- 12.11.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Баулыда яшәүче 1981нче елгы Рамил Нигъмәтҗанов 15 яше тулгач та кылган хулиганлык дигән җинаятьләре өчен бер-бер артлы ике тапкыр хөкем ителеп, өч елга ирегеннән мәхрүм ителә, ләкин ул чактагы Совет законнары буенча әлеге җәзаны үтәү ике елга кичектерелеп торыла. Өметсез малай дүрт-биш айдан ук кеше үтерә, урлап тотыла һәм барлыгы ун елга утыртыла. Әлеге срок амнистия нигезендә бер елга кыскартыла, Пановка колониясеннән ике елга якын иртәрәк азат ителә ул. Озакка түгел, икенче елны ук кеше үтерергә омтылыш ясап, тагын сигез елга шунда ук озатыла, ике елга иртәрәк чыгарылып Баулыга кайта. Шартлы хөкеме бетәргә өлгергәнче үк бер кешене үтерә яза. Ун ел ярымга аеруча кырыс режимлы колониягә утыртылган рецидивист 2020нче елда Башкортстан Югары суды карары белән дүрт ел да өч ай мәҗбүри эшләргә йөрү өчен иреккә чыгарыла.
Тәртипсезлекләре аркасында административ җаваплылыкка тартылгаласа да, ике ел ярыйсы гына яши, шофер булып эшли ул. Ләкин үз башына бәлане быел 3нче гыйнварда эзләп таба. Ул көнне аның «Чери-Л 21» машинасы ЮХИДИ инспекторлары күзенә ташлана, бәйрәм арасында рульдә салмыш йөрүчеләр күбрәк булганга, алар ошбу шоферны да тикшерергә ниятлиләр һәм куып җитеп туктарга ишарә ясыйлар. Рамилның әйтүенчә, ул аек була, правасын һәм иминият белешмәсен өендә онытып калдырган чак туры килә. Шул сәбәпле газ педаленә баса. Баулыда узышлы ярыш башлана, «Чери» артыннан түбәсендә утлар ялтыратып, сирена кычкыртып патруль машинасы чаба. Тиздән алар Оренбург трактына чыга. Көтелмәгән хәл Васькино-Туйралы авылы борылышында була. Нигъмәтҗанов машинасы бозлы юлда йөгәннән ычкынып, кирегә борылып туктап кала. Тиз арада аның янына килеп җиткән погонлы кешеләр ишекләрне тарта, алар бикле була, ә шофер бирешергә теләмичә кузгалып китә. Инспектор Динар Исхаков каршыга чыгып баса, машина аның өстенә килә. Таптый-бәрдерә дигәндә Динар капотка сикереп менә, утыз метр чамасы киткәч, кырыйга шуып, асфальтка егыла, Р. Нигъмәтҗанов машинасы алга ыргыла.
Ул кичтә качып китә ул, әмма җаваплылыктан котыла алмый, әлбәттә. Инспекторның туктарга дигән таләбенә буйсынмаган өчен мировой суд 30 мең сум штраф сала. Бу эшнең башы гына була әле. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Олег Смирнов аны хезмәт вазыйфаларын башкарган власть вәкиленә куркыныч көч кулланган дип таба. Табиблар Д. Исхаковтагы тән җәрәхәтләре аның саулыгына җиңел дәрәҗәдәге зыян китерүен белдерә. Шул рәвешле, Р. Нигъмәтҗанов ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә гаепләнә, гаебен тануын белдерә. Ләкин хөкем карары шактый кырыс була, ул 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә, полиция хезмәткәрен капотка яткырып йөрткәнгә дүрт ел бирелә дә, үтәлеп бетмәгән элекке хөкеме өчен тагын бер ел өстәлә. Җинаять эше Татарстан Югары судында яңадан каралачак.
Наил ВАХИТОВ,
Баулы районы
Комментарии