- 10.12.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
ЯВЫЗ ҮГИ ӘНИ
Югары Ослан полициясенә шомлы хәбәр 17нче сентябрьдә иртәнге сәгать 5 тулганда килә. Үзен Анна Петрова дип белдергән хатын Татар Борнашында 8 һәм 12 яшьләрендәге ике чит кеше баласын үтерүен әйтә. Күп тә үтми исерек икәне сизелеп торган шул ук кеше, үтермәдем, кыйнадым, дип төзәтмә кертә. Һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Аида Колезнева шофер-полицейский Руслан Степанов белән шул авылга юл ала.
Полиция майоры А. Колезнева 26 яшендәге А. Петрованы яхшы белә. Анна соңгы елларда шул авылда 1979нчы елгы Денис Матвеев белән тора, аның ике малаен тәрбияли. Аннаның әйтүенчә, әлеге ир белән элек аның апасы, төгәлрәге, әнисенең сеңлесе яшәгән, 2018нче елда ошбу ханым вафат булгач, ике ел дәвамында ул торган, ләкин быел май аенда, әйтүенчә, «сожитель» артык күп эчкәнгә Яшел Үзән районындагы Усаклык бистәсенә күчеп киткән.
Исерек хатын полиция машинасын капка төбендә каршы ала, кулындагы сыраны йотып бетереп шешәне читкә ташлый. А. Колезнева таныклыгын күрсәтеп, тиешле тәртиптә кем икәнлеген белдерә башлагач, сәрхуш хатын аны тануын белдереп кул селти. Өйгә кергәч, Анна туздырып ташлаган китап-дәфтәрләр күренә, әмма балаларның кайда икәнен әйтә алмый ул, чыгып качтылар, ди. Бәрәңге бакчасында очраган әти кеше дә аларны эзләп йөрүен әйтә. А.Колезнева укытучы И. Бочкованы чакырып китерә, малайлар күзгә-башка күренмәгәч, ашыгыч ярдәмгә дә хәбәр итә.
Табиблар вакытлы килеп җитә. Нәкъ шул чакта авыл читендәге агачлыкта куркынган һәм, әлбәттә, сентябрь азагында туңган малайлар табыла. Фельдшерлар аларны тикшерергә, ярдәм күрсәтергә тиеш була. Ләкин исерек хатынның балаларны махсус машинага утыртасы, табибларга күрсәтәсе килмичә, каршылык күрсәтә. Ошбу гамәлен соңрак аларны балалар йортына алып китәләр дип курку белән аңлата ул. Сержант Р. Степановка аның кулларына богау кидертергә туры килә, малайларны сырхауханәгә озаталар.
Котырынган хатынның авызы ябылмый, барысында да ПДН инспекторын гаепли ул. Ул арада Аннаның балаларга карата кылынган законсыз гамәлләре дә ачыклана, ким дигәндә, административ җаваплылыкка тартылу куркынычы туа. Ләкин аңа бусы да аз булып күренә, ахыры. Тәмәке тартасым килә дип, богауларны ычкындырып торуны үтенә, ошбу гозере үтәлгәч тә полиция майоры А. Колезневаның яңагына китереп суга. Бу инде кызу канлы кызның РФ Җинаять кодексы кысаларына эләгүен белдерә. Ошбу гамәлләрне рәсмиләштерү өчен Югары Ослан полициясенә алып китәләр аны.
А. Петрова айныгач биргән күрсәтмәләрендә барысын да таный һәм сурәтләп бирә. Ул төндә Казан янәшәсендәге Усаклык бистәсендә була ул. Төнге сәгать өчләр тирәсендә, исерүе җиткәч, элеккеге сожитель өендә калган әйберләрне алып кайтырга була. Такси яллап Идел аръягындагы авылга китә, юл уңаенда да сыра эчүен дәвам иттерә. Күрәсең, якшәмбе иртәсендә әти кеше тирән йокыга талган була, «эшлекле» хатын иң әүвәл начар укыган өчен кече малайны орыша, аннан соң телефонга текәлеп яткан олысына ябыша, кулы белән аның күкрәк тирәсенә басып ала. Кыскасы, аларга чыгып сызарга туры килә.
Шөкер, балалар саулыгына зарар килмәгән. Ләкин җәмәгатьчелек суд аны административ тәртиптә ун тәүлеккә ябып куя. Тикшерү комитетының Югары Ослан районара бүлегеннән юстиция полковнигы Андрей Россиев 1997нче елгы хатын-кызга полиция хезмәткәренә карата көч куллануда рәсми гаепләү белдерә. Җинаять кодексының 318нче маддәсендә моның өчен төрле җәзалар каралган, хәтта биш елга кадәр иректән мәхрүм итү дә бар. Бу очракта эш 1997нче елгы хатын-кызны колониягә озатуга ук барып җитмәс кебек.
КАРТА БУРЫ
Хатын-кызлар күбрәк кызмача чакта кызып китә. Азнакайда яшәүче Гөлназ Трофимова шешәдәшенә ачуы килсә дә, ярсуын күрсәтми, аңа башка төрлерәк, ягъни үзе өчен файдалы зыян китерү ысулын таба.
Быел 25нче июльдә Карамалы авылында яшәүче Илнур Галиев йортына Руслан атлы дустын ияртеп иртәнге якта килеп керә ул. 52 яшьлек хуҗаның хәләл җефете белән 19 яшьлек кызы эштә, буй җиткән ике улы өйдә була. Сәрхүшләргә комачаулаучы булмый, шактый гына утырганнан соң, «өлгергән» ике кунак чыгып китә. Күрәсең, эчәргә җай чыгара алмыйлар, өйлә вакытында тагын әйләнеп кайталар. Ләкин монда да өметләре акланмый, йоклап яткан исерек абзыйны этә-төртә уяталар, ә ул, аракы бирмим, дип белдерә. Ошбу кунакчылсызлык ачуны чыгара, әлбәттә. Әмма ике сәрхуш сусап вә хәмер таба алмыйча интегеп йөрмиләр ул көнне. Эш шунда ки, шактый гына ял иткәннән соң аякка баскан И. Галиев телефонында үзенең «Банк Зенит» картасыннан акча чигерелүе турында СМС хәбәрләр булуын күрә, картаны да эзләп таба алмый. Бу хакта балаларга, хәләл җефеткә дә мәгълүм булгач, әлбәттә, аны теге эчкечеләр эләктереп чыгып киткән дигән нигезле фараз туа. Ошбу фикернең хак икәнлеге тиз ачыклана, Карамалы урамында аракы, азык-төлек тутырылган пакет тоткан Гөлназ күренә. Алдан бу байлыкның ни рәвешле кулга төшерелүен, ягъни картаны чәлдерүен әйтми ул, әмма бераздан, аны Илнур үзе бирде, дип аклана. Галиевлар угры хатынны өйләренә алып керәләр, җинаять кылуда шикләнелүче затны тоткарлаулары турында Азнакай полициясенә хәбәр итәләр. И. Галиев шул кичтә үк карак шешәдәшен җаваплылыкка тартуны сорап гариза яза.
Хокук саклау органнары өчен мәшәкатьле эш булмый бу. СМС хәбәрләрдә сәүдә нокталары күрсәтелгән, аларның күбесендә видеокүзәтү җайланмалары бар, сатучылар арасында Г. Трофимованы белүчеләр дә җитәрлек. Мәсәлән, Карамалыдагы «Арзан» кибетендә, Азнакайдагы «Пылау үзәге» дигән ашханәдә аның нәрсә алуын әйтеп торалар. Шуңа күрә угры ханым гаебен тануын белдерә, зарар күрүчегә китергән матди зыянны да бик тиз кайтарып бирә. Картадагы сәмәннең күп булмавын чамалап, артыгын кыланмый ул, шулай да өч-дүрт сәгать эчендә 2213 сумлык әйбер алырга өлгерә. «Табак» дигән кибеткә дусты Русланны кертә. Аңа мәшәкать чыгарасы килмичә, бар гаепне үзенә ала. Анысы да ошбу бурлыкка катнашы булуын кире кага.
Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов аңа банк счетыннан урлау турындагы гаепләү белдерә. Бу җинаять башка төрле угрылыкларга караганда авыррак дип исәпләнә, хәтта зарар күрүче як соравы буенча эшне туктату да тыела. Димәк, 44 яшьлек хатын-кызга чагыштырмача кырыс җәза биреләчәк.
САКСЫЗЛЫК БӘЛАСЕМЕ?
Баулы районының Александровка авылыннан Юлия Котова начар исәптә торучы ханым түгел. Кызып китеп бер талпынуы аркасында, иң беренче чиратта, үзе олы бәлале була ул.
Ирле-хатынлы Котовларга бәла көтмәгәндә килә. Икесенең дә әйтүенчә, ул көнне 52 яшьлек Сергей салмыш була, андый гадәте булмаган хуҗабикә йорт эшләре белән кайнаша. Ул раковина янында бәрәңге әрчү белән мәшгуль чакта күтәренке күңелле ир-ат шаярып аның аркасыннан эткәләп ала. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, Юлия кисәк аңа таба борыла, кулындагы пычак Сергейның күкрәгенә кадала. Ошбу бердәнбер җәрәхәт сәламәтлеккә авыр дәрәҗәдәге зыян китергән дип табыла, чөнки күкрәк куышлыгына һава тула башлаган була. С. Котов сырхауханәдә дәваланып өенә – хатыны, балалары янына кайта.
Ир кешенең гомер иткән хатынын төрмәгә утыртасы килми. Күрәсең шуңа күрә әлеге эш берничә ай киштәдә ята. Ләкин кешегә авыр яра ясау очрагы буенча җинаять эше барыбер кузгатыла. Хатын-кыз, үтерү, яралау ниятем булмады, барысы да очраклы рәвештә, саксызлыгым аркасында килеп чыкты, дип бара. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Яруллин аңлы рәвештә чәнчегән дип саный һәм 46 яшьлек Ю. Котовага ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә.
Әлеге карар гаепләнүче генә түгел, зарар күрүчедә дә ризасызлык тудыра. Ләкин судта пычак тотып селтәнү саксызлык нәтиҗәсе дип табылмый һәм Ю. Котова шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Быел октябрь ае азагында зарар күрүче С. Котов шикаяте Татарстан Югары судына барып иреште. 28нче ноябрьдә анда Баулы шәһәр суды чыгарган хөкемне үзгәрешсез калдыру турында игълан ителде.
КАНЛЫ МӘҖЛЕС
14нче октябрьдә Әлмәттә була ул. 52 яшьлек Светлана Сәлахова белән 1979нчы елгы Константин Зайцев ике-өч ел тирәсе аралашалар, тулай торакта күрше бүлмәләрдә яшиләр, төгәлрәге, башлыча ир-ат арендага алган торакта бергә көн күрәләр. Ләкин әрләш-талашлар булганда хатын-кыз үз бүлмәсенә чыгып китә. Аларның төп уртаклыгы шунда: икесе дә очраклы эшләр, вак-төяк йомышлар башкарып тапкан акчасын хәмергә тота торган эчкечеләр, димәк, холык-фигыльләре, тәртипләре дә бер чама дигән сүз. Шулай да, күрше хатыны әйтмешли, «алкоголичка» хатын турында фикерләр начаррак кебек, чөнки күргән-белгәннәр арасында аны исерек чакта низаг чыгарырга сәләтле, пычакка ябышу ихтималы да булган кеше дип бәяләүчеләр бар. Моның хак икәнен 14нче октябрь кичендә күрсәтә ул. Чөнки К. Зайцевны пычак белән чәнчеп үтерә. Константин турында әйтелгән уңай фикерләрне мәрхүм хакында начар сөйләргә теләмәү дип бәялик. Чөнки фаҗигале хәлдән соң үткәрелгән экспертиза гаепләнүче Светлана тәнендә 29 күгәргән-шешкән урын булуын, хәтта борын сөяге сынык икәнен күрсәтә. Боларның ярыйсы гына бәяләнүче «сожителе» кыйнау нәтиҗәсе икәне мәгълүм. Кыскасы, икесе дә пар килгән була алар.
14нче октябрь гадәти көн була. К. Зайцев бүлмәсендәге мәҗлестә 24 яшьлек күрше егете Сергей да катнаша. Өчесенә дүрт шешә аракы эчеп бетергәч, кичке сәгать тугызлар тирәсендә кунак егет үги әтисе, әнисе белән яши торган янәшә бүлмәгә кайтып йокларга түнә. Озак ята алмый, дүртенче катта шау-шу куба, канга буялган, кулына пычак тоткан Светлана коридорга чыгып күршеләрне аякка бастыра. Чөнки: «Костяны «манчыдым», «ментлар» чакырыгыз», – дип кычкырып йөри. Бераздан җинаять коралын чүп савытына ташлый.
Суд-медицина эксперты Н. Рәхмәтуллин 44 яшьлек ир-атның муены һәм кул башындагы ике җәрәхәт җиңел дәрәҗәдә, мәрхүмнең язмышын уң үпкә һәм сулыш юлы киселүгә китергән өченчесе хәл иткән дип белдерә. Светлана барысын да сөйләп биреп, гаебен тануын белдерә. Фаҗига, гадәттәгечә, юк сәбәптән барлыкка килә. Аның әйтүенчә, әрләшә башлагач, хатын үз бүлмәсенә китмәкче була. Ләкин ир кеше каршы була һәм шул сәбәпле берәр тапкыр сугып ала, ә анысы исә өстәлдәге пычакны алып эшкә җигә. Константин идәнгә егылып тиз арада җан бирә. С. Сәлахова без югарыда телгә алган тән җәрәхәтләренең ул көнне түгел, ә элегрәк ясалуын әйтә. Мондый очракларда күпчелек үзләрен һөҗүмне кире кайтаручы итеп күрсәтергә тырыша, ә ул гаепне читкә этәреп маташмый.
Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Алмаз Әхмәтҗанов аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерә. Кызу канлы ханым хәзер Бөгелмәдәге тикшерү изоляторында утыра һәм 8 елдан алып 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган хөкем карарын көтә.
Наил ВАХИТОВ,
Югары Ослан, Азнакай, Баулы, Әлмәт
Комментарии