- 10.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Тумыштан кимчелекләр биреп, язмыш күпләрне кыерсыта. Гарип бала җитеш тулы гаиләдә туып, ата-ана тәрбиясендә булса, бер бәла. Ләкин аяусыз дөнья аларның зур өлешен туганнары җылысыннан мәхрүм итеп, дәүләт карамагындагы оешмаларга илтеп куя. Моның өстенә үксез инвалидлар өлешенә кул сузучы, хәтта аларны оятсызларча талаучы туң йөрәкле бәндәләр дә табыла.
«БИРНӘЛЕ» МАЛАЙ
…Максим Сергеев язмышы даун синдромы дип йөртелүче чир белән авыручы башка күп кенә сабыйлардан әллә ни аерылмый. Әнисе бала тудыру йортында ук баш тартып калдырып киткәннән соң, нарасый Казандагы «Малютка» балалар йортына озатыла. Үсә төшкәч, Яшел Үзән балалар йортына, башкаланың Даурия урамындагы коррекцион интернат-мәктәпкә күчерелә. Әмма, көннәрдән беркөнне, Максим тормышында кискен борылыш ясала – аны уллыкка алалар. Малай гомерендә беренче тапкыр нормаль гаиләдә яши башлый.
Максатыбыз Максимның үги ата-ана белән ничек гомер итүен сурәтләү түгел. Шөкер, аның әлеге гаиләдә җәбер-золымга дучар ителүе турында хәбәрләр булмады. Чит кешенең авыру баласын үз канатлары астына алучыларның ошбу гамәлен изге нияттән кылынган дип өметләник һәм аннан кер эзләмик. Гәрчә мондый кешеләрне дә дәүләттән килә торган акчага кызыгучылар дип санаучылар булса да. Бу очракта моның ише фикерләр өчен сәбәп аеруча зур була: малай исемендә шактый күләмдә акча булуы, ягъни баланың бай «бирнә» белән килүе ачыклана. Ләкин ул Максимга 18 яшь тулгач кына бирелергә тиеш икән.
Үксез балага бу байлыкның каян килүен ачыклап үтик. Узган гасырның 90нчы елларындагы хосусыйлаштыру чекларын («ваучер») күпләр хәтерлидер. Шул чорларда Татарстан хөкүмәте юкка чыккан предприятиеләргә тиешле хуҗасыз чекларны акылга зәгыйфь балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә бирергә карар кыла. Ягъни аларга «Газпром» Русия акционерлык җәмгыяте акцияләре алынып, ятимнәр исеменә яздырыла. Әлеге хәйрия чарасы олигофрения, даун синдромы кебек авырулар белән чирле балаларга, балигъ булып, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, ярдәм итү йөзеннән күрелгәнчә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия була. Чыннан да, кыйммәтле кәгазьләр акрынлап акча эшли торгач, хәйран гына сумма җыела һәм һәр бала исемендә 6дан 13 миллион сумга чаклы капитал туплана.
СОРЫКОРТЛАР
2009нчы елда 18 тулгач, әнисе әлеге акча белән кызыксына башлый һәм очы-кырыена чыга алмыйча интегә. Ахыр чиктә, Мәскәүдәге Фонд биржасыннан сәер эчтәлекле җавап килеп төшә: «Сергеев исемендәге акцияләр, өченче затларга сатылу сәбәпле, исәптән төшерелгән…» Әлбәттә ки, сату-алу гамәлләре хуҗадан башка эшләнергә тиеш түгел. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килә.
УБЭП оперативниклары Казан гына түгел, Мәскәү, Уфа һәм башка калаларда да тикшерү эшләре җәелдерә. Нәтиҗә буларак, шушындый кыйммәтле кәгазьләрне сатып баеп беткән сорыкортлар төркеме ачыклана. Үзләрен эшмәкәр дип исәпләүче бу бәндәләрнең 15 ятимне талавы дәлилләнә, үзләштерелгән сумма 100 миллион сумнан арта. Бу шуның белән шул дигән сүз түгел. Аеруча зур күләмдә һәм төркем белән башкарылган мошенниклык факты буенча кузгатылган җинаять эшен алып баручы тикшерүчеләр төркеме җитәкчесе Булат Гарипов урланган акча күләме дә, угрылыкта гаепләнүчеләр саны да артачак дип фаразлый.
Бүгенге көндә өч ир-егет кулга алынган, тагын берсе федераль эзләнүгә бирелгән. Әлеге исемлеккә ялга документларны раслауда шикләнелүче нотариус та өстәлергә мөмкин. Ул гына түгел, мошенникларның дәүләт органнарында, мәсәлән, социаль яклау оешмаларында кәсептәшләре юкмы дигән шик тә бар. Юкса угрылар акчалы балалар исемлеген каян алсын?! Чөнки әлеге мәгълүматлар сер булып сакланып, тәрбияләнүченең үзенә дә 18 тулгач кына әйтелергә тиеш бит.
Искәртеп үтик: оперативниклар һәм тикшерүчеләр хәзергә бурлар исемен атау ягында түгел, ә фотосурәтләрен урнаштырырга рөхсәт бирәләр. Бусы мошенниклар тарафыннан алданган кешеләр танып алып, милициягә мөрәҗәгать итсен өчен кирәк, ди.
Тоткарланган кешеләрнең 1964нче елда туган өлкәнрәге кайчандыр Татарстандагы эре газ предприятиеләренең берсендә җитәкче урыннарда эшләгән, ваучерлар сату-алу белән шөгыльләнгән чаклары да булган. Димәк ки, әлеге бизнеста тәҗрибәсе юк түгел. Гомумән, ул һәм аның 1980-81нче елларда туган кәсептәшләре үзләрен уңышлы эшкуар дип исәпләгән. Әлбәттә, иркен, рәхәт тормыш иткәннәр. Тоткарлаган вакытта берсенең кесәсендә, үзе әйткәндәй, вак-төяк чыгымнар өчен, 200 мең сум акча булу да шул хакта сөйли.
ҮЛЕЛӘР ҺӘМ ТЕРЕЛӘРНЕ ТАЛАУ
Югарыда телгә алынган чирләр белән авыручы балаларның бик күпләре яшьли дөнья куя, исән калучылар да була, әлбәттә. Ләкин тегеләре дә, болары исемендә дә акцияләр бар. Мошенникларны шулар җәлеп итә дә инде. Әйтергә кирәк, «иҗади» кәсеп итә алар. Исәннәрне дә, мәрхүмнәрне дә төрледән-төрле ысуллар белән талыйлар.
Әйтик, Максим Сергеевны алар «караңгы» алым белән алдый. Ягъни ул бу хакта белми: аның исеменнән ышаныч язуы «бирелә», ул нотариуста раслана. «Арадашчы» бу һәм башка күп кенә ялган документлар нигезендә, миллионлаган сум торучы акцияләрне шул вакыттагы бәяләр буенча сатып җибәрә.
Тереләр белән «эшләү»нең икенче ысулы гади, хуҗа ризалыгы белән эшләнгәнгә, аклану мөмкинлеген калдыра ул. Һәрхәлдә, мошенниклар шулай саный. Бу очракта авыру кешенең беркатлылыгыннан файдаланыла. Аңа акцияләрнең чын бәясе әйтелмичә, «кыйммәтле» бүләкләр вәгъдә ителә. Бусын ачык ысул дияргә кирәк. Чөнки һәркайда зәгыйфь акыллы хуҗаның үз имзасы куелган, ялган документлар юк диярлек. Казанда фаш ителү куркынычы булганга, еш кына акцияләрне бер депозитарийдан икенчесенә, кагыйдә буларак, башка калаларга (мәсәлән, Уфага) күчерәләр. Нәтиҗә буларак, 18 яшен тутырып мөстәкыйль яши башлаган бичара ятим 8-10 миллион сум биреп, тегеләрдән телевизор, видеоплеер кебек көнкүреш әйберләре тотып кала. Мохтаҗ егет-кызлар өчен болары да – зур табыш. Мошенниклар менә шушындый алыш-бирешне ике як өчен дә кулай гамәл дип күрсәтергә азаплана да инде. Яңа Кенәр балалар йортында тәрбияләнгән Ксенияне DVD-плеер, телевизор өстенә ике тутый кош та биреп куандырганнар бит әнә…
Ни әйтсәң дә, тереләрне талау җиңелрәк, ә вафатлар белән эш итү катлаулырак. Чөнки акылга камил варисларны алдарга кирәк бит. Әлеге дәүләт йортларында гомер кичергән балаларның күпчелеге Максим Сергеев кебек «отказник», ягъни закон каршында ятим түгел, ә бәлки, әти-әнисе тәрбияләргә мөмкинлеге, йә теләге булмау сәбәпле монда килеп эләгә. Бу авырулар белән чирлеләрнең зур өлеше озак яшәми, ә бала үлгәч, рәсми рәвештә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән «биологик» әти-әниләр аның бар мирасына, шул исәптән теге акцияләргә законлы хуҗа булып санала.
Безнең исәп гарип бала туган бәхетсез гаиләләрне тәнкыйтьләү түгел. Ләкин мошенниклар хәйләсенә эләгүчеләрнең, башлыча, юньсез-рәтсезләр рәтеннән икәнен, араларында эчәргә яратучылар да булуын әйтик. Хәзер шушы «наследник»ларга 300-500 мең сум күләмендә акча вәгъдә итү яисә алдан ук кулына тоттыру күренешен күз алдына китерик. Бу кадәр акчаны төшендә дә күрмәгән нинди кеше күктән төшкән бәхеткә риза булмас икән?! Ә чынлыкта, бәхет аңа түгел, мошенникка елмая, документларга кул куелгач, алар арадашчы булып китә. Беренче карашка барысы да законлы кебек: арадашчы дигәнең эшне башкарып чыга, үзенә тиешле өлешне ала.
Бусы кәсеп итү ысулларының берсе генә әле. Кайбер чакта алар әлеге гаиләләргә социаль яклау органнары хезмәткәре булып килеп ялган оештыра. Әйтик, балалар йортын су басып яки янгын чыгып документлар юк булган, имеш. Аларны тергезү өчен, «кайбер кәгазь»ләрдә ата-ана имзасы кирәк икән. Яисә ниндидер хәйрияче бала исеменә акча күчергән булган, ул үлгәч, акчаны кире кайтаруны таләп итә, ди. Монда да кул кую сорала. Балалар йортыннан ук килгән «вәкил» сүзен дә тыңламыйча булмый. Бигрәк тә теге «хәйрияче» акчасыннан 100-500 мең сум өлеш чыгарсалар. Алар бит имза бәясе миллионнар торуын күз алдына да китерми.
«ТИҢДӘШСЕЗ ЭШ»
Без мошенниклар «эшчәнлеген» мөмкин кадәр гадиләштереп сурәтләргә тырышабыз. Чынлыкта, бик катлаулы ул. Алар алдап-йолдап һәм кирәкле кешеләрне җайлап-майлап, җинаятьчел бизнесларын алга этәләр. Җинаять эшендә искитмәле «эпизод»ларга юлыгасың.
Мәсәлән, 13 яшендә мәрхүм булган Павел С. ятим һәм аның мирасына, ягъни «Газпром» акцияләренә хуҗа юк. Ә менә тегеләр малайның бер абзыен эзләп тапкан, биниһая күп дәүләт һәм финанс оешмаларында аның әлеге мираска хокукын исбатлаган һәм ошбу байлыкны алырга «ярдәм иткән». Ләкин иң гаҗәбе бу түгел әле. Эш шунда ки, «дядя» дигәнең туган тиешле түгел, бары тик шул фамилияне йөртүче бөтенләй чит-ят бәндә икән…
Бу җәһәттән, бер хезмәттәшемнең мәрхүмә әнисе исемендәге дачаны үзенә яздыру өчен нужаланганы хәтергә килә. Фамилияләре ике төрле булганга, үз әнисе малае икәнен исбатлау өчен судка кадәр барып җитте ул. Суд дигәннән, әлеге эшне тикшерү документлары арасында да суд карарлары күзгә чалына. Тикшерүчеләр алар хакмы, әллә кулдан ясалган ялганмы икәнен ачыклыйлар.
Гомумән, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы баш тикшерү идарәсе тикшерүчеләре алдында гаять күләмле һәм катлаулы бурыч тора. Юристлар төркеме җитәкчесе Булат Гарипов мондый төр мошенниклыкның Татарстанда гына түгел, Русиядә дә булганы юк дип исәпли. Аңа Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче малайны талау очрагын исенә төшерергә туры килде («Акылсызга акча кирәкми», 2010ел). Исән малайның үлүе турында таныклык, аның исемендәге мираска ия булырга мөмкинлек бирүче ялган документ ясап, 720 мең сум акчасын урлаган өч угры, шул исәптән, бер банк хезмәткәренә каршы кузгатылган җинаять эше судка җибәрелгән икән инде. Ләкин юрист кеше әлеге ике очрактагы үзгәлекләрне күпләп санап китте. Мәсәлән, алдагы өчлек малайның акцияләрен түгел, ә алардан килгән процент керемнәре дивидентларын гына чәлдергән икән.
Әлбәттә, Газпром акцияләрен биржада сатып җибәрү белән Саклык банкында җыелган дивидентларны үзләштерү арасында аерма юк түгел. Әмма бу эшнең асылын үзгәртми. Тегесендә дә, бусында да сүз авыру ятимнәр хисабына кесә калынайту һәм аларны хәерче киләчәккә дучар итүче таш бәгырьле бәндәләр явызлыгы турында бара.
Ә менә үлеп киткән бичаралар исемендәге акцияләр хакында төрле фикер бар. Әлеге «тиңдәшсез эш»не тикшерүчеләр, мәсәлән, ошбу байлыкны, тиешле закон кабул итеп, һәрдаим юклык белән көрәшергә мәҗбүр балалар йорты счетына күчереп, башка үксезләр ихтыяҗына тотарга кирәк дигән фикердә. Һәрхәлдә, бу миллионнарны мошенникларга урлату, хәтта баланы табу белән дәүләт карамагына тапшырган ата-анага тоттыруга караганда гаделрәк булыр иде.
Аннан соң социаль яклау системасындагы түрәләрне контрольдә тотарга кирәк булачак. Юкса «Лексус» машиналарына утырып йөри башлаячаклар… Бусы инде бездәге «тәртип»ләрне бик яхшы белүче оперативник фикере. Бер угрыдан ераккарак яшерү, икенчесенә якынрак этәргән кебек килеп чыга. Урлау тамыр җибәргән җәмгыятьтә шулай була, күрәсең…
Наил ВАХИТОВ
Редакциядән. Язма бастырырга әзерләнгән арада, мошенниклардан зарар күрүчеләр саны – 18, ә китерелгән матди зыян күләме 122 миллион сумга җитүе турында хәбәр алынды.

Комментарии