Хәвефле кимчелек

Хәвефле кимчелек

Куркыныч явызлыклар кылган затлар еш кына акыл ягыннан кимчелекле, дип табыла да, җинаять җаваплылыгыннан азат ителеп, мәҗбүри дәвалануга җибәрелә. Андыйлар арасында сирәк кенә күптәннән рухи авыру буларак табибта исәптә торган инвалидлар да очрый, ә күпчелекне моңа кадәр нормаль кешеләр рәтендә йөреп, чирле икәнлекләре җинаять эшләгәч кенә ачыкланучылар тәшкил итә.

САТАШУЧЫ ШОФЕР

47 яшендәге Илһам Хәсәновның тормыш юлы бик күпләрнеке кебек. Шофер һөнәренә ия егет зур йөк күтәрешле машиналарда ерак араларга йөргән, шактый вакыт «Яндекс Такси» фирмасында пассажирларга хезмәт күрсәткән. Кайберәүләр кебек төрмә юлын таптаган кеше дә түгел үзе. Тәтештә ЮХИДИ инспекторына ришвәт төртеп маташкан өчен бер еллык шартлы срок алуыннан башка хөкемгә дә тартылмаган. Соңгы вакыттагы гаилә тормышына килсәк, 2010нчы елда үзеннән 16 яшькә яшьрәк ике балалы Екатерина белән Буада яши башлаган, бер елдан уртак уллары дөньяга килгән. 2016нчы елда Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержинск каласына күченеп, түләүле фатирда яшәгәннәр, шул ук елны язылышып, никахларын законлаштырып куйганнар. Хатын зур сәүдә йортында эшли, ир кеше машина йөртә.

Беренче карашка бар да тәртиптә булып күренгән гаиләдәге мөнәсәбәтләр 2018нче елда бозыла башлый, чөнки Илһамның үз-үзен тотышы үзгәрә. Хатын-кызның әйтүенә караганда, төннәрен йокламыйча чыга, бер сәбәпсез көнләшеп, пычак, шприц кебек әйберләр белән яный, бер үк көнне үләчәкбез дип сөйләнә. Ошбу сәерлекләрдән курка калган Екатерина аннан аерым яши башлый. Ләкин тынгы бирми ир заты, туктаусыз килеп, ишек дөбердәтә, кертмәгәч, полиция чакырта, аларга «хатын Кавказ ягы кешеләре белән йөри, әрмәннәрне өендә кундыра», дигән хәбәрләр ирештерә. Полиция тикшергәч, аларның уйдырма икәне ачыклана, билгеле.

Ахыр чиктә быелның февраль аенда Е. Хәсәнова Буага әйләнеп кайта. Аның 14 яшьлек олы улы әби-бабай янында яши, кечерәк малай һәм кыз аның белән түләүле фатирда тора. Вакытлы торакны әти-әнисе яшәгән урамда ала ул. Һәм, килеп, дулап, тавышланып йөрмәсен өчен, кайда яшәвен Илһамнан сер итеп саклый.

Быел 10нчы апрельдә «Яндекс Такси» билгеләре төшерелгән «Пежо»га утырган И. Хәсәнов Буада пәйда була. Шул чорда да җирле полициягә шактый мәшәкать чыгарып өлгерә ул. Иң әүвәл, кавказлылар хатынын һәм балаларын көчлиләр, дигән тузга язмаган хәбәр салып аякка бастыра аларны. Полиция әни кешедән генә түгел, мәктәпкә барып, ике баладан да аңлатмалар ала. Әлеге хәбәрнең чын түгеллеге аңлашылгач, җинаять эше кузгатырга нигез юк, дигән карар чыгарыла.

Болар И. Хәсәнов акылында тайпылышлар булуны күрсәтә, билгеле. Ләкин Екатерина моны рухи чир түгел, ә иренең үзе «соль» дип йөртә торган ак порошок куллану нәтиҗәсе дип, наркотикларга ишарәли. Кисәткәч, ташларга сүз бирсә дә, туктый алмады, дип, гаиләдәге низагларны да шул афәт белән бәйли хатын-кыз. Аның сүзләрен әнисе белән кызы да җөпли. Гашиш һәм башка ярсыткыч матдәләр белән мавыгуын Илһам кире кага. Химик экспертиза нәтиҗәләре дә ул сөйләгәннәрне раслый. Ләкин әлеге тикшеренүнең шактый вакыт үткәч уздырылуын, ягъни ул арада наркотикларның организмнан чыгып бетү мөмкинлеген искәртсәк, хатын-кыз күрсәтмәләрен сызып ташлап та булмый.

