Төнбоек чәчәге

Төнбоек чәчәге

Мәктәп яшендәге балалар арасында агулы матдәләр кулланучыларның очрап торуы хәзер беркем өчен дә яңалык түгел. Токсикомания күренешен халык арасында хәтта балалар наркоманиясе дип йөртүчеләр дә бар. Ни өчен мондый аянычлы хәлләр балалар арасында еш күзәтелә соң? Югыйсә, күпләрнең баласы бәләкәйдән үк өй тирәсеннән ерак китми, күз алдында үсә. Бу сорауга «Итәктә чагында – бала, итәктән төшкәч – бәла», дигән әйтем бик ачык җавап шикелле. Бәлане йорт тирәсеннән дә табарга була, димәк. Бала үскән саен, тизрәк өлкәннәр кебек күпне беләсе, алардагы гадәтләрне үзендә кабатлыйсы килә. Мәктәптә өлкәнрәк яшьтәшләренең жаргонлы сүзләр кыстырып сөйләшүе, ямьсез кыланышлары аның күңеленә укытучы сүзенә караганда тизрәк сеңә. Берсе тәмәке дә пошкытып җибәрсә, бөтенләй ушы китә. «Менә ничек егет булалар икән», – дип уйлый. Үсмерләр дөньясы шулай корылган инде: өзлексез тикшереп торулар, ниндидер кагыйдәләр кысасында яшәргә өйрәтүләр берзаман туйдыра. Аның үзе булып каласы килә. Өйрәтүчеләр дә ят түгел югыйсә, көн саен күрешеп, яхшы булырга өйрәтеп йөргән кешеләре: мәктәптә –укытучысы, өйдә – әти-әнисе. Шулай да, йортта әти-әни игътибары кимүгә, бала урамга чыгу җаен эзли башлый. Аныңча, урам – дөньяның иң рәхәт урыны, ә иң бәхетле бала урамда йөри, анда –хөррият, анда – барысы да син дигәнчә. Әлбәттә, баланың тәртибе күбесенчә әти-әни тәрбиясенә бәйле. Әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган бала һәркайда – урамда да, мәктәптә дә үзе булып кала. Әмма арабызда ярым-йорты, тома ятим гаиләләрдә, ягылмаган йортларда күшегеп, бәрәңге белән тары боткасыннан башка ризык күрми, тормышның ачысын-төчесен татып үскән сабыйлар да бар. Аларның урамга атлыгып торулары, бәлки, өйдәге хәлләрне азга гына булса да онытып торасы килүгә бәйледер? Ә урамда беркемне дә аямаучы бөтенләй башка кануннар хөкем сөрүен ул каян белсен.

«ГАЗОВИК» ДАНИС

Шундый үсмерләрнең берсе Данис Кәбиров (кеше, төбәк исемнәре үзгәртелде. Авт.) белән Казан наркология диспансерында таныштым. Дөресрәге, аның белән очрашуны баш табибның балалар наркоманиясе буенча урынбасары Степан Криницкий оештырды.

– Данис – «газовик», – диде табиб. – Ул газ иснәүне гадәт иткән. Аралашырга ярата, аңа инде 14 яшь, шунлыктан сорауларыгызны ачыктан-ачык бирегез. Соңыннан нәтиҗәләрегез белән минем янга керерсез.

Тәрәзәсез кечкенә генә бүлмәдә мине өстенә ап-ак күлмәк кигән сабый чырайлы үсмер каршы алды. Янәшәсендә, күзәтүче булыптыр инде, бер шәфкать туташы да утыра. Сөйләшү өчен 15 минут вакыт бирелүен истә тотып, үсмергә сорауларны төгәл һәм аңлаешлы итеп бирергә тырыштым.

– Данис, Казанга кайдан, кайчан килдең, монда ни өчен җибәрделәр? – дигән сорау белән әңгәмәне башлап җибәрдем. Үсмер башта мине сынагандай, текәлеп карап торды. Аннары көттереп кенә сөйләп китте:

– Зәй шәһәреннән мин. Җибәрмәделәр, үзем килдем. Участок табибына әйттем дә авырганымны. Килгәнемә ике атна була инде. 2 айлап газ сулаган идем. Баш авырта башлады. Кан басымы күтәрелде. Хәзер хәлем яхшы. Система куялар.

– Нигә үз хәлеңне иң элек әти-әниләреңә сөйләмәдең? Алар бармы соң синең, булса, исемнәре ничек, кайда эшлиләр? Нигә укуың, тәртибең белән бер дә кызыксынмыйлар? – дип, Даниска бер-бер артлы сораулар төзеп киттем. Егет төпченүемне өнәп бетермәде. «Тагын сорау алалар», – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә башын чайкарга кереште.

– Безне карарга вакытлары юк. Тудырганчы, алдан үстерү турында уйларга иде аларга. Әтием Вәли – бер караңгыдан икенчесенә кадәр Зәй шикәр заводында, Әнием Рокыя Чаллыдагы кою заводында вахта ысулы белән барып эшли, – дип дәвам итте үсмер. – Энем Хаҗига 11 яшь. Яхшы билгеләренә генә укыйбыз. Нигә каныгасыз? Наркоман түгелмен. Бер-ике ай зажигалка газы иснәгәннән ни булган? Тәмәке аңа караганда да зыянлырак әле.

Данис үзен токсикоман дип уйламый бугай. Әллә мине бөтенләй белми дип кылана гынамы? Табиблар әлеге чиргә бәйлелеккә төшү өчен газ яки бензин ише агулы парларны ике ай дәвамында атнага бер тапкыр сулау да җитә, ди. Алар токсикомания белән наркомания арасында медик-биологик аерма юк дип саный. Аерма тик куллана торган әйберләрдә генә. Токсикоманнар агулы матдәләрне бары тик авыз-борын аша сулый. Алар – төрле җилемнәр, ацетон кебек эретмәләр, лак, буяу, бензин, шулай ук бөҗәкләрне юк итүдә кулланыла торган аэрозольләр, көнкүреш газы… Күргәнегезчә, ассортимент шактый киң һәм арзан. Аларны Данис кебек малайлар һәр кибеттән бер каршылыксыз сатып алырга мөмкин…

Данисның үзен «газовиклар» төркеменә ялгыш кына килеп эләккән, газны төркемдәгеләргә ошар өчен, үз кеше булып, кыланып кына иснәгән гөнаһсыз сабый итеп күрсәтәсе килә. Аның кылган гамәлләренә исе китмәве әллә каян сизелеп тора. Әйтерсең, наркология диспансерына аны ялгыш, башка малай белән бутап китергәннәр. Әмма аңа инде 14 яшь. Ул үзенең нинди адымга барганын чамалагандыр. Мәктәп елларын татлы саташуларга корырга җыенган бу үсмернең җанын уятасым килеп, сорау арты сорау яудырдым:

– Мәктәптән соң нинди һөнәр сайларга уйлыйсың? Гомерең буе шулай бозык урам малайларына ияреп йөрерсеңме? Ә картайган әниеңне кемнәр карар?

Күкрәктә кайнап чыккан сүзләрем Даниска әнисен исенә төшердеме, ул бик озак кына миңа карап торды да башын тагын аска иде. Аннары, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртеп, телгә килде:

– Сварщик булырга телим.

ТОКСИКОМАННАР ОЗАК ЯШӘМИ

Миңа бирелгән 15 минут вакыт бетте. Данис белән саубуллашып, табиб Степан Матвеевичка юнәлдем. Ул Кәбиров турында хәбәрдар иде.

– Анда ике «мин» яши, – дидем мин табибка. – Берсе дуслары яклы, икенчесе әнисен кызгана. Әмма күңеле әйбәт аның. Ул барысын да онытып, әйбәт вакытына кайта алырмы?

– Без аның белән әңгәмәләр үткәрдек, – диде Степан Криницкий. – Ул алдашырга өйрәнгән. Аның авыру икәнен әнисе сизеп ала. Безгә дә аны әнисе алып килде. Рокыя ханым заманында балалар йортында үскән. Ятимлекнең нәрсә икәнен белә. Шунлыктан, гаиләне саклау өчен бик нык тырыша. Балалары өчен җанын да аямый. Шуңа күрә эштән кайтып керми. Әтиләренең өйдә юньләп күренгәне дә юк, йөреп, күңел ачып арыгач, ял итәргә генә кайта, диләр. Данис инде ярты еллап газ иснәп йөргән. Бәйлелеккә төшү өчен газны бер ай дәвамында иснәү дә җитә. Укуын ташлаган. Ә бит газ парлары (шулай ук бензин, ацетон, җилем, буяу һ.б.) баш мие күзәнәкләрен бик тиз җимерә, үпкә-бавырны черетә, йөрәк-кан тамырларын эштән чыгара, психикага начар йогынты ясый. Туры әйткән өчен гаепләмәгез, токсикоманнар озак яшәми. Бу гадәтеннән туктаган хәлдә дә, Данисны авыр язмыш сагалый. Хәзер аңа контроль кирәк. Ул үз-үзен кулга алалмый. Чөнки туган ягында аны шул ук дуслары көтеп тора. Әле бит үсмернең өендә энесе дә бар. Аны да бозып өлгермәсәләр ярый. Мескен Рокыя апаның улларын күзәтергә вакыты юк, заманалар авыр, аңа тормыш алып бару мөһимрәк. Бердәнбер юл – Данисны полициянең балигъ булмаганнар бүлегенә хисапка кую.

ӘНИЛӘРНЕ КАЙГЫГА САЛМЫЙК

Табибның Данис турында әйткән сүзләре тирән уйларга салды. Үсмерне тәрбияләүчеләр җибәргән хаталар йөрәккә кадалды. Данис укуын ташлап йөргәндә мәктәп нәрсә карады икән соң? Телефоннан шылтыратканда мәктәп директорының ялда вакытына туры килдем. Хәер, аның ялда булуы нәрсә үзгәртә соң? Бу үсмер язмышы Татарстанга бердәнбер очрак булса икән. Аның кебекләр арада дистәләгән, йөзләгән бит. Тормышыбыздагы мондый афәт белән ничек көрәшергә соң? Шундый сорау белән полиция генералы Рәфил Ногмановка мөрәҗәгать иттем.

– Шушындый хәлләр күбәеп киткәч, республикада «Комендант сәгате» керттек, – диде генерал. – Бу балалар һәм үсмерләргә җәен кичке 11дән, башка вакытларда 10нан соң үзләренә генә урамда йөрергә ярамый, дигәнне аңлата. Законның уңай тәэсирен күрәбез. Хәзер вакытларын төнозын урамда уздыручылар нык кимеде. Канун ата-аналарга да җаваплылык өстәде. Шушы билгеләнгән вакыттан соң урамда йөргән балаларның әти-әниләренә зур күләмдә штраф салына. Кабатлана икән – тагын да көчлерәк чаралар күрелә. Бер генә үсмер дә төнгә каршы юньлегә чыкмый. Алар иптәшләре белән очрашып, сыра эчәләр, кальян тарталар. Подъездларны пычраталар. Төнбоек чәчәге кебек, наркоманнар, токсикоманнар да төнлә чәчәк ата. Очрашу вакытын «наркодел»лар махсус төнлә оештыра. Шундый юл белән алар үзләренә товар алмашы әзерли. Үсмерләр аны аңлап бетерми. Балалар тормышын үз агымына куярга ярамый. Бу афәт белән бергәләп көрәшкәндә генә нинди дә булса уңышка ирешергә мөмкин.

Акылдан язуның нинди генә төрләре юк. Токсикомания дә дуслар җыелган җирдә күңел ача торган шөгыль түгел, ә бәлки, төзәтеп булмаслык коточкыч газаплы чир. Бу замана үләтеннән ничек котылырга соң? Әлбәттә, бу баткаклыкка, гомумән, бөтенләй кермәсәң дә яхшы булыр иде. Кергәнсең икән, аның үлем юлы икәнен аңлап, тизрәк чыгу юлын эзләргә кирәк, шулай бит инде! Генерал әнә бергәләп көрәшергә өнди. Табиб, ярдәм итәр чарасы калмагач, балигъ булмаганнар бүлегенә учётка басарга куша. Минем төрле сәбәпләр белән гаиләләреннән ваз кичкән ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Гаиләгездән китәргә дип ишек тоткасына үрелгәндә, балаларыгызны әнә шундый куркыныч язмышлар көтү ихтималы барлыгын да уйлагыз әле! Дәүләт яклар яклавын, әмма ул яклауның ятимнәр йортларыннан, колонияләрдән торуын да онытмыйк. Ә ул җирләрдән өйгә әйләнеп кайтулары бик озак.

Ирек НИГЪМӘТИ

Комментарии