Аракы эчкәч акылы китә

Аракы эчкәч акылы китә

Ютазы районында яшәүче 63 Яшьлек Тәнзил агай исергәч акылы һәм хәтере югалуын үзе үк әйтеп тора. Шул сәбәпле берничә тапкыр төрмәдә дә утырган ул. Кеше үтергән өчен 9 ел гомерен колониядә үткәреп, 2021нче елда туган авылына кайткан, сеңлесе белән яшәгән, чөнки хатыны белән аерылышкан. Полиция һәм төбәк җитәкчелегеннән алынган белешмәләрдә күп эчүе, вакытлы эшләргә йөреп акча табуы, бертуган сеңлесен җәберләү очраклары булуы белдерелә. 

Быел 28нче майда Тәнзил Шәйхетдинов Чик сакчылары көнен билгеләп үтү өчен район үзәге Урыссуга килә. Әлеге чара хәмерсез генә узмый, билгеле. Абзый бистәдә куна, икенче көнне баш төзәткәч, тагын эчәргә җай чыгару ниятеннән урамга чыга. Озак эзләнергә туры килми, таныш шешәдәше белән очрашып, зират янында озак кына гәпләшеп, салып утыралар. Шуннан соң дусты өенә кайтып китә, нык исерек абзый бистә урамнарын урый. 

Бусы инде агайның үз башына бәла эзләве була. Кичкә таба алпан-тилпән атлаучыны полиция тоткарлый, исерек икәнен рәсмиләштерү өчен сырхауханәгә алып баргач, Тәнзил тикшеренү узудан баш тарта һәм изоляторга ябыла. Әйтүенчә, шунда гына өненә килә, кайларда ниләр кылып йөргәнен исенә төшерә алмый. Икенче көнне мировой суд җәмәгать урынында исерек килеш йөрүчене тугыз көнгә ябып куярга дигән карар чыгара.

Бусы бер хәл, 30нчы майда район эчке эшләр бүлегенә бер билгесез ир-атның урамда пычак белән янап бала-чаганы куркытып йөрүе турында хәбәр итүчеләр килә. Бистәдә хәтәр бәндә пәйда булу ата-аналарны борчуга сала, аны җавапка тартуны сорап гаризалар да яза алар. Ошбу адәмнең Т. Шәйхетдинов икәне шик уятмый полиция бүлегендә, чөнки тоткарланган чакта ук аның кесәсеннән кухня пычагы алынган була. Аннан соң, 12-13 яшьләрендәге дүрт малай аны тануларын белдерә. Хәер, Тәнзил агай үзе дә гаебен кире какмый, исергәч котырынып йөри торган гадәтем бар, әмма хәтерләмим, ди. 

Шөкер, бу юлы эш зурга китми. Велосипедта баручы өч малайның берсе исерек икәне аермачык булган сәрхуш яныннан туктамыйча үтеп китә, калган икесе, әйтүләренчә, нәрсәдер сорамакчы була дип уйлап туктыйлар, абзый исә кесәсеннән пычак чыгарып сүгенә-сүгенә өсләренә килә башлагач, бар җитезлекләрен эшкә җигеп, ул тирәдән шылалар. Шул арада явыз бәндәгә таба сәпиткә атланган тагын берсе якынлаша. Ераккарак китеп өлгергән дуслар пычаклы абзыйны әйләнеп узарга кушып кычкырып та карыйлар, әмма файдасы тими. Бу юлы да шундый ук хәл кабатлана, малай качып котыла. Беренче карашка, зарар күрүчеләр юк кебек. Ләкин тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Яруллин әлеге гамәлләрне корал кулланып кылынган хулиганлык дип бәяли. Соңгы хөкеме гамәлдән чыгарга өлгермәгән Т.Шәйхетдинов сак астына ябыла. Әлеге гаепләү судта да раслана, абзыйны 3 елга колониягә озатырга дигән кырыс җәза бирелә. 

Наил ВАХИТОВ

Комментарии