Буада дүрт-биш көн булган арада кылган гамәлләре, үз-үзен тотышы акылга камил кешенекенә охшамый аның. Үзе белән аралашырга теләмәгән хатынын һәм улын туктаусыз эзәрлекли, Екатеринаның әти-әнисе яши торган подъезд төбендә төн буе машинасында утырып чыга. Тиздән руль артында исерек килеш эләгә, соңрак бер ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салалар үзенә. Берничә көн ябык урында торган «иномарка»ны Дзержинскидан килеп алып китәләр.

Инде хәзер җәяүләп йөри башлаган И. Хәсәнов 15нче апрель кичендә хатынын эзләп аның әти-әнисе фатирына барып керә. Һәм телевизор карап утыручы кайнанадан кызы һәм Кавказ кешеләренең кайда икәнен сорашырга керешә һәм, әлбәттә, тупас җавап ишетә. Өйдәге кычкырышуны ишетеп күрше бүлмәдән чыккан 12 яшьлек кыз бала, үги ата кулында пәке күреп, күршеләрне чакырырга керешә. Ишек ачучы булмый. Ул арада пычаклы бәндә һөҗүмгә күчә.

57 яшьлек Марина каршылык күрсәтә, билгеле. Бер мәлне тегене этеп җибәреп, подъездга һәм оныгы белән урамга чыгу мөмкинлеген таба ул. Шул арада пәйда булган хуҗа абзый, эшнең нәрсәдә икәнен тиз төшенеп, подъезд ишегендә күренгән пычак тоткан кияүдән саклану өчен, бер рәшәткәне каерып ала. Күрше Андрей да куркыныч кешене әйләнеп узу җаен таба, ягъни тәрәзәдән сикереп төшеп машинасын кабыза да Герасимовларны утыртып сырхауханәгә алып китә.

Тораташтай катып басып торган Илһам бераздан шундагы урындыкка барып утыра, ыгы-зыгы килүчеләр аның җиргә егылып төшүен шәйләп ала. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм күкрәгенең сул ягындагы ярадан кан саркучы И. Хәсәновны алып китә. Шулай итеп Буаның үзәк сырхауханәсенә бер-бер артлы «теща» белән кияүне китерәләр. Икесенең дә хәлләре начар була аларның. Экспертиза М. Герасимова тәнендә җәмгысе 12 җәрәхәт булуын, аларның күкрәк, корсак тирәсендәге дүртесе сәламәтлеккә авыр зыян китергән дип күрсәтә. Хәсәновның да сул үпкәсе җәрәхәтләнгән, пычак йөрәккә чак кына барып җитмәгән булып чыга. Табибларга ашыгыч рәвештә ике операция ясарга туры килә.

Полиция канлы пәкене подъезд тирәсендә табып ала. И. Хәсәновның үзенә үзе кадавы тиз ачыклана. Аның М. Герасимовага карата кылган явызлыгы аңлы рәвештә кеше үтерүгә омтылыш ясау, дип бәяләнә. Юстиция полковнигы Дамир Әскаровка да балалары катнашында порнографик сюжет төшергән ниндидер Кавказ кешеләре турында сөйли, Маринадан аларның кайда икәнен сорадым, ә ул «черт татарский» дип кычкырырга керешкәч, аңым томанланып китте, өйдә ни булганын хәтерләмим, урамга чыккач, өнемә килеп, пәкем белән йөрәгем турысына чәнчедем, дип күрсәтмә бирә.

Вакыйганы шушы рәвештә бәянләп, ягъни рухи халәткә сылтап җинаять җаваплылыгыннан котылырга тырышучылар күп. Әмма бу юлы озын-озаклап тикшергәннән соң, 2019нчы елның сентябрендә психолог һәм психиатрлар комиссиясе ир уртасын акыл ягыннан саташулы җитди кимчелеккә ия дип таба, рухи тайпылышлар 2018нче елның сентябрендә башланган һәм апрельдә М. Герасимовага һөҗүм ясаганда ул үз гамәлләренең иҗтимагый куркыныч икәнен аңларлык хәлдә булмаган, дип белдерелә. Мондый авыруларны рәшәткә артына озатырга да, иректә калдырырга да ярамый. Шул рәвешле, Илһам Хәсәновны сак астындагы психиатрик дәвалау оешмасына җибәрергә карар кылына.

ИҖТИМАГЫЙ КУРКЫНЫЧ ИНВАЛИД

Әле күптән түгел генә такси машинасында кешеләр йөрткән Хәсәновның чирле дип табылуы сәер тоелса да, 1970нче елгы Эдуард Шәйхетдиновның шундый ук сырхауханәгә озатылуына гаҗәпләнәсе юк. Чөнки шизофрения һәм башка авырулардан еш дәваланган 2нче төркем инвалид ул. Әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырырлык зыянлы зат түгел үзе. Ләкин быел җәй көне тыныч холыклы ошбу абзый да ярамаган эшләр кылып ташларга сәләтле икәнен күрсәтте.

30нчы августта «02» телефонына Казандагы Светлая урамында яшәүче хатын бер билгесез ир-атның кечкенә балаларның җенес әгъзаларын тотып йөрүе, шул исәптән, ике көн элек 5 яшьлек кызының ыштаны эченә кулын тыгуы турындагы хәбәр ирештерә. Наталья Шипунова полиция сержантларын урамда каршы ала һәм, балалар әйтүе буенча, 50 яшьләрендәге теге кешенең соры чалбардан, курткадан икәнен ирештерә. Охшаш кеше тиз очрый аларга.

Эдуард алдан сорауларга дөрес җавап бирмәсә дә, тиздән ике көн элек кечкенә кызыйның ярамаган җирләренә кагылучының үзе булуын әйтеп бирә. Беренче карашка әллә ни зур явызлык булмаса да, законда бик җитди җинаять санала бу. 14 яше тулмаган затка карата кылынган җенси рәвештәге гамәлләр өчен 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Тикшерү комитетының Киров районы бүлегеннән өлкән тикшерүче И. Н. Фәхретдинов җинаять эшен шул маддә буенча кузгата. Икенче көнне үк Э. Шәйхетдиновка беренчел гаепләү белдерелә һәм ул суд карары белән сак астына ябып куела. Мондый кешене иректә йөртеп булмый бит.

Э. Шәйхетдинов полициягә китергәч тә гаебен тануы турында беркетмә төзи һәм 28нче августта булган хәлләрне үзенчә сурәтләп бирә. Әйтүенә караганда, кибеттән кайтып барышлый подъезд янындагы агачтан алма өзәргә дип азапланучы сабыйны күреп янына килә дә, аны кочып алып «иркәләргә» керешә, ягъни яшертен урыннарын сыйпый, капшый һәм карый. Тикшерү барышында ошбу галәмәтләрне җенси теләген канәгатьләндерү өчен эшләвен дә әйтеп тора ул.

Зарар күрүче дип табылган кыз һәм аның белән ул чакта урамда булган 7-8 яшьләрендәге ике малай сөйләгәннәрнең күбесен кире кага, әйтик, кызчык артыннан подъездга кереп шундый ук бозыклыклар эшләвен танымый. Ләкин аннан башкасы да «тегендә» озату өчен җитәрлек җыела һәм 15нче сентябрьдә аңа хәтәр маддә буенча рәсми гаепләү белдерелә. Ләкин тикшерүче И.Н. Фәхретдиновка тиздән аның кыланмышларын җинаять түгел, ә иҗтимагый куркыныч гамәл дип атап, яңа документ төзергә туры килә. Чөнки психиатрлар 49 яшьлек абзый үз гамәлләрен контрольдә тотарлык түгел, мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ, дип белдерәләр. Суд карары да шушы нәтиҗә нигезендә чыгарыла һәм Э. Шәйхетдинов тикшерү изоляторыннан ябык типтагы сырхауханәгә озатыла.

Наил ВАХИТОВ,

Казан–Буа

Комментарии