Балаларга кагылма

Балаларга кагылма

Законда ун елдан артык иректән мәхрүм итү каралган җинаятьләр аеруча авырлар төркемен тәшкил итә. Балаларга карата кылынган җенси явызлыклар да шунда керә. Ләкин кайберәүләрне куркытмый кырыс җәза.

ҖИДЕ ЯШЬЛЕК КЫЗ БАЛАГА КЫЗЫККАН

Җәй көннәрендә балалар өйдә утырмый. 7нче июльдә Азнакайда яшәүче Хәмидуллиннарның (зарар күргән якның исемнәре үзгәртелә. Авт.) ике кызлары күбрәк ишегалдында уйный, өйгә кереп-чыгып йөргәнгә борчылырлык урын булмый. Ләкин кичкә таба кайтып кергән олырак кыз, сеңлесенең фатирда булмавына аптыравын белдереп, әни кеше күңеленә шом иңдерә. Чөнки 7 яшьлек Язиләнең урамда да күренмәвен әйтә. Тамак ялгарга кайткан гаилә башлыгын эшенә озаткач та аналы-кызлы икәүләп баланы эзләргә чыгалар, таба алмагач, полициягә хәбәр ителә.

Шул тирәләрне әйләнеп йөри торгач, үз йортлары янындагы урындыкта утырган кызчык күренә һәм эчкә җылы керә, әлбәттә. Ләкин озакка түгел, тетрәнгән кыяфәтле бала янына килгәч үк аның уң күз төбе күгәргән икәне, аннары муенындагы сыдырылган җәрәхәт күренә. Чынлыкта өне киткән бала нәрсә булганын да аңлата алмый, бары тик: «Бер абый үзе белән алып китте, беркемгә әйтмәскә кушты», – ди. Инде хәзер эчке эшләр бүлегенә югалган баланың табылуы, аның кыйналган һәм куркынган хәлдә икәнен җиткерергә туры килә. Районның үзәк сырхауханәсендә аның күренеп торган җәрәхәтләреннән тыш, баш мие селкенү мөмкинлеген дә фаразлыйлар. Күрәсең, баланың фикерләү һәм сөйләмендәге тоткарлыклар шик уята.

Болары мәсьәләнең бер ягы гына әле. Кабул итү бүлмәсендә тикшергән вакытта кызның эчке киемендә таплар күренә. Димәк, аны табиб-гинекологка күрсәтергә кирәк була. Кич белән Азнакай сырхауханәсендә андый белгеч булмагач, кыз баланы күрше Лениногорск каласында тикшертәләр. Гинеколог Р. Темралиева сигезенче яшендәге кыз баланың гыйффәтлелек пәрдәсендә дүрт яра булуын, алардан кан саркуын, җәрәхәтләрнең 6-7 сәгать эчендә ясалуын белдерә. Бала җенси җинаятькә дучар булган дигән шикне тәмам раслый бу.

Кыз әйткән «абый»ны эзләү моңа кадәр үк башланган була. Ир-ат җәберенә дучар булу өстенә төн буе табиблар янында йөреп тәмам алҗыган баланы сораулар белән аптыратырга да ярамый. Әтисенә дә кыйнады һәм җәберләде (обидел) дигән сүзләрдән башка мәгълүмат бирә алмый ул. Соңрак үткәрелгән психиатрик экспертиза, психик травма алу нәтиҗәсендә балада вакытлыча рухи тайпылышлар барлыкка килүе, шул сәбәпле ул тикшерү һәм суд барышында үзенә карата кылынган җинаять турында аңлатма бирерлек хәлдә түгел, дип белдерелә. Шулай ук әлеге вакыйганың баланың рухи үсешенә бик зур зыян китерүе дә әйтелә.

Шуңа күрә аның белән тану (опознание) дигән бердәнбер тикшерү гамәле уздырыла. Бусы да фотосурәтләр ярдәмендә генә үткәрелә. Үзенә таныш «абый»ны танып ала кызый. Җинаятьченең эзенә төшәргә полициянең «Хәвефсез шәһәр» дигән видеокүзәтү системасы ярдәм итә. Аның язмасына эләккән ир-ат Хәмидуллиннар подъездындагы бер фатирны ремонтлау белән шөгыльләнүче Азнакай кешесе – 1978нче елгы Руслан Золоторубов булып чыга. Алдан Конституция биргән хокукыннан файдаланып, сорауларга җавап бирми, ике көннән, котыла алмаячагын аңлап, гаебен тануын белдерә.

Ул көнне үзе ремонтлый торган фатирга ишекләр куючы останы чакыралар. Анысы эшләгән арада аракы эчеп йөри, кичке сәгать 5ләр тирәсендә Илшат эшен тәмамлап кайтып китә. Күп тә үтми шактый исерек Руслан да 5нче каттагы фатирдан чыга, түбән төшеп барганда баскычтагы Язиләне очрата, аны күтәреп алып югарыга менеп китә, коты алынып чәбәләнеп кычкыручы баланың авызын томалап юыну бүлмәсенә алып керә һәм чишендереп, җәймә җәелгән идәнгә сала…

Ошбу явызның бичара балага күрсәткән газаплары көчләү түгел, ә җенси рәвештәге көчләү гамәлләре дип атала. Бу очракта кызчыкның җенес әгъзасына бармак белән зыян китерелә. Законда 14 яше тулмаган балаларга карата кылынган мондый аеруча авыр җинаять өчен 12дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Тикшерү комитеты криминалисты Ф.Ф. Насыйбуллин август азагында җинаять эшен шәһәр суды карамагына тапшырды. Хөкем чыгарылмаган әле. Күп еллар элек урлашкан өчен ике тапкыр шартлы хөкем белән котылган Р. Золоторубовның бу юлы бик озакка тимер рәшәткә артына китәчәге шик уятмый.

ТАШЛАНДЫК ЙОРТТАГЫ БОЗЫКЛЫК

Моның ише авыр җинаятьләрнең кыз балаларга гына түгел, малайларга карата кылыну очраклары да күп. Яшел Үзән районының Олы Клүчә авылында 14 яшендә шундый явызлыкка барган яшүсмер 4 ел ярымга тәрбия колониясенә җибәрелде. Шаукымлы вакыйга бер юньсез малай яманлыгы белән бергә хәзерге балалар тормышының начар якларын да ачып бирде.

Җинаять эшен тикшерү барышында Олы Клүчәдә яшәүче һәм җәйге чорда анда кунакка килгән дистәләрчә малай һәм кызлардан сорау алына. 7-14 яшьләрендәге бу балалар башкалардан аерылмый кебек. Футбол, баскетбол да уйныйлар, «штаблар» да коралар, урамнарны буйлыйлар, кыскасы, үзләренә шөгыль табалар. Ләкин аңлатмаларында күбрәк авылдагы ике хуҗасыз йортта булулары турында сөйлиләр. Аларның берсе ташландык авыл өе, мунчасы да бар, ә икенчесе элек тулай торак булган ике катлы иске бина. Менә шунда җыелырга, уйнарга ярата икән алар. Бусы да гаҗәп түгел, малай-шалайны, кайчак кызларны да тарта мондый урыннар. Андагы тәрәзәләрне ватып, башка төрле тәртипсезлекләр эшләп күңел ачуларын да бала-чага шуклыгына сылтарга була. Ә менә иң өлкәне – яңа 14не тутырган Антон Тимофеев (балаларның исемнәре үзгәртелә. Авт.) булган төркемнең «Филипморрис» сигареты көйрәтеп, энергетик дигән сыеклык эчеп утыруын һәм Антон телефонындагы порнографик күренешләрне каравын хуплап булмый.

Шунысы да игътибарны җәлеп итә, Антон һәм аның 12 яшьлек дусты Дамир Әсхәдуллинга балигъ булмаганнарга сату тыелган тәмәкене алырга үзләренең дә шундый ук балалары булган ирләр ярдәм итә икән. Аларның исемнәрен белмәсәләр дә, кемнең атасы икәнен атый алар. Шулай ук «Пятеречка»дагы ике сатучы хатынның «булышлык» күрсәтүен дә әйтәләр.

Авыл малайларына акча каян килә, дигән сорау да туа монда. Чөнки алар чипсы, хот-дог, лимонад, туңдырма, көнбагыш кебек кыйммәт әйберләр алып сыйланулары белән дә мактаналар. Бу җәһәттән, Антонның 5000 сум акчасы булуын, аны шул ташландык йортта таптым, дип сөйләвен искә алыйк. Шул ук вакытта, үзләре әйтмешли, «общакка» кергән ошбу сәмәннең өеннән чәлдерелүе турында да сүз чыга. Соңрак ПДН хезмәткәрләре дә тикшерә моны. Ләкин ата-ананың малаен «батырасы» килми. Ул чакта Антон болай да хәтәр җинаятьләр кылуда гаепләнә инде.

Җинаять балалар «правда или действие» дип атаучы уеннан башлангыч ала. Эчтәлегенә тукталып тормыйча, аның көчленең көчсезне җәберләргә мөмкинлек бирүен генә искәртик. Әйтик, Антон яисә Дамир оттырса, алар өстәл тирәсендә йөгереп алырга тиеш була, ә арада иң кечкенә, әле 1нче сыйныфны гына тәмамлаган Андрей Волков, иң беренче чиратта, Антон тарафыннан җенси кимсетү, алай гына да түгел, газапка дучар ителә. Әлеге оятсызлыкларның РФ Җинаять кодексында җенси рәвештәге көчләү гамәлләре һәм ир затларын көчләү (мужеложство) дип аталуын белдерсәк, сүзнең ни хакында баруы аңлашылыр кебек.

Ошбу галәмәтләр башкалар алдында, хәтта Андрейның 9 яшьлек абыйсы Денис булганда эшләнә, «уенчылар» арасында кызлар да булса, аларга күзләрен капларга яисә артка борылырга кушыла, бу хакта сүз чыгарган өчен «стенага сылап кую» кебек янаулы кисәтүләр ясала, аңа 7 яшьлек малай да буйсынырга мәҗбүр була, чөнки теге куркытып кына калмый, сугып-тибеп җибәрергә дә күп сорамый. Кыскасы, өлкәнрәк, димәк, көчлерәк яшүсмер беркемнән шикләнмичә кылана.

Әлбәттә, озак дәвам итә алмый бу хәл. Ташландык авыл өендә булган вакыйганың берсен, төгәлрәге, соңгысын күреп торган бер бала әнисенә әйтә, анысы шунда ук Волковлар йортына йөгерә һәм бу хакта хуҗабикәгә җиткерә, хәбәрнең полициягә бик тиз барып ирешүенең әһәмияте зур була. Эксперт шунда ук кечкенә малайның авызы, туры эчәгесеннән, яшүсмернең җенес әгъзасыннан ДНК тикшеренү өчен биологик үрнәкләр ала. Генетик экспертиза нәтиҗәләре икеләнергә урын калдырмый. Ләкин гаебен танымый Тимофеев, күрәсең, өйрәтеп өлгерәләр. Күрсәтмә бирүдән баш тарткан яшүсмергә карата «суд домашный арест» дигән ирекне чикләү чарасы билгели.

Тикшерү барышында малайны елатып кылынган шактый очраклар ачыклана. Ләкин тикшерү комитетының Яшел Үзән бүлегеннән Е.Ә. Ергизова аңа бары тик ике җинаятьчел гамәлдә генә рәсми гаепләү белдерә ала. Чөнки калган эпизодларны эшләгәндә гаепләнүчегә 13 яшь кенә була. Закон 14 яше тулмаганнарны хөкемгә тартуны тыя бит. Нәкъ шул сәбәпле, охшаш бозыклыклар эшләве мәгълүм була торып, 12 яшьлек Дамир Әсхәдуллин да җаваплылыктан котыла. Зарар күрүче малай абыйсы Денисның да, Антон кушканны үтәп, мыскыллы гамәлләр эшләвен әйтеп тора хәтта.

Волковлар гаиләсен бөтенләй үк начарлар рәтенә куярлык түгел. Дөрес, ирле-хатынлыларның, эчкән өчен, өч балаларыннан хокуклары чикләнгән чаклар да булган. Ләкин төзәлү юлына баскач, әлеге чара юкка чыгарылган. Күрәсең, гаиләдә бар да тәртиптә түгелдер. Юкса, явыз яшүсмер малайларның атасыннан шүрләр иде. Мондый хәлләргә лаеклы ата-ананың баласы юлыкмый диярлек.

Җавапка тартылмаса да юньсезлекләр эшләргә хирыс икәне мәгълүм Д. Әсхәдуллинның әти-әнисе аерылышкан. Малай әнисе белән күрше Осиновода яши, Олы Клүчәгә өч балалы хатын белән торучы әтисе янына килгән була.

А. Тимофеевның әтисе Урта Азия кешесе. Шәйхали Олы Клүчидә яшәүче Татьяна белән, чынлыкта, 20 елга якын яши. 2010нчы елда инде 5 һәм 8 яшьләрендәге уртак малайлары булган ата шушы авылда даими тора башлый, соңрак тагын ике балалары туа. 2012нче елда язылышсалар да, 6-7 айдан рәсми никах таркала, әмма аерылышу дигәнне белдерми бу. Малайларны тәрбияләү белән башлыча гаилә башлыгы шөгыльләнә, кырыс булырга тырыша. Антон «Пятеречка» кибетеннән сагыз урлап тотылгач та, аны ай буе өйдә утырта. Укытучысы Антонның тәртипсезлекләре турында күп сөйли, әмма яхшыны яманнан аера белә, дип, аның шундый оятсызлыкка баруына ышанмавын белдерә, үз-үзен тотышындагы чатаклыкларын «көньяк кешесе» булу белән аңлата, ә үз тиңнәре белән түгел, яшьрәк балалар белән аралашуын буе кечкенә булудан күрә. «Көньяк малае»ның үзеннән кечерәкләр арасында йөрү сәбәбе безгә аңлашылды инде.

Тикшерүче Екатерина Ергизова класс җитәкчесен һәм Шәйхалины гаепләнүчене яклау ягы шаһитлары итеп терки. Әлбәттә, 14 яшьлек малайның мондый галәмәтләренә ышануы кыен. Яшел Үзән суды кире кагып булмаслык дәлилләр нигезендә гаепләп хөкем чыгара. Чагыштырмача җиңел җәза гаепләнүченең яшь булуы аркасында бирелә.

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай, Яшел Үзән районнары

Комментарии