Унбиш еллык вәхшилек

Унбиш еллык вәхшилек

Түбән Камада 1999 елның 6 гыйнварында коточкыч җинаятьне башкарган ике явызның берсе шул елда ук хөкем ителә, икенчесе качып китә һәм милиция эзләп тапканчы үзе кебекләр тарафыннан үтерелә. Ә менә прокуратура, полиция, тикшерү органнары әлеге явызлыкка әйдәүче-котыртучы булган дип исәпләүче өченчесе узган ел август аенда гына кулга алынды, быел Татарстан Югары мәхкәмәсе каршына басты, һәм 18 июньдә, гаепләү ягын гына түгел, утырышта күрсәтмәләр биргән кешеләр, зарар күрүчеләрне дә аптырашта калдырган карар яңгырады: присяжный утырышчылары гаепсез дип табу сәбәпле, хөкемдар, Рөстәм Шияповны акларга һәм суд залында азат итәргә, дигән карар бирде.

Соңгы вакытта присяжный утырышчылары катнашындагы судларга күп еллар элек вәхшилекләр кылган бәндәләрнең аклануы гадәткә кереп бара. Ләкин әлеге хөкем карары белән килешмәсәк тә, тәнкыйтьләргә дә, гомумән, аңа бәя бирергә дә, бигрәк тә, мәхкәмә гөнаһсыз дип белдергән кешене гаепле дип расларга җыенмыйбыз. Бары тик тикшерү материаллары, шаһитләр күрсәтмәләренә таянып, хокук саклау органнары фикерен җиткерергә уйлыйбыз.

РАШТУА ТӨНЕНДӘГЕ МӘХШӘР

Химиклар проспектындагы 70 «Б» йортында яшәүче ир-ат, төнгә каршы балконда тәмәке көйрәтеп торганда, күрше фатирның тәрәзә пыяласы коелып төшкәнне ишетеп сагая кала. Ул арада хатын-кыз тавышы да колакка чалынып ала һәм ул милициягә шалтырата. Күрәсең, әлеге сигналны тикшерү шул тирәдәге ГАИ экипажына тапшырыла. Ватык тәрәзәле фатир ишеге бикле булганга, инспекторлар балконнан керәләр һәм коточкыч күренешкә тап булалар.

Әгәр өч ир-ат гәүдәләренең һәркайсында 2-3 пуля тишеге, кимендә 15-16 пычак белән ясалган җәрәхәт булуын әйтсәк, ике бүлмәле фатирдагы канлы мәхшәрне күз алдына китерүе кыен булмас. Моңа өстәп, анда муены киселгән һәм күкрәк тирәсенә үткен әйбер белән тагын 6 тирән яра ясалган яшь хатын-кыз да аунап ята әле. Ни могҗиза, бу бичараның сулышы сизелә. Ашыгыч ярдәм аңсыз кызны реанимациягә алып китә.

Исән калу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән ирләрдән аермалы буларак, Лилия Йосыпованы күлмәк киеп туганнар рәтенә куярга кирәк. Бары тик очраклы рәвештә генә, пычак муендагы төп кан тамырларына тимәгән булып чыга. Ул гына түгел, илаһи көчләр булуына һич икеләнүсез ышандырырдай тагын бер хәл шаккатыра. Ягъни моңа кадәр алты пуля «төкереп» өч ир-атны өнсез иткән «киллерлар коралы» – ТТ пистолеты, аңа төбәгәч кенә, атудан «баш тарта», ягъни «осечка» бирә.

Сүз дә юк, үлем тырнагыннан аны табиблар йолып ала. Эчке органнардагы җәрәхәтләрне ашыгыч операция ясап алар «төзәтә». Әлбәттә, ярдәмнең вакытында килүенең дә әһәмияте гаять зур була. Һөҗүм итүчеләр дүрт кешене кырып салгач, барысы да үле дип беләләр. Тикшерү материалларында «Л.Йосыпова үлгәнгә сабыша», – дигән сүзләр булса да, ышанырга кыен моңа. Сүз бары тик курку, авырту, кан югалту сәбәпле шок хәлендәге кешенең хәрәкәтләнү, хәтта аңлау сәләтен югалтуы һәм ярым хушсыз хәлдә тынсыз ятуы турында гына барырга мөмкин. Әгәр киллерлар игътибар белән карасалар, һичшиксез, аның исән икәнен сизми калмаслар иде. Язмыш кызга тагын бер тапкыр рәхим-шәфкать күрсәтә – тегеләр ашык-пошык чыгып таялар. Алар үзләренең бу ялгышларын тиз аңлыйлар, аны төзәтергә дә ниятләп карыйлар. Ләкин соңаралар. Өненә килгән Лилия, хәрәкәтләнер хәле булмагач, тәрәзәгә тәлинкә ыргыта. Пыяла бары тик икенче авыр әйбер томыргач кына чәлпәрәмә килә. Шул рәвешле, хәвеф сигналы күршеләргә барып ирешә, тиздән ыгы-зыгы куба. Вәхшиләргә якын килү мөмкинлеге дә калмый.

Л.Йосыпова җинаятьне ачуда да хәлиткеч роль уйный. Реанимациягә китергәч тә бер-ике минутка аңына килә ул. Шул арада аның янында милиция оперативнигы пәйда була һәм: «Кемнәр?» – дигән сорауны ирештерә. Лилия Алексей Смирнов һәм Вячеслав Ширчиков дигән үтерүчеләрне генә түгел, аларны үч алырга җибәргән тагын бер кеше – бүгенге көндә суд гаепсез дип тапкан Рөстәм Шияповны да атый. Үзе күренмәсә дә, әлеге кыргыйлыкны ул оештырганын, шикләнмичә, әйтә. Чөнки аның «разборка»га киләсен чамалый. Ләкин ошбу наркоман моны Раштуа төнендә оештырыр һәм, әлбәттә, эш атыш, суеш, үтерешкә кадәр барып җитәр дип уйлап та карамый.

Өчесе дә Түбән Камадагы «Бродвей» дигән оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары, наркоманнар, моңа кадәр дә хөкем ителгән һәм, гомумән, закон белән даими каршылыкка килеп торган затлар булганга, аларны милициядә беләләр. Шуңа күрә, хәл эчендәге Лилиядән алынган мәгълүмат Раштуа төнендә көчәйтелгән тәртиптә эшләүче пост һәм экипажларга шикле бәндәләрнең төс-кыяфәте һәм башка танулы билгеләре белән хәбәр ителә. Һәм төнге сәгать 1 тулганда эчке эшләр идарәсенә Рөстәм Шияпов һәм Вячеслав Ширчиковны тотып та китерәләр. Ни хикмәт, алар Химиклар проспектындагы үтереш булган йорт янында ук эләгәләр.

АЯУСЫЗГА СӘБӘП КИРӘКМИ

7 гыйнварга каршы кичтә Лилиянең бертуганы Марсель, аларның урысча «сводный брат» дип йөртелүче үги агайнесе В.Губернаторов һәм соңгысының иптәше Е.Буров һәлак ителә. Алар дүртәүләп чиркәүгә бәйрәм гыйбадәтенә барырга җыенган булалар. Әниләре урыс милләтеннән булгач, апалы-энеле Йосыповлар да христиан дине кануннарын үтәгәннәр. Әйтергә кирәк, Губернаторов һәм Буров әлеге мәхшәргә очраклы рәвештә, бары тик бәхетсезлекләренә каршы гына килеп эләгәләр. Чынлыкта, Смирнов һәм Ширчиков ул көнне бертуган Йосыповларны гына юк итү нияте белән киләләр. Ләкин вәхшиләр өчен кемне үтерүнең әһәмияте булмый. Инде шундый искитмәле ерткычлыкка этәргән сәбәпләргә тукталырга кирәк. Аларны сәбәп дип булса әгәр… Эш шунда ки, Йосыповлар наркотик сату белән кәсеп итәләр. Аларга әлеге өч бәндә дә килеп йөри. 4 гыйнвар көнне Р.Шияпов һәм М.Йосыпов арасында бик каты ызгыш чыга. Ни сәбәпле икәне тәгаен генә билгеле түгел. Һәм моның әһәмияте дә юк. Шунысы мөһим, алар фатирыннан киткәндә Рөстәм хуҗаларга яный, «акылга утырту» белән куркыта. Акырып-бакырып, дулап чыккан Шияповны күрүчеләр моны ул чакта да, 13-14 ел вакыт узгач та раслыйлар. Ничек кенә булмасын, явыз бәндә шуннан соң үчләнә, үзен кимсеткән, түбәнсеткән кешеләр белән «исәп-хисапны» болгавыр елларда шактый киң таралган үтерү юлы белән ясарга уйлый.

Әлеге кыргый максатны тормышка ашыру планын кору өчен 6 гыйнварда ул В.Ширчиков фатирына килә. А.Смирнов та шунда була. Соңгы башкисәрнең Йосыповларга үзенең дә ачуы була үзе, ләкин монысы әллә ни мөһим ачу булмый. Чынлыкта, Смирнов һәм Ширчиков Шияпов белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тырышалар. Ник дигәндә, Рөстәмнең бөтен илгә мәгълүм нефть-химия гигантының «Бутил каучук» заводы директоры булып эшләүче әтисе ярдәме белән, берләшмәдән арзан бәягә продукция алу һәм сату белән шөгыльләнергә исәп итәләр. Ул заманда, һичшиксез, керемле кәсеп була бу. Шуңа күрә, аларга Шияпов кушканнан берничек тә баш тартырга ярамый. Шулай итеп, бер як продукция алырга ярдәм итәргә вәгъдә бирә, икенчеләре үч алырга ризалашалар.

Шияпов А.Смирновка корылган ТТ пистолеты тоттыра. Ширчиков пычак белән кораллана. Башкаручыларны озаткач, оештыручы шул ук фатирда калып нәтиҗәне көтә. Йосыповлар таныш бәндәләрне шикләнмичә фатирга кертәләр. Алдан үзара әрләш-кычкырыш булып ала. Бусы Плешнерга (А.Смирнов кушаматы) канын кыздыру өчен кирәк була, мөгаен. Тиздән ул киллерлар пистолетын чыгарып ирләрне «ура» башлый. Коралны Лилиягә төбәгәндә ярсып: «Бу сезгә Кабаннан сәлам булсын», – дип кычкыра. Ә Кабан дигәнең Рөстәм Шияпов инде. Чират Лилиягә җиткәч пистолетның атмавын әйткән идек инде. Смирнов шунда ук Ширчиковка: «Эшләп бетер!» – дигән әмерне ирештерә. Анысы кызны һәм җан бирергә өлгермәгән ирләрне үзе дә хәлдән тайганчы чәнчи. Шулкадәр нык тырыша ки, соңрак гәүдәләрнең берсендә 30 җәрәхәт саныйлар һәм кайберәүләренең үтәли тишеп чыккан пуля ярасыннан түгел, пычак кадау аркасында җан бирүе ачыклана.

Башкарылган «эш» белән канәгать кала алар. Плешнер: «Хәзер Кабан (Р.Шияпов – авт.) безгә бурычлы… тормыш җайланачак», – ди. Бу инде бер канлы җинаятькә катнашы булган Шияпов аларга булышмыйча булдыра алмаячак, дигәнне аңлата. Кайтып доклад ясагач, оештыручы, барысы да үлеме, дигән сорауны берничә тапкыр кабатлый, тегеләрне героин белән сыйлый. Пистолетны әнисе йортындагы подвалга яшергәч, икеләнүләргә нокта кую максаты белән урынына юнәләләр.

Химиклар урамындагы фаҗигале йорт янына барып җиткәнче туктыйлар. Үзләренең милиция тарафыннан эзләнүләрен белмиләр әле, бары тик үтерүчеләрне күршеләр танып калудан шикләнәләр. Шуңа күрә 70»Б» йорты янына кәсептәшләрен машинада калдырып, Кабан үзе генә китә. Бераздан Ширчиков шул тирәдәге кибеткә таба юнәлә һәм ЮХИДИ инспекторларына эләгә. Моны күреп торган Смирнов «девятка»сына утырып бу тирәдән тая. Ә Шияповны патруль-пост хезмәте милиционерлары тотып ала.

ҖӘЗАСЫЗЛЫК

Милиция изоляторында тоткыннарны төрле камераларга ябалар, шуңа күрә аралашу мөмкинлекләре булмый аларның. Ә менә инде шикләнелүче булып саналучы бәндәләрне сак астына ябу мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәр прокуратурасына икесен бер машинага утыртып алып баралар. Шияпов шул арада дустын бар гаепне үзенә һәм Смирновка өяргә, аның әлеге вәхшилеккә катнашы булуны кире кагарга күндерә. В.Ширчиковның һәм башка шаһитларның 2012 елда биргән күрсәтмәләре буенча фикер йөрткәндә, Шияпов үзенең шәһәрдә зур абруйга ия әтисе «ярдәм» күрсәтәчәк дип ышандыра. Ягъни Ширчиковка «күп бирмәячәкләр» һәм аның үзенең гаебен «казымаячаклар», дип вәгъдә итә.

В.Ширчиков артында йогынтылы кешеләр торган Кабан әйткәннәрне үтәми булдыра алмый. Нәтиҗәдә, тиздән директор малае иреккә чыгарыла. Вячеслав сүзендә торганын раслау өчен прокуратура тикшерүчесе үзенә белдергән гаепләү нәтиҗәсен Рөстәмгә тапшыру җаен да таба хәтта. Әлеге документны тикшерүчеләр 2012 елда Шияповтан алалар. Гаепне үз өстенә алып аның өстеннән күрсәтмәләр бирмәгән В.Ширчиковка нинди булышлык күрсәтүен әйтүе кыен. 1999 елның июлендә Татарстан Югары судының Түбән Камада уздырылган күчмә утырышында аның 24 еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителүе турында игълан ителә. Ул хәзер дә Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясендә утыра.

Гаебе ярылып яткан Шияповның 1999 елда җәзасыз калуы, ким дигәндә, сәер тоела һәм кул кулны юа, дигән әйтемне искә төшерә. Югыйсә, алар икесе дә хәвефле төндә тоткарлангач ук күрсәтмәләр бирә башлыйлар бит. Шияпов хәтта үтерү коралының кайда яшерелгән икәнен белүен дә әйтә. Февраль аенда милициягә «билгесез» кеше шалтыратып пистолетның Химиклар урамындагы Йосыповлар йортына күрше торучы йорт подвалында икәнен хәбәр итә. Коралны әнисе йортыннан монда күчереп яшерүне һәм әлеге хәбәрне дә Шияпов оештыруын чамалавы кыен түгел. Киллер пистолетының кайда икәнен белүченең әлеге җинаятькә катнашы булу мөмкинлеге дә тикшереп торылмый. Хәзер мәгълүм булганча, бу Шияповка Ширчиков һәм Смирновның гаебен раслаучы төп дәлилне тикшерү органнарына тапшырып үзенә күләгәдә калу мөмкинлеге тусын өчен кирәк була. Җинаять урынында табылган һәм мәрхүмнәр тәненнән алынган пулялар һәм гильзаларның нәкъ шушы «ТТ»дан чыгуы ачыклангач, Ширчиков эше тиз арада суд каравына җибәрелә.

Әлбәттә, судта Шияповның әлеге җинаятьне оештыруы турындагы мәсьәлә игътибарсыз калмый. Чөнки төп зарар күрүче Лилия Йосыпова күрсәтмәләре шуны раслый. Һәм 1999 елның июль аенда республиканың иң югары хөкем органы тикшерү барган дәвердә үк мәгълүм булган Шияпов белән Йосыповлар арасындагы конфликтлы хәлне ассызыклап Шияповның әлеге җинаятькә котыртучы (подстрекатель) роле булу мөмкинлеге турында аерым билгеләмә (частное определение) чыгара. Әмма ул чакта хокук саклау органнары суд фикерен кулланма итеп алып өстәмә тикшерүләр үткәрүне кирәк тапмыйлар. Күрәсең, Шияповны яклаучылар законнан югарырак торалар, гаепле икәне, кем әйтмешли, сукыр күзгә дә күренгән җинаятьченең хаклы җәзага тартылуына юл куймыйлар.

Мәгълүм ки, җәзасызлык Шияпов кебекләрне узындыра һәм яңа «батырлыкларга» өнди. Артында кодрәтле яклаучылар торуын белгәнгә ул да йөгәнсезләнә бирә. Күп тә үтми кеше талап тотыла. Ни хикмәт, йогынтылы затлар аны йолып кала алмыйлар. Мөгаен, теләмәгәннәрдер, дигән фикер дә бар. Чөнки аны шушы чагыштырмача вак җинаять өчен хөкемгә тартып хокук саклау органнарыннан ераккарак озату хәерлерәк дип саныйлар, күрәсең. Ул вакытта алар «зур кеше» малаен хәтта гомерлек төрмә белән янаган җаваплылыктан котылдыру бурычын үтәү белән мәшгуль булалар бит. Кыскасы, 1999 елның июнь азагында Р.Шияпов Түбән Кама шәһәр суды тарафыннан өч елга ирегеннән мәхрүм ителеп колониягә озатыла. Унҗиде яшеннән суд, төрмә юлын таптый башлаган бәндә өчен искитәрлек вакыйга булмый бу. Димәк, наркоманның «зона»дан акылга утырып кайтуына өметләнү дә беркатлылык булыр иде.

КАЛГАН ЭШКӘ КАР ЯУМЫЙ

РФ Тикшерү комитетының Түбән Кама бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Илдан Заретдинов алып барган җинаять эше материалларында 2012-13 елларда тупланган һәм Шияповның 1999 ел башында кылган явызлыгын раслаучы шаһитлар күрсәтмәләренең биниһая күп булуы хәйран итә. Әйтерсең, бөтен Түбән Кама 15 ел буе бары тик шушы вакыйга турында гына сөйләшеп йөргән. Бактың исә, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк икән. Бер яктан, мәгълүмат Лилия Йосыповадан таралса, икенчедән, Кабан үзе дә сер сакламый. Әлеге дә баягы, яклаучыларга ышана, мөгаен. Юкса, теләсә кайда шушы «егетлеге» белән мактанып, үзенең «кыю» кискен икәнен күрсәтеп йөрмәс иде.

Аның шул чакта наркоман һәм эчәргә яратучы бәндә икәнен дә исәптән чыгарып булмый, билгеле. Исереккә диңгез тубыктан, диләр бит әле. Күп еллар узгач, бу әңгәмәдәшләр аның ни сөйләгәннәрен ак кәгазьгә төшерәләр, ягъни тикшерүчегә күрсәтмә, аңлатмалар бирәләр. Һәм һавадан алып түгел, Шияпов үзе салмыш баштан сөйләгәннәрне әйтәләр. Йосыповларны наркотик сату өлкәсендәге көндәшләр буларак юк итәргә ниятләгән, җинаятьне башкаручыларга «Түбән Кама нефтехим»нан урланган каучук белән түләргә вәгъдә биргән, дигән бәхәсле фикерләр дә очрый үзе. Ләкин күрсәтмә бирүчеләр бердәм рәвештә Шияповның үтерүне оештыручы икәнен раслаучы фактлар китерәләр. Ул гына да түгел, Шияпов аның аркасында чак кына үлми калган Лилиянең эшенә килеп, туганнарын үтергән өчен, гафу сорап та йөргән икән әле. Моның өстенә, аннан сәер эчтәлекле, ягъни Йосыпованың аңа бернинди дә үпкәсе һәм дәгъвасе юк, имеш, ул Шияповны үтерүче дип санамый, дигән расписка язуын да сорап йөдәткән. Янәсе, әлеге кәгазь аңа милиция эзәрлекли башласа кирәк булачак. Ошбу кыланмышларны аек кеше гамәлләре дип булмастыр. Чөнки алар, чынлыкта, аның гаебен тануын күрсәтә бит.

Әлбәттә, әлеге мәгълүматлар, халык арасындагы имеш-мимешләр полициядә, бигрәк тә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенә барып җитмәгән, дисәк хаклыкка хилафлык кылу булыр иде. Моңа кадәр ошбу бәндәнең якасыннан алмауның күп төрле сәбәпләрен фаразларга мөмкин. Мәсәлән, йогынтылы олы абзыйлар юл куймауны атарга була. Шулай да, иң элек, явыз кешене тәгаен фаш итәрдәй дәлил булмауны әйтергә кирәктер. Ниһаять, 2012 елның августында Шияпов күген болыт каплый башлый. Аның колониядәге кәсептәше Вячеслав Ширчиков, ниһаять, Шияповның гаебен фаш итүче күрсәтмә бирә. Кабан уртак танышлары аркылы Вячеславка йогынты ясап та карый. Ләкин тегесе нык тора. Ширчиковның элеккеге кәсептәшенә карата мөнәсәбәте үзгәрү сәбәпләре безгә караңгы. Бәлки Шияпов аңа биргән вәгъдәләрен үтәми башлаган, әйтик, инде 14 елдан артык колониядә саргаючы дустының хатыны һәм баласына ярдәм итмәгәндер. Чынлыкта, үзен 24 еллык мәхбүслеккә этәргән юньсез бәндәне яклау, хөкемнән аралап яшәү дә туйдырырга мөмкин адәм баласын. Ничек кенә булмасын, «сата» ул Шияповны.

Шуннан соң аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче И.Заретдинов җитәкчелегендәге тикшерү-оператив төркем оештырыла. Шияпов кулга алына. Ошбу куркыныч бәндәнең инде яңадан иреккә чыгуы икеле икәнен аңлаган шаһитлар да курыкмыйча, еллар буе саклаган серләрен тикшерүче Заретдинов белән теләп уртаклашалар. Өч кешене үтерүне, дүртенчесен үтерүгә омтылыш (покушение) ясауны оештыру, утлы корал саклау, йөртү кебек явызлыклар өчен җинаять эше кузгатыла.

Моның өстенә, аның 2007 елның 1 маенда кылган җинаятьләре ачыла. Монысының биш ел буе билгесез булып калуы бөтенләй гаҗәп. Ул көнне «Җәлил» күңел ачу үзәге янындагы сугышта катнашып, дистәләгән ял итүче алдында, берничә кешене кыйный, «Лидер» травма пистолеты тоткычы белән сугып икесенең кабырга, казна сөякләрен сындыра, башка җәрәхәтләр дә ясый. Милиция хезмәткәрләре дә килә, югыйсә. Шулай да җинаять эшен тикшерү туктатыла һәм бары тик 2012 елда гына яңартыла. Шулай итеп, Шияпов явызлыклары рәтендә хулиганлык уртача һәм җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясау турындагы тагын өч маддә барлыкка килә. Хәер, алары җәза бирү срогы чыгу сәбәпле судта төшереп калдырыла.

Күп еллар элек булган вакыйгаларны яңарту тикшерүче И.Заретдиновтан һәм полиция оперативникларыннан бик зур тырышлык таләп итә. Шулай да, кирәкле дәлилләр җыйнала. Рөстәм Шияпов кына бер генә эпизод буенча да гаебен танымый. Калган эшкә кар ява, дисәк тә, күп еллар элек кылынган явызлыклар югалмый.

ЯЗМЫШЛАР

Судта төп зарар күрүче буларак бертуган Йосыповларның өлкәнрәге Рафаэльнең улы Руслан чыгыш ясый. Бу егетнең абыйсы Марсель генә түгел әтисе дә, Лилия апасы да вакытсыз үлемгә дучар булган аяныч язмыш кешеләре.

… Лилия һөҗүмнән соң сырхауханәдә дә берничә тапкыр әҗәл белән күзгә-күз очраша әле. Бик авырлык белән тернәкләнә ул. Кыен мизгелләрдә кешеләргә хәсрәт, газап, үлем китерүче әфьюн дигән золымны сату белән шөгыльләнмәскә ант итә. Һәм сүзендә тора. Савыккач парикмахерлыкка укып чыга, үз эшенең чын остасына әверелә. Хәтта шәһәркүләм үткәрелгән һөнәри бәйгедә җиңеп чыга. Соңрак арендага бүлмә алып үз остаханәсен ача.

Әлбәттә, 1998 ел мәхшәре эзсез югалмый. Җитмәсә, Шияпов дигән хәшәрәт килеп куркыныч истәлекләрне яңартып аптырата. Хезмәттәш кызлары аның бу явыздан куркуы, кемдер һәрдаим күзәтү, эзәрлекләү тойгысыннан интегүе турында сөйләвен искә төшерәләр, хәтта урамга чыгарга да шикләнә башлады, диләр. Кайбер шаһитлар Лилиянең «Шияпов мине үтерергә заказ бирәчәк», – дигән сүзләрен китерәләр. 2011 ел азагында нерв системасы тәмам какшаган кыз неврология бүлегендә дәваланып та карый. Ләкин авыру чигенми. Дус кызлары абыйсы Рафаэль кинәт үлеп китүне дә бик авыр кичерүен әйтәләр, артыгын эчә башлады диючеләр дә бар. Кыскасы, иң якын туганнарын югалткан гаиләсез, баласыз хатын-кыз акрынлап сүнә бара һәм 2012 ел җәе башында дөнья куя. Ике айдан исә Р.Шияповны кулга алалар.

Сүз уңаеннан язмабыздагы әлеге тискәре «персонаж» тормышының да кайбер якларына тукталып үтик. Соңгы елларда эчми, тартмый торган эшмәкәргә әйләнеп китә, үз исемендәге шәхси предприятие, төгәлрәге «Җәлил» күңел ачу үзәгендә балалар өчен уен автоматлары куелган кафе ачып җибәрә. Тикшерүче И.Заретдинов әйтүенә караганда, әтисе Урта Азиягә алып барып бер ай буе дәвалаганнан соң наркомания афәтеннән дә котыла.

Инде бәянебезнең иң явыз «герое» Алексей Смирнов хакында да кыскача сөйлик. Теге кыргыйлык өчен федераль күләмдә эзләнелүен белсә дә бер кая китми ул. Ул заманнарда Түбән Камадагы иң куәтле оешкан җинаятьчел берләшмә булган «Татары» бандасы атаманы Р.Тимершин (кушаматы Пузырь) белән якынаеп китә. Анысы теләсә нинди явызлыкка сәләтле бәндәгә «җаваплы» бурычларны йөкли. Әйтик, әлеге калада бик тиз күтәрелеп килүче «Аляшевские» дигән өер лидеры Сергей Аляшевны «алып ташларга» кирәк булгач, Плешнер кушаматы йөртүче шушы башкисәр «эшкә» җигелә. «Татарлар»ның йогынты даирәләре, димәк, криминаль керем чыганакларына дәгъва кыла башлаган Аляшевны А.Смирнов һәм Р.Алимов 2000нче ел сентябрендә үз йорты янында көпә-көндез ике пистолеттан атып юк итәләр. Смирнов та «батырлык»лары белән мактанырга хирыс була. Нәтиҗәдә, җинаятьчел «авторитет»ны ул үтерүе турындагы хәбәр Чаллы бандитларына һәм мәрхүмнең туганы Р.Баһаветдиновка барып ирешә. Соңгысы, киллерны дөмектерергә була һәм шул ук елның октябрендә Плешнерны машинага салып Чаллы читендәге урманга алып китәләр һәм озак кына җәзалаганнан соң пычак белән чәнчеп үтерәләр һәм күмеп калдыралар. Ләкин ул 1999 елдагы явызлыгы өчен эзләнелүче булып кала бирә. Аны бары тик 2003 елда гына исемлектән сызып ташлыйлар. Чөнки «Татары» берләшмәсен тар-мар итү буенча оператив һәм тикшерү чаралары үткәргәндә Аляшевны һәм Смирновны үтерү очраклары ачыла. Р.Баһаветдинов тотылгач гаебен таный, мәетне күмгән урынны күрсәтә.

Алексей Смирновның наркотик сәүдәгәре буларак телгә алынган Сергей атлы энесе исән үзе. Тикшерүче Илдан Заретдинов бүгенге көндә Пермь краеның Губаха каласындагы колониядә утыручы бу кешене наркотик куллану аркасында юкка чыгып баручы итеп сурәтли. Сүз адәм баласының рухи һәм физик яктан таркалуы турында.

Р.Шияпов кына түгел, күңелсез язмабызда телгә алынганнарның барысы да диярлек яшүсмер, яшьлек чорлары яманатлы 90нчы елларга туры килгән, мөстәкыйль тормышка шул болгавыр вакытларда аяк баскан кешеләр. Илдәге вәзгыять аларның язмышына йогынты ясамый калмады, әлбәттә. Ләкин барысын да болгавыр елларга аударырга ярамый. Явызлыклар өчен җавап тотарга кирәк. Унбиш елга соңарып булса да.

Шулай итеп, хокук саклау органнарында Р.Шияповның гаепле булуына икеләнмиләр. Хәзер РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсендә эшләүче Илдан Заретдинов иҗтимагый яктан куркыныч кешенең иреккә чыгарылуы белән килешми. Бу юлы да җәзасыз калгач, ул бөтенләй йөгәнсезләнергә, хәтта үзенә каршы күрсәтмә биргән кешеләрне эзәрлекләргә, үч алырга да мөмкин дип саный. Ләкин мәсьәләгә нокта куярга иртәрәк кебек. Чөнки Татарстан прокуратурасы РФ Югары Судына мөрәҗәгать итми калмастыр.

Наил ВАХИТОВ.

Түбән Кама.

Комментарии