланалар да Мадюков хуҗалыгына, төгәлрәге, келәт буларак файдаланылучы иске йортка кайтып урнашалар.
Әлеге кечкенә мәҗлес дуслык вә үзара аңлашу шартларында узарга тиеш була. Әмма 64 яшьлек «справкалы» агайның кәефсез икәнен, ә аның каршындагы салмыш Аръяховның өч мәртәбә утырып кайткан «абруйлы» зат булуын исәптән чыгармыйк. Озын сүзнең кыскасы, күп тә үтми якалашып китә алар. Һәм котырынып киткән бабай якында гына яткан тимер кадак суыргач белән В.Аръяхов башына ике тапкыр китереп ора. Ярый әле хуҗа килеп кереп туктата аны, юкса шунда ук «дошманын» теге дөньяга озаткан булыр иде.
Явыз карт «тырылдавыгына» утырып китеп баргач, башына чүпрәк куеп аңкы-миңке хәлдә утырган Валерийны хуҗабикә Марина күреп алып ыгы-зыгы куптара. Авыл фельдшеры килеп, башына бәйләвеч сала да ашыгыч ярдәм чакыра. Сырхауханәдә Аръяховның баш түбәсе, маңгай сөякләре сынуы ачыклана, чынлыкта, аны паралич суга, чөнки уң ягы хәрәкәтләнми. Экспертиза аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән дип таба. Дамир Әскаров җинаять эшен кеше үтерергә омтылыш ясау очрагы буенча кузгата. Аръяховның туганнары мәшәкатьләнергә теләмәгәч, зарар күрүченең законлы вәкиле итеп район опека хезмәтеннән Л.Сәлимҗанованы билгеләргә туры килә.
Психиатрик тикшеренү, гаепләнүче Н.Синдюков әлеге явызлыкны кылганда үз гамәлләрен тулысынча аңлап бетерерлек хәлдә булмаган, дигән нәтиҗә ясый. Закон буенча бу җаваплылыктан коткармый, ә бәлки җәзаны йомшартучы шарт булып кына хезмәт итә. Шуңа күрә Синдюков сак астында тотыла. Тора-бара карт явызның гаебен киметерлек тагын бер мөмкинлек туа. Чөнки үзен гарип иткән бәндәне тернәкләнә башлаган зарар күрүче яклый башлый. Моның сәбәбен ерактан эзлисе юк, беркемгә дә кирәкмәгән В.Аръяховны Синдюковның туганнары кайгырта. Үзләренә кирәк булгач, аны суд утырышларына да җитәкләп йөртәләр. Сорауларга үзе җавап биргәч, рәсми вәкилнең дә кирәге калмый.
Яклау ягының, иң беренче чиратта Аръяховның тырышлыгы һәм явыз бабайның акыл кимчелеге булу нәтиҗәсен бирә. Хәтта дәүләт гаепләүчесе дә, чынлыкта, адәм баласын гарип иткән, аңлы рәвештә кеше үтерергә керешүдә гаепле дип табылган затка шартлы хөкем сорады. 12нче декабрьдә хөкемдар исә аны 6 елга ирегеннән мәхрүм итеп, 5 еллык сынау вакыты билгеләде, ягъни котырган картны иректә калдырды. Әлеге үтә мәрхәмәтле хөкем үзен акласа, Н.Синдюков тагын берәр кешене харап итмәсә ярый инде.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии