Шаян «сәясәтче»гә – шаян карар

Шаян «сәясәтче»гә – шаян карар

Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда гаепле дип тапты. Ул бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде, бер ел сынау вакыты бирелде. Шулай ук аның «Айфон» телефонын дәүләт файдасына алып калганнар. 
Рөстәм Хәсәнов мәхкәмәдән үзенә ачылган эшне аерым тәртиптә карауны сораган иде, мәхкәмә аның бу үтенечен канәгатьләндерде. 
Эш материалларыннан күренгәнчә, 17нче сентябрьдә Хәсәнов яшерен урыннан тыелган маддә төргәген алмакчы була, әмма полиция килеп чыккач, төргәкне тотып ата. Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, депутатның үзе белән 1,88 грамм наркотик салынган полиэтилен пакеты булган. Ул «пакетны юлга ыргыткан, аны тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре табып алган», диелә. Шулай итеп, элекке сәясәтчегә карата канунсыз рәвештә наркотиклар саклау турында (Җинаять кодексының 228нче маддәсе) җинаять эше ачылды.
Әлеге вакыйга тиз арада массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды. Бу уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде һәм: «Татарстан парламентаризмы тарихында беркайчан да мондый кычкырып торучы фактлар булмады», – дип искәртте. Бу вакыйгадан соң Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев тә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен, бөтен депутатларны мәҗбүри тәртиптә наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерүне тәкъдим итте. Ахыры һәм нәтиҗәсе нинди булыр – әлегә билгесез.
Суд карары ничек чыгарылган, элекке депутат үзен ничек тоткан – барысы да «Бизнес Онлайн» репортажыннан тәрҗемәдә.
ФОТОСЕССИЯ ҺӘМ ШАЯРТУЛАР: ХӘСӘНОВ СУДТА НИЧЕК ПӘЙДА БУЛДЫ 
Бүген, ТР Дәүләт Советының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновка карата ачылган җинаять эшен Казанның Мәскәү районы суды карарга тиеш.
Рөстәм Хәсәнов, утырыш башланырга биш минут кала, мәхкәмә бинасының бусагасын атлап керде. Коридорда күп санлы матбугат вәкилләрен күргәч, ул шаккатты, тик моны йөзенә чыгармады. Бу факт аны ачуландырды гына кебек: ир-ат 32 тешен дә күрсәтеп, елмая һәм шаярта башлады. 
– Үзегез белән тыелган берни дә юкмы? – суд приставының стандарт соравы яңгырады. 
– Бу юлы юк инде, – дип көлеп җавап бирде Хәсәнов.
Утырыш башланырга берничә минут кала, экс-депутат журналистлар төркемен үзенең телефонына фотога төшерә башлады. Үзе исә моны «истәлеккә» дип аңлатты. Сүз уңаеннан, Хәсәнов кулында хәзер арзанлы «андроид», чөнки аның «Айфон»ы дәүләт файдасына тартып алынды.
Суд утырышына килгән журналистлар саны шулкадәр күп иде ки, судья Алсу Гомәрова процесс алдыннан кечкенә залны зур залга алыштырырга мәҗбүр булды. 
ДЕПУТАТ НИЧЕК ТОТЫЛГАН? 
ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның наркотиклар белән тоткарлануы турындагы сенсацион яңалык 18нче сентябрьдә киңкүләм мәгълүмат чараларында таралды. Сәясәтче Казанның Киров районында патрульлек итүче полиция хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп иткән. Хәсәновның үзендә бернәрсә дә булмый, тик аннан берничә метр ераклыкта билгесез матдә салынган пакет табыла. Экспертизадан күренгәнчә, пакетта 1,88 грамм синтетик наркотик була. Депутат үзе медицина таныклыгын узудан баш тарта, моның өчен аңа штраф та салына әле.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе вакыйгадан соң бер тәүлек узгач хәл ителә. Ул ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский карары белән кузгатыла, чөнки Хәсәнов, депутат буларак, аерым хокукый статуска ия була. 
Моны да искәртеп үтү кирәк: әлеге вакыйгалар алдыннан Рөстәм Хәсәновның «Живой журнал» блогында бер хикәя басыла. Депутат инде берничә ел әлеге блогны «Волшебник-недоучка» кушаматы астында алып бара. Хикәянең төп герое – Трезор. Ул наркоманнар белән көрәшүнең гадәти булмаган ысулларын куллана. Әйтик, урманда яшерелгән матдәләрне табып, икенче урынга яшерә. Наркотикның элекке урынында фәлсәфи үгет-нәсыйхәт язуы калдыра. Ахырда төп геройны полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм наркомания белән көрәшүнең хәйләкәр ысулына сокланып, аны кичерә. Рөстәм Хәсәнов сәясәтче генә түгел, юрап китерүче дә, күрәсең.
Бу хәлләрдән соң, октябрь аенда ТР Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Хәсәновны депутат вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат итәләр һәм мандатыннан мәхрүм итәләр.
Прокуратура вәкиленә билгеле булганча, гаепләнүче наркотикны «Телеграм» аша сатып алган. Моның өчен 4 мең сум күләмендә акча түләгән. Заказы артыннан Рөстәм Хәсәнов 17нче сентябрьдә 11:00 сәгатьтән 12:40 сәгатькә кадәр 43нче коткару частеннән якынча 150 метр ераклыкта урнашкан агачлыкка килә. Кара тасма белән уралган төргәкне ул агач янында таба һәм аны шундук ачып карый. «Наркотикның чын булу-булмавын тикшерү максатыннан, ул пакетны ача, матдәгә бармагы белән кагыла һәм иснәп карый. Кискен химик ис сизгәч, пакетны ябып, чалбар кесәсенә сала», – дип җентекләп укый прокурор. Полиция хезмәткәрләрен күргәч, ул кесәсендәге пакетны юл читенә ыргыта. 
– Гаебемне тулысынча таныйм, кылган гамәлләремә үкенәм, – дип белдерде Рөстәм Хәсәнов гаепләү игълан ителгәннән соң ук. 
Бәхәсләрдә прокуратура вәкиле Хәсәновка 1 ел да 3 айга 1 ел да 6 айга сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләү сорады. Йомшартучы шартлар арасында шәхеснең характеристикасы, аның «иждивение»сендә дүрт кечкенә бала булу, шулай ук эшне тикшерүгә актив ярдәм итүе бар иде.
Хәсәновның адвокаты Руслан Игнатьев, аңа карата җинаять эшен туктатуны һәм гаебен тану сәбәпле, җаваплылыктан азат итүне сорады. Тоткарлаудан һәм җинаять эше турындагы хәбәрләрдән соң, Хәсәновның «ТРның күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасына «азык-төлек товарлары рәвешендә» ирекле хәйрия кертеме ясавы ачыкланды. Тик утырышта иганә күләме аталмады.
Хәсәнов үзе бәхәсләрдә катнашмады, аның соңгы сүзе дә кыска булды: «Мин үз гомеремдә беренче тапкыр шундый масштабтагы җинаять кылдым. Мин җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән кеше статусында хөкем ителгән кеше статусына караганда файдалырак булырмын. Мин аңлыйм һәм ахмак кыланышымны башка бер сүз белән дә атый алмыйм. Рәхмәт». 
Судья киңәшмә бүлмәсенә ярты сәгатькә китте. Аннары Хәсәновны гаепле дип танырга һәм аңа 1 ел шартлы рәвештә 1 ел сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү билгеләргә карар кылды. Шулай ук судья Хәсәновның телефон язмышын билгеләде: гаджетны ул дәүләт файдасына конфискацияләде.
Хәсәнов хөкем карарына үз мөнәсәбәтен белдермәде. Суд залыннан чыкканда бары тик: «Ашарга телим», – диде ул көлеп.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